СЦЕНАРИЙ “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ”
материал (старшая группа)

Назмутдинова Гульнара Гайсовна

СЦЕНАРИЙ “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ”

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_vatanny_saklauchylar_byrme.docx24.41 КБ

Предварительный просмотр:

СЦЕНАРИЙ “ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАР БӘЙРӘМЕ”

А. б. Исәнмесез, кадерле кунакларыбыз! Хәерле көн, дуслар! Бүген бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне. Кадерле Әтиләр һәм аларга алмашка үсүче малайларыбыз, ихлас күңелдән сезне бәйрәмегез белән котлыйбыз! Һәркайсыгызга сәләмәтлек, бәхет, гаилә учакларыгызны сүндермичә, муллыкта яшәүегезне телибез.

Әтиләр – безнең яклаучыбыз да, саклаучыбыз да, таянычыбыз да. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебездә әтиләрне зурлыйк.

1.Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә.

2.Әтиләрне, абыйларны                

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Җыр “Солдатта булган диләр”

1. Билен кысып буган, диләр

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

 2. Кечеләрне кече итәр,

Олыны зурлар диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

3. Комбинезон алган, диләр

Шинелен салган, диләр.

Шинелен салса да солдат,

Гадәте калган, диләр.

1. Бүген бәйрәм көнендә,

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 

2. Котлы булсын, әтиләр, бәйрәм көнегез.

Без барыбыз да шул теләктә.

Бүгенгедәй шат елмайган йөзегез

Шатлык өсти безнең йөрәккә.

 3. Мин дә солдат булырмын,

Вакыт җиткәч, бер көнне.

Корал тотып саклармын

Туган-үскән илемне.

4. Һәркемгә дә Ватан газиз,

Һәркемгә дә кадерле.

Әй солдатлар, ил сакларга,

Сез бүгеннән әзерме?

 

5. Уңган минем әтием,  

Тырыш минем әтием.

Әтием өйдә булганда,

Күңелле үтә көнем.

Әкрен генә башымнан сыйпый,

Кызым диеп иркәләп

Соңга калып кайтканда,

Куям кайчак үпкәләп.

Пожарный минем әтием

Шуңа эше күп аның

Без сине яратабыз әтием

Уң булсын юлларың.

 

6. Солдатлар җитез,

Адымнар тигез.

Маршта алга

Атлыйбыз бар да.

7. Левый-правый! Левый-правый!

До чего же красивый строй!

И кричим мы:

– С днем рожденья!

Нашей Армии родной.

Бию “МОРЯКЛАР”

8.  Бер кайгысыз, сугыш күрми,

Үссен өчен барыбыз,

Илнең тынычлыгын саклый

Данлыклы Армиябез.

 

9. Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

 10. Наша Армия родная

И отважна и сильна.

Никому не угрожая

Охраняет нас она.

Җыр “ Солдатлар”

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да солдат булып

Ил чикләрендә торган.

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим генә аз гына.

Әти эштән кайтуга                

Чабам аның янына,

Сагындым сине диеп

Сарылам муенына.

Әти булганда рәхәт

Ул безгә бик зур терәк.

Гаилә башлыгы

Барыбызга ул кирәк.

Әтиемнең алтын куллары        

Көрәп куя карлы юлларны

Ул булганда җылы өебез.

Ул булганда җырлап йөрибез.

Әтиемнең алтын куллары

Җәйләрендә чаба печәннәрне.

Ул булганга безнең табыннар

Көтеп тора сыйлар пешкәнен.

Әтиемнең алтын куллары

Имин булсын барыр юллары.

Әти дип әйтү рәхәт

Син булганга әти, безгә бик рәхәт.

Бер бәйрәм бар февральда    

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип

Мөмкин хәтта әйтергә.

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә –

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

Ул солдатлар бәйрәме.

Без котлыйбыз аларны,

Әтиләрне, абыйларны

Һәм бөтен солдатларны.

Бигрәк күңелле икән

Дуслар җыелган җирдә.

Бәйрәм итәбез бүген

Әтиләр белән бергә.

Билен кысып буган, диләр          

Бигрәк уңган, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

Олылырны олы итәр,

Кечене зурлар, диләр.

Әллә кайдан күренеп тора

Солдатта булган, диләр.

Бүген бәйрәм көнендә                  

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез.

Папочку я поздравляю      

С 23 Февраля.

Самым главным в жизни будет

Он примером для меня.

Он отважный наш защитник,

Для меня — всегда герой.

Пусть здоровым, крепким, сильным

Будет вечно папа мой.

Минем әтием тырыш,      

Таң белән эшкә китә.

Кирәк булса, әниемә,

Миңа дә ярдәм итә.

Утын яра, маллар карый,

Хәттә керләр дә юа.

Әни өйдә булмаганда

Аш та пешереп куя.

Бәйрәмнең II бүлеге.

Бишәр кешедән ике команда билгеләнә. 4 кешедән торган жюри сайлана. Калган кызлар-җанатарлар. Алар бәйрәм барышында үзләренә жетоннар яулыйлар һәм яраткан командаларына бүләк итәчәкләр.

Уеннар

1 нче уен – Визит карточкасы: команданың исеме, девизы, җыры. Командалар бер – берсен сәламлиләр.

2 нче уен. “Сорауга-  җавап бир.”  

1.Безнең балалар бакчасының исеме.  

2. Ватанны саклаучылар бәйрәме

    3. Язның беренче бәйрәме.  

   4. Россия президенты  

   5.  Татарстан Президенты

  6. Министр обороны

  7. Җиде көн, җиде төн ничек атала.

  8.  Тимер киемле хәрби яугир.

  9. Диңгез флотында иң югары дәрәҗә.

 10. Бер елда ничә ай.

 11. Ел нинди айдан башлана.

12. Кыш айларының исемнәре.

13. Февраль кайсы ел фасылына керә?

14.  Кыш фасылыннан соң нинди ел фасылы килә?

Уеннар тәмамланганнан сон, жюри жиңүчеләрне билгели, аларга бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә сценариясе

Сценарий утренника посвященный ко Дню защитников отечества на татарском языке...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....

Сценарий праздника " Ватанны саклаучылар көне"

Рәхмәт СЕЗГӘ исән калганнар, мәңге хәтердә һәлак булганнар!...

Сценарий: «Ватанны саклаучылар көне. Әтиләр бәйрәме»

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне, Әтиләр бәйрәме"...

Сценарий "Ватанны саклаучылар көне"

Максат:1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату....

Сценарий "Ватанны саклаучылар бэйрэме""

Бер  бәйрәм бар февральдаКадерле ул һәркемгә.Анын иң зур бәйрәм дипМөмкин хәтта әйтергә.Ул тынычлык бәйрәмеАны һәр кеше белә –Ватанны саклаучыларБәйрәме дип йөртелә....