Сценарий для новогоднего праздника для средней группы "Батыр куяннар".
материал (средняя группа) по теме

Набиева Ильсияр Гайфуловна

Утренник.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon batyr_kuyannar_2.doc60 КБ

Предварительный просмотр:

Батыр куяннар

Уртанчылар төркеме өчен Яңа ел тамашасы.

Сөенарий авторы: Набиева Ильсияр Гайфуловна

Катнашалар: Алып баручы, Карчәчәк, Кыш бабай, 1 нче куян, 2 нче куян, Убырлы карчык, Тиен, Балалар.

Зал уртасында матур итеп бизәлгән чыршы тора. Арткы планда читтәрәк «карга күмелгән» кечкенә йорт.

Күңелле музыка уйный.

Залга алып баручы чыга.

Алып баручы.

Әйдә, килегез, балалар,

Чыршы янына чыгыйк.

Бергәләшеп уйнап-көлеп,

Яңа елны каршылыйк.

Музыка астында балалар чыгалар.

Алып баручы. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм:

Төсен үзгәртми бер дә,

Гел яшел күлмәк кия.

Матур бизәнеп, һәр елны

Безгә кунакка килә.

Кем ул?

Балалар. Чыршы, чыршыкай.

Алып баручы. Әйе, бик дөрес. Менә ул безнең чыршыбыз. Әйдәгез, хәзер чыршы тирәли әйләнеп чыгыйк. Андагы матур уенчыкларны карыйк.

Балалар, кулга-кул тотынып, чыршы тирәсендә йөриләр.

Алып баручы. Балалар, сез чыршы турында шигырьләр беләсезме?

Балалар. Әйе,беләбез.

Алып баручы. Әйдәгез, сөйләп күрсәтегез әле.

Балалар чыршы турында шигырьләр сөйлиләр, чыршыда утлар кабынып китә. Ишек артында бәхәсләшкән тавышлар.

Алып баручы. Балалар, мин ниндидер тавыш ишетәм. Сез дә ишетәсезме?

Ике куян килеп керә (һаман бәхәсләшүләрен дәвам итәләр):

1        нче куян. Мин бирәм, мин бирәм. Минем бирәсем килә!

2 нче куян. Юк,үзем,үзем тапшы рам!

Алып баручы. Исәнмесез, куянкайлар?! Нишләп тавышланышасыз? Ни булды?

1 нче куян. Без сезгә хат китердек. Хатны балаларга үзем бирәсем килә.

2 нче куян. Минем дә бирәсем килә.

Алып баручы. Туктагыз әле, дуслар, тынычланыгыз. Кайсыгыз җитез, шул тапшырыр хатны. Ә моны белү өчен мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Тыңлагыз. Менә бу урындыкны күрәсезме? Музыка уйнаганда сез урындык тирәли йөрерсез. Музыка туктауга урындыкка кайсыгыз тизрәк утыра, шул безгә хатны тапшырыр. Аңладыгызмы? Килешәсезме?

1 нче куян. Мин беренче утырам. Мин хатны тапшырам.

2 нче куян. Юк, син түгел, мин, мин беренче утырам.

Алып баручы. Менә хәзер кем беренче икәнен күрербез. Башладык.

Уен «Кем беренче?»

Алып баручы. Ай, нинди җитез икәнсез. Афәрин! Шулай да менә бу дускай урындыкка беренче булып утырды. Я тапшыр инде хатыңны тизрәк.

Хатны алып баручыга бирәләр.

Алып баручы (Конвертны ача. Укый). «Кадерле балалар, тиздән сезнең Яңа ел бәйрәменә килеп җитәм. Күчтәнәчләр, бүләкләр алып киләм. Көтегез. Кыш бабагыз.»

Рәхмәт сезгә, куянкайлар. Рәхмәт яхшы хәбәрегезгә, безне сөендерүегезгә! Безнең бәйрәмебезгә рәхим итегез. Кунак булырсыз. (Куяннар шатланышалар, сикөргәләп алалар.) Сезнең шикелле матур куяннар бездә дә бар. Әйдәгез, алар белән бергә биеп алыгыз әле.

Куяннар биюе.

Алып баручы. Рәхмәт яусын үзегезгә, бик матур биедегез. Ә хәзер күмәкләшеп җырлап алыйк.

Җыр.

Җыр тәмамлангач, музыка астында Кыш бабай белән Кар кызы килеп керә.

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Килдем ерак-ерактан.

Салкын, карлы төньяктан.

Көтүгезне белдем,

Кар-буран алып килдем.

Хәзер мин сезгә кар-бураннарымны җибәрәм, кулларыгызны өшетәм. Саклап кала алырсыз микән кулларыгызны суыктан. Яле, кулларыгызны сузыгыз әле, ә мин килгәндә, яшерегез! Ыыз-ыыз итәм.

Уен: «Өшетәм».

Кыш бабай. Ай-һай, сез бик җитез, батыр, матур балалар икәнсез. Минем дә оныгым бик уңган, җитез. Таныш булыгыз, аның исеме – Карчәчәк. Карчәчәк, кызым, мин күпме генә тырышсам да, берсенең дә кулларын туңдыра алмадым. Ә хәзер син сынап кара әле үзләрен, таныш балалар белән.

Карчәчәк. Балалар, минем кулымда серле сандык. Ә сандыгым буш түгел. (Сандыкны ачып кар бөртекләре алып сибә.) Карагыз әле, нинди матур кар бөртекләре! Күзләрне камаштырып җемелдиләр. Ә бит алар гади генә түгел, серле кар бөртекләре. Һәрберсендә табышмаклар яшеренгән. Тыңлагыз игътибар белән. (Кар бөртекләренә язылган табышмакларны укый.)

Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым.

(Кар.)

Килделәр агайлар балтасыз,

Салдылар күперне тактасыз.

(Боз.)

Кемнең кигән киемнәре –

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмештәй сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

(Кыш бабай.)

Алгы тәпиләре кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка.

(Куян.)

Карчәчәк. Бу юлы да сынатмадыгыз, балалар.

Алып баручы. Әйдәгез, бәйрәмебезне дәвам итик. Безнең балалар бик матур итеп шигырь сөйли беләләр. Кыш бабай, Карчәчәк, тыңлап карагыз әле, сезгә ошар микән?

Балалар кыш, Яңа ел, Кыш бабай һәм Кар кызы турында шигырьләр сөйлиләр.

Алып баручы. Кыш бабай, сезгә безнең шигырьләребез ошадымы?

Кыш бабай. Ошады, бик ошады. Бик зур рәхмәт сезгә!

Алып баручы. Кыш бабай, ә син үзең шигырьләр беләсеңме?

Кыш бабай. Беләм,беләм. Ничек белмәскә! Хәзер сөйләп тә күрсәтәм. Балалар, мин бик карт инде, хәтерем дә начарланды. Әгәр онытып җибәрсәм, миңа ярдәм итәрсез микән?

Балалар. Итәрбез, итәрбез.

Кыш бабай (шигырь сөйли).

Салкын саф һава

Йомшак кар ... (ява).

Урамга чыксаң

Битләр ... (кызара).

Кар бөртекләре

Битеңә куна.

Үзләре ... (матур)

Һәм ... (салкын) була.

Алып баручы. Булдырдың бит, Кыш бабай! Ә уйнарга яратасыңмы соң?

Кыш бабай. Яратам. Бик яратам. Хәзер уйныйбыз, балакайларым. (Урыныннан тора. Эзләнә.) Бияләемне салып торган идем, кая китте соң? Хәзер, хәзер, сабыр итегез, бияләемне генә эзләп табыйм.

Алып баручы. Тырышыбрак эзлә, бабай, бияләеңне. Менә шулай. Менә шулай уйнарга яратабыз без.

Уен: «Бияләеңне тап».

Кыш бабай. Арыдым,балалар.

Алып баручы. Ярый алайса, бабакай, утырып тор, ял итеп ал. Ә без, Карчәчәк белән бергәләшеп, әйлән-бәйлән уйнап алыйк.

Кыш бабай турында җыр.

Җыр тәмамлангач, балалар урыннарына утыралар.

Кыш бабай. Бик күп һөнәрләр беләсез икән, нәни дусларым. Минем оныгым да һөнәрсез түгел бит. Кызым, Карчәчәк, әйдә, бер биеп тә күрсәт инде.

Карчәчәк. Бабакай, мин үземнең дусларым – Кар бөртекләре белән биим. Әйдәгез, Кар бөртекләре, биик бергә.

Кар бөртекләре биюе.

Кыш бабай.

Күңелле булды бәйрәм,

Уйнадык әйлән-бәйлән.

Матур җырлар җырладык,

Кунак булып туймадык.

Тик китәр вакыт җитте.

Көтә безне янә юл.

Рәхмәт сезгә, балакайлар,

Котлы булсын Яңа ел!

Бер бала.

Рәхмәт, бабай, сүзләреңә,

Бик матур теләкләрең.

Алып килдем, дигән идең,

Кайда соң бүләкләрең?

Кыш бабай. Ай,кызым,оятлы була яздык бит. Әйдәле, кызым, алып чыгыйк бүләкләрне өйдән.

Өйгә кереп китәләр. Өйнең икенче ягыннан, капчык өстерәп, Убырлы карчык килеп чыга.

Убырлы карчык.

Менә хәзер күрерсез,

Кем икәнем белерсез.

Әбиегездән башка гына

Бәйрәм итеп йөрисез.

Озын колак-кылыйларны

Бәйрәмгә алып килгән,

Шушы куркак куяннарның

Кай җире артык миннән!

Кыш бабайның бу кылмышын

Гафу итмим беркайчан.

Бәйрәмгә чакырмаганга

Капчыгын урлап качам.

Убырлы карчык капчыкны алып чыгып китә. Өйдән, күңелсезләнеп, Кыш бабай белән Карчәчәк чыгалар.

Карчәчәк елый.

Бабакай, хәзер нишлик,

Бүләкне кайдан эзлик?

Шулвакыт ашыгып тиен килеп керә.

Тиен. 

Әй, Карчәчәк, елама.

Мин булганда урманда.

Берни эзсез югалмас,

Бүләк табылмый калмас.

Агачлардан-агачларга

Сикергәләп йөрдем мин.

Яңа ел бүләкләрен

Кем алганын күрдем мин.

Ул – Убырлы.

Карчәчәк (күз яшьләрен сөртеп). Рәхмәт, тиен.

Кыш бабай. Куянкайларым, җитез тәпиләрем, тиен акыллым, зинһар ярдәм итегез, Убырлыны куып җитегез!

Куяннар, тиен, Кыш бабай, Карчәчәк ашыгып чыгып китәләр. Убырлы карчык йөгереп керә.

Убырлы карчык.

Кая барыйм, кая качыйм?!

Мин бит сезнең әбиегез,

Зинһар, мине яшерегез.

Каршысына, мылтык тотып, 1 нче куян килеп чыга. Икенче якка китмәкче була, 2 нче куян юлына төшә.

Куяннар. Тоттык, тоттык каракны. Китер капчыкны тизрәк!

Убырлы карчык. Мин бит бу капчыкны урламадым. Таптым мин аны. Менә бүләкләрне балаларга китердем. Яңа ел бүләкләре.

Куяннар. Дөрес сөйлиме ул, балалар? Сез ышанасызмы аңа?

Балалар. Юк, дөрес сөйләми. Урлады ул капчыкны.

1 нче куян. Бир тизрәк бүләкләрне!

2 нче куян. Бир тизрәк, юкса атам. Саныйм бер, ике, өч...

Убырлы карчык. Мәгез, мәгез, үземә генә тимәгез.

Капчыкны калдырып чыгып чаба. Шулвакыт Кыш бабай белән Карчәчәк кайтып керә. Бүләкләрне күреп шатланалар.

Кыш бабай белән Карчәчәк бергә.

Рәхмәт сезгә, куянкайлар.

Рәхмәт, тиен дус!

Әйдәгез, балаларны шатландырыйк,

Бүләкләрне өләшик.

Музыка астында бүләкләрне өләшәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника в средней группе детского сада « В гостях у новогодней елочки».

Сценарий данного праздника разработан с целью создания новогоднего настроения для детей и их родителей!...

Сценарий новогоднего праздника для среднего возраста "Новогодняя путаница"

Большое количество героев всегда нравится детям....

Новогодние чудеса волшебной палочки. Сценарий новогоднего праздника в средней группе

Новы год - самый волшебный, догожданный праздник и для детей и для взрослых. Основными элементами  являются наряженная новогодняя елка с разноцветными огнями, приход Деда Мороза и Снегурочки, пен...

Сценарий новогоднего праздника в средней группе "Новогодняя сказка"

Сценарий праздника представлен для детей средней группы. Это интересное новогоднее приключение Снегурочки в зимнем лесу с участием веселых зверят, гномов и лесного Чудища - Снежища  не оставит ни...

Сценарий на Новогодний праздник в средней группе

Проказница Каркуша прилетает к детям на елку и забирает новогодние игрушки. Ребята вместе со Снегурочкой ждут Деда Мороза и обыгрывают тему ёлочных игрушек....

Сценарий к новогоднему празднику в средней группе

Каждый Новый год для детей – это волшебная сказка. Время, когда сбываются мечты и происходят всевозможные чудеса. Дошкольные педагоги стараются поддержать это настроение ребят, поэтому сценарии ...