Сценарий праздника "Әниләргә тиңнәр юк"
материал (средняя группа)

Сценарий праздника на 8 марта "Әниләргә тиңнәр юк" на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_prazdnika_niem_tinnr_yuk.docx961.56 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән.

 Залга кулларына чәчәк тотып, балалар керәләр һәм кайсы кая басып калалар.

 Чәчәкләр белән бию.IMG-20170306-WA0018.jpg

Чәчәкләрне әниләргә бүләк итәбез  Һәм бер сызыкка басып җырлыйбыз.

Балалар утыралар.

А.б. Салкын кышлар үтеп, табигать уянганда, үзенең сайрар кошлары умырзаялар белән тирә-юньгә ямь өстәп яз килә. Язның иң беренче, иң матур бәйрәме-8 март- әниләр, әбиләр, апайлар, кызлар бәйрәме. Шушы матур бәйрәм белән барыгызны да котлыйбыз. Һәм җырларыбызны, биюләребезне бүләк итәбез.

 Безнең балаларыбыз бүген тәүге тапкыр сезгә   үзләренең шигырьләрен бүләк итәләр.

Раниль.                                 Кояш көлә, мин елмаям

                                                 8 март бүген

                                                 Бүген әниләр бәйрәме

                                                 Шуңа күңелем шат минем.

Рузинә.    Без әнине яратабыз

                   Ул да безне ярата

                   Безнең әнидән дә әйбәт

                   Кем бар икән дөньяда.

Җыр .“Зәңгәр чәчәк”.

А. б.      Дөрестән дә балалар яз җиткәч, кояш матур итеп карый башлагач, карлар эреп беткәч, безнең болыннарда матур чәчәкләр үсә башлый. Әйдәгез әле балалар бездә җәйне искә алып үзебезнең бүлмәбездә төрле төстә чәчәкләр үстереп алыйк.

Уен. “Язгы чәчәкне җый”. C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0030.jpg

Уенның барышы: зәңгәр, кызыл, сары, яшел түгәрәкләргә чәчәк таҗларын җыю. Түгәрәкләр кыршау өчендә. Балалар әниләр ярдәмендә чәчәк җыялар.

А.б.Балалар карагыз әле бүлмәбезнең түрендә тагын бер чәчәк, ромашка үсеп утыра. Нинди матур чәчәк үсеп чыккан. (Тәрбияче алып карый.) Балалар бу гади генә чәчәк түгел, бу хикмәтле чәчәк, анда ниндидер язулар да бар. Карыйм әле таҗында нәрсә дип язылган икән?(укый). Сезнең балаларыгыз әниләрен  бик яратсалар, биеп күрсәтсеннәр әле. Балалар биеп күрсәтәбезме?C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0031.jpg

  • Бию “Матрешкалар”. 

C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0027.jpg

                                                                                                     Бию “Барабанчылар”.      

А.б. Балалар, әйдәгез әле икенче таҗда нәрсә язылган икән укып карыйк.

- Балаларыгызны яратсагыз сездә  аларга бер бию бүләк итегез.

Бию. “Татар халык биюе”.

C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0035.jpg

А.б. Күрдегезме безнең әниләребез ничек матур итеп бииләр. Рәхмәт аларга.

Әниләр. Җир йөзендә безгә иң якын кешеләр. Без аларны бик яратабыз. Еласак та, шатлансак та безгә әни кирәк. Шуңа күрә әниләребезне сакларга һәм булышырга кирәк. Менә безнең чәчәгебезнең тагын бер таҗы да “ Сез әниләрегезгә ничек булышасыз?- дип сораган.

 Шуның турында безгә хәзер  Эльвира сөйләп китәр

                        Әни пәрәмәч пешерә

                       Вак итеп ,тәмле итеп.

                      Без табында  чәй эчәбез

                     Бергәләп , тәмле итеп.C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0020.jpg

Диләрә.

Мин әнигә булышам

Табак –савыт юышам.

Әни мине бик мактый

Тәмле чәй белән сыйлый.

Җыр. “Мин әнигә булышам”.

А.б. Безнең кызларыбыз да курчаклары белән әни-әни булып уйнарга яраталар. Әйдәгез, әле шуны карап китик.

Бию. “Курчаклар белән” .

А.б. Балалар, әйдәгез әле чәчәк таҗының тагын берсен укып карыйк. Бу таҗда болай дип язылган.

Бу бәйрәм яраткан дәү әниләребезнең дә бәйрәме. Алар сезне тәрбияләүгә күпме көч куялар. Матур җырлары, ягымлы карашлары белән күңелне күтәрәләр, матур итеп тәрбиялиләр. Әйдәгез әле бер дәү әнигә сүз бирик.

Ә хәзер балаларыбызның сезгә дип әзерләнгән бүләген тыңлап китегез.

Шигырь Алисә.

                 Әниләрне, әбиләрне

                Яратабыз, тыңлыйбыз.

               Исәнлек һәм бәхет теләп

              Бәйрәм белән котлыйбыз.

Х.Раяз.

Без сине бик яратабыз.C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0019.jpg

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Бүләк итеп үзеңә,

Бер матур җыр җырлыйбыз 

Җыр “Я пеку”.

Бию  “Диңгезчеләр”.

А.б. Балалар чәчәкнең тагын бер таҗында безнең әниләр бик уңган, булган кешеләр дип язылган.

Беләсегез киләме безнең әниләр нинди иң-иң кешеләр икәнен?

Иң-иң-иң остав куллы әни ул безнең -  Айгөл әни (Фатыхова).

Күрегез әле ул безгә нинди матур курчак-татар кызы тегеп алып килгән. Һәм үзенең оста куллары белән матур чәчәк бәйләме ясаган. Рәхмәт аңа.(Медаль тапшырыла)

 

Иң-иң-иң-юмарт әни, ул безнең-- Аида әни,

 балаларыбыз өчен ул Кыш бабай кебек ике сумка тутырып кибеттән уенчыклар алып килде. Рәхмәт.(Медаль тапшырыла)

Иң-иң-иң иҗади әниләр ул безнең Айгөл әни белән Ләйсән әни.

 Алар безгә матур китаплар ясап алып килделәр. .(Медаль тапшырыла)

Шулай ук залдагы калган әниләр һәм дәү әниләр алар безнең иң яратканнарыбыз. Һәм шулай ук алар конкурсларыбызда актив катнашучыларыбыз. Һәм без аларны да медальләр белән бүләклибез.

Балалар безнең ромашкабызда укылмаган тагын бер таҗ калган. Әйдәгез карыйк  әле , анда нәрсә бар икән.

Балалар беләсезме безгә кунакка әкият килгән. Ул әкият урман җәнлекләре турында. Аларның да әниләре бар икән һәм алар да әниләрен 8 март бәйрәме белән котлыйлар икән. Әйдәгез әле тыңлап китик.C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0023.jpg

А.б. Менә нинди уңган керпе малае ул үзенең әнисен бәйрәм белән котлады. Балалар бездә үзебезнең әниләребезне бәйрәм белән котлап, үзебез ясаган бүләкләрне бирик.C:\Users\Milka\Desktop\Зульфия тел\IMG-20170306-WA0017.jpg

А.б. Хөрмәтле әниләр, рөхсәт итегез сезне тагын бер кат бәйрәм белән котларга. Күңелләрегез күтәренке һүм һүрвакыт якты булсын чөнки безнең балаларыбыз хәзер сезгә “Язгы кояш” биюен бүләк итәләр.

Бию. “Кояш”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...