"Әни була бер генә"
материал (подготовительная группа) на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Әниләргә багышланган күренеш

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ni_bula_ber_gen.docx21.02 КБ

Предварительный просмотр:

Әни була бер генә.

(театраль күренеш)

Максат: Әнилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү.

Зал бəйрəмчə бизəлгəн. Музыка астында бала чыга, малай кроватьта  йоклый.

Автор: Яшәгән ди бер малай

Бик иркә булган

Алай да ярамаган

Болай да ярамаган

Әнисен тыңламаган

Әтисен санламаган

Көне буе йоклаган

Торгач үксеп елаган.

Малай уяна башлый

Малай: Әни, әни дим тизрәк

Килеп җит инде җәтрәк.

Әнисе йөгереп килә.

Әни: Уяндыңмыни   улым, тордыңмыни  күз нурым? Йокың туйгандыр инде, ашарга вакыт җитте. Менә сиңа ботка да, баллы чәй дә йоткала.

Малай: Кирәкми синең чәең, боткаң

Бир  син миңа конфетка.

Әни: Мә, соң кәнфит

Кәнфит бездә күп.

Елама гына берүк.

Малай: Кәнфитең тәмсез бигрәк

Миңа туңдырма кирәк.

Әни: Туңдырма бит кибеттә

Барып килим ничек тә

Ә син улым ятып тор

Телевизор карый тор.

Мин тиз генә йөгерәм

Туңдырма алып  киләм.

Малай: Соң, туйдым мин бу өйдән

Хәтта туйдым әнидән

Анысы ярамый, монысы ярамый

Чыгып китим әле өйдән

Бернигә дә карамый.

Автор: Малай шулай дигән дә

Чыгып киткән өйдән дә.

Бара да бара икән

Урманга  барып  җиткән

Куян баласын ияртеп    

Каршына килә икән.

Куян баласы:

Әй, син малай кая барасың?

Әни куян: Нишләп берүзең  урманда, әнкәең кая соң?

Малай: Әй, туйдырды ул мине...

Эзлим башка әнине

Әнием булмассыңмы

Уллыкка алмассыңмы?

Әни куян:

Куяннар бит урманда

Яши карлы буранда

Кышын туңмассың микән?

Мине тыңларсың микән?

Куян  баласы: Сикерә беләсеңме?

Ап-ак тун киярсеңме?

Малай: Сикерә дә белмим мин

Тыңларга да теләмим.

Куян һәм куян баласы сикерә-сикерә чыгып китәләр.

Автор: Малай шулай бара да бара икән

Төлке баласын ияртеп каршына килә икән.

Төлке  баласы: Син кая барасың?

Төлке: Нишләп берүзең урманда, әнекәең кайда соң?

Малай: Әй, туйдырды ул мине...

Эзлим башка әнине

Әнием булмассыңмы

Уллыкка алмассыңмы?

Төлке: Төлкеләр бит тычкан аулый

Син дә ауларсың микән?

Төлке баласы: Тотып кайткан тычканны

Тәмләп ашарсың микән?

Малай: Теләмим мин ауларга

Теләмим тычкан ашарга.

Автор:  Шулай  малай бара да бара икән

Аю  баласын ияртеп каршына килә икән.

Аю баласы: Ә син  кая барасың?

Әни аю: Нишләп берүзең урманда, әникәең кайда соң?

Малай: Әй, туйдырды ул мине...

Эзлим башка әнине

Әнием булмассыңмы

Уллыкка алмассыңмы?

Аю: Аюлар бит кышын йоклый

Син дә йокларсың микән?

Аю баласы: Кар астында суык була,

Өшеп бетмәссең микән?

Малай: Теләмим мин йокларга

Түзмәм салкын кышларга.

Автор: Шулай дигән дә елак

Киткән ди урман буйлап.

Бара да бара икән

Тиен баласын ияртеп

Каршына килә икән.

Тиен баласы: Син кая барасың?

Тиен әнисе:  Нишләп берүзең урманда, әникәең кайда соң?

Малай: Әй, туйдырды ул мине...

Эзлим башка әнине

Әнием булмассыңмы

Уллыкка алмассыңмы?

Тиен: Тиеннәр бит агачта.

Яшиләр бик-бик өстә.

Тиен баласы: Син анда менәрсеңме?

Егылып төшмәссеңме?

Малай: Теләмим мин менәргә

Теләмим егылып төшәргә.

Автор: Шулай  дигән  дә  елак  киткән  ди  елга  буйлап.

Шулай  бара да бара икән.

Бүре  баласын ияртеп каршына килә икән.

Бүре: Син кем? Кая барасың?

Нишләп берүзең урманда

Әникәең кая соң?

Малай: Әй, туйдырды ул мине...

Эзлим башка әнине

Әнием булмассыңмы

Уллыкка алмассыңмы?

Бүре: Ах,син, юньсез  малай!

Шулай сайланып йөрисеңме

Менә хәзер тотып алып

Ашыйм мин  үзеңне.

Малай:  Әни...Әни... Әни... (Малай елый)

Әнисе чыга.

Малай: Әнием, мине коткар, артымнан куа җанвар.

Әни: Ай, улым, куркыттың..

Нишләп син чыгып киттең?

Малай (башын аска иеп)

Гафу ит мине әнием

Сүзеңне тыңламадым

Күпме генә эзләсәм дә

Синдәйне табалмадым.

Әни: Шулай... аңлагач  әйбәт  улым

Менә  акыллы булдың.

Автор: Шулай итеп кире малай

Акылга утырган ди.

Әнисенең сүзләрен

Һәрвакыт тыңлаган ди.

Барлык катнашучылар чыгалар һәм кабатлыйлар.

- Әни була бер генә

Кадерләрен бел генә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».

Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ. «Хлюп-хлюп, буль-буль».

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ "Хлюп-хлюп, буль-буль"...

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».

Цели:-познакомить детей со  свойствами воды;-развивать умение анализировать  происходящие  явления  в  неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...

Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."

Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность.  Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...