Сабантуй бәйрәме.
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Сабантуй бәйрәме сценарийлары өчен җыйган шигырьләрем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sabantuy_byrme.docx19.09 КБ

Предварительный просмотр:

                   Сабантуй бәйрәме.

Катнашалар: Алып баручы. Балалар.

А.б.Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Язгы хезмәт бәйрәме-

Сабантуй бүген бездә.

4-5 бала бүләкләр җыялар, таякка сөлгеләрне бәйлиләр, чиләккә пешкән йомырка тутыралар.

1 бала:-Әйдә, уйнат гармуныңны,

Сабантуе көенә.

Сабантуйга бүләк җыеп,

Кайтыйк әле тиз генә.

2 бала:-Чиккән сөлге, атлас күлмәк,

Йомырка чиләк- чиләк.

Батырларга өләшергә,

Бүләкләр бик күп кирәк.

3 бала:-Бәйгеләрнең ниндие юк,

Ниндие юк  уенның!

Бергә күңел ачарга дип,

Сабантуйга җыелдык.

А.б:-Әй бүләге, бүләге,

Атлас икән күлмәге.

Шул бүләкне алам дип,

Тибә батыр йөрәге.

4 бала:-Сабан туе! Сабан туе!

Шундый кызык, күңелле!
Ник чыкмаска көрәшергә

Мин соң егет түгелме?

5 бала:-Батыр калу өчен әле,

Миңа бераз иртәрәк.

Тик шулай да Сабантуен,

Үзем башлап җибәрәм.

(4 нче һәм 5 нче малай уртада көрәшеп алалар).

А.б:-Ай- һай оста көрәштегез,

Чын батырлар бугай сез!

Чүлмәкне дә тиз ватарсыз,

Батыр булгач болай сез.

(чүлмәк ватыш уены).

6 нчы бала:-Чүлмәк ватканны каравы

Кызыграк тагын да.

Иң кызыгы- чүлмәккә дип,

Җиргә суккан чагында.

7 нче бала:-Шул чүлмәкне ватар өчен

И тырыша малайлар.

Ничек кенә тырышмасын,

Барыбер ваталмыйлар.

8 нче бала:- Эх, ваттылар! Чәлпәрәмә

Китерделәр чүлмәкне!

Чүлмәкне ваткан малайга,

Затлы бүләк эләкте.(чүлмәк ватучыга бүләк бирелә)

А.б:-Чиратта- яңа уен-

Хәзер күрсәтик чабып,

Авызга кашык кабып,

Кашыкка күкәй салып.(кашыкка йомырка салып йөгерү)

1 нче бала:-Сабантуймы? Сабантуй!

Уеннар туе бит ул,

Тәм- томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул!

А.б:-Хәзер аркан тартышыйк,

Өлгерлектә алышыйк!( аркан тартышу)

2 нче бала:-Әйдә, уйнат гармуныңны

Нинди бәйрәм ди җырсыз!

Без җырларбыз, ә сез безгә.

Куллар чабып троырсыз.( Ф. Фәизовның “Бакчада  Сабантуе”) җыры башкарыла.

А.б:-Сабантуе дәвам итә,

Мәйдан кызганнан- кыза.

Мәйданга капчык киеп,

Ярышучылар чыга.(капчык киеп узышу).

3 нче бала6-Колга тора мәйданда-

Биегерәк айдан да!

Әтәч- колга башында.

Кызыктыра барсын да.

А.б:-Инде хәзер әйдәгез,шул колгага менәбез!

4 нче бала:-Кызганам мин- Әтәч сине,

Барыннан да бигерәк.

Үзем алып төшәр идем.

Колгасы биегерәк! (әтәчне алып төшкән малайга бүләк бирелә.)

А.б:-Үтеп китте Сабантуй.

Гөрләттек без- мәйданны.

Җитезләр җиңеп чыкты,

Көчлеләр батыр калды.( Л.Батыр- Болгариның “Күңелле Сабантуе” –җыры башкарыла).

Иртәгә Сабантуе.Галимҗан Латыйп сүз.

Авыл гөж килеп тора, килә безгә кунаклар.

Районнан, күрше авылдан, әллә каян, ерактан.

Сабантуе җитә дип, әзерләндек без аңа.

Исәп бар йөгерештә, малайларны узарга.

Урамда бүләк җыялар, сыгыла колга башы,

Кайчакта такмак әйтешеп, алалар кара- каршы.

-Әй бүләге, бүләге, атлас икән күлмәге.

Шул буләкне алам дип ,тибә батыр йөрәге.

Мактыйлар бүләкләрне, уены- чыны бергә.

Без ияреп йөрибез, калу юк инде бер дә.

Урам тулып җыр йөри, көндезен, кичен, иртән.

Ник бу Сабантуйлары, көн саен булмый икән?!                                                                                                                                                                                                                                                              

Р.Миңнуллин “ Сабантуй бүген бездә”.

Шатлыклар күңелебездә, ал кояш күгебездә,

Килегез, дуслар, кунакка, Сабантуй бүген бездә.

Иң уртага утыртканнар, иң озын бер колганы.

Колганың да бик тиз генә, менеп булмый торганы.

Җиңгиләр биреп җибәргән, бизәкле бүләкләрен,

Ә малайлар көрәшергә, сызганган беләкләрен.

Ә кызлар киеп чыкканнар, иң матур күлмәкләрен.

Латыйп бабай төяп килгән, иң ныклы чүлмәкләрен.

Абыйлар алып килгәннәр, иң җитез юртакларын,

Гармунчылар алып чыккан, җырларның уртакларын.

Җилферди чиккән сөлгеләр, бүләкләр күббебездә.

Көрәшик тә, узышыйк та, сабантуй бүген бездә!

Р.Миңнуллин.”Сабантуйда”.

Колга тора мәйданда, биегерәк айдан да.

Әтәч –колга башында, кызыктыра барсын да.

Тик меналмый беркем дә, мин дә бар шул төркемдә.

Менә миңа да чират. Менәм. Мин дә бит ир- ат.

Менеп киттем тиз генә, тиз генә, җитез генә.

Һәм карадым түбәнгә-

Ай-яй биек менгәнмен, ничек менә белгәнмен?!

Ничекләр төшим җиргә? Куркыта карарга да.

Торам шулай килалмый, бернинди карарга да.

Үч иткәндәй әтәч тә, бөтен көчкә кычкырып,

Китте кулдан ычкынып.

Ычкынды! Җиргә очты,йоны гына учымда.

Әтәч урынына мин-калдым колга очында.

Кирәкми Әтәчегез, кирәкми бүләгегез,

Мине алырга гына, менегез берәрегез.

Элмира Шәрифуллина “ Сабантуй”.

-Сабантуймы, Сабантуй- уеннар туе бит ул.

Тәм-томнар сые бит ул- җиңүләр уе бит ул.

Чаптар өстендә чабып, катыктан тәңкә табып,

Колга башына менеп, узышлыга йөгереп...

Татарча бил алышып, аркан белән тартышып,

Ватмый йомырка ташып, үткенлектә сынашып.

Җиңсәң әгәр Сабантуй-эчкә шатлык сыймас туй!

Ләбиб Лерон “САБАНТУЕ”.

Әгәренки-мәгәренки, көтмәгәндә алай-болай,

Очар тәлинкәдән ялгыш, төшеп калса берәр малай...

Нинди булыр икән уе- күрсә безнең Сабантуен?

Ничек алыр сулышкаен, күрсә әгәр ике малай,

Капчык белән сугышканын?

Күзе челт- мелт итәр микән,күргәч, чүлмәк ваткан чакны?

Тынсыз калып торыр микән, күргәч атлар чапкан чакны?

Ниләр уйлар күрсә әгәр: капчык киеп йөгергәнне,

Озын колганың очыннан, чуар әтәч төшергәнне?

Олы- чага, кызый- мызый, авызына кашык кабып,

Шул кашыкка күкәй салып, йөгергәнне күрсә әгәр,

,,, Нәп-нәкъ шулай булыр иде, миндәй хәйран калыр иде.

Шәүкәт Галиев “Сабантуе батыры”.

Быел батыр кем дисәң?

Батыр калды Шәвәли.

Зур мәйданда берүзе

Басып калды Шәвәли!

Басып калды Шәвәли-

Екты ул барчасын да.

Батыр калды Шәвәли

Балалар бакчасында.

ФӘНИС  ЯРУЛЛИН “САБАНТУЙ”.

Бәген бездә Сабантуй, эшләреңнең барын куй.

Тизрәк йөгер мәйданга: бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар? Йөгерергә кемнәр бар?

Кызганмый табаннарны, урагыз мәйданнарны.

Ә көрәшә кайсыгыз?Көч сынашып кайтыгыз.

Курыкмагыз егылудан, йөгереп кртта калудан.

Ансыз булмый Сабантуй, колагыңа киртләп куй.

Булмаса һөнәрегез, читтән карап йөрегез.

Картлар чүлмәк ватканын, атлар чабышып кайтканын.

Көрәшчеләр бер-берсен, җилкә аша атканын.

Карасагыз- бәйрәм бар,сусасагыз- әйрән бар.

Ял итәрсез- арсагыз, үкенмәссез барсагыз.

ҖЫР: “САБАНТУЕ”. (Г, ЗӘЙ- ВА сүз. Л.БАТЫР БОЛГАРИ муз.)

1.Күңелле Сабантуйлары,

Бүген бездә зур бәйрәм.

Матур җырлар җырлый- җырлый

Уйныйбыз әйлән- бәйлән.

Куш: Без җырлыйбыз сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

2.Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй- күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

3.Әти-әниләребезгә

Җыйдык чәчәк бәйләме.

Матур булсын- ямле булсын..

Сабантуе бәйрәме.

САБАНТУЙ.

Сабантуе- хезмәт туе.

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап- биеп, җырлап- көлеп

Бәйрәм итик көн буе.

Шау- гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары.

Котлы булсын авылдашлар

Ямле Сабантуйлары.

Сабантуй елга бер килә,

Күңелле, олы бәйрәм!

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам.    БИЮ.

Җыр-биюсез бер бәйрәм дә

Узмый- шуны белегез.

Балаларыбыз күп булгач

Концерт карап китәрсез.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Летний сабантуй

летнее развлечение для дошкольников...

Сценарий праздника Сабантуй

Уважаемые коллеги! Данный сценарий предназначен для национальных татарских групп ДОУ. Рекомендуется для воспитателей и воспитателей по обучению детей татарскому языку и очень надеюсь, что этот с...

Сабантуй в детском саду

сценарий мероприятия...

Сценарий татарского народного праздника "Сабантуй" для дошкольников

Праздник лучше проводить на открытом воздухе, с песнями, стихами, танцами и играми, способствующими развтию национальных чувств....

Проект на тему "Сабантуй в детском саду"

В июне наш детский сад вместе со всеми жителями района отмечает один из любимых национальных праздников — Сабантуй. Сабантуй — древний земледельческий праздник, посвященный окончанию сева яровых...

Сценарий проведения праздника "Сабантуй"

Данный сценарий способствует формированию национальной культуры детей, появлению спортивных увлечений и просто создания хорошего настроения. Рекомендуется для детей средних - подготовительных национал...

Татарский народный праздник Сабантуй. Килегез дуслар кунакка, Сабантуй бүген бездә!

Цель: 1. Продолжать знакомить детей с традициями, культурой и обычаями татарского народа....