"Пар балдаклар"гаилә кичәсе
материал (подготовительная группа) на тему

Ямалова Гулфара Мунавировна

Ямалова Гөлфара Мөнәвир кызы

Актаныш районы Теләкәй авылы”Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячесе

              “Пар балдаклар” кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл par_baldaklar.docx47.06 КБ

Предварительный просмотр:

                         

             кичәсе

                (гаилә бәйрәме)  

            Ямалова Гөлфара Мөнәвир кызы

Актаныш районы Теләкәй авылы”Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячесе

              “Пар балдаклар” кичәсе

     “Пар балдаклар” (Ф.Мортазин) җыры яңгырый.

Күпме күзләр күреп онытылган,

Күпме йөзләр чыккан исемнән

Күпме сүзләр киткән хәтеремнән

Ә син һаман, һаман исемдә.

Ничә тапкыр гүзәлләрне күреп

Мин минутлык хискә исердем.

Айныдым да сөенеп туялмыйча,

Тагын сине искә төшердем.

Йөрәгемне ахры тутыргансың,

Башкаларга анда урын юк.

Күңелемдә синнән бүтәннәргә

“Сөям” дигән назлы җырым юк.

Йөрәктә бер хис кабына.Ул үтеп керә алмаган бер генә дә киртә дә юк. Төрмәләрнең тимер ишекләре дә, шифахәнәләрнең дә таш стеналары да юлларны бүлеп торган кыялар да, ургып-ургып аккан елгалар да киртә була алмый аңа.Кешеләр

диңгезләр.карурманнарны гизеп бер-берсен табышалар. Аны МӘХӘББӘТ диләр!

 МӘХӘББӘТ- шушы 8 хәрефле кичерештә дөняның 8 яме тупланган.(Бу сүзләрне стенага плакат итеп язарга да була)

Матурлык

Әхлак

Хөрмәт

Әдәп

Бәрәкәт

Белем

Әрсезлек

Тәвәкәллек

Тормыш нигезе шушы җәүһәр ташлардан корылган. Аларның берсенең генә нуры төшсә дә, ул башкаларына зыян сала,ваклана,ә вак ташта йорт та ишелә.

Дөньяны дер селкетеп нинди генә хәлләр,вакыйгалар булып узмаган.Күпме чорлар, буыннар алмашынган.Ә мәхәббәт,гаилә баребер яши. Алар мәңгелек. Яши генәме соң,көннән–көн ныгырак әһәмиятен арттыра бара. Карагызчы бүгенге дөнья нинди мәшәкатле!

 Киеренкелек безгә ишектән дә, тәрәзәдән дә бәреп керә. Телевизор, компьютер экраннанарыннан,эштән, урамнан  безнең белән ияреп өйгә кайта.Шушы ыгы –зыгыдан коткарса кешене гаилә генә коткара ала. Җылытырлык гаилә учагың.сагынып көтәр кешеләрең,юатучың булса синең ышыкланыр урының бар. Син көчле дә,бәхетле дә. Иксез-чиксез бу җиһанда,океандагы бер тамчы су гына булсаң да,үз гаиләңдә син иң зур, иң кирәкле,алыштыргысыз кеше,чын шәхес!

   Ә инде гаиләнең җылысы,татулыгы, андагы һаваның шифалылыгы һәркемнең дә үз иҗат җимеше. Бусы өйнең зурлыгына да,җиһазларның зиннәтлегенә дә карамый, бәхетле гаиләләрдә үзенчә бер җылылык яши, анда мактау,рәхмәт сүзләре дә ешрак ишетелә.

  Менә бүген без әти-әниләр,кунаклар сезнең белән шушы гаиләләрдәге җылылыкны, матурлыкны тагын да арттырырга, бергәләп күңелле ял итәргә җыелдык. Бүгенге кичәбез “Пар балдаклар дип атала. Иң беренче безнең әти-әниләребезне котлап балалар үзләренең чыгышларын тәкъдим итәләр.

Монтаж

 Кичәгә мәктәпкә әзерлек төркемендә йөрүче гаиләләребезне катнашырга чакырабыз. Калганнар  белән дә уеннар уйнарбыз,концерт номерлары карап китәрбез.

