“Әти белән бергәләп”
план-конспект занятия на тему

Миннахметова Накия Хамбаловна

23 февраль бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 23_fevral.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Әҗәкүл балалар бакчасы

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Әти белән бергәләп” дигән темага бәйрәм иртәсе программасы

Миннахметова Н.Х.

                                                                       2010 ел


Хөрмәтле әтиләр, абыйлар, бабайлар, балалар һәм килгән башка кунаклар! Бүген без сезнең белән бик зур түземсезлек белән көтеп алган бәйрәмгә җыелдык. Чөнки балалар әтиләрнең монда килгәнен бик ярата, шулай булгач, алар сезне хөрмәт итә дип уйларга кирәк. Балалар белән беррәттән без дә бик шатбыз.Һәм сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бала тәрбияләүдә нык сабырлык, балаларны тигез карап үстереп, кеше итеп, аларның нәүбәтен күрергә язсын иде сезгә. Бәхетле булыгыз!

Бала:    Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

             Күңелсездер сезгә дә.

             Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

             Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

             Кирәк һәммәбезгә дә.

Бала:    Без бәйрәмгә килдек бүген,

             Бәйрәм күңелле узсын.

             Җырлыйк, уйныйк, биик, дуслар,

             Күңелгә рәхәт булсын.

Бала:    Һәммәгезне без котлыйбыз,

             Әтиләр һәм абыйлар,

             Бабайлар һәм малайлар.

             Бәйрәм белән, бәйрәм белән,

             Елмаеп торсын йөзләр.

Алып баручы: Балалар, бүген нинди бәйрәм соң?

Балалар: Ватанны саклаучылар көне.

Алып баручы: Әйе.Ватан ул – безнең туган җиребез.Юкка гына “Илдә яшисең икән – илеңә хезмәт ит”, “Ир егет үзе өчен туа, иле өчен үлә” димәгәннәрдер.Ватанны кемнәр саклый соң аны, балалар?

Балалар: Безнең солдат абыйларыбыз.

Алып баручы: Әтиләребез армиядә хезмәт иткәннәр.Зур үскәч менә сез дә тыныч яшәсеннәр дип безнең илебезне сакларга китәрсез.

 Бала: Тизрәк үсәсем килә,

              Дөнья күрәсем килә.

              Җырлый-җырлый илемә

              Хезмәт итәсем килә.

Бала: Иминлекне, тынычлыкны

             Саклар өчен кирәк без.

             Пока кечкенә булсак та,

             Әтигә зур терәк без.

Җыр “Җирдә миңа ни кирәк”.

Бала:    Туган илем бик ямьле,

             Эчәр суы бик тәмле.

             Бик бай урман-кырларга,

             Диңгезләргә, суларга.

Бала:    Шундый матур бай илдә

             Бик бәхетле үсәм мин.

             Укып белгәч, зур үскәч,

             Илгә хезмәт итәрмен.

Алып баручы: Әйе, балалар, без үзебезнең Туган илебезгә бәхетле үсәбез. Моның өчен сез әти-әниегезгә рәхмәтле булырга тиеш.

Әтиегез, әниегез – сезнең иң якын дусларыгыз. Алар һәрвакыт сезнең янда – авырганда да, борчылганда да, шатланганда да. Әниегез сезне ягымлы сүзләре белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы бар нәрсәне белүе белән сөендерә. Ниләр турында гына белми ул?! Күктәге йолдызлар, елгадагы балыклар турында да, үзе эшли торган эше, андагы эшчеләр турында да, төрле машиналар, танылган спортчылар һ.б. әллә ниләр турында мавыктыргыч итеп сөйли, сезне шаккатыра, шулай бит, балалар?

Шулар өстенә әниегезгә өй эшләрендә дә булышырга өлгерә. Ә сез әтиегезгә ничек булышасыз? Аның белән нинди эшләр башкарасыз? Ул үзенең эше турында сезгә сөйлиме?

Балалар, әти кеше – гаиләдә иң зур, баш кеше, чөнки ул гаиләнең барлык башка кешеләре турында кайгырта, акча эшли. Өйдәге иң авыр эшләрне дә әти кеше башкара. Ул өйнең терәге, таянычы.

Ә сез, балалар, әтиегез эштән кайтып кергәндә, аны беркайчан да “миңа нәрсә алып кайттың?” дигән сорау белән каршы алмагыз, ә “әтием, хәлең ничек? Арымадыңмы?” – дип сорагыз, кочаклап алыгыз. Шулай итсәгез, аның арыганнары бетеп китәр.

Җыр “Әтием белән рәхәт”.

“Әти кайтыр эштән” – Я.Игәнәйнең шигырен сөйлибез.

Бала:    Һәммәсе дә әзер:

             Чәй кайнаган күптән,

             Мичтә бәлеш пешкән,

             Тик әтинең кайтып

             Җитәсе бар эштән.

Бала:    Кайтып керер әти,

             Әниемне үбәр,

             Мине күккә чөяр,

             Бишегеннән алып

             Апаемны сөяр.

Бала:    Идән юганымны,

             Су китергәнемне

             Әни аңа сөйләр.

             И сөенер әти,

             Кызым уңган дияр!

Бала:    Сагынып, зарыгып

             Барыбыздан битәр

             Әтине мин  көтәм:

             Ул кайтудан да зур

             Шатлык бармы икән

             Бу дөньяда бүтән?

Әтиләргә багышлап бию биеп күрсәтәбез.

Бию “Моряклар”

Алып баручы: Балалар, хәзер мин сезгә әти-әниләр турында мәкальләр, әйтемнәр әйтәм, ә сез мәгънәләрен аңлатырсыз.

