Сценарий праздника "Яңа ел маҗаралары"
материал (младшая группа)

Сценарий праздника на новый год для самых маленьких на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_prazdnika_yana_el_mazharalary.docx22.67 КБ

Предварительный просмотр:

Күңелле көй яңгырый, балалар кулларына мишура  тотып залга керәләр, чыршы тирәли әйләнеп  чыгалар, һәм аның тирәсендә басып калалар.

Бию-с дождиками.

Аб. Нинди гаҗәп!

Һәр кешегә бәйрәм буген

Бар да матур киенгән

Яңа елда җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Без бүген чыршы янында

Әйлән-бәйлән уйнарбыз

Кыш бабайны каршыларбыз

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

Җем-җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

Әйдәгез балалар бу матур чыршыга җыр буләк итәбез.

Җыр. “Чыршыкай”.

  Балалар утыралар.

Аб.  Чу, балалар, туктагыз

Тынычлыкны саклагыз

Яңа ел әкиятен,

Могҗизасын тыңлагыз.

Гном керә. Күңелле музыка астына

Гном. Мин күңелле гном, мине урманда барсыда белә: аюлар да, (күрсәтә) бүреләр дә, куяннар да. Мин һәрберсенең дусты.

Менә Кыш бабай  миңа бик мөһим эш кушты бит әле. Күрәсезме балалар бу фонарьны, бу гади генә фонарь түгел, бу тылсымлы фонарь. Аны Кыш бабайга тапшырырга кирәк.

Ш-ш-ш. – аны беркемгә дә әйтергә ярамый.

Ә минем бу тылсымлы фонарь турында бөтен-бөтен кешегә дә сөйлисем килә.

-Ш-ш-ш- бармагын авызына куеп-ярамый).

Балалардан сорый.

Гном. Тылсымын тикшереп карыйбызма?( Балалардан сорый)

Балалар. Әйе.

Гном.  Сезнең бит әле чыршы утлары да янмый. Әйдәгез яндырабыз.Мин хәзер нәни дусларымны чакырам, аларнын бик күп утлары бар, хәзер чыршыгыз тагын да матураеп китәр.

Минем нәни дусларым.

Чыгыгыз бирегә.

Нәни фонарьләрегез белән

Чыршыдагы утларны кабызыгыз.

Бию. Гномиклар-малайлар.

Гном . Рәхмәт нәни , дусларым , булдырдыгыз! Чыршы бик матур булды. Күрдегезме инде нинди тылсымлы бу фонарь

Төлке чыга җыр җырлый-җырлый.

Мин матур, мин чибәр

Үзем бик тә хәйләкәр

Кемдә шундый койрык бар,

Әйтеп бир, белсәң әгәр.

Менә мин нинди матур, әйбәт, акыллы, чибәр төлке. Кыш бабайның гына мине чыршы бәйрәменә бер дә алып барасы килми. Ярар, мин нәрсә булса да уйлап табармын әле, һәм барысын да кызык итәрмен. Нишләп Кыш бабайның мине бәйрәмнәргә алып йөрисе килмидер инде ул? Менә бит мин җырлый да беләм, бии, уйный да беләм. Уйныйбызма балалар?

. Төлке белән уен.

Төлке кунакка килгән

Аның биисе килгән.

Төлке белән уйныйбыз

Төлке белән биибез.

Төлке.

Менә күрдегезме мин ничек матур итеп уйнап бии беләм. Хәзер, Кыш бабай белән бәйрәмдә булыр өчен мин берәр хәйлә уйлап табарга тиеш. Юкка гына мин хәйләкәр төлкеме сон?

Фонарь тоткан гномны курә.

Төлке. ( Бу гном нинди фонарь тотып йөри икән? Сыпырып кына тора ул аны. Бу тикмәгә генә түгел моның ниндидер хикмәте бар-кырыйга карап узенчә әйтә).

Төлке. Исәнме гном!

Гном. Исәнме төлке. Син искиткеч матур? Бәйрәмгә килдеңме әллә?

Төлке. Әйе, әйе, мине Кыш бабай узе бәйрәмгә чакырды. Кил ди, синнән башка бәйрәм, бәйрәм тугел инде ул ди, синнән башка никак.

Ә, мин карыйм син узеңдә бик матур киенгәнсең, синдә бәйрәмгә килдеңме әллә? Ә синең кулыңда нинди бик матур фонарь ул?

Гном. Ой төлке, бу шундый шундый фонарь әйтеп бетереп булмый.

Төлке. Нинди фонарь соң ул?

Гном. Тылсымлы.

Төлке. Тылсымлы?

Гном. Ул яктыртып кына тормый, бу төрле теләкләрне үти торган фонарь.

Төлке. Ниндине төләсәм дә үтәләме?

Гном. Әйе.

Төлке. Әйдә гном тизрәк берәр тәмле әйбер сорыйбыз, тавык, мәсәлән. (корсагын сыпырып телен ялый).

Гном. Юк ярамый. Бу фонарь Кыш бабайныкы. Аннан теләсә нәрсә сорарга ярамый.

Төлке. Әйдә инде, тавык, үрдәк сорыйк.

Гном. Ярамый дип әйттем бит инде, ярамый!

Төлке. Фу, Гном, син ялганлыйсың, бу фонарең синең тылсымлы түгел.

Гном. Нишләп ялганлыйм инде мин.

Төлке. Әйдә тикшереп карыйбыз.

Гном. Ярый алайса. Әйдә тикшерик. Ләкин бернинди тәмле әйбер дә сорамыйбыз. Берәр кызык әйбер сорыйк.

Фонарьга тылсымлы сүзләр әйтә.

Син минем фонарем, якты ян бәйрәмгә Маша белән аю килсен.

Чыршы төбендә йоклап яткан аю куренә.

Аб. Балалар, чынлап та чыршы төбендә аю йоклап ятама соң?

Аю, аю, нишләп ятасың син монда?

Аю уяна, киерелә, сәгатькә карый.

Аю. Әле ярый уяттыгыз, Яңа ел бәйрәмен каршылый алмый кала идем бит. Ә кем минем чыршымны бик матур итеп бизәп куйган.

Аб. Без бизәдек, аю, бездә бит буген бәйрәм. Яңа елны каршы алабыз.

Мишка, Мишка! (Машаның кычкырган тавышы ишетелә)

Аю.  Тс-тс-ссс, балалар. Эйтегез Машага мин йоклый , дип. Шундый ардым мин аннан. Минем үземнең генә Яңа ел каршылыйсым килә.  (Яңадан чыршы төбенә барып ята)

Маша. Мишка, Мишка син әле дә йоклап ятасың мени, әйдә тор инде Яңа ел җитә бит. Әнә балалар чыршыны да ничек матур итеп бизәп куйганнар. Кем инде шундый бәйрәм көнне йоклап ята. Тор әйдә , тор!( җиңеннән тарта, өстери)

Минем качышлы уйныйсым килә , дип елап җибәрә.

Миша . Чү, елама, тынычлан. Әйдә инде , әйдә, уйныйбыз.

Маша Чур , мин гөрлим!  (Маша санамыш укый)

Миша чыршы артына кача.

Маша эзләп таба да)- Таптым,таптым. Эх Миша кача да белмисең! Әйдә тагын уйныйбыз!

Миша әти-әниләр арасына кача.

Маша таба

Маша. Миша икәү генә уйнагач , кызык түгел, әйдә балалар белән бергә уйныйк.

Миша .Балалар сез нинди уеннар уйный беләсез сон, бигрәк тә кыш көне, әйдәгез әле күрсәтегез

А.б. ягез әле, балалар , басыгыз, чаңгыда без ничек йөрибез, күрсәтегез.

Тимераякта ничек шуабыз?

Кар бабай ничек әвәлибез?

Шул арада Маша кар йомарламы алып бәрә башлый. Миша , Миша, алар кар атышып уйнарга яраталар,әйдә уйныйбыз.

Уен. “Кар атышу”

Миша. Уф , балалар, без сезнең белән шундый күңелле итеп уйнадык.Рәхмәт , сезгә!

Маша елый башлый.

Миша . Нәрсә булды инде тагын сина? Нәрсә ошамый?

Маша Бар да ошый Миша , ләкин минем ашыйсым килә башлады.

Миша. Елама, Маша, хәзер мин сиңа ботка пешереп бирәм . Сау булыгыз, балалар.

Маша белән Миша чыгып китәләр.

Гном Менә күрдеңме инде , Төлке, фонарьнең  тылсымын.

Төлке. Әйеее, күрдем.Әйдә гном, бу фонарне миңа бир. Миңа каз, үрдәк, тавык кирәк.

Гном. Юк, дидем бит инде төлке . Мин аны бары тик Кыш бабайга гына бирәм. Ул аңа бәйрәмдә кирәк.

Төлке. Ничек инде Кыш бабайга? Ә миңа?

Гном. Төлке, бу бит бүләк балаларга.

Төлке (хәйләкәр генә)Әйе, әйе, бу бит балаларга дигән бүләк, Кыш бабайның фонаре .

Бир инде Гном дус, мин тотып кына карыйм.

Гном. Яхшы төлке ,төшереп кенә җибәрә күрмә..

Төлке. Юк-юк , борчылма, дустым , мин аны төшереп җибәрмим. Карале , дустым , әнә тегендә кем килә ул? (ялганлый).

Гном. Кая, кая?

Төлке. Әнә тегендәәәә!

Гном. Кая, мин кеше дә күрмим.

Төлке. Ә син күрмәссен дә, фонарне дә күрмәссең.(йөгереп китә).

Гном.Качты хәйләкәр төлке. Нәрсә дип әйтим инде мин хәзер Кыш бабайга?(елый).

А.б. Елама Гном. Хәзер без сиңа төлкене эзләп табарга ярдәм итәрбез. Юлны яктыртып барырга йолдызчыкларны чакырыйк әле.

Бию. “Йолдызчыклар”

Төлкенең  өен табалар.

Гном.Рәхмәт сезгә йолдызчыклар , төлкене табарга ярдәм иттегез. Ә хәзергә качыгыз, әнә төлке чыгып килә.

Төлке.Ай бигрәк хәйләкәр дә инде үзем, гном дустымны алдадым бит, тылсымлы фонарь хәзер бары үземнеке генә. Бөтен бүләкләр дә, тавык- үрдәