Инсценировка "Бакчада".
материал на тему
Предварительный просмотр:
Инсценировка «Бакчада»
Кыз-
Кәҗә-
Кәбестә-
Суган-
Кишер-
Помидор-
Кыяр-
Сарымсак-
Кабак-
Кәҗәләр-
Яшелчәләр биюе. (музыка астында чыгып бииләр дә, түтәлгә кереп утыралар)
Кыз: (кәрҗин тотып керә, җырлый)
Әни тагын эш кушты-
«Бакча ни хәлдә икән?
Белеп кайт әле» - диде.
«Яшелчәләрне җыеп
Алып кайт әле» - диде.
Нәрсәгә дип азапланып утыралар икән бу яшелчәләр? Ни файдасы бар икән аларның?
- Кәбестә:
Мин булам - Кәбестә.
Үзем яшькелт төстә.
Күлмәгем күп катлы,
Үзем бик тә татлы.
Ашларга да төшәм мин
Бәлештә дә пешәм мин.
Чөнки мине балалар
Көн дә көтеп алалар.
Кыз:
Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Суган:
Минем исемем – Суган.
Мин Һиндстанда туган.
Мине бик тә мактыйлар,
Шифалы дип атыйлар.
Салатка да турыйлар,
Тураганда елыйлар.
Кыз: (юатып)
Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Кишер:
Минем исемем – Кишер.
Теләсәң, болай пешер.
Теләсәң, ашка тура.
Мине яраткан бала
Озын гомерле була.
Кыз: Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Помидор:
Мин - Помидор,Помидор.
Кояшка гел карадым,
Шуңа күрә кызардым.
Кыз:
Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Кыяр:
Үзе яшел, үзе тәмле,
Һәм чәнечкеле була.
Турасаң да, тозласаң да,
Кетер-кетердәп тора.
Кыз:
Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Сарымсак:
Мин - Сарымсак, Сарымсак.
Салкын тиеп авырмассың,
Әгәр без бергә булсак.
Кыз:
Ярар, сине алырмын,
Кәрҗинемә салырмын.
- Кабак:
Ә мин булам – Кабак.
Әйтмим, кабат-кабат.
Бик файдалы зат мин.
Тик мин җәяү кайтмыйм.
(кулларын күкрәгенә куеп, турсаеп баса)
Кыз: Ярар, күтәреп кенә алып кайтырмын үзеңне. Турсайма. Кәрҗинем бәләкәйрәк булган, тиз генә кайтып дәүрәген алып килим әле. (китә)
Кәҗә җырлап керә:
Мин – Кәҗә-Мәкәрҗә.
Аерыдыр тоякларым.
Бакча эчләрен гизәргә
Яралган аякларым.
Яратам кишерен,
Яратам суганын,
Кәбестәсен, борчагын.
Яратам мин барын да!
Мә-мә, мә-мә-мә,
Барыгыз да үземә.
Дусларым! (дусларын чакыра)
Музыка. Кәҗәләр биюе.
(яшелчәләр белән түгәрәк ясап куышканда Кыз керә)
Кыз: Минем яшелчәләрем,
Еламагыз, туктагыз.
Бернидән курыкмагыз!
Кәҗә бакчага кергән –
Чыбык татыйсы килгән.
Кәҗә: Таяк белән чыбыкка
Кәҗә малы бирешми.
Дөнья күргән кәҗәгә
Аннан курку килешми.
Яшелчәләр кәҗәләрне түгәрәк эченә алалар, чыгармыйлар.
Музыка: «Кот Леопольд»
Кәҗәләр: Кызганыгыз безне, зинһар.
Бүтән бакчага кермәбез, яшелчәләргә тимәбез.
Кыз: Гафу итәбезме боларны?
Бергә: Гафу итәбез.
Музыка: «Кот Леопольд»
Дуслык турында җыр.
Кәбестә: Мин булам - Кәбестә. Үзем яшькелт төстә. Күлмәгем күп катлы, Үзем бик тә татлы. Ашларга да төшәм мин Бәлештә дә пешәм мин. Чөнки мине балалар Көн дә көтеп алалар. | Суган: Минем исемем – Суган. Мин Һиндстанда туган. Мине бик тә мактыйлар, Шифалы дип атыйлар. Салатка да турыйлар, Тураганда елыйлар. |
Кишер: Минем исемем – Кишер. Теләсәң, болай пешер. Теләсәң, ашка тура. Мине яраткан бала Озын гомерле була. | Кыяр: Үзе яшел, үзе тәмле, Һәм чәнечкеле була. Турасаң да, тозласаң да, Кетер-кетердәп тора. |
Помидор: Мин - Помидор,Помидор. Кояшка гел карадым, Шуңа күрә кызардым. | Сарымсак: Мин - Сарымсак, Сарымсак. Салкын тиеп авырмассың, Әгәр без бергә булсак. |
Кабак: Ә мин булам – Кабак. Әйтмим, кабат-кабат. Бик файдалы зат мин. Тик мин җәяү кайтмыйм | Үтте-китте матур җәйләр, Көзләр килеп җиттеләр. Ак каенның яфраклары Саргаешып киптеләр. |
Падают, падают листья | Птицы на юг улетают, |