Аулак өй
материал (подготовительная группа) по теме

Татар атналыгы көннәрендә ,әти-әниләр,әби-апалар,аксакаллар,бакча хезмәткәрләре өчен "Аулак өй" бәйрәме үткәрәбез. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл aulak_oy.docx15.35 КБ

Предварительный просмотр:

           

                “ Аулак өй ”
             Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән әти-
                    әниләр,китапханәчеләр,аксакаллар өчен

                            үткәрелгән күңел ачу кичәсе

                                                                      Татар телетәрбиячесе Хисамиева

                                                                      Гөлфәния Газизулла кызы төзеде

                                               

                                               Түбән Кама

                                                     2016 ел

Залда авыл күренеше: түрдә мич,карават,карават өстендә чигелгән мендәрләр; өстәл – өстәлгә чигелгән япма ябылган,уртада- самовар,татар бизәге төшерелгән чынаяклар,кечкенә чәйнек ; стенада- чигелгән сөлгеләр,тәрәзә кашагасы,сандык.
Әби тыштан утын күтәреп керә,мичкә тыга,үзе җеп эрләргә утыра. Ерактан “Уйна тальян гарунынны”җыры ишетелә.
Әби:
-Их,бар иде бит безнең дә яш чаклааааар  ;егетләр урам тутырып,җырлап әйләнер иде, ә кызлар аулак өйләрдә, сер бирмичә генә егетләрне көтеп утырыр идек. Ә егетләр килгәч,китәр иде уеннар,җыр- бию,такмак әйтешү.Хәзер искә төшереп утырырга гына калды инде. (Бер кыз йөгереп керә).
Кыз:
-Исәнме, әбекәем! Ни хәлләрдә яшәп ятасың? Авырмыйсыңмы? Аяк-кулларың сызламыймы?
Әби:
- И-и-и,балакаем,аллага шөкер,исән-сау гына торам әле,рәхмәт яхшы сүзеңә,Әйдә,балакаем,чәем дә әзер,чәй эчеп алабыз.
Кыз:
-Юк,юк,әбием,чәйләр эчеп тормыйм,бер йомыш белән кергән идем.Әбекәем,утыр әле,утырып тыңла әле.Матуркаем,сандугачым,былбылым,бүген сездә җыелып,кызлар белән кич утырып кына алыйк әле.
Әби:
-И-и-и,балакаем,әле генә егетләр җырлап ,урам әйләнгәч,яшь чакларымны искә төшереп утыра идем.Ярар,ярар,кич утырсагыз утырырсыз,тик  балакаем,бик тәртипле генә була күрегез.
Кыз:
-Әбекәем,без бик тыныч,бик тәртипле генә,җырлап- биеп кенә утырырбыз;кул эшләре тотып,кешегә сүз чыгарырлык итмәбез.
Әби:
-Ярый-ярый,кызым,мин риза.
Кыз:
-Рәхмәт яусын,әбекәем,сүз тыңлагның өчен,бигрәкләр дә әйбәт инде үзең.Мин хәзер кызларны гына чакырып киләм.
(Бераздан  кул эшләре тотып,кызлар керә).
Әби:
-Мин Хупҗамал әбиеңнәргә генә кереп чыгыйм әле,йомышым да бар иде,карагыз аны,тәртипле генә утырыгыз.
(Әби китә).
Кызлар кул эшләрен алып,җырлыйлар:
-Сөлге чигәм асыл җепләр белән,
Йөрәк хисен кушып бу җырга.

Насыйп булса иде бу бүләгем

Мәйданнарда җиңгән  батырга.
Кыз:
-Кызлар, әйдәгез әле,моңаеп утырмыйк, җырлап- биеп  алыйк

(“Алмагачлары” көе ишетелә.Егетләр җырлап килеп,ишек шакыйлар)
(Кызлар  “егетләр килде!”дип,шаулаша башлыйлар).
Егетләр:
-Кызлар,аулак өйгә кертегез әле!
Кызлар :
-Кертәбезме,кызлар?
-Юк,кертмибез!
Егетләр:
-Кертегез инде,кызлар!
1нче кыз:
-Бусага ялын түләп керсеннәр!
(Егетләр дүрт куляулык күрсәтәләр,ишектән кызлар артып алмакчы була,куляулыклар бер-берсенә бәйләнгән була,аларга ияреп,егетләр дә керә.Кара-каршы җырлыйлар)
Егетләр:
-Челтәр элдем читэнгә,
Җилфер-җилфер итәргә,
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Кызлар:
-Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып,сайлап,
Кемне алырсыз микән?
Егетләр:
-Алларын да алырбыз,
Гөлләрен дә алырбыз,
Күңелебезгә кем ошаса,
Шуны сайлап алырбыз.
(егетләр кызлар белән парлашып,биеп китәләр.Түгәрәктә “Парлы бию”)
Кызлар:
-Егетләр,әйдәгез,”Яшел яулык” уенын уйныйбыз.
(түгәрәккә басып)  алып баручы яшел кулъяулык белән йөри, көй бетүгә,кулъ

яулыкны бер баланың артына куя.Бала кулъяулыкны кулына алырга өлгермәсә, җәза бирелә.
1.Алдавыч әйтү
2.Тизәйткеч әйтү
3.җыр,бию
Кыз:
-Егетләр,кызлар,әйдәгез табышмак әйтешәбез.
1 нче кыз:
-Ач дисәң –ачыла,
Яп дисәң –ябыла.
Егетләр:
-Авыз.
2нче кыз:
-Бертуктаусыз йори,