  1. Аталар сүзе – акылның үзе (Әти – акыллы кеше. Ул һәрчак дөресен сөйли. Күп белә).
  2. Әткәй – шикәр, әнкәй –бал (Әти дә, әни дә – газиз кешеләр. Икесен дә бертигез яратырга кирәк).
  3. Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, тыңламаган – әрәм булган (Ата-анасын тыңлаган кеше – әйбәт кеше, тыңламасаң, начар буласың).
  4. Ата-ананы тыңламаган, олыгайгач, үзе дә игелек күрмәс (Әти-әнисен яраткан, хөрмәтләгән, аларга булышкан кеше генә әйбәт була).

Балалар, бик дөрес аңлаттыгыз. Менә шушы мәкальләрне беркайчан да исегездән чыгармагыз һәм әти-әниегезне бер дә борчымагыз.

  1. Бабайның да улы мин,

Әбинең дә улы мин.

Әтинең дә улы мин,

Әнинең дә улы мин.

Аларның уң кулы мин.

  1. Бабай кебек булырмын,

Әти кебек булырмын.

Бернигә дә карамый,

Шулай булмый ярамый.

Соң бит инде олы мин,

Туган илнең улы мин!

  1. Еракта-еракта тора,

Минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора,

Әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора,

Син йоклаган чакта тора.

Җыр “Солдат буласым килә”

Җыр “Капитан”

Җыр “Яшь солдат”

Алып баручы: Балалар, сезнең әтиләрегез төрле җирдә эшлиләр һәм төрле һөнәр кешеләре. Әмма бөтенегезнең дә әтисе машина йөртә белә.

Шофер һөнәре бик кирәкле һәм хөрмәткә лаек һөнәр санала. Ләкин бу – бик авыр һәм җаваплы хезмәт. Шоферлар иртә таңнан кибетләргә ипи, башка ашамлыклар китерәләр. Ә автобуслар кешеләрне эшкә илтә. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, әгәр шоферлар эшкә чыкмаса, нәрсә булыр иде? (кешеләр эшкә соңга калырлар иде, кибетләрдә ипи һәм башка ашамлыклар булмас иде, врач авырулар янына килеп җитә алмас иде һ.б.).

Шофер һөнәре дә бик җаваплы икән, балалар. Безнең малайларның да күбесе шофер булырга тели, әйе бит, балалар?

Шофер булам

Мин дә әтием шикелле

Шофер булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп шофер булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

Алып баручы: Балалар, шофер кешегә машина йөртү белән беррәттән юл кагыйдәләрен дә төгәл үтәп йөрергә кирәк.

“Светофор” уены.

Бала: Бакчада да, мәктәптә дә,

Өйдә дә бергә-бергә

Юл билгеләрен бик яхшы

Кирәк шул өйрәнергә.

Бала: Урамда сак булыгыз,

        Кагыйдәне белегез.

        Онытмагыз беркайчан да,

        Бәлага юлыкмагыз.

        “Юл тәртип ярата” – диләр

        Шуны чыгармыйк истән.

Бала: Юл йөрү кагыйдәләрен

Төгәл үтәп йөрсәгез,

Юл чатында басып торган

Светофорны күрсәгез,

Шул чагында бәла-каза

Сезне читләтеп үтәр.

Кара кайгы, күз яшьләре

Сездән мәңгегә китәр.

Алып баручы: Хөрмәтле әтиләр! Сез дә балаларны юлда йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә ярдәм итсәгез иде, алар белән булганда, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, аңлату эшләрен күбрәк алып барсагыз иде. Шул чакта гына без үзебезнең балаларны исән-имин күрербез һәм бәла-каза безне читләтеп үтәр иде. Барыгызга да исән-имин йөрүегезне теләп калабыз.

Балалар үзләренең кулдан ясалган бүләкләрен тапшыралар.

Алып баручы: Балалар, этиләр бәйрәме дигәч, апа алар белән ярышабызмы диләр, хәзер бераз ярышып алырбыз. Балалар, сез көчле, сәламәт, таза, кыю, җитез булып үссен өчен сезгә нәрсә эшләргә кирәк? (спорт белән шөгыльләнергә).

Җыр “Өйрәтәләр бакчаларда”

Уеннар: 1. Йөгереш. 2. Маймыл булып йөрү (4 аяклап йөгерү). 3. Атта йөгерү (баланы өскә утыртып). 4. Шар җыю. 5. 4 аяклап кирегә йөгерү (корсакны өскә күтәреп).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә

Балалар бакчасы һәм гаилә - гел бергә. Гаилә һәм балалар бакчасы һәрберсе балага үзенчә тәрбия бирә.Бергә эшләгәндә генә тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.Безнең “Кояшкай “ балалар бакчасы ата –анала...

“Балаларның математик күзаллауларын бергәләп үстерик” дигән темага ата-аналар өчен консультация.

Консультация для родителей о закреплении элементарных математических знаний в семье....

"Күңел ачыйк бергәләп" (2 кечкенәләр төркемендә гаилә бәйрәме программасы)

Татарстан  Республикасы Актаныш  муниципаль  районы  бюджет  мәктәпкәчә   белем бирү учреждениесе  «Катнаш төрдәге   Актаныш 6 нчы санлы балалар бакча...

Уен белән бергә үсәбез

Максат:  балаларда уен күнекмәләре аша уйлау, фикер йөртә белү, игътибарлык, истә калдыра белү, үзләштерү  сәләтләрен үстерү.Бурычлар: логика, күзәтүле  - образлы фикерләүне, хәтерне (к...

Бергәләп карагыз!

Өйдә балалар бергә карау өчен татарча мульфильмнар исемлеге...

Балалар бакчасының һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән...