8 март бәйрәме
материал (младшая группа) на тему

Арескина Айгуль Рифкатовна

Сценарий праздника, посвященного Международному женскому дню для 2 младшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_mart_byrme.docx23.55 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама районы

«49нчы санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы»

муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

8 март бәйрәме

 (ΙΙ кечкенәләр төркеме өчен бәйрәм сценариесе)

Музыка җитәкчесе: Арескина А.Р.

2018 ел

Сценарий: “8 март бәйрәме”

2 нче кечкенәләр төркеме

Максат: балаларда әниләргә карата игътибарлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү; бию, җырлау күнекмәләрен ныгыту; балаларда зәвык, иҗади сәләт үстерү.

Алдан ясалган эш: әниләргә бүләкләр. 

Бәйрәм барышы:

Бәйрәмчә бизәлгән залга балалар керә һәм ярымтүгәрәк булып басалар.

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әниләр һәм әбиләр. Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме – 8 март халык-ара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез.

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната.

Яз килә, каршы алыгыз,

Дигән хәбәрне тарата.

Хәзер безнең нәни дусларыбыз әниләрен котлап шигырләр сөйләрләр:

Бала:        “Әни” диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга.

Таптамагыз!

Һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 Бала:        Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она.

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя!

 Бала:        Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Бала:        Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

Алып баручы: Булдырдыгыз, балалар!!! Әниләр – безнең иң яраткан кешеләребез!!! Аларны көн саен сөендерергә тырышыгыз. Елап көйсезләнеп аларны борчымагыз! Сезнең тәртипле, тыңлаулы булуыгыз, матур эшләрегез – әниләребез өчен зур шатлык. Әйдәгез, әниләребезне куандырып матур җыр башкарып китик әле.

Җыр “Әнигә бүләк”

 Алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әйдәгез уйнап алабыз.

Әниләр белән уен «Күз бәйләп үз балаңны тап!»

Алып баручы. Әйдәгез әле, балалар, уйнап алабыз.

Уен «Песи һәм чыпчыклар»

Алып баручы. Безнең бит әле әбиләребез, дәү әниләребез дә елмаеп утыра. Әйдәгез әле, балалар, әбиләргә шигырьләребезне сөйлибез.

Бала:        Маму очень я люблю,

Ей привет горячий шлю!

Но не только ей одной,

А и бабушке родной!

Бала:        Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел ул

Ул минем дәү әнием.

 Бала:        Минем әби яшь әле –

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

Әбиләр белән уен

Алып баручы.         Күмәкләшеп барыбыз бергә

Биеп алыйк, әйдә әле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Бию «Дуслаштык»

Алып баручы. Әйе, балалар, әниләргә без кирәк. Әниләребез безнең өчен иң кадерле, иң якын кешебез. Алар безгә яхшы булсын өчен бөтен авырлыкларга да түзәләр, ә менә сез әниләрегезгә ярдәм итәсезме соң һәм ничек итеп.

Бала:          Бик зур үстем инде мин

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем

Кияргә тырышам.

 Бала:          Әниемнең эше күп,

Бәйли ул миңа оек

Бүген бөтен уенчыкны

Үзем куйдым җыеп.

 Бала:         Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

Алып баручы. Менә безнең балалар нинди үскәннәр, әниләренә ничек булышалар икән, рәхмәт сезгә, балалар. Ә хәзер безнең балалар үзләренең җырын бүләк итәрләр.

Җыр «Пирожки» Филиппенко муз.

Бала:          Яратам мин әниемне

Ул да мине ярата

Матур карашлары белән

Безне үзенә тарта.

 

Бала:         Һәр кешегә әни кирәк

Ә әнигә кем кирәк?

Әниләргә без кирәк

Якты аяз көн кирәк

Бию «Приседай»

Алып баручы.         Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

Алып баручы. Безнең балалар үзләренең әниләренә бүләк ясадылар. Ә хәзер, балалар, үзегезнең әниләрегезгә матур, ягымлы сүзләр белән бүләкләрне тапшырабыз.

Балалар бүләкләр тапшыралар.

Алып баручы. Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, тагын бер кат барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Тыныч, матур, исәнлектә - саулыкта, тазалыкта, байлыкта яшәгез! Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам.

Музыка астында балалар залдан чыгалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Март – утро года». Приметы Марта

Март – утро года. Хотя и сердитым бывает, снегами да морозцем оборачивается, но весной пахнет. Ярко краснеют на белом снегу ветви вербы. На них чинно сидят серебристо-серые мохнатые «барашки». Призывн...

Сценарии 8 марта для дошкольников 8 марта в ДОУ.

Праздник отмечается в заранее украшенной комнате, где приготовлены сидячие места для бабушек и мам. Включается музыка, на небольшую сцену выходят 3 танцевальные пары, танцуют. Затем выходят остальные ...

Праздники с родителями. День 8 Марта "Ладушки - ладошки" Конспект развлечения «Ладушки - ладошки» к международному женскому дню 8 Марта» для младшей группы

Содействовать созданию обстановки общей радости, хорошего настроения, любви и нежного отношения к матери; поддерживать стремление детей к импровизации. Показать значимый для ребенка образ мамы....

8 Марта - праздник мам. Сценарий праздника 8 Марта для детей подготовительной группы детского сада

Данный материал может быть рекомендован для проведения праздника 8 марта в подготовительной группе детского сада....

"Солнышко будили" (сценарий утренника 8 марта во II младшей группе)_март 2016

Прошли метели и морозы, и пусть ещё далеко до первых весенних цветов, природа просыпается от зимнего сна... Но, почему "не просыпается, и не улыбается солнце"? А идём его будить?!...

Сценарий праздника 8 марта для детей младшей группы "День восьмое марта-праздник наших мам!"

Сценарий праздн ика 8 марта для детей младшей группы детского сада " День восьмое марта-праздник наших мам!"...