Яңа ел бәйрәме (Беренче кечкенәләр төркеме өчен)
материал (младшая группа) на тему

Нурутдинова Гульназ Рамимовна

Яңа ел бәйрәме өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novyy_god_ml_gruppa_office_word.docx20.83 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме (Беренче кечкенәләр төркеме өчен)

Җиңел музыка астында балалар залга керәләр һәм түгәрәккә басалар.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, нинди матур чыршы безгә бүген кунакка килгән, чөнки бүген бездә Чыршы бәйрәме – Яңа ел бәйрәме.

Күрәсезме чыршыны
Матур итеп киенгән,

Безгә калын урманнан

Ул кунак булып килгән.

Әйдәгез чыршы белән исәнләшик!

Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте,

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Чыршыбыз бик матур әйеме, балалар. Җем-җем итеп янган утлар гына җитми. Нишләп утлары янмый икән чыршының. Бәлки аңа күңелсездер? Әйдәгез аңа бер җыр җырлап алыйк.  

Җыр: “Чыршы- чыршыкай”

Алып баручы. Барыбер янмый утлары.

Чыршы. Мин салкын урманда яшәргә күнеккән. Миңа сезнең балалар бакчасында бик кызу. Шуңа утларым да янмый.

Алып баручы. Ишеттегезме, балалар, чыршы нәрсә диде. Әйдәгез аңа булышыйк, өреп суытыйк. (Балалар чыршыга өрәләр)

Чыршы. Ай, рәхмәт,  рәхәт булып китте. Тик миңа биредә күңелсез. Мин урмандагы дусларымны – кошларны сагынам. Алар миңа матур җырлар җырлыйлар иде.

Алып баручы. И-и-и, бигрәк көйсез чыршы булдың әле син. Без дә матур җырлар беләбез. Хәзер җырлап күрсәтербез.

Җыр: “Маленькая елочка”

Чыршы. Хәзер инде күңелем булды. Шуңа утларым да янды. (Чыршыда утлар яна)

Алып баручы .Менә чыршыда утлар янгач ничек матур булып китте.

Йөгереп эт керә, ул тиз-тиз сөйләп бүлмә буенча йөгереп йөри.

Эт. Һау-һау, көчкә килеп җиттем, арып беттем, өшеп беттем, көчкә таптым. Ә анда, ә анда, бөтен җирдә кар...

Алып баручы .Исәнме, эт дускай, тукта әле, тыныч кына сөйлә әле. Син кайдан килдең? Нәрсә булды?

Эт. Без Кыш бабай белән сезнең янга килергә чыккан идек ,урманда адаштык. Анда шундый күп кар яуган. Кыш бабай чыга алмыйча шунда калды. Мине ярдәм сорарга сезнең янга җибәрде. Карларны көрәргә, Кыш бабайны коткарырга кирәк.

Алып баручы. Барабызмы Кыш бабайны коткарырга? Җәяү барсак озак булыр тылсымлы поездга утырып барыйк (Уен поезд)

Менә урманга да килеп җиттек. (Куян килеп чыга ул елый)

Алып баручы .Куянкай, йомшаккай, нигә елыйсың, нәрсә булды?

Куян. Мин кышын ашармын дип бер капчык кишер әзерләп куйган идем. Төлке шуларны яшергән. Хәзер нәрсә ашыйм инде мин?

Алып баручы .Елама ,Куян, хәзер эзләп табып бирербез кишерләрне.

Уен:  “Кишер эзләү”

Алып баручы .Менә, Куян, кишерләреңне яхшылап җыеп куй. Яңадан югалтма. Безгә ашыгырга кирәк.

Куян. Китмәгез инде. Миңа бит берүземә урманда бик күңелсез.

Алып баручы. Ә без сиңа күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алырбыз.

Уен: “Ак куянкай “.

Куян. Зур рәхмәт бик күңелле булды.

Алып баручы .Безне анда Кыш бабай көтә. Китик инде без, Куян, ярыймы.

Куян. Сез Кыш бабай янына барасыз мени? Ярый алайса, барыгыз. Ә мин өемә йөгерим. Кишерләрне яшереп куярга кирәк.

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, безнең алда кар өеме. Кыш бабай шуннан чыга алмагандыр. Әйдәгез, карларны җыеп алыйк әле.

Уен :“Кар йомарламнары җыю”.  Кыш бабай керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балалар, и рәхмәт яугырлары миңа ярдәм итәргә килдегезме?

Алып баручы .Әйе, Кыш бабай, юлларны ачтык. Әйдә инде безнең балалар бакчасына барыйк. Балалар сиңа күп җыр – биюләр, шигырьләр әзерләделәр.

Кыш бабай. Әйдәгез, әйдәгез. (чыршыны урап киләләр. )

Кыш бабай. Менә килеп тә җиттек. Бигрәк матур икән бакчагыз. Бигрәк матур икән чыршыгыз. (утыра)

Ай, арып беттем урманда адашып йөреп. Мин ял итеп алыйм. Сез берәр һөнәрегезне күрсәтегез.

Алып баручы. Без бик матур җыр беләбез синең турында.

Җыр :“Кыш бабай”.

Кыш бабай. Чынлап та бик матур җыр бу, рәхмәт.

Алып баручы. Ә хәзер бер күңел ачып алыйк әле. Без сиңа хәзер , Кыш бабай, бик күңелле бер уен да уйнап күрсәтәбез.

Җырлы уен: “У тебя Дед Мороз”

Кыш бабай.  Рәхмәт, рәхмәт, бигрәк кызык уен  бу. Күңелләрем күтәрелеп, аруларым бетеп китте.

Алып баручы. Без әле бик матур шигырләр дә өйрәндек.

Шигырьләр:

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безне бик ярата.

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Салкын Кыш килде,

Ап – ак кар яуды,

Буран уйнады,

Таулар ясады.

Таудан шуганда,

Әй кызык, рәхәт.

Кар тавың өчен

Кыш бабай, рәхмәт.

Кыш бабай. Рәхмәт, балалар, күңелемне күрдегез. Шундый кечкенә булсагыз да оста икәнсез, булдырдыгыз. Минем сезнең белән җырлап – биеп аласым килә башлады. Әйдәгез әле бергәләп җырлап алыйк.

Җыр: “В лесу родилась елочка”.

Кыш бабай. Зур рәхмәт сезгә миңа булыштыгыз, җыр- биюләрегез, шигырьләрегез белән сөендердегез. Миңа китәр вакыт та җитәдер.

Алып баручы. Кыш бабай, син оныттың түгелме соң? (Капчыгына күрсәтә)

Кыш бабай. И-и-и, картлык шушы буладыр инде. Балаларга дип алып килгән бүләкләремне бирергә онытып китә яздым бит. (Балаларга бүләкләр тарата).

 Менә хәзер китсәм дә булә. Сау булыгыз, балалар, акыллы, тәүфиклы булыгыз. Киләсе елда очрашканчы тагын да зур үсегез. (Кыш бабай китә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме балаларына әхлак тәрбиясе бирүдә матур әдәбият куллану

Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү - әти-әниләрнең һәм тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре биру гаиләдә, балалар бакчасында башлана...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация

Беренче кечкенәләр төркеме өчен "Ел фасыллары" дигән темага презентация...

Беренче кечкенәләр төркеме өчен уен “Минем гаилә” с применением ИТК

Максат:1. Гаилә турындагы белемнәрен ныгыту,гаилә әгъзалары белән таныштыру2. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру. 3. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.4. Бер-береңне тыңлау,...

"Батырда көз бәйрәме" беренче кечкенәләр төркеме.

ldquo;Батыр”да көз бәйрәме.        Шушы көннәрдә “Батыр” балалар бакчасының  I нче кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме булып узды. Музыка җитәк...

Тема: «Йөк һәм җиңел машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме).

Тема: «Йөк һәм җиңел  машиналар».(беренче кечкенәләр төркеме)....

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....