Сценарий "Хуш киләсең Яңа ел!"
материал на тему

Фаррахова Гульназ Ханифовна

Сценарий Новогоднего праздника для смешанной группы на двух государственных языках. Персонажи: Баба Яга, Леший, Медведь, Зайчик, Капризуля, Сотрудник полиции, Дед Мороз, Снегурочка, Петушок.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_ng.docx31.77 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел.

Алып баручы:

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ап-ак йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне

Нинди бәйрәм?- диеп сорасагыз,

Бүген бездә (бергә) Чыршы бәйрәме!

Алып баручы:

С вьюгой, ветром и морозом
Зимний праздник к нам идет.
И, конечно, Дед Мороз нам
Всем подарки принесет!
Подскажите мне, ребята,
Что за праздник всех нас ждет?
Отвечайте дружно, звонко,
Мы встречаем… 
Все: Новый год!

Алып баручы:

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк-җырлыйк бергәләп.

Җыр: “ В лесу родилась елочка”

Загадка: Шаулап торды урманда

Җәен дә, кышын да зифа

Яшел тора һаман да.

Ал.бар. Нидер җитми бит, чыршыга
Карагызчы, балалар!
Белдем, белдем, утлар янмый,
Нигә янмый соң алар?
Бәйрәмебез гади түгел,
Зур шатлыклар бәйрәме.
Чыршы балкып торыр иде,
Ничек кабызыйк аны?
Әйдәгез, бергәләп әйтик.
- Чыршы, чыршы кабын син!
Утларыңны балкыт син!
(Ут кабына.)

А.Б: Ох, и день сегодня будет! 
Дед Мороз сейчас прибудет. 
Он на елке этой вот 
Триста лампочек зажжет. 
Дед Мороз в большой запарке - 
Еле тащит вам подарки. 
Не рассыпал бы, донес. 
Он же сильный, Дед Мороз. 
А подарки, говорят, 
Раздает он всем подряд! 

Мы на минуточку - к дверям,
Вдруг Дед Мороз стучится там?
(Ведущие убегают. Появляются Баба Яга и Леший)


Убырлы:

Эх,Леха, ишеттеңме, Кыш бабай бөтен кешегә бүләкләр өләшә ди.

Аның ахрысы бүләкләре бик күп. Конфетлар, алмалар,мандариннар, ах,тәмле-е-е! Елына бер тапкыр гына булса да тәмле,баллы конфетлар ашыйсы иде!.Бу Аленушкалар, Иванушкаларны ашый-ашый тешләрем сынып бетте инде. Леха, син бит ир-егет! Әйдә,берәр нәрсә уйлап тап инде.Конфет ашыйсы киләәәә!

Леший:

Ну, Убырлы, монда нәрсә уйлап торырга инде.Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз!

Убырлы:
Э-э-э... Һәрвакыттагыча тотабыз да урлыйбыз,имеш. Аннары безне тоталар да ,оятсызлар дип ачуланалар,тәрбияләгән булып кыланалар. Тфу! Урларга ярамый имеш! Хэ! Мода ничек итеп урларга ди ә!

Күрәсеңме никадәр кеше утыра! Тизрәк полициягә әләкләргә йөгерерләр!

Менә берсе сакаллы , берсе тешсез, себеркегә атланган , Кыш бабай капчыгын алып качтылар диярләр!
(к детям)
- полициягә йөгерерсезме?

- (себеркесе белән куркыта) Ух, әләкчеләр!
Уйла, Леха, уйла, миләреңне селкет!

Леший:Ә без боларга күрсәтмичә генә урларбыз. ( колагына ) без шыпырт кына киләбез дә ,урлыйбыз.


Убырлы:

Менә молодец! Менә баш диген,ә! Каян уйлап таптың моны!

Убырлы:

Сукмак-юлларны себерәм,

Юлчыларны юлдан яздырам.

Адаштырам, буташтырам,

Кая барганнарын оныттырам.!

УУУУУ-УУУУ!


Леший:
Ну,Убырлы! Киттек, 
(Уходят. Возвращается ведущий)

Алып баручы:

Балалар ишек шакыган тавыш ишетелде бугай? Кыш бабай тугел микэн?

Алып баручы:
Юк шул. Кыш бабай күренми. (Расспрашивают детей, дети говорят им про план Бабы Яги и Лешего)

Алып баручы:
Ай-яй-яй! Бу юньсезләр Кыш бабайны юлдан яздырмасалар ярый инде?


Алып баручы:

Юкка курыкмыйк эле! Кыш бабай бит бик көчле! Ул юлында очраган бөтен киртәләрне кар бураннары белән туздырып үтәр һәм безгә килеп җитәр.

2-алып баручы:
Ә хәзер ,әйдәгез Кыш бабайны көткән арада бераз уйнап алыйк!
Кар атышлы уены.

Аю белэн куян йогерешэ-йогерешэ керэлэр:

Аю. Тукта әле куян, уйларга ирек бир. 
Куян.Әйдә инде уйныйк. 
Аю. Үзең-үзеңне куып йөр, тик миңа гына тимә. 
Куян. Ә син нәрсә турында уйлыйсың? 
Аю(өйрәтеп).Кыш бабай барыбызга да 
Бүләкләр алып килер. 
Ә аңа кем бүләк бирер? 
Аны кем сөендерер? 

