Алтын көз
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Шайхутдинова Чулпан Тимершаеховна

Максатлар:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombele_beyreme.docx24.83 КБ

Предварительный просмотр:

,  

Максатлар:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү;

3. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү.

  

 Зал төсле яфраклар белән бәйрәмчә бизәлгән. Салмак көй астында алып баручы белән балалар залга узалалар.

А.б. Ни арада җәй үтте.

        Матур көз килеп җитте

       Шатлык тулы бу бәйрәмне

      Без инде күптән көттек.

Балалар, без бүген монда сезнең белән “Алтын көз” дип атала торган бәйрәмне үткәрергә җыелдык. Күрегез әле безнең бүлмәне, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең бүлмәгә кертеп тутырган. Ә идәндә нинди матур яфраклар  ята. Көзне без сары яфраклары өчен генә түгел, мул икмәге, яшелчәләре, җиләк- җимешләргә бай булганы өчен дә яратабыз.

Җыр “Сары яфраклар”

1. Сарыларга сарган ак каенга

Шыбыр –шыбыр килеп кем дэшэ?

Уттай янган кызыл милэш белэн

Пышылдашып кем ул сойлэшэ?

2. Козге жиргэ гашыйк эрсез жиллэр

Яфракларга шулай эндэшэ

Хушыгыз ,хуш, язга чаклы,диеп

Алар белэн уйнап сойлэшэ

3.Козге урман тып-тын булган

Агач башы-ялангач

Сонгы яфрак тошэ калтырап

Эз генэ жил шаяргач.

4. Йөгерешкән болытларны узып

 Кыр казлары очып баралар

Хушыгыз, хуш, яз кайтырбыз,- диеп

Саубуллашып канат кагалар.

5.Коз килде.

Уныш булды,

Табын сый белэн тулды.

Рэхим итегез, дуслар,

Козге бэйрэмгэ!

6.Бүген бездә зур бәйрәм

 Уңыш бәйрәме

 Алып килдек бәйрәмгә

  Яфрак бәйләме.

“Яфраклар белэн бию”

Сөмбелә:  Исәнмесез, дусларым!Берүзем моңаеп, агачларда калган соңгы яфраклар белән сөйләшеп  йөрдем. Кошларга изге юллар теләп озатып калдым. Колакка шат тавышларыгыз ишетелде дә, сезнең янга йөгердем.

 Козге байлык кулымда.

Муллык белэн байлык телим

Кем очраса юлымда.

Тэрбияче: Рәхим ит, Көз кызы, бүлмә түренә.

“Көз һәм балалар “ жыры

Сомбелэ:- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур. Минем кэрзинемдэ сезгэ булэк- табышмакларым бар. Яле , тынлап карагыз:

 Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

  Тэрбияче:     - Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгәннәр. Әйдәгез әле аларны да тыңлыйк.

(бии бии чыгалар)

7.Йодрык кадәрле, диләр,

Йомры гәүдәле диләр,

Әй мактыйлар, мактыйлар,

Бик кадерләп саклыйлар.

Телең йотарлык тәмле -

Бәрәңге мин бәрәңге!

Миннән башка бер кем дә

Яши алмый бер көн дә!

8.Ой ой мин таныш

Таный мине һәр бала

Кабыгымны салдыручы

Күзләреннән яшь ага

9.Сары йомшак эче бар,

Эче тулы төше бар,

КАрап торышка ямьле,

Бәлеше шундый тәмле!

Түм-түгәрәк, зур – харап!

Ни дисеңме? Ул – кабак. 

10.Мин помидор, таныйсыздыр

Үсәм  мин  бакчаларда

Үзем кызыл, үзем түгәрәк

Ашыйлар мине бик теләп

Сөмбелә:Ай хай! Быел уныш бигрэк мул булды! Ул кишер, помидор, чогендер!.Узлэре шундый эре! Курдегезме , унышым ничек куп!

Тэрбияче:. Сөмбелә, тынла безнең балалар синең турында ничек матур җырлыйлар.

“  Сөмбелә “ жыры

Сомбелэ: Кая эле минем  башакларым. Бире килегез! Ничек дулкынланып усуегезне балаларга курсэтегез.

11 бала башак: Жылы кояш жэй буе

Безгэ нурларын сипте

Алтынсу тос йогертте

Ярдэм итте янгыр да

Шифасын бирде безгэ.

12 бала башак : Эйе, янгыр вакытында

Кичекми килеп житте

Безгэ ул дым эчертте

Дорес, нык ярдэм итте,

Жил дэ безгэ булышты

13.Усеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып

14.Әгәр күрсәң солысын-

Исең китеп торырсың,

Әнә кара тарыга,

Урмәли югарыга.

