Кыю, җитез, батыр бул. Универсиадага әзер бул!
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

Хаертдинова Ризяля Резвановна

балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, ял вакытларын күңелле итеп уздырырга ярдәм итү, кешелеклелек, миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау.

Туган илне яратырга өйрәтү аның белән горурлану, 2013 нче елда Казан шәһәрендә узучы Универсиада ярышлары турында күбрәк белү теләге тудыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл univer.docx14.58 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Кыю, җитез, батыр бул.

           Универсиадага әзер бул!

Максат:  балаларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, ял вакытларын күңелле итеп уздырырга ярдәм итү, кешелеклелек, миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

Җитезлекне, зирәклекне, көчлелекне сынау.

Туган илне яратырга өйрәтү аның белән горурлану, 2013 нче елда Казан шәһәрендә узучы Универсиада ярышлары турында күбрәк белү теләге тудыру.

Җиһазлау: кыршаулар, туплар, тасмалар, диск.

Оештыру эшләре:

  1. Программа төзү.
  2. Газета чыгару.
  3. Рәсем конкурсы оештыру.
  4. Ярышка әзерләнү.

Программа:

(Музыка яңгырый, балалар йомшак уенчыклар тотып чыгалар)

Ранис: - Сез кайдан? – дип сорасагыз,

Хор: - Без – Шекшедән, “Акчарлак” бакчасыннан.

Ранис: - Сикерәбез,

Таңсылу: - Уйныйбыз,

Эльмира: - Хәрәкәтне яратабыз,

Хор: - Һич кенә тик тормыйбыз.

Руфинә: - Башкалабызда зур бәйрәм,

Шат күңелле бар халык.

Хор: Сәлам, универсиада,

Без Сине көтеп алдык!

Ранис: - Футбол,

Инсаф: - Хоккей.

Таңсылу: - Волейбол – спортның бар күп төре,

Ранис: - Син дә миннән калышма,

Алда Универсиада

Инсаф: - Зифа буйлы, нык сөякле

Булу өчен ни кирәк?

Хор:  Барысы да үз кулыңда

Бары тик булсын теләк.

Айзилә: - Йөгер, сикер, суда коен

Саф һавада чаңгы шу.

Сәламәтлек юлдаш булыр

Иң мөһиме менә шул.

Эльмира: - Шу чаңгыда, шу чанада,

Булмый  иренеп торсаң.

Сәламәт булып үсәрсең,

Спорт юлдашың булса.

Хор: Спорт белән шөгыльләнү –

Үзе бит ул зур бәйрәм.

Ранис: - Ә мин әле кемнән ким?

Буем зифа, аркам киң!

Хор: 1, 2, 3, 4

Көч бирәсең син, спорт!

Ранис: - Баскетбол,

Таңсылу: - Футбол,

Айзилә: - Волейбол,

Инсаф: - Бейсбол.

Хор: - Әй, яшь спортчы,

Кыю, җитез, батыр бул.

Универсиадага әзер бул!

Музыка үзгәрә, балалар күнегүләр эшли:

4. Шар – “гер” күтәрү, тасма, обруч белән күнегүләр ясау.

5. Шар өстендә әйләнеп чыгу.

6. Аякларны башка тидерү.

7. “Йолдыз” күнегүе.

8. “Кояш” күнегүе.

9. Уртага мәтәлчек ату.

10. Артка мәтәлчек ату. 

    11. Түгәрәк буенча ян белән сикереп бару, Ранис “колесо” ясый.

12. Тезелү. 

Ранис: -Кыю, җитез, батыр бул,

Хор: - Универсиадага әзер бул!!!

(Музыка астында балалар чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация детского сада "Батыр"

Эту презентацию я составила на день рождение детского сада....

Әтәч Универсиадага бара!

(Әтәч иртән йокысыннан уяна:”Кик-рикү-ү-ү-үк”дип бар җиһанга сөрән сала.Аннан соң “бер-ике,бер-ике”дип зарядка ясый,гер күтәрә.Шулвакыт  радиодан тавыш ишетелә:”Тыңлагыз,тыңлагыз!Ише...

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

Казанга - Универсиадага!

Казанда үтәчәк Универсиада турындагы булган белемнәрен арртыру. Спорт  уеннарына карата кызыксынучанлык тәрбияләү. Әкият геройлары аша спортка мәхәббәт уяту....

"Иван и Батыр вгостях у ребят"

Развлечение для детей старшей группы...

«Батыр менән туп» - «Батыр с мячом» 04.2021

Развлечение в подготовительной к школе группе...