Сценарий" Гаилә бәйрәме"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән  әти -әниләр өчен гаилә бәйрәме. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyreme_1_kechkeneler_terkem_e.docx26.14 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы «Миляшкай» Олы Кайбыч балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен “Гаилә бәйрәме” сценариясе.

                       

                                                                             Тәрбияче: Гомәрова Рания.Ф.

                                                                                   2018 ел.

Алып  баручы :  Хәерле көн хөрмәтле әтиләр, әниләр, балалар!   Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әтиләрдә һәм әниләрдә икәнен барыгыз да беләсез...

Шуңа күрә әтиләрне узган бәйрәмнәре белән,әниләрне киләсе бәйрәм белән котлыйбыз.

Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез.

Гаилә ул- тормышнын нигезе.Әти-әни анын тоткасы булса, балалар  гаиләнең көзгесе.Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисән, бер-береңне анлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Гаилә ул- жылы учак.Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән жылылык шулкадәр көчле була. Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Алып баручы:

Көннәр һәрчак аяз булсын,

Кояш гел көлеп торсын.

Әниләр дә кояш кебек

Әтиләр дә кояш кебек

Озын гомерле булсын.

Мин сезгә өйгә эш биргән идем, ә хәзер шул  видиороликларыбызны карап үтәбез.

Алып баручы:

Җирнең гүзәллеге – хатын-кызларда! – дип язган шагырьләребез әниләребез турында. Чыннан да, безнең әниләр – тормышыбызны ямьләүче иң шәфкатьле, иң хөрмәтле газиз кешеләр. Без дә әниләребезне бәйрәмнәре белән котлап җырлы бию  башкарып китәбез.

Җыр:” Бу Мин.”

Алып баручы. Без бүгенге бәйрәмебезне үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Без бүген сезнең белән балаларны карап утырудан тыш, ярышлар да үткәреп алырбыз.

Беренче  бәйге: “Балаларыбызны беләбезме?” дип атала.  Хәзер тикшереп карарбыз.

Әтиләргә, әниләргә  сорау бирелә.( Балагызга ничә яшь?, Сезнең балагыз кайсы группада йери? Тәрбиячегезнең исеме?Туган көне кайчан?Дәү әниегезнең исеме ничек? ) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз!

Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу .Ике әти,ике әни кирәк булачак.

Безнең икенче конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Әйдәгез кайсы гаилә күберәк җавап бирер.

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

-Эткэй шикэр, энкэй( бал)

-Ана соте белэн кермэгэн-( тана соте белэн кермэс)

-Эшлегә көн җитми... (Эшсезгә көн үтми).

-Җиде кат үлчә... (Бер кат кис).

Рәхмәт барыгызга да!

Алып баручы: Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием! Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк. Безнең балаларыбыз да әтиләрен бик нык яраталар һәм аларга багышлап җырлы бию  дә өйрәнделәр.

Җыр: Мин шофёр.

Алып баручы: чираттагы бәйгебезне балалар белән уйнап алыйк әле. Музыка туктаганчы кем күбрәк түгәрәк  җыяр микән. Кайсыбыз безнең җитезрәк булып чыгар икән.

Уен “Кем тизрәк”.

Хәзер без бергәләп   җыр тоңлап китәбез .

Җыр: Солдатта булган  диләр.

Уен “Тәлинкәдә нәрсә?” . Шулай ук башта әтиләр , аннан әниләрне тикшереп карыйбыз . Кем күбрәк ашарга пешерә икән. Күзен бәйләгән килеш ул тәлинкәләргә салынган он, шикәр комы, дөге, карабодай, тары, тозны кул белән генә капшап нәрсә икәнен белергә тиеш.

Әфәрин әтиләр әниләр , рәхмәт сезгә.

Ә хәзер кызлар башкаруында  “Матрёшкалар”  биюе.

Җыр: Матрешкалар.

Алып баручы: .Безнең балалар әкият яраталар, без укыйбызда әкиятләрне , театр итеп тә уйныйбыз, өстәл өсте театрын бик яраталар балалар. Менә буген әйдәгез

 “Колобок” әкиятен уенлатып уйнау.

Рәхмәт барыгызгада. (бүләкләр бирү).

Алып баручы: (Талгын музыка) Хөрмәтле әниләр! Әтиләр!Бүгенге  бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыбызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсак иде.

Әйдәгез бүгенге бәйрәмне “Бер кыз бала җыр  чыгарган “ дигән җыр белән тәмамлыйбыз. Барыбызда бергә җырлыйбыз.