Белем көне
классный час (подготовительная группа) на тему

Сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon belem_kone.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Бәйрәмнәр кирәк безгә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә ,

Кирәк һәммәбезгә дә

Бүген бездә бәйрәм. Белем бәйрәме.

Кадерле балалар Сезне бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә тазалык, озын гомер,эшегездә, тормышыгызда зур уңышлар телибез.

.

Беренче сентябрь иртәcе кояшлы да ,болытлы да, яңгырлы да була.Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә  кояшлы булып иңә.Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Күрегез, ничек матур безнең балалар! Кулларында-чәчәкләр, күңелләрендә- бәйрәм!

Бакча юлы-хөрмәт юлы

Киләчәккә илтә.

Котлы булсын уку елы

Башланган бу иртә!

1 .Сентябрь килде гөрләп,

Урамнар ямьләнделәр.

Сумка тотып балалар

Мәктәпкә юнәлделәр.

Исәнме, бакча, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

2 Җәй көне үзеңә

Күңелсез булгандыр,

Ялгызың калганга

Күңелең тулгандыр.

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Бүлмәләр моннан соң,

Гел гөрләп торачак.

«Беренче сентябрь» җыры башкарыла.(М.Мозаффаров,Н.Гайсин.)

3 Җәй буе без көч тупладык,

Башларны ял иттердек.

Тик ятмадык ялкауланып,

Инештән су китердек.

Вакыт таптык мәктәптәге

Бакчада эшләргә дә

Чүп утадык, сирәкләдек,

Килдек су сибәргә  дә.

4 Сентябрь дә килеп җитте-

Сагынып көткән көннәр.

Бәйрәмгә  дип үстердем мин

Өй тирәбездә гөлләр.

Бакчага ашыктык без,

Тотып чәчәк бәйләмен.

Чыңлый кыңгырау моңнары,

Котлап белем бәйрәмен.

«Бүген белем бәйрәме» җыры башкарыла. (З.Минһаҗева,М.Минһаҗев.)

5 бакча - син бит төп йортыбыз,      Син бит өр-яңа булгансың,

Күңел сиңа тартыла.                         Тышларың да бизәлгән

Буген бөтен ил баласы.                     Эченә  керсәң---- исең китәр,

Бакчаларга  агыла                            Бар  нәрсә  дә үзгәргән.

6 Кем безнең өчен бу кадәр

Күп көчен сарыф иткән?

Без беләбез: һаман да шул

Тәрбиячеләр  икән!

7 Тәрбиячем  - кояшым син

Нур сибуче күңелгә.

Син үлемсез,батыр булып

Урын алдың күңелдә.

8 Аллы-гөлле букет кулларымда

Остазыма бүләк итәргә.

Ә ул миңа мәңге шиңми торган

Гөл орлыгын бирер чәчәргә.

Алыгыз сез бүген  бүләк итеп

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз  тагын  бик күп  еллар

Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен.

«Тәрбиячем» җыры башкарыла.Балалар чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.

Алып баручы.

Әйе, балага көн саен яңа урләр яуларга, белем алырга Тәрбияче ярдәмгә килә.Ул, бөтен көчен биреп, бөтен яхшылыкны балалар күңеленә cеңдерергә тырыша.

Тәрбияче:

Исәнмесез,минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын

Я, әйдәгез, түрдән үтегез!

Бу якты йорт- сезнең бәхет өчен

Бу китаплар сезгә  нур чәчсен.

Эчләрендә булган гүзәл сүзләр

Иптәш булып сезгә эндәшсен.

10Хәрефләр өйрәнербез дә

Сүзләр төзеп уйнарбыз.

Сагынып көткән бакча

Беркайчан да туймабыз.

Язарга да өйрәнербез

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тезәрбез без

Тигез, туры юлларга.

11 Аннан мисал,  мәсьәләне                  

Чишү юлын эзләрбез.                      

Бик тырышып эшләгәндә

Уңышка ирешербез.

12 Безнең илгә  белемле һәм

Намуслы кеше  кирәк

Туган ил өчен яшәрбез

Үсик кенә тизрәк.

Уку-безнең төп бурыч,

Тырышып уку-эшебез.

Тирән белем сорый илем,

«5»ледә бит көчебез.

«Өйрәтәләр  бакчаларда » җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.

Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...

Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».

Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....

СЦЕНАРИЙ РАЗВЛЕЧЕНИЯ «КТО ПОЛЯНЫ БЕЛИТ БЕЛЫМ»

"Давайте детям больше и больше созерцания общего человеческого, мирового, но преимущественно старайтесь знакомить их с этим через родные и национальные явления" В. Г. БелинскийУ каждого народа свои ку...

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Проект "Снежинка- белая белая пушинка"

Лознавательно- исследовательская деятельность свойств снега....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...