Сценарий осеннего праздника для младшей группы
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Адиятуллина Алсу Дариятовна

Исеме: "Көздә кунакта”

Максат:  “Көз” хакында беренче күзаллаулар,  балаларда иҗади күнекмәләр булдыру, бергә күңел ачудан балаларга шатлык бүләк итү.

Бурычлар: 
1. Балаларны көзнең билгеләре белән таныштыруны дәвам итү;

2. Яшелчәләрне (бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер) тышкы билгеләре буенча  тануны һәм аларны атый белү кәнекмәләрен ныгыту;
3. Балаларның сәйләмнәрен, игътибарларын, ишетә белүчәнлекләрен,  танып-белү активлыкларын үстерү;
4. Табигатькә карата кызыксыну, бер-берең белән хезмәттәшлек итүчәнлекне, активлыкны тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_prazdnika_dlya_detey_2.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

2-3 яшьлек балалар өчен көз бәйрәме.

“Көздә кунакта” сценарий

Авторы: Адиятуллина Алсу Дарият кызы, МБМББУ Күн авылы «Наратлык» балалар бакчасы тәрбиячесе (Питрәч муниципаль районы, Татарстан Республикасы)

Исеме: "Көздә кунакта”

Максат:  “Көз” хакында беренче күзаллаулар,  балаларда иҗади күнекмәләр булдыру, бергә күңел ачудан балаларга шатлык бүләк итү.

Бурычлар: 
1. Балаларны көзнең билгеләре белән таныштыруны дәвам итү;

2. Яшелчәләрне (бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер) тышкы билгеләре буенча  тануны һәм аларны атый белү кәнекмәләрен ныгыту;
3. Балаларның сәйләмнәрен, игътибарларын, ишетә белүчәнлекләрен,  танып-белү активлыкларын үстерү;
4. Табигатькә карата кызыксыну, бер-берең белән хезмәттәшлек итүчәнлекне, активлыкны тәрбияләү.

 Материаллар һәм җиһазлау: яшелчәләр  (бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер) белән кәрзин; төрле төстәге кәгазь яфраклар; зонтик, уенчык куян, көзге чәчәкләр һәм җиләкләр белән вазалар  .

Сүзлек эше: балаларның сөйләмнәрен сыйфатлар (матур, юмарт) һәм антонимнар ( күңелле һәм моңсу, кояшлы һәм болытлы)  белән баету.

Алымнар: сөйләү, табигый объектларны карау, уен ситуацияләре.

Музыкаль ярдәм: «Самолет» тавышы

Катнашучылар: алып баручы, көз, керпе, куян.

Эшчәнлек барышы:

Алып баручы: Балалар, хәзер без сезнең белән сәяхәткә китәбез, сәяхәтебез самолетта булачак.

Музыка куела . “Самолет” тавышы.

Балалар  самолет моторын кабыза ( балалар иелеп утыралар, куллары күкрәк турысында бөкләнеп куелган, бармаклар йодрыкка төйнәлгән. Йодрыкларны әкрен-әкрен генә өйләндерә башлап, соңыннан тизләтәләр. Балалар әкрен генә тураеп басалар, кулларын як-якка җәяләр һәм  тәрбияче артыннан  “у” тавышы чыгарып, түгәрәк буйлап йөгерәләр. Аннары яңадан чүгәләп утыралар, йодрыкларын тиз әйләндерүдән әкренәйтә барарлар.)

Без сезнең белән көзге патшалыкның әкияти аланына килеп утырдык.

Балалар урындыкларга утыралар. 

Алып баручы: Хәзер елның кайсы фасылы?
Балалар: Көз.
Алып баручы: Нәрсә ул көз?
Ул — күп алтын яфраклар,
Ул –  яфраклар җиргә коела .

Ул — бөтен җир алтын төскә кергән.

Алып баручы: Балалар, әйдәгез,  Көзне чакырыйк әле.

Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар:
“Көз! Көз!”
Алып баручы: Көз юк. Әйдәгез, күзләрне куллар белән ябыйк та тагын бер тапкыр чакырып карыйк.

Тыныч музыка яңгырый. Көз керә.


Көз: Исәнмесез, балалар, мин Алтын Көз.

Алып баручы: Исәнме, Алтын Көз!
Көз: Минем янга кунакка килүегезгә мин бик шат. Миңа инде күңелсез була башлаган иде: кошлар җылы якка киттеләр, кояш болытлар артына кереп качты, барлык җәнлекләр кышка әзерләнә, тик мин һәм бакчадагы яшелчәләр генә калдык.Бакчада нинди яшелчәләр үсә икән, әйдәгез, карыйк әле.