Икесе бергә. Таптым-таптым. 
Куян. Мин кишер бүләк итәм, 
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә) 
Аю. Ә мин хуш исле балымны, 
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә) 

Аю(банкасына карап). Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая? 
Куян. Аны минем тешләрем кимереп бетерде.Ә Кыш бабайга? 
Әй балалар, нишлик икән? 
Бер киңәш бирегезче! 
Алып баручы. (балаларга) Балалар аю белән куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән? 
Балалар. Җырлар, биюләр, шигырьләр. 

Ишек тобендэ капчык шуыша  башлый:

Капчык керә. Чишәләр. Анда куян! 

А.б.(аптырап).

Туктале. Син каян монда килеп чыктың?

Куян.Тс-с, тс-с-с. Мин качтым.

А.б. Кемнән?

Куян. Кемнән булсын,Убырлы бн Лешийдан

А.б. Курыкма. Озын колак. Менә безнең балалар куянкайлар белән таныш.

Бәйрәмдә катнаш.

Куян (куяннарны күреп). Ой, монда минем дусларым күп икән.

Чыгыгыз әле, бергәләп биик

Бию куяннар. Танец Тусовка зайцев

Алып баручы: после тусовки зайцев

Балалар, Кыш бабабыз озаклады. Әллә юлны таба алмый микән?

Әйдәгез әле Кыш бабайны бергәләп чакырыйк.

-Кыш бабай, Кыш бабай а-у-у-у!

Алып баручы:

Кыш бабай кереп килгәндә сөйли

"Идет, идет к нам Дед Мороз, 
К нам Дед Мороз идет. 
И знаем мы, что Дед Мороз 
Подарки нам несет." 
(
Кыш бабай керә)

1-алып баручы:

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире.

Кунак булып килер дип,

Күптән көттек без сине.

Кыш бабай:

Исәнмесез,балалар,

Исәнмесез, әниләр,

Исәнмесез, бәбиләр.

Тирән карларны ерып,

Борынымны өшетеп

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Кар кызы:К вам на праздничную елку 
Мы пришли издалека. 
Шли вдвоем довольно долго 
Через льды, через снега. 
Были в селах, городах, 
Были в школах, детсадах. 
Поздравляли мы подряд 
С Новым годом всех ребят.

Җыр: Кыш бабай Оста икэн кыш бабай!

Һай, бабай, сакалың,

Ак бәс сарган кашларың.

Урталарга чык син ,әйдә,

Синең биер чакларың.

Кыш бабай бии бергэ бию дж Алан

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп  бии.

СНЕЖИНКИ кар кызы бн бию

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Балалар, бире килегез!

Тизрәк бер бию биегез!

 Произвольный танец детей.

 Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Колгэн тавыш кушыла. Балалар да кушылып колэлэр.

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.(Колгэн тавыш)

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Э син шигырь сойли белэсенме? Эйдэ эле балаларны да тынлап карыйк.

Балалар стих рассказывают. Дед Мороз раздает детям конфетки.

Кыш бабай. Нинди оста, унган балалар икэн сез! Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез  капчыкка  кертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчык  төпсез   булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Кыш бабай.  Кая соң әле минем күчтәнәч  салынган  капчыгым? (Эзли.)  Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. Милиционер керэ, чана бн  булэклэрне  алып керэ.

2-алып баручы:
Кыш бабай,синең бүләкләр тулы капчыгың кая соң?

(Входит милиционер, который ведет Бабу Ягу и Лешего.  Леший несет мешок)

Милиционер (отдает честь):
С Новым годом поздравляю,
Гражданин Морозов Дед,
Извините, отрываю,
Но мне нужен ваш ответ:
Ничего вы не теряли 
За последних полчаса?
И нигде не забывали 
Вот такого вещмешка?

Кыш бабай:
Ой, да как я только мог
Позабыть в пути мешок!
Вот, спасибо, дорогой,
Что вернул мешочек мой!

Милиционер: 
А вот этих хулиганов
Я с собою уведу!
Я на этих хулиганов
Даже дело заведу!

Кар кызы:
Подождите, подождите!
Может можно в день такой
Не наказывать Лешего с Бабой Ягой.
Оставайтесь лучше с нами,
Веселиться сами!

Баба Яга и Леший:
Вы простите нас, пожалуйста, 
Не будьте слишком строгими,
Мы не вредные - зловредные,
Просто очень одинокие...

Кыш бабай:
Ярар,бәйрәм хөрмәтенә калсыннар инде! Ләкин бер шарт белән: балалар белән уйнап-җырлап ,бәйрәмне күңелле итеп каршы алырга!

Жыр «Эйдэ эле кыш бабай»

А.Б. Балалар монда тагын бер кунак бар бит, кем сон ул?

Бу яна килуче Этэч елы:

Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

Йөгерә-йөгерә килә Яңа ел.

Әй, Яңа ел, бер дә тартынмыйча,

Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.

Этэч: Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Телимен барчагызга.

Үз телемдә, үз җиремдә

Бәйрәм белән котлыйм сезне,

2017 нче елның

Имин булсын һәрбер көне.

Булэклэр олэшу.

Ведущая:

Пора, друзья! Прощаться нужно,

Всех поздравляем от души!

Пусть Новый год встречают дружно

И взрослые, и малыши.

Җыр: “Ярат безне яна ел”