Сценарий "Гаилә бәйрәме"
методическая разработка (средняя группа) на тему

Хазиева Алсу Габдельхамитовна

Балалар бакасында "Гаилә бәйрәмен" үткәрү өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_gaile_beyreme.docx22.89 КБ

Предварительный просмотр:

Алып баручы.Хәерле кич, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.  

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебездә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундыйкүркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта. Хәзер бәйрәмебез түренә аларны чакырабыз. Рәхим итегез, хөрмәтле әти – әниләр!

Икенче алып баручы:Гаилә! Никадәр шатлык, никадәр тантана бусүздә! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен. Тату гаилә – ил терәге, Бала өчен иң кирәге. Тату гаилә бердәм булса, Бала бәхетле була. Ә нәрсә соң ул гаилә? Ул нәрсәдән башлана? Ни өчен бик кадерле, якын сүз ул? Без бу сорауларга җаваплар табарбыз hәм күңелле ял итәрбез.

1 нче Алыпбаручы: Гаиләул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.

Уйныйк әле, җырлыйк әле,

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагынып сөйләрлек итеп

1 тур:Сез командагызга командир сайларга, исем, девиз уйларга тиеш.

Бу бәйгедә тәүге тапкыр

Чыктыгыз сез каршыга.

        Уңганмысез, зирәкмесез

        Сыналырсыз җыр-моңда.

2 нче тур: 1 нче команда- “Күбәләгем” җырын “Туган тел көенә җырлый.

Икенче команда “Туган тел” җырын “Күбәләгем көенә җырлый.

                3 тур:Табышмаклар әйтешү.

Бик сәләтле икәнсез,

Талантлы – шаккатырлык,

            Минем сыныйсы килә:

Ничек сезнеңт апкырлык?

1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)

2) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)

3) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)

4) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)

-Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнәндә әче.

Бунәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынап карыйк әле!

4 конкурс.  “ Кайсы команда күбрәк матур сүзләр белә?” (1нчесе  “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 1 нчесе “Йомшагым”, ди Сүз таба алмыйча  туктап калган команда җиңелә )

2 нче алып баручы:

            Яратырбыз, алкышларбыз

                Хәер-фатиха бездән.

                Бүгенге бәйрәм бәйгесе

                Җиңү көтә бит сездән.

            5 тур: “ Мин башын әйтәм, сез дәвам итегез” – дигән уен үткәреп алыйк әле.

 - Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).

 - Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).

 - Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)

 - Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )

 - Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )

 - Өйнең яме.............( бала белән)

 - Казанга ни салсаң,...........(чүмечкә шул чыга)

 - Оясында ни күрсә,...........(очканында шул булыр).

6 тур: “Кем күбрәк дип атала?”Гөл сүзенә башланган хатын-кыз исемен әтиләр әйтергә тиеш, ә АЙ сүзеннән башланган ир –ат исемнәрен әниләр командасы әйтергә тиеш.

7 тур:-әтиләр командасы хатын-кыз сумкасында ниләр булырга мөмкин? –дигән сорауга җавап бирергә тиеш, ә әниләр командасы машинанын запчастьләрен әйтергә тиеш.

Әйдәгез кадерле дуслар

        Туктатабыз уенны.

        Хәзер жюри сезгә әйтер

        Иң беренче урынны.

Әйе, иң кыйммәтле оя – гаилә. Гаилә ул – җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шул кадәр көчле була.

Гаилә – тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, дәүләттә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәк, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Әйдәгез, Гаилә учакларыгыз сүнмәсен, сүрелмәсен .дигән теләк белән кичәбезне тәмамлыйк

Егылганда тартып торгызырга,

Арыганда иңнән этәргә,

Әти-әни кирәк балаларга,

Сабыйлыкны шатлык итәргә.