"Гаилә бәйрәме"
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта.

Бакчабызда бүген бүтән  сыман Алисә

Кунаклар гүя шатлана.

Куанычлар уртак булсын әйдә.

Очрашудан дуслык башлана.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

 

Әтиләр –илнең терәге, Назгол

гаиләнең йөрәге,

Авырлыкларга бирешми

әтиләрнең беләге.

 

Әтием белән икәү ,  Рмиль

без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

бергә карлар көрибез.

Әгәр барсак урманга,

бергә җырлап алабыз

Яшерелгән гөмбәне

икәү эзләп табабыз.

 

Ул зирәк тә,шаян да, Алинэ

Акыллы да,гаҗәп тә.

Кем дисезме?,ул кеше-

Безнең әти әлбәттә.

 

Минем әти алтын куллы   Ильфат

Эшләмәгән эше юк!

Саумы, Ильнар абый диеп

Баш имәгән кеше юк

 

Әти- безнең терәгебез,  Алисэ

Әти-безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

 

Барыбызга да булыша,  Сэит

Үзенең дә күп эше.

Әнигә,миңа,апама

Әти иң кирәк кеше.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gaile_beyrem1.docx23.34 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилэ бэйрэме

Алып баручы. Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта.

Бакчабызда бүген бүтән  сыман Алисә

Кунаклар гүя шатлана.

Куанычлар уртак булсын әйдә.

Очрашудан дуслык башлана.

Барысы бергә.

Бәйрәмнәр булып торсын!

Бәйрәмнәр гөрләп торсын!

Әтиләр –илнең терәге, Назгол

гаиләнең йөрәге,

Авырлыкларга бирешми

әтиләрнең беләге.

Әтием белән икәү ,  Рмиль

без гел бергә йөрибез,

Бергә утын кисәбез,

бергә карлар көрибез.

Әгәр барсак урманга,

бергә җырлап алабыз

Яшерелгән гөмбәне

икәү эзләп табабыз.

Ул зирәк тә,шаян да, Алинэ

Акыллы да,гаҗәп тә.

Кем дисезме?,ул кеше-

Безнең әти әлбәттә.

Минем әти алтын куллы   Ильфат

Эшләмәгән эше юк!

Саумы, Ильнар абый диеп

Баш имәгән кеше юк

Әти- безнең терәгебез,  Алисэ

Әти-безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

Барыбызга да булыша,  Сэит

Үзенең дә күп эше.

Әнигә,миңа,апама

Әти иң кирәк кеше.

Җыр “Әтиемә” (Кызлар җырлый).

Мама нас ласкает,  Сэит

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

Мамочка родная, милая моя!

Больше всех на свете я люблю тебя!

Никогда не буду огорчать тебя

Только будь здоровой, мамочка моя!

Йөрәгемнең иң түрендә  Назгол

Иң кадерле әнием!

Яхшылыкта, матурлыкта

Әниемә тиң – илем!

Әни бәлеш пешерә   Илфат

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

 

Мин дә булыштым әнигә

Бәлеш ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

Бәйләргә бик тә хәвәс, Алинэ

Чигәргә дә ул хәвәс.

Әниемнең кулы алтын,

Эшләмәгән эше әз.

Әни бәйләгән киемнән

Җылы бәрелеп тора.

Әйтерсең ул гел янымда

Нурларын бөркеп тора.

Әти- безнең терәгебез,  Алисэ

Әти-безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә,

Давыллардан саклаучы.

Барыбызга да булыша,  Сэит

Үзенең дә күп эше.

Әнигә,миңа,апама

Әти иң кирәк кеше.

Әнием минем матур,  Равиль

күзләре якты көләч.

Шундый күңелле була,

ул өйгә кайтып кергәч.

Әнием кадерлем!  Алисэ

Син энҗе бөртегем!

Син хөрмә җимешем,

Син йөрәк тибешем.

Мин сине яратып,

Иркәләп торырмын

Мин сиңа тормышта

Таяныч булырмын.

Айдан, кояштан кадерле Румиль

Син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөекле

Син ул, әнием.

Ышан, әнием, минем сүземә,

Тап төшермәм синең йөзеңә.

-Бала тугач та гаиләнең иң кадерле кешесенә әйләнә, ул гаиләне тагын да ныгыта, дуслаштыра. Әти кеше, ир – ат буларак, бала тугач бөтен авырлыкны үз өстенә алырга тырыша. Кайсы әти күбрәк булышты икән? Сынап карыйк әле!

2 конкурс. “Кайсы әти баланы тизрәк биләүләп әнисенә тапшыра”.

( Әтиләргә курчаклар һәм биләүлекләр бирелә. Алар курчакны тиз генә төреп әниләргә тапшыра.)

3 конкурс. “ Кайсы гаилә күбрәк матур сүзләр белә?” (Һәр гаилә чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче гаилә: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”. 3 нчесе “Йомшагым”, ди. Ахыргы гаилә матур сүз әйткәннән соң, 1 нче гаилә һәм башка гаиләләр уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган гаилә уеннан “төшеп кала”.)

-Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк  “туздыра”?

4 конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?” (Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

5 конкурс. “Мода күрсәтү”. (Һәр гаилә әти-әни бала бирелгән киемнәрне кия.) 

Ә хәзер әйдәгез ял итеп алыйк. Кадерле балаларыбыз бию башкарачак. Бию бөтенесе бергә. (Әти-әниләргә бүләкләрен тапшыралар).

6 конкурс.

     Иң җитез хуҗабикәне инде белдем. Әле бит хуҗамның да булдыклы, ярдәмчел булуы кирәк. Аларны да сыныйм әле. Мин төннәрен тыңламаган балаларны менә болай итеп чеметеп китергә яратам. ( Балаларның киемнәренә кер каптыргычлары кыстырып чыга.) Караңгыда кайсы әти аларны тизрәк табар икән?

7 конкурс. “ Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”.

Бу гаиләдә – җитез әни, монысында – булдыклы әти. Кайсы хуҗабикә тәмле пешерә икән?

Алып баручы. Әйдә, сынап карыйк!

8 конкурс. “Милли ашларны яхшы беләсезме?”(Сорауларга җаваплар бирү.)

-Геометрик фигураны эченә алган милли ризык? (Өчпочмак.)

-Катлы – катлы татлы бәлеш? (Гөбәдия.)

-Туй табынының иң түрендә? (Чәк – чәк.)

-Ике сүздән торган милли ризык? (Кош теле.)

-Камырдан пешерелгән аш? (Токмачлы аш.)

-Эченә бәрәңге боламыгы салып пешерелгән ризык? (Кыстыбый.)

-Көн саен кирәкле ризык. Аннан башка аш үтми, аңа халык дан җырлый.(Икмәк.)

Ә хәзер әйдәгез биеп алыйк: Хәр гаилә тезелеп баса: 1бала, 2 әни, 3әти. Араларында шар.

9 конкур. “Бию”.

      Булса – булсын, хуҗаларның иң акыллысын телим. Кайсы акыллы, зирәк, әйтсен җавабын тизрәк!

10 конкурс. “Мәкальнең ахырын әйт!”

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

Нәтиҗәләр ясалганнан соң, гаиләләргә “Иң зыялы гаилә”, “Иң  күркәм  гаилә”, “Иң  тырыш..” һ.б.шундый номинацияләр бирелә, бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...