1 тур Гаиләләр белән таныштыру. Үз гаиләгез белән якыннан кызыклырак итеп таныштырып китегез әле. Әзерләнергә бераз вакыт.  

   

   Утырганнар белән уен. Шарлардагы биремнәрне үтибез.

2 тур “Тәмле сүзләр” дип атала.  Матур сүз баланың кәефен күтәрә,тынычландыра ,эшчәнлеген арттыра.Шуңа күрә балалардан ягымлы сүзне кызганмагыз. “Җылы сүз җан азыгы”, “Җылы сүз җанга рәхәт”, - дип безнең халык белмичә генә әйтми шул. Әтиләр һәм әниләр бер-берегезгә нинди матур, назлы сүзләр әйтәсез икән. Әтиләр матур сүзләр әйтә- әйтә әниләргә таба атлап килә.

     Ә хәзер балалар белән әти-әниләр нинди ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр икән? Аларны тыңлыйк.

     Балалар белән әти-әниләр әйтешәләр.

Бик матур сүзләр генә әйтешеп яшисез икән.

3 тур Пантамимо күрсәтү.Әзерләнергә вакыт бирелә.

               Шарлардагы биремнәрне үтәү

4 тур “Галстук тагу” Әтиләрне эшлекле очрашуга озатабыз. Эшмәкәрләр һәрвакыт күлмәк,галстуктан йөри бит ул. Әйдәгез әле ирләрегезгә галстук бәйләп эшлекле очрашуга озатабыз.

5 тур  Кызыклы сораулар конкурсы.

-Калын кесәле дус.

-Рекламасыз пауза

-идән кашы

-аш ташучы

- креслодан төшү

-кеше тәнен үтәли күрүче

-авызы юк тешләре күп

-дәү әти биштәре

-ирләрдә юк хатыннарда булмый бабайныкы икәү

-балык оясы

-сызлауны бастыручы сәдәф

Авызы юк тешләре күп

-иң кирәкле дарулар исемлеге

-салкын тию хәбәрчесе

Нинди чүлмәккә әйбер салып булмый

-аягы юк кулы юк үзе күлмәк кигән

-бәйләнчек кәнфит

-кышкы суыкта кеше башына ни җитә

-кавышуның арифмитик билгесе

-чәнечкеле гүзәл

-хатын-кыз власте

         Шарлардагы биремнәрне үтәүне дәвам итәбез.

6 тур “Әтиләр балаларны ашата” Әниләр өйдә юк. Баланы ашатырга кирәк. Күз бәйләп әтиләр балаларга йогурт ашата.

7 тур Һәр гаиләдән концерт номерлары.

 8 тур   Әтиләр бантик бәйли,әниләр малайларга машина ясый.(агач,пычкы,кадак алдан әзерләнеп куела)

9 тур  Уен. Хәзер  уен уйнап алырбыз Уенның шарты мондый:

 

 Татарча биергә.

2) Аяклар белән генә биергә, кулларны селкетмәскә, кем кулын селкетә, уеннан чыга.

3) Куллар белән генә биергә. Башка җирне селкетергә ярамый. Әгәр бу шарт үтәлмәсә, уеннан чыгарга туры киләчәк.

4) Гәүдәне, аяк—кулларны селкетмичә баш белән генә биергә.

5) Күз һәм авыз белән генә биергә.

6) Авыз белән генә биергә.

 

Утырганнар белэн хэрэкэтле уен. “Ачык авыз”

 Шар эчендә биремнәр:

 - Бишек җыры җырлап күрсәтегез әле.

-Әниләргә багышланган нинди җырлар беләсез?

-Сезне биергә чакырабыз. Көй белән кем дә бии. Көйсез биеп карыйк әле

.

- Берәр уен оештырыгыз әле.

-Сезгә иң җиңел бирем- әтиләрне Ватанны саклаучылар көне белән Әниләрне 8 март бәйрәме белән котлагыз!

  • Үз –үзегезне мактагыз әле.

-Күзне бәйләп үз балагызны табыгыз әле.

Монтаж өчен шигырьләр:

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык-гаиләбез нигезе!

Әби-бабам иң кадерле кеше!

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен туганнарым белән!

Нәселебез дәвамчысы –мин,беләм,

Горурланам гаиләм белән!

Әти,әни һәм дә мин-

Безнең тату гаилә.

Дөнья ямьле,яшәү рәхәт,

Дуслыкта бөтен хәйлә.

Олы бәхет рәхәтләнеп

Яшәүләре гел бергә.

Насыйп булсын иде безгә

Шатланышып яшәү көн дә

 

Нинди олы бәхет! Җыелышып

Уйнау-көлү, бию гел бергә

Насыйп булсын иде сөенешеп.

Шатланышып яшәү гомергә.

Әниләрне иң кадерле дибез,

Әтиләрсез яшәп буламы?

Таба алмам алыштырыр кеше-

Әйләнсәм дә бөтен дөньяны.

“Балам” диеп бер дәшүе дә бит

Җылы сала җанга, күңелгә.

Кайгыртуың өчен рәхмәт, әти.

Шулай булсын иде гомергә.

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Мин әтинең көчле кулларына

Күкрәгенә килеп сыенам.

Әйтерсең лә, кояш җылысында,

Нурларында аның коенам.

Авыр чакта җилкәсенә

 Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк

                   Һәр туган таң җирдә тыныч булсын,

                    Имин булсын иде дөнҗялар.

                    Аяз күгебезне болыт капламасын,

                    Елмайсыннар җирдә сабыйлар.

Бер ягым да-әнием.

Бер ягымда-әтием.

Уңымда да,сулымда да

Таянычым бар минем

Бәйрәм бүләксез булмый ул,

Барыгыз да беләсез.

Безнең ничек тырышканны

Хәзер менә күрерсез.

Нәни кулларыбыз белән

Тик сезгә диеп кенә.

Әзерләдек бүләкләрне

Бик зур көч куеп менә

   Бакча  бүген гөрләп тора,

Шаулап тора, күрегез.

Без бит бәйрәмгә җыелдык

Әллә шуны белмисез.

     Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген- Гаилә бәйрәме

Шуңа шатлана күңел.

.    Нигә бүген бакчада

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

Безнең гаиләләр җыелган

Ял итәр өчен бүген.

Сүзләрнең иң матурларын

       Әйтмичә мөмкин түгел

             Йокысыннан тора кояш

          Елмаеп көлеп кенә

          Болыт арасына да ул

          Елмаеп килеп керә.

          Шушы кояштай тормышның

          Кадерен белеп кенә,

          Әйдәгез бер яшик әле,

               Елмаеп – көлеп кенә.

       

Миңа күз төбәгән,өмет баглаган йомшак зат башыңны җилкәмә куй да: Син көчле, мин мәһабәт, син минем гомерлек таянычым,бәхет китерүчем!-диген.

Мин көчле дә мәһабәтле дә, рәхимле дә булырга, сина бәхет кенә китерергә тырышырмын. Ә син йомшак бул,кечелекле,кешелекле бул. Бер җилкәңә тормыш йоген күтәргән кулымны куярмын,икенчесенә дөнья мәшакәте тулган авыр башымны салырмын,күз яшеңне сөртермен һәм болай диярмен:

 -Син минем өчен язмыш биргән, ходай биргән гомерлек бүләк....

Шулай яшик! Аяк чалышмыйк,бер-беребезне йөгәннәргә тырышмыйк,җиңешмик,тәмсезләнмик,ямьсезләнмик!

Әйе,күп мәшәкатләр белән тынгысыз тормышыбызның көннәре үтә. Үткән көннәргә күз ташласаң,алар җиңел дә,кайчагында мәшәкатле дә булды,бездән гаять зур рухи көч таләп иткән чаклар да булды. Кеше дигәнең яхшысына да, начарына да тиз ияләшә бит. Алдагы көннәребез гел шатлыктан гына торсын. Сезгә гаилә бәхете иминлек,күңел көрлеге, сабырлык юлдаш булсын!!!

Кичә барлык гаиләләр һәм кунаклар белән берлектә “Матур булсын” җыры белән тәмамлана.

 

 

                   

                           


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...

"Безнең гаилә-тату гаилә"

Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....