Праздник семьи
материал

Ямалетдинова Альбина Даутовна

Сценарий для совместного проведения с детьми подготовительной группы и их родителями семейного праздника, посвященного Дню защитника Отечества и 8 марта

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_semi.docx34.19 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме

А.б.  Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.  

А.б.  Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

Шатлыклар – күңелебездә,

Ал кояш- күгебездә.

Рәхәтләнеп бәйрәм итик-

Гаилә бәйрәме бездә.

Бу кичәбез гөрләп үтсен,

Истә калсын гомергә.

Бәйрәмнәрсез яшәп булмый

Җирнең якты йөзендә.

А.б. Кадерле кунакларыбыз! Сезне барыгызны да үткән һәм киләчәк бәйрәмнәр: куәтле ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән, ә гүзәл хатын –кызларыбызны- Яз бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, бәхет-куаныч тулы тормыш, гаилә бәхете телибез.

 Җыр:”Әссәләмәгаләйкем”

А.б. Бүгенге бәйрәмебез күңелле җырлар, биюләр һәм уеннар белән үрелеп барыр бүген. Ярышларда катнашыр өчен командаларны һәр уенга төрлечә төзербез: берсендә әти-әни генә, икенчесендә балалар гына, өченчесендә гаилә белән чакырырбыз. Бәйрәмебез күңелле үтсен өчен барыгызның да актив булуыгыз сорала.  Шулай итеп, бәйрәмебезне башлыйбыз.

       Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Әти- гаилә төзүче, аны туендыручы, җил-яңгырдан саклаучы, төрле авырлыклар килгәндә яклаучы, мал табучы кеше.  

Әти-безнең терәгебез,
Әти-безне яклаучы.
Авырлыклар китермичә
Давылларда яклаучы.

Бер бәйрәм бар февральдә,
Кадерле ул һәркемгә.
Аны иң зур бәйрәм дип
Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул солдатлар бәйрәме,
Без котлыйбыз аларны
Әтиләрне, абыйларны,
Бабайларны һәм малайларны.

Папу поздравляю с праздником мужским: 
В юности, я знаю, в армии служил. 
Значит тоже воин, хоть не командир. 
Праздника достоин, охранял весь мир! 
Для меня ты – главный, мне не дашь пропасть: 
Я Отчизны славной  маленькая часть.

А.б: Хөрмәтле әтиләребез, һәм шулай ук булачак солдатлар- төркемебез егетләрен котлап, кызларыбыз башкаруында  бию бүләк итәбез.

Бию: “Күбәләкләр биюе”

А.б: Балаларыбыз үз куллары белән ясаган кечкенә бүләкләрне дә кабул итеп алыгыз,хөрмәтле әтиләребез! (открыткаларны тапшыру)

А.б    Кемнәр уйнарга ярата

Кемнәр өлгер һәм житез

Уеннарда катнашырга

Кемнәр тели әйтегез?

          Уеннарда ярышырга

Безгә житезләр кирәк.

Кемнәр ярышырга әзер

Чыгып басыгыз тизрәк.

1 нче ярыш.   ”Дуслык” дип атала.(Әти белән әни арага туп кыстырып, билгеләнгән урынны урап киләләр.)Гаилә нигезе-дус-тату әти- әни. Шулай булганда гаиләнең тормышы, эшләре гөрләп бара. Ярышка гаиләләрне чакырам

2нче ярыш: Бу ярышта гаиләләребезне яктыртып торучы кояш төзергә тәкъдим итәм.(“Кояш төзү”)  Моның өчен  гаиләләрне чакырабыз. Бу ярышыбызны әниләрдән башлыйбыз. Әниләр гимнастика таягын алып, обруч янына йөгереп илтеп куялар, эстафетаны әтиләр дәвам итә һәм балалар тәмамлый.

А.б. Уйнаучыларыбыз бераз ял итеп алсыннар- музыкаль тәнәфес.