15.Зәңгәр чәчәкле җитен

Читләтеп үтү читен

Киндер аеруча уңган

Әйтерсен кара урман

Сомбелә: Дорес әйтәсез башакларым, менә мин сезгә тәмле икмәгемне алып килдем,

Балалар: Рәхмәт сина Сөмбелә

16 бала: Ипи басуда усэ,

Аннан амбарга кучэ

Аннары мичтэ пешэ

Кызарып мичтэн тошэ

Шуннан килэ остэлгэ

Безгэ куэт остэргэ

Ипи булса табында

Булдырам мин барын да.

17 бала:

Кознен ин олы булэге

Икмэк тора табында

Тормышыбыз ямьле булыр

Икмэк булган чагында

Тәрбияче: Яшэу чыганагы –кояш нурын,

Жир жылысын саклап узендэ

Кукрэклэргэ терэп кисэр икмэк

Хэр табыннын тора турендэ.

Жыр “Икмэк кадере”

 (бакча карачкысы керә)

Карачкы: Кш-кш, каркылдап туймадыгызмы! (балаларны күрә) Ой, исәнмесез, ә сез монда нишлисез? Ә?

Кара эле, мин бит монда көн-төн бакча саклаучы. Ә сез берәр экскурсиядәдер инде. Минем бакчаны талыйсызмы? (Юк) Ярар алайса, калыгыз. Сезнең белән танышырга онытканмын. Мине беләсезме? Мин бакча карачкысы.

Тэрбияче:Исәнме, бакча карачкысы. Без бакча таламыйбыз, бездә бит буген Көз бәйрәме.Телисеңме без синең нинди яхшы икәнеңне башкаларга да сөйлибез. Көн-төн бакчаны саклыйсың, ару-талуны белмисең.

Бакча карачкысы: Ничек кенә телим. Кояшта да, яңгырда да селкенмичә торып карагыз әле.

18 бала: Аннан курка барысы,

Тилгәннәр һәм куяннар.

Кайчан китер инде бу, дип

Койма янында көтәләр.

 Белдекле һәм данлыклы

 Ул- бакча карачкысы,

  Үзе ямьсез булсада,

  Ул- бакчаның сакчысы.

Карачкы: Бик шәп әйттегез. Әгәр бакчаны сакламасам, бернәрсә дә ашый алмас идегез. Минем бакчада банан, апельсин, гранат юк. Ләкин яшелчә- җимешләр үсә.

Яшелчэ, жилэк –жимешлэрне куп итеп ашагыз , чонки аларда витамин  бик күп . Уйныйсыгыз киләме? Әйдәгез әле уйнап алыйк.

Уен “Уңыш җыю”

Уен“Тэме буенча таны”

(яшелчәләрне чәчә- чәчә сөйли)

 (Балалар яшелчәләр җыялар. Күп җыючылар, танып дөрес әйтүчеләр, җиңүче булалар)

Карачкы: Минем тырышлыгым бушка китмәгән. Бик күп уңыш җыйдыгыз. Кышка салып та куярсыз.

                                              Җыр “Огородная- хороводная”

Тэрбияче: . Син карачкы бабай утырып тор, без сиңа матур итеп биеп тә , шигырьлэр сойлэп тэ күрсәтербез.

19.Көзге табын – бай табын,

Кыяр, карбыз һәм кавын

Телем-телем теленгән,

Өем-өем өелгән.

Алмалары ал төсле

Балкып туган таң төсле

Капсаң эри авызда

Һәр кисәге бал төсле.

20.Чөгендер, әй чөгендер,

Син яраткан сыемдыр,

Чия кебек төсләрең

Бизи өстәл өсләрен

Телем-телем түгәрәк,

Куям сине телгәләп,

Өстәлебез түрдәрәк,

Сыйланабыз бергәләп.

21.Кәбестәләр, суганнар,

Түтәлләргә тулганнар

Кишер белән чөгендер-

Тик җыеп кына өлгер

22.Бакчабызда үсә  алма,

Ул кызыл да була, ал да

Тәмле шикәр бал гына.

Аны гел алмаска түгел,

Рөхсәт булса - ал гына

23.Җимеше кып - кызыл була,

Бу шатлык минем өчен.

Чөнки  көзге салкында да

Һич тә үзгәртми төсен.

24.Усеп утыра арыш,

Һәр башагы бер карыш.

Бодай үсә ургылып,

Дулкынланып, зур булып

Әгәр күрсәң солысын-

Исең китеп торырсың,

Әнә кара тарыга,

Урмәли югарыга.

“Татар биюе”

Карачкы: Бигрәк оста биесез дә икән. Безгә китәргә вакыт. Уңыш җыелгач, ял итеп, киләсе елга көч җыясы гына калды.

Сөмбелә:  Менә сезгә кәрзин.Аның эчендә сезгә күчтәнәчләр.

Барысы өчен дә рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телибез зур уңышлар

Муллыкта, рәхәт тормышта,

Яшәгез, нәни дуслар!

Сау булыгыз!

Балалар: Сау булыгыз!

Жыр “Көзге моң”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....