"Теремкэй" экияте
материал (младшая группа) на тему

Гайфутдинова Нурбиса Ахметхановна

Сценарий сказки "Теремок"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teremkey_ekiyate.docx27.4 КБ

Предварительный просмотр:

"Теремкәй" әкияте

Залда бер теремкәй тора. Агачлар артында җәнлекләр утыралар.

Тычкан музыкага килә,чи-чи-килеп, чабып, биеп йөри. Теремкәйне күрә.

- Ай–яй матур Теремкәй, монда кем яши микән?
(кил
ә,шакылдата)
Тук-тук, тук, Терем-Теремк
әй, Теремкәйдә кем яши? (беркем дә дәшми)
Ярар,
үзем яшәрмен.(кереп китә)

Бака. (сикерә-сикерә килә, бакылдап йөри, Теремкәйне күрә)
Ай–яй матур Теремк
әй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук – тук, тук, Терем–Теремк
әй, Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан –чыелдык. Ә син кем?

Бака. Мин, Бака – Бакылдык.
Камышлы к
үлдә,куак төбендә,
Ятам быгырдап, мин яшел бака.
Батып
һәм калкып, су дулкынлатып,
Һаман кычкырам: бака-ка-ка-ка.
Мине д
ә керт әле.

Тычкан. Биеп, күрсәтсәң, кертәм.

Бака. Әйдә син дә чык, икәү бергә биибез.
(татар халык к
өенә кара-каршы бииләр,әйләнәләр )

Икесе бергә: Булдырдык,булдырдык ! (кул чабалар)

Тычкан. Әйдә, керәбез, икәү бергә яшәрбез.

Әтәч. (музыкага канатларын кага – кага , зур- зур атлап йөри ,Теремкәйне күрә)
Ай-яй матур Теремк
әй,монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук –тук,тук,Терем,Теремк
әй,Теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Ә син кем?

Әтәч. Мин,Әтәч,кикрикүүүк!
Ирт
ән бик иртә торам,
Канат кагып кычкырам.
Кикрик
үүүк, кикрикүүүк!
Тор ирт
әрәк,эшең күп.
Мине д
ә кертегез әле!?

Бака, Тычкан (икесе бергә). Шигырь сөйләсәң, кертәбез.

Әтәч. Үзем турындагы такмакны сөйлим тыңлагыз!

Әтәч менгән киртәгә,
Кикрик
үүүк итәргә,
Әтәчләргә хәбәр килгән,
Армияг
ә китәргә.
Әтәч әйтә: "Бармыйм " ,-ди.
Тавык
әйтә: "Калмыйм",-ди
"Син армияг
ә китсәң,
Бер к
үкәй дә салмыйм " –ди.
Әтәч китте армиягә,
Чабатага т
өялеп,
Тавык мескен карап калды,
Баганага с
өялеп.

Бака,Тычкан (кул чабалар). Булдырдың, булдырдың. әйдә кер,өчәү бергә яшәрбез.

Тиен. (биеп чыга, теремкэйне курэ) Ай –яй матур Теремкәй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремк
әй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк Тычкан. Э син кем буласын.

Тиен. Мин – тиен, жирэн тиен.

Кош тугел очам, ябалактан куркам.

Чиклэвекне яратам, сызгырсам урманны янгыратам.

Мине дэ кертегез эле.

Тычкан.Жырлап курсэтсэн кертэбез.

Тиен. (жыр «эннэги –геннэги».

Барысы бергэ. (кул чабалар)Булдырдын, булдырдынк, эйдэ бергэ яшибез


Куян. (Музыка астында,сикерә-сикерә килә, мәтәлчек ата, чыркылдап көлә, Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремк
әй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремк
әй, теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Тиен. Мин жирэн тиен.

 Тычкан: Ә син кем?

Куян. 

Мин –Куян, Куркаккай
Кечкен
ә генә.
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
Ике колагым
Озынкай гына.
Аягым
җиңел
Мамыктай гына.
Мине д
ә кертегез әле!

Тычкан. Биесәң кертәбез.

