"До свидания - мой любимый детский сад!"
методическая разработка (подготовительная группа) по теме

Хазиева Айгюль Минниязовна

Проходит время, которые мы с малышами проводим свои дни в нашем любимом детском саду. И вот наступает время когда мы своих малышей проводим в путь школьную.  

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ozatu_kichese_2017.docx26.67 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»

1 квалификацион

тәрбияче Хаҗиева А.М.

                                                                                                                         31.07.2017.

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

Җыр: ”Өйрәтәләр бакчаларда,бакчаларда.”

Гадел: Мин бакчага килгәндә,

Кечкенә идем, әле.

-Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.

Ранис: Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

Чулпан: Кочак җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Ильяр: Без исән- сау үссен, дип

Апалар  тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.

Искәндәр: Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

Тагын да йөрер идек.

Бакчадагы һәрбер көннең

Кадерен белер идек.

Раяз:  Бик күңелсез булса да,

Ярамый сезгә боегырга,

Бүген бит бездә бәйрәм,

Уйныйк-көлик бергәләп

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар мин сезгә хәзер сораулар бирәм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга, язарга, җир, табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.

Тәрбияче: Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган, аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

Раяз: Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

Ильяр: Моңда килгән тәүге көнне

Әле дә истә тотабыз

Һәрбер көн, һәр сәгать өчен

Сезгә рәхмәт әйтәбез

Тәрбияче апаларым

Сезнен изге теләкләрне

Сезнен биргән кинәшләрне

Бөтен гөмеребез буе

Истә тотарбыз барын.

Ранис.Зәйтүнә апа  һәм Зәлия апа рәхмәт сезгә

Бүлмәбез чиста булсын дип

Күп тырыштыгыз Сез дә

Сезнең уңганлыкны күреп

Пөхтәлеккә өйрәндек без дә.

Чулпан. Саубуллашу бигрәк моңсу икән

Бүгенгечә аны белмәдек

Шат яшәдек хөрмәтле апалар

Кырыс йөзегезне күрмәдек

Нәни курчак, йомшак уенчыклар

Без китәбез инде каласыз

Нинди якын дуслар булдылар дип

Безне дә бер искә алырсыз.

Искәндәр. Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт,

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Гадел. Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Чулпан: Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрбез?

Балалар бергә: Апалар сезгә бик зур рәхмәт!

“Кем тизрәк мәктәпкә җыена?” уены.

Җыр “Сагәть”.

Ильяр. Любой из нас сегодня очень рад,

Мы все поем, а вместе с нами птицы,

Последний раз пришли мы в детский сад,

Пришли, чтоб навсегда с тобой проститься.

Не забыть твой добрый взгляд,

Ласку и вниманье,

До свиданья, детский сад, До свиданья!

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар бакчасында сез

Дуслар булып яшәдегез,

Бик күп нәрсәләр белдегез!

Бик күп җырлар өйрәндегез,

Төрле биюләр дә бии беләсез...

Инде менә үсеп җиттегез,

Сау бул, бакча, – диясез!

Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.

Зурлар,кечкенәләр төркеме балалары саубуллашу сүзләре әйтәләр.

Руфинә: Сау булыгыз, якын дуслар

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

Әдилә:  Дусларым, бүген сезнең

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

 Айдар: Бакчабызда үткәрдегез

 Кышны, язны, җәйләрне.  

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Рәсүл: Котлыйбыз, котлыйбыз,

Чын кунелдэн котлыйбыз!

 Сез инде укучылар

Сезне көтә парталар.

Ильяс: Мин бакчада калам әле,

Мәктәпкә яшем җитми,

Бакчада да бик рәхәт,

Калуга исем китми.

Динара: Калып торам әле мин дә,

Бер генә елга тагын.

Күп өйрәнү, үсү кирәк

Уйлыйм әле шул ягын.

Айзат. Сезгә инде рәхәт булыр

Мәктәптә йоклатмыйлар

Тик читен дә булыр бераз

 Туйганчы уйнатмыйлар.

Инзилә: Мәктәпкә баргач дуслар,

Бик тырышып укыгыз,

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Самат: Мин дә мәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйм әле.

1)Табышмаклар:

1.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

5.Магнитлы тактада буталып бирелгән хүрефләрдән русча сүзләр төзү(Машина,арбуз, дерево, ананас, кукла).

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм “5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз!

ТӘРБИЯЧЕ:Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз һәрчак табыла. Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.

Әниләрнең котлау сүзе.

“Саубул бакчам җырына” биюе башкарыла.

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.

Бәйрәмебезне Замира Рәҗәпованың “Балалар” шигыре беләнтәмамлыйсым килә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсә дә, көйдерсә дә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күз алдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдә сабый булып кала.

Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Даладай юл бирүче балага

Тугры юлдаш барыр – ата-ана.

Шатлыклардан җырлаткан да – бала,

Борчулардан елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын баланың кичерә ала тик ата-ана.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"До свиданья, лето, до свиданья, солнце"

Дети с воспитателем весело прощаются с летом....

Фрагмент календарного плана по темам недель: «Удивляются родители – мы такие мастерители» и «До свиданья, лето, до свиданья»

Календарный план воспитательно-образовательной работы на вторую половину августа, разработан с воотсетствии с ФГОС ДО...

Выпускной бал "До свидания детский сад, до свидания!"

Сценарий выпускного бала  для детей подготовительной группы....

Развлечение "До свиданья, лето, до свиданья"

Познавательное и интересное развлечение "До свиданья, лето, до свиданья" поднимет настроение и поможет воспитателям в игровой форме закрепить у детей знания о летнем времени года и летних за...

"До свидания, лето, до свидания!"

Лето уходит, но детям не надо грустить, нужно веселиться, играть. Ведь они стали на год взрослее. умнее. ловчее и находчивее за лето....