       “1,2,3”

А.б: Ә ана кеше турында минем аерым әйтәсем килә. Ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз нарасыена бирә. Җир йөзендә иң гүзәл, иң матур сүз, иң олы сүз- әни! Әни дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымнарыбызны да әни ярдәмендә атлап киткәнбез. Шушы иң якын кешеләребез турында балаларыбыз өйрәнгән шигырьләрен сезгә бүләк итәрләр.

Син, әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреннән

Бар өйгә нур бөркелә.

Иң кирәкләрнең кирәге әниебез бигрәк

Нигә икәнен санарга бармаклар бик күп кирәк.

Йоклатканда да кирәк, юатканда да кирәк

Иртәләрен иркәләп уятканда да кирәк.

Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил- көннәр.

Мөмкин булса,җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын,
Әни кеше генә кочагында
Назлый белә кызын,улларын.

 В марте есть такой денёк
С цифрой, словно кренделёк.
Кто из вас, ребята, знает,
Цифра что обозначает?
Дети хором скажут нам:
Это праздник наших мам!

  Пусть день твой будет солнечным, прекрасным.
И розами твой будет устлан путь.
И каждый вечер- звёздным,чистым,ясным.
Мамочка, всегда счастливой будь!

А.б: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил- көннәр.

Наз гөлләре үсеп чыга
Сезнең җылы куллардан.
Кабул итегез котлаулар
Безнең ихлас җаннардан.

Кадерле әниләребез һәм төркемебез кызларын котлап балаларыбыз  җыр әзерләделәр. Рәхим итеп, кабул итегез!

Җыр: “Әниләр бәйрәме”

А.б: Иң газиз әнкәйләребезгә үз кулларыбыз белән  күчтәнәчләр әзерләдек без. (открыткалар бирү)

Шомлы музыка ишетелә. Елап Бичура керә. Муенына кер кыстыргычлары аскан, кулына ачкыч бәйләмнәре тоткан.)

А.б.  (гаҗәпләнеп). Абау, әллә кунак бар инде? Син кем буласың?

Бичура. (елап). Мин – Өй хуҗасы, Бичура. Һәрбер йортның бит үз Бичурасы була.

А.б. Нишләп син бик күңелсез?Нигә елап торасың?

Бичура.Бигрәкләр дә харап булдым.

Кыш уртасы – йортсыз калдым.

Иске диеп сүттеләр. Хуҗаларым киттеләр.

Мәрхәмәтсез иделәр. Мине бит – онытты – ла – а – р... (елый).

Менә торак – коммуналь хуҗалыгы идарәсенә барган идем әле.Үземне кызгандылар, бер төргәк ачкыч бирделәр, “ Теләсә кайсы фатирга барып кер!” диләр. Бер дә белмәгән гаиләгә барып керәсем килми. Менә үземә берәр тату, әйбәт гаилә эзләп йөрим әле. Сезнең балалар бакчасында “ Гаилә бәйрәме” үткәрелүен ишеттем дә килдем. Берәрсе мине алмас микән? Гаиләләр янына килеп  еламсырап ялына) Бәлки сез мине алырсыз? Телисезме - мин сезнең Бичурагыз булам. ( “Алырбыз, алырбыз” дигән җаваплар ишетелә.)И – и, бигрәкләр дә кунакчыл гаиләләр җыелган икән монда. Бөтенесе дә алам дип тора. Нишләргә соң? Кайсысына барырга? ( Уйланып тора.)  Әһә,менә бу йозакларга кайсы әни ачкычны тизрәк таба, мин шуларга барам.

3 конкурс. “ Кем ачкычны тизрәк таба?” Әниләргә йозаклар һәм ачкыч бәйләмнәре бирелә. Кайсы әни йозакка тиешле ачкычны тизрәк таба, шул җиңүче була.)

Бичура. Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

4 конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Җыр: “Язгы тамчы”

Бичура.  Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсысын сайларга икән? Мин бит әле тәмле ашарга да яратам. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

А. б. Әйдә, сынап карыйк!

5конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык.Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Бичура.  Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

6 конкурс. Винни-пух әти дуңгызмы, әни дуңгызмы? (ул аю)

  1. Тирә-якта су уртасында закон. Нәрсә бу? (прокурор су коена)
  2. Иң зур кәстрүлгә нәрсә сыймый? (капкач)
  3. Страус үзен кош дип атый аламы? (страус сөйләшми)
  4. Сез самолетта утырасыз, алдыгызда ат артыгызда машина, сез кая? (карусель)
  5. Буш кесәдә нәрсә була ала? (тишек)
  6. Чәйне кайсы кул белән болгатырга уңайрак? (кашык белән)
  7. Электричка 70 км сәг. белән бара. Төтене кайсы якка чыга? (төтене юк)

Бичура  (Иң күп дөрес җавап биргән  гаиләне сайлап ала, алар янына килеп)Менә, хуҗалы да булдым. Балагызны үстерергә һәрчак ярдәм итәрмен.
А.б: Бичура, әлегә китми тор, кал безнең бәйрәмебездә,  күңелең дә  күтәрелер, үзең яшисе гаилә белән дә таныша торырсың..
Бичура: Рәхмәт, мин бик шатланып сезнең бәйрәмдә калам.

А.б: Уеныбызны дәвам итик. 7нче ярыш: “Байдаркаларда йөзү” дип атала.

 Ярышка гаиләләрне чакырабыз. 2 командага бүленәбез. 1нче гаилә – әти һәм әни бер-берсенең кулларын тотып “байдарка” ясыйлар,  шуңа балаларын утыртып билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр һәм ярышны 2нче уйнаучылар дәвам итә.

А.б: Тагын бер пауза ясап, күчтәнәч кабул итегез.

Бию: “Моряклар биюе”

А.б: 8 ярыш  Ә хәзер “Генераллар” дигән уен тәкъдим итәм. Парадта үткән кебек төп-төз атлап килергә кирәк, ләкин җилкәгездәге  погоннарыгыз төшмәсен. (2команда 3әр әти һәм 3әр уллары баса)

А.б. Әнидән кала бу дөньяда безнең өчен иң кадерле кешеләр алар безнең әбиләребез. Бүген дә алар безгә җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, тәмле ашлар пешерәләр, матур гөлләр үстерәләр, үзләренең киңәшләре белән безгә һәрчак ярдәм итеп торалар.

Балаларыбыз әбиләре, дәү әниләре турында бик матур шигырьләр өйрәнделәр.

Дөньяда иң җылы әби-

Безнең әби беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнием кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

А.б: Әбекәйләребезне бәйрәм белән котлап китәсебез килә.

Җыр “Әбием-әбекәем”

9 ярыш: “Биатлон”. (гаиләләр) Әтиләр коротышкалар  киеп, билгеләнгән урыннан әйләнеп киләләр һәм кечкенә комлы капчыкны кыршауга ыргыталар, уенны әниләр дәвам итә һәм балалар тәмамлыйлар.(яки ”Бег с 3-мя мячами). Гаиләләр 2 командага бүленә.

А.б: 10нчы ярыш(малайлар өчен генә)  “Атка атланып узышу”(2 командага бүленеп, бөтенесе дә катнаша)

А.б: Менә нинди җитез-өлгер, булган егетләребез үсә безнең матур тормышыбызны, илебезне сакларга. Хәзер алар “Солдат булам” җырын да җырлап күрсәтерләр.


Җыр: “Солдат булам”

Бичура: Инде кызларыгызны да тикшереп карыйк. Яудан кайткан батырларны өстәл әзерләп каршылый белерләр микән?


11 ярыш.”Аш өстәле әзерләү” (кызлар гына). (Читтәрәк 2 өстәл тора, кызлар 1әрләп йөгереп барып, әйберләрне куялар: ашъяулык ябалар, торт, чынаяклар, калаклар, вазада чәчәк.....)

А.б. Бәйрәмебез ахырына якынлаша. Безнең әти – әниләргә, әби – бабайларга әйтер сүзебез бар. Бу нәниләр – безнең киләчәгебез. Аларны яратыгыз, мәрхәмәтле, тәүфыйклы итеп үстерергә тырышыгыз! “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән?

Алып  баручы  (балалардан сорый)            Балалар (барсы бергә):

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Әти һәм әни кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Без яшәрдәй өй кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                               - Туган үскән ил кирәк.

-Җирдә сезгә ни кирәк?                                - Туган телебез кирәк.

А. б.  Әйе, хөрмәтле әти – әниләр, балаларыбыз дөрес әйтә. Туган теле булган халыкның гына киләчәге бар. Шуны онытмасак иде.

Бичура: Бүгенге уеннарга нәтиҗә ясап,  төркемегездәге иң  “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”,“Иң  тырыш гаилә”, “Иң акыллы гаилә”, “Иң өлгер гаилә”, “Иң шат күңелле гаилә”, “Иң бердәм гаилә”, “Иң тәртипле гаилә”, “Иң оялчан гаилә”, “Иң булдыклы гаилә”,  Иң үзенчәлекле гаилә” дигән исемнәр бирергә булдым бит әле мин.(Самая воспитанная,добрая, вежливая, скромная, обаятельная, талантливая, спокойная, отзывчивая, талантливая, жизнерадостная, целеустремленная, душевная, старательная,любезная,рассудительная,трудолюбивая,чуткая,добродушная,искренняя, деловая семья).

    Сезгә тагын бер бүләгем бар, кадерлеләрем. Ул- минем изге теләкләрем- гаиләгездә иминлек, шатлык-сөенечләр. Ә бәхетегез булсын 1 капчык.(“Бәхет капчыгы” тарата)

А.б: Без, кешеләр, җиргә иҗат итәр, сөяр, сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Кыенлыклар килгәндә дә, дөньяга нигә килгәнебезне онытмыйк. Бүгенге кичәбездә катнашкан барлык гаиләләргә дә рәхмәтебезне белдерәбез. Гаиләләрегез тату, күркәм, тигез булсын. Бүгенге кичәбезнең соңгы бүләге- “Я рисую солнце» биюе. Көннәребез генә түгел, тормышыбыз да кояшлы, аяз, җылы булсын, дуслар! Сезне барыгызны да флэшмобка чакырабыз.(Әти- әниләр белән бергә бию)

“Я рисую солнце»-флэшмоб


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Праздник семьи".

Занятие формирует правильное представление о семье, роли матери, отца, дедушки, бабушки, сестры и  брата,закрепляет  представления о трудовых обязанностях членов семьи, воспитыв...

Сценарий досуга «Праздник семьи» (подготовительная группа)

Программное содержание: Продолжать развивать у детей речь, развивать эстетический, творческий вкус, заботливое отношение друг другу. Продолжать позабавить детей, внести радость в повседневную жизнь, с...

Праздник семьи "Радужные семьи".

Совместный праздник детей и родителей приуроченный ко дню Семьи, любви и верности во второй младшей группе....

Гаилэ бэйрэме (Праздник семьи)

Здесь размещен сценарий праздника на татарском языке  "Гаилэ бэйрэме" (праздник семьи), целью которого  является знакомство и сплочение семей друг с другом и с детским садом....

Спортивный праздник "Семью семь!"

Спортивно-познавательный праздник  для детей и родителей старшей группы, которые занимались в кружке "Здоровей - ка!"...

ПРАЗДНИК СЕМЬИ «РАДУЖНЫЕ СЕМЬИ»

Семья - это самое дорогое, что есть у человека....

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста. Праздник "Наш День семьи"

Совместные праздники семей с детьми дошкольного возраста можно рассматривать как целостную систему, разворачивающуюся во времени деятельность, в которой прослеживается ряд последовательных стадий, нер...