Куян. Әйдәгез, чыгыгыз, бергә биибез, күңеллерәк булыр.
(кара-каршы парлап биил
әр, әйләнәләр, татар халык көенә)

Барысы бергә: Булдырдың, булдырдың.(Кул чабалар)
Әйдә кер,  бергә яшәрбез.

Бүре килә. (Музыкага буре керэ, эзләнеп йөри , Теремкәйне күрә)
Ай –яй матур Теремк
әй, монда кем яши микән? (килә, шакылдата)
Тук , тук , тук ,Терем , теремк
әй , теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Тиен. Мин жирэн тиен. Куян. Мин, Куян-Куркаккай.

Тычкан: Ә син кем?

Бүре. Мин Бүре - Соры Колак.
Мине д
ә кертегез әле.

Тычкан: Берәр һөнәр күрсәтсәң кертәбез.

Бүре. Мин бер уен беләм, әйдәгез ,чыгыгыз, бергәләп уйныйбыз, күңелле булыр.

"Капкалы" уенын уйныйлар.                                                                                                                   Бу булыр алтын капка, ачык тот аны япма.                                                                                         Кереп, чыгып йорегез, тукталмасын берегез .                                                                          Капкага жил кагылса шап иттереп ябыла.                                                                                     Котеп торып керэсен, элэктерик берэрсен. (жэзэ – санатабыз)

Барысы бергә: Булдырдык, булдырдык. (кул чабалар). Әйдә кер,  бергә яшәрбез.

Төлке (Музыкага бик боргаланып йөри, матур киемнәрен күрсәтә, Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремк
әй, монда кем яши микән? (килә,шакылдата)
Тук,тук, тук,Терем,теремк
әй.теремкәйдә кем яши?

Тычкан. Мин,Тычкан-чыелдык. Бака. Мин, бака-бакылдык. Әтәч. Мин, Әтәч-Кикрикүүүк! Тиен. Мин- жирэн тиен. Куян. Мин, Куян-Куркаккай. Бүре. Мин, Бүре – Соры Колак

Тычкан: Ә син кем?

Төлке. 

Ә мин Төлке, хэйлэбай
К
өлтә- көлтә койрыгым
Болгый болгый барамын
Кет
әклеккә кереп мин,
Тавык, чебеш аламын.
Мине д
ә кертегез әле.

Тычкан : Берәр һөнәр күрсәтсәң, кертәбез.

Төлке. Мин "Әпипә" дигән бию беләм, әйдәгез, чыгыгыз, бергәләп биибез.

"Әпипә" биюе
(
җырлы бию, 2 куплет0

1.Бас ,кызым,Әпипә,
Син басмаса
ң,мин басам,
Сине
ң баскан эзләреңә
Мин д
ә китереп басам.,
2.Бас, бас эзен
ә
К
үз тимәсен үзенә
Яшел чир
әм үсеп тора
Аяк баскан эзен
ә.

Барысы бергә: Булдырдың. Булдырдың! Әйдә кер бергә яшәрбез.

Аю килә (Музыкага лап- лап атлап йөри,Теремкәйне күрә)
Ай – яй матур Теремк
әй,монда кем яши микән?(килә,шакылдата)
Тук, тук, тук, Терем, теремк
әй, теремкәйдә кем яши?

Һәрберсе дә (Җавап бирәләр) Ә син кем?

Аю. Мин Аю Камыт Аяк.
Мине д
ә кертегез әле.

Барысы. Безнең урын юк бит.

Аю. Мин ишек төбендә генә торам. (ишектән кереп карый). Булмый.
Мин т
әрәзәдән кереп карыйм. Булмый.
Ярар, мин т
үбәдә генә утырып торырмын. Булмый.
(Теремк
әйдэн ,җәнлекләр чыгалар)

Тычкан. Сина аю, ачуланма, Эйдэ бердэм дус булыйк, яна зур терем тозик.

Аю. Ярар инде , сонрак бергәләп ясарбыз. Эйдэ уйнап алыйк. «Кап-коп» уены.

Әкият бетә, катнашучылар белән таныштыру, берәм-берәм чыгып баш ияләр.