Урыныннан кузгалмый
Егетләр:
-Сәгать
3нче кыз:
-Ишектән керер,
Түргә менеп утырыр
Егетләр:
-Суык
Кызлар:
-Булдырдыгыз,егетләр.
Алып баручы:
-Егетләр-кызлар,әйдәгез әле,”Зилем- Зиләле”җырлы-биюле уенын уйнап алабыз.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Син бит минем якын дустым,Менә сиңа куш кулым.
  Их,Зилем-Зиләле,
  Сандугачым, кил әле.
  Кил әле,дустым,кил әле,
  Бергә әйләник әле.
Булдырдыгыз,әйдәгез әле,”Миңлебай” җырлы-биюле уенын  да башкарыйк.
( санамыш ярдәмендә Минлебай  яки матуркай сайлана. Миңлебай уртада басып тора)
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада Миңлебай.
Син нишләсән,ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
(Миңлебай төрле хәрәкәтләр күрсәтә,балалар җырлап кабатлыйлар)
Зур егет:
-Кызлар,әйдәгез,”Кыңгыраулы Миңлебай” уенын башкарабыз.
(Кыңгырау тоткан кыз түгәрәктә йөри, күзен бәләгән зур егет кыңгырау артыннан йори. Уен кызган чакта,күзен бәйләгән егет, әбине тотып ала.
Зур егет:
-Тоттым,тоттым, иң чибәр кызны тоттым!
Әби (көлеп):
-Иииии,яшь чагымда егетләр кочакласа, ояла идем,кит әле.Бәрәкалла,кем соң бу?? Кызым, син бит миңа егетләр булмый , кызлар белән генә кул эшләре тотып утырабыз дигән идең.....
(өстәл астыннан бер егетнең чалбарлы аягы күренеп тора)
Әби:
-Йә ,ходаем, бусы кем тагын?
(егетләр качкан җирләреннән чыгалар)
Зур егет
-Әбекәй, без тәртипле генә утырдык.
Кыз:
-Әбекәем,син безне ачуланма инде,үзеңнең дә яш чакларың булгандыр,сез дә аулак өйләр үткәргәнсездер.
Әби:
-Үткәрдек,балакайларым,үткәрдек.(яулык чите белән күз яшен сорте ала).
Әбекәем,яш чагында аулак өйләрдә уйнаган берәр уенны безнең белән дә искә төшереп китмәссеңме икән?
Әби:
-Балакайларым,без бик яратып  “Йөзек салыш” уенын уйный торган идек,әйдәгез,бергәләп уйнап алык әле.(Кемдә йөзек- йөгереп чык- уртага чыга алмаган бала җәза ала:җыр,бию,такмаза,тизәйткеч әйтү).
Зур кыз:
Әбекәем,хәзер сиңа “ Әбием-әбекәем “ дигән җырны бүләк итәбез(диск№7,”Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбичсе”).
Булдырдыгыз,балалар.Әйдәгез әниләрне,әбиләрне ,апаларны биергә чакырыйк,рәхәтләнеп биегәннән соң,чәй эчәргә керербез.
(Бәйрәм чәй табыны артында тәмамлана ) .




Кулланылган әдәбият:

К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”
С.Әхмәтов “Уйныйбыз да,җырлыйбыз да”
З.М.Зарипова  “20 сенарий”
К.В Закирова “Әхлак нигезе- матур гадәт”
Р.Ә.Кадыйрова “Мәгариф”  урналы 2004 ел
Ф.С.Кәримова “Мәктәптә бәйрәмнәр,кичәләр”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Аулак өйдә

   Безнең бакча тормышын һәм аның оештыруда бу бәйрәмнәр бик әһәмиятле чара.Балаларыбыз онытылып барган гореф - гадәтләребез турында тирән мәгълүмәтләр алганнар, дөньяга, үзләрен чолг...

Аулак өй

Авыл өе. Залның ике ягына сәке куелган, өсләренә сугылган палас җәелгән. Лирик, талгын музыка яңгырый. Өйнең бер ягыннан әби белән бабай килеп керәләр. Әби:Бабай, әйдә кунакка барабыз?Бабай...

Аулак өй

Приурочена к историка-культурному наследию Татарстана. Музыкальное развлечение для детей подготовительной группы....

Аулак өй

Приурочена ккультурно-историческому наследию Татарстана....

“ Аулак өй”

(Балалар иҗатында халык бизәлешләренең чагылышы)Максат: 1.Балаларны татар халкының борынгы сәнгатьбизәкләре белән таныштыру.2. Балаларның татар халкының борынгы йолаларына карата мәхәббәт х...

Сценарий праздника "Аулак ой"

Сценарий праздника на татарском языке для детей подготовительной группы «Аулак өй» Максат: Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.Бурычлар:балаларны милл...

"Аулак өй"

1.Балаларда халкыбызның йола бәйрәмнәренә кече яшьтән үк кызыксыну уяту.2.Балаларны милли йолалар белән якыннан таныштыруны дәвам итү.3.Сөйләм телен үстерергә һәм иҗади сәләтләрен ачарга булышлы...