Дидактик уен «Яшелчәләрне ата»
Көз кәрзиненнән яшелчә (бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, чөгендер) ала һәм балаларга күрсәтә. Балалар нәрсә икәнлеген атыйлар.

Көз: Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алабыз. Ике командага бүленик тә, кәрзиннәргә яшелчәләрне җыеп алыйк. Кайсы команда күбрәк яшелсә җыяр икән.

Уен «Яшелчәләрне җый”

Алып баручы: Көз, синең кәрзинеңдә тагын нәрсә бар?
Көз: Төрле төстәге яфраклар.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, биеп алыйк әле. (Көз һәрбер балага яфраклар өләшә.)

Бию “Яфраклар бәйрәме”

Алып баручы: Балалар, көз көне безнең күп итеп нәрсә ява?

Балалар: Яңгыр.

Алып баручы: Әйе, дөрес. Әйдәгез, бер уен уйнап алыйк. “Зонтик” дип атала. Мин “яңгыр ява” дигәч, зонтик астына качырсыз, “кояш” дигәч, уйнарсыз, сикерерсез.

Уен “Зонтик”.

Көз: Балалар, мин хәзер сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып карагыз әле.
Кишер белән кәбестәне

Ул бик ярата.

Озын колагын тырпайтып

Ул урманга кача.

Балалар: Куян
Көз: Дөрес, әнә үзе дә килә.
Куян: Исәнмесез, балалар!
Көз: Куян, син нигә күңелсез?
Куян: Дусларым каядыр киткәннәр.
Көз: Кайгырма, куян без хәзер сиңа балалар белән биеп күрсәтәбез.

Бию “Ак куян, йомшак куян”


Куян: Рәхмәт, балалар. Мин әлеге биюне дусларымны тапкач, аларга да биеп күрсәтермен.
Көз: Балалар, ишетәсезме, безнең янга тагын кемдер килә.

Музыка астында Аю килеп керә.


Аю: Исәнмесез, балалар!
Көз: Аю, әйдә балалар белән уйнап алыйк.
Аю: Әйдәгез, уйнап алыйк.


Уен «Кара урманда, аю янында»  

Аю: Сезнең белән күңелле, балалар, ләкин миңа кышка әзерләнергә кирәк. (Аю китә)
Көз: Әфәрин, балалар! Барыгыз да җитез, өлгер икәнсез, берегез дә аю кулына эләкмәде. Без бүген яхшы гына күңел ачтык. Әйе, мин төрлечә булам – булам күңелле, булам моңсу; булам кояшлы, булам болытлы; яңгырлы һәм карлы яңгырлы; салкын җилле һәм кыраулы. Ләкин мин сез мине матурлыгым, юмартлыгым, матур кыска кәннәрем өчен яратканга бик шат. Бүген минем янга килгәнегез өчен, матур бәйрәм өчен бик зур рәхмәт. Ә хәзер минем нигъмәтләремнән авыз итегез.(Көз тәрбиячегә “гөмбә” печенье салынган савыт бирә. ) Ә мин барлык җәнлекләр дә кышка әзер микәннәрен карап килим әле. (Көз китә)

Алып баручы: Безнең бүгенге сәяхәт ахырына якынлашты. Әйдәгез, моторларыбызны кабызыйк та, бүлмәбезгә кайтыйк. Анда көз нигъмәтләре белән чәй эчәрбез.

МБМББУ Күн авылы «Наратлык» балалар бакчасы

2-3 яшьлек балалар өчен көз бәйрәме.

“Көздә кунакта” сценарий



                                                        Тәрбияче: Адиятуллина А.Д,

2018 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для младшей группы "Мы пришли в осенний лес"

Предварительно во время НОД дети познакомились с Лесовичком – игрушкой, узнали, что он следит за порядком в лесу, играли, пели песенку (на любую грустную мелодию): Живет в лесу Лесовичок, скучает он ...

Сценарий осеннего праздника для младшей группы "Осень золотая"

Сценарий осеннего праздника для детей 1 младшей группы...

Сценарий осеннего праздника в младшей группе "Волшебница Осень".

Праздник проводится в младшей группе. Цель- развитие эмоциональной сферы, закрепление знаний детей по теме «Осень».Действующие лица:Взрослые – Ведущая, Осень.Дети....

Сценарий осеннего праздника для младшей группы В гости к Осени

Развлечение в младшем возрасте создает у детей радостное настроение и вызывает эмоциональный подъем....

Сценарий осеннего праздника в младшей группе "Осень, осень в гости просим!"

Цель: создать праздничное настроение у детей.Задачи: формировать у детей интерес к явлениям природы;развивать музыкально-ритмические, вокальные навыки, творческие  способности;приобщать к музыкал...