"Чыршыкай -купшыкай!" -бәйрәм кичәсе.
методическая разработка (старшая группа) по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Сценарий праздника для детей старшего дошкольного возроста. Задачи: Напомнить детям знакомие сказки. Дать возможность пообщаться с героями вживую. Развивать эмоциональность детей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshykay-kupshykay-byrm_kichse.docx155.51 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе»

                                                                                          I квалификацион  тәрбияче: Хаҗиева А.М.

А.б. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле бакчада эшләүче апаларыбыз,кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар!Сезне барыгызны да Яңа 2018 ел белән котлыйбыз.Сезгә ныклы сәламәтлек,шатлык,гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын. Ә хәзер бәйрәмебезнең төп хуҗаларын түргә чакырыйк.

Матур бәйрәмчә көйгә балалар керәләр.

Айдар. Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде.

Ак бүздәй йомшак кар белән,

Җирне биләүләп төрде.

Руфинә. Кыш килде акка төренеп
Җир өстен сөеп кенә
Тау битләрен сыйпап үтте
Ак көртләр өеп кенә.

Җем-җем иткән йолдыз белән
Тулган төнге саф һава
Ә көндез ап-ак чәчәктәй
Ябалак карлар ява

Самат. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – диеп сорасагыз,

Бездә бүген чыршы бәйрәме!

Рәсүл. Исәнме, чыршы, исәнме!
Тагын да бер ел үтте
Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.
Ян яктырак, чыршыкай
Балкысын утларың
Бүген синең тирәңә
Җыелган дусларың.

Айзат. Тышта нурлы, күңелле,

Җиргә ап-ак кар ятты.

Җырлап-биеп каршылыйбыз,

Яңа ел таңы атты.

Шатланабыз, сөенәбез,

Зурлыйбыз Яңа елны.

Яңа елда яңа утлар

Яктыртсын яңа юлны.

Әдилә. Күрегез безнең чыршыны
Ничек матур киенгән
Безгә бәйрәм ясар өчен
Урманнан безгә килгән.

Нинди генә уенчыклар
Муенсалар юк анда
Серле шар һәм алмалар
Бөреләр дә бар анда.

Ильяс. Бар табигать ап-ак кардан

Яшел юрган ябына,

Ә без килдек бергәләшеп

Яшел чыршы янына.

Айназ. Гаҗәп күркәм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул
Башлыйбыз чыршы бәйрәмен
Котлы булсын Яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Инзилә. Яңа елның һәрбер көне

Бәхетләр алып килсен.

Һәр ишектән шатлык тулы

Яңа ел җыры керсен.

А.б. Әйдәгез әле,безнең матур залыбызда да Яңа ел җыры яңгырасын әле.

Җыр: “Чыршы янында”

А.б. Яңа елда һәммә йөрәк, күңел сафлана,

        Ә бездә яңа, серле әкият башлана.

Ак яулык ябынган ана чыга:

Ана: Емеля, Емеля, утынга барып кайтчы?

Емеля: Барасым килми, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля,  бәлкем су алып  кайтырсың?

Емеля: Вакытым юк, төш күрәм әле.

Ана: Емеля, Емеля, боткаң суына

Емеля сикереп тора.Ботканың юклыгын күреп башын кашый.

Емеля:

Эх, әни, шундый матур төшне күреп бетерергә бирмәдең.( Суга китә)

Коедан чуртан балыгын тартып чыгара.

Чуртан: Емеля, җибәр мине , мин синең һәммә теләгеңне үтәрмен.

Син бары тик әйт: “Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча”,-дип.

(Емеля чуртанны җибәрә)

Емеля: Чуртан кушуы буенча, минем теләгем белән, чиләкләрем үзегез өйгә кайтыгыз

(Бию көе яңгырый .Ике бала килеп чиләкләрне күтәреп кайтып китә, Емеля кулын кесәсенә тыгып, артларыннан биеп бара .)

Емеля: Я, нинди теләк теләргә инде. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча, минем тирәмдә матур-матур кызларның биеп йөрүен телим.

“Матрешкалар” биюе

Емеля: Ну рәхмәт , чуртан. Чуртан кушуы буенча, минем теләгем буенча

 инде минем балалар бакчасының чыршы бәйрәмен дә күрәсем килә.

А.б Исәнме, Емеля, безнең бәйрәмебезгә рәхим ит.

Алып баручы: Балалар, карагыз әле, җем-җем утлар кабынсын дидек тә,чыршыбызның утлары янмаган ич әле. Әйдәгез утларын кабызыйк.

Әйдәгез, үзебезнең тылсымлы сүзләребезне әйтик

Чыршы-чыршы кабын син Утларыңны яндыр син !

Чыршының утлары кабынып китә

А.б. Әйдәгез хәзер бергәләшеп чыршыбызга багышлап җыр да җырлыйк

“Чыршыкай-купшыкай” җыры

Балалар! Димәк, без бүген нинди бәйрәмгә җыелдык?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә, чыршы бәйрәменә!

Дөрес әйтәсез. Ә сез беләсезме бу бәйрәмдә иң зур кунак кем?

Балалар: Кыш бабай!

 Кыш бабайны чакырыйкмы бирегә?

Балалар: Чакырыйк!

Алайса болай эшлик: Мин сезгә сораулар бирәм, сез дөрес итеп җавап бирергә тырышыгыз, җавабыгызны “Әйе” яки “юк” сүзе белән генә әйтегез.                     C:\Users\НЕКРОНОМИКОН\Desktop\IMG-20171230-WA0038.jpg

Сораулар:

-Кыш бабайны бөтен кеше белә, әйеме?

-Ул нәкъ 7дә килә, әйеме?

-Кыш бабай - әйбәт бабай,  әйеме?

-Ул эшләпә һәм галош кия, әйеме?

-Тиздән кыш бабай килер, әйеме?

-Ул бүләкләр алып килә, әйеме?

-Чыршыбыз бик матур, әйеме?

-Аны мылтыктан атып алып кайтканнар, әйеме?

-Чыршыда күркәләр үсә, әйеме?

-Помидорлар да үсә, әйеме?

-Чыршының энәләре кызыл, әйеме?

 -Кыш бабай суыктан курка, әйеме?

-Ул Кар кызы белән дус, әйеме?

Алып баручы: Балалар,бәйрәмебезне башлыйк, әйдәгез бергәләп  чакырабыз.

Бергә: Кыш бабай

А.б.  Кыш бабай ишетмәде ахры, һаман килми.Әйдәгез тагын бер чакырыйк Кыш бабайны.

Барысы бергә: Кыш бабай, а-а-у-у-у!

Ишектән Кыш бабай күренә.

Кыш бабай: А-а-у-у! Мин монда. Сезнең бакчагызны бик озак эзләдем, алай да чакырып тавыш бирдегез, шуны ишетеп килдем.

Исәнмесез, дусларым,  Бәйрәмнәр гөрләп торсын.  Күкләр гел аяз булсын,  Җир йөзендә бар балалар  Бәхетле, таза булсын.  Яңа ел белән сезне.  Кыш бабай. Күрәм, чыршыгыз бизәлгән,  Сез дә үсеп җиткәнсез.  Рәхмәт сезгә, балалар,  Мине сагынып көткәнсез. 

Чыршы тирәли җыр

Алып баручы. Утыр, Кыш бабай, ял ит! Хәзер шигырьләр тыңларсың.

Балалар шигырьләр сөйлиләр.


Айзат. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.
Берәр яшькә үстердең,
Һәммәбезгә көч бирдең,
Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән дус бабай!


Айдар. Долгожданный Новый год
Мы встречаем вместе.
Будет дружный хоровод,
И стишки, и песни.
Пусть на елке огоньки
Загорятся ярко,
Всем на праздник Дед Мороз
Принесет подарки.

Азалина. Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы һәр балага 
Бүләкләр бирде. 


Әдилә. Новогодний Дед Мороз
Нам подарки всем принес.
Расскажу ему стишок —
Пусть подарит весь мешок.
Всё вокруг сияет,
Всё вокруг блестит,
Новый год шагает,
В гости к нам спешит.

Динә. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Чыршы китергән өчен.

Яңа елда һәммәбезне

Сөендергәнең өчен.

Руфинә. С Новым годом, зайчики.
С Новым годом, белочки.
С Новым годом, мальчики.
С Новым годом, девочки.
Пусть румяный Дед Мороз
Привезет подарков воз.
Будем весело плясать,
Вместе Новый год встречать!

Камил. Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата

 

Азамат. Ах, какой хороший,
Добрый Дед Мороз!
Ёлку нам на праздник
Из лесу принёс.

Айназ. Кто в чудесный праздник верит —
Открывайте шире двери!
Новый год уже в пути,
Хочет в гости к нам зайти.
Дед Мороз под нашу елку
Положил подарков горку.
Нет в мешке волшебном дна,
Хватит всем чудес сполна!

Ислам. Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз

Ильяс. Кыш  бабай, кыш бабай

Безгә бик  таныш  бабай

Сакал -  мыек ап – актан

Килгән  безгә  ерактан.


Әмир. Хуш киләсең, Кыш бабай,

Әйдә түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бергә бәйрәм итеп кит.

Рәниф. Уйнап — биеп яңа елны
Каршы алабыз.
Яңа елда матур теләк
Теләп калабыз.

Рәсүл. Целый год мы ждали праздник,
И подарков, и конфет.
На снегу вчера я видел
Дедушки Мороза след!
А сегодня — вот он, рядом!
Открывай скорей мешок!
Знаешь, как учил я долго
Этот маленький стишок!

Самат. Кыш бабайны ел саен,

Сагынып көтәбез.

Яңа елга күчтәнәчсез,

Килмәвен беләбез.

Ул биргән күчтәнәчләр,

Безгә бик ошый.

“Тагын кил, Кыш бабай,

Зарыгып көтәрбез!”


Мәликә. Безгә конфетлар бирә

Үзе елмая – көлә

Кыш бабай безгә тагын

Яңа ел алып килә.

Сөйләп бетергәч Кыш бабай яңадан торып әрле-бирле йөри башлый

 

Алып баручы. Ни булды тагын, Кыш бабай?

Кыш бабай. Менә, балаларны капчыкка салып урманга алып китсәм ничек булыр икән?

Алып баручы. Барырга теләүчеләр булса бик тә әйбәт инде. Барасызмы, балалар?

Балалар. Барабыз, барабыз!

Кыш бабай 3—4 баланы киң итеп тегелгән төпсез капчыккакертеп, капчыкны, бәйли һәм күтәреп китмәкче була. Капчыктөпсез булганлыктан, буш капчыкны күтәреп китеп бара.

Балалар көләләр. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Елаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай. Ни булды, кем елый?

Иркәбикә керә, үкереп елый.

Кыш бабай. Ә...ә...ә... бу син икән, Иркәбикә, һаман шул начар гадәтеңне ташламадыңмы әле? Ни булды тагын? Нигә елыйсың инде? Ничек тынычландырыйм инде бу кызны, бәйрәмнең ямен җибәрде ләбаса.

Иркәбикә (буш урындыкка утырып елый). Эссе! Миңа эссе!

Карчәчәк.

Якын дусларым!

Ак чәчәк кебек

Челтәрле карлар!

Бире очыгыз,

Җиргә төшегез!

Кар бөртекләре тезелешеп килеп, биеп кире утыралар.

Иркәбикә (аяк тибеп). Миңа салкын!

Кыш бабай. Кызкайны җылытыгыз, тизрәк юрган китерегез!

Иркәбикә (бераз дәшми утыра һәм кинәт кычкыра). Якты! (Утны сүндерәләр.) Караңгы! (Утны кабызалар.) Якты! (Тагын сүндерәләр.) Караңгы! (Кабызалар.) Күңелсез! (Елый.)

Кыш бабай.

Балалар, бире килегез!Тизрәк бер бию биегез!

Бию “Кар бөртекләре”

 Иркәбикә тагын елый башлый.

Кыш бабай. Ни эшлик инде бу елак белән? Тәки бәйрәмне бозарга маташа бит бу.

Алып баручы. Син бит тылсымчы, Кыш бабай, берәр тылсым уйлап тап.

Кыш бабай. Һай, карт хәтер, карт хәтер. Әлбәттә. (Сакалыннан бер бөртек йолкып алып нидер пышылдый.) Көл, Иркәбикә!

Иркәбикә кычкырып көлә башлый.

Кыш бабай (тагын бер бөртек сакалын өзеп пышылдый). Бие, Иркәбикә!

Иркәбикә биергә тотына.

Иркәбикә. Нинди күңелле икән еламагач. Рәхмәт сиңа, Кыш бабай. Балаларга да күңелле булсын әле, әйдәгез, бергәләп биик.

Күмәк бию.

Иркәбикә. Болай гына булмый инде, Кыш бабай, күчтәнәч тә өләшеп җибәр.

Кыш бабай. Өләшербез, әлбәттә. Тик, Иркәбикә, сиңа бүләк булмас ахры.

Иркәбикә. Нигә инде, Кыш бабай?

Кыш бабай. Нигә дип сорап торган буласың тагын. Елак бит син, кирәксә дә елыйсың, кирәкмәсә дә.

Иркәбикә. Юк, Кыш бабай. Башка һич тә еламам.

Кыш бабай. Ярар, карап карарбыз алайса. Кая соң әле минем күчтәнәч салынган капчыгым? (Эзли.) Тылсымлы таягым, әйт әле, күчтәнәчләр кая? (Тыңлый, елмая.) Болай булгач, күчтәнәчсез калдыгыз барыгыз да. (Иркәбикә үкереп елый башлый.) Ә мин, балалар, Иркәбикәне генә сынамакчы булган идем. Ул еламаска сүз бирде, үзе сүзендә тормый бит.

Иркәбикә (кинәт елаудан туктый). Юк, юк, Кыш бабай, онытылып кына киттем, еламыйм.

Кыш бабай.  Ягез, җитез җәнлекләрем, минем капчыкны алып керегез әле.

Балалар,чанага салынган капчыкны тартып керәләр.

Кыш бабай: Кая әле, мин дә бүләгемне сезгә бирим. Капчыкны ача, аның эченнән яңа ел булып киенгән бала чыга.  Рәхим ит, Яңа ел, төкле аягың белән түрдән уз.

Яңа ел 

Яңа ел барыбызга Китерсен бәхет, шатлык. Сәламәтлек юлдаш булсын! Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә, Елмайсын йөзләр гел дә! Күк йөзендә кояш безгә, Нурларын сипсен гел дә!

Кыш бабай.

Бәйрәм үтте, сәгать сукты –

Яңа ел килә безгә.       

Яңа бәхетләр китерсен         

Сезнең һәрберегезгә.  

Килермен киләсе елга,

Ә сез белем туплагыз,

Белем кирәк һәр кешегә,

Ялкауланып тормагыз.

Нәкъ шунда, шушы сәгатьтә,

Йөгерә-атлый килермен,

Кемнең мине тыңлаганын,

Шул чагында белермен.

Карчәчәк. Сау булыгыз, дуслар! Киләсе елга кадәр, дуслар

Балалар. Сау бул, Кыш бабай.

Кыш бабай чыгып китә.

А. Б. Безнең бәйрәмебез әле дәвам итә. Әйдәгез чыршы тирәли бер җыр җырлап әйләнәбез.

Җыр:”Маленькая елочка”

Балалар чыршы белән саубуллашып, җыр җырлап, чыршы тирәли әйләнәләр һәм залдан чыкканда: «Хуш, чыршы!» дип чыгып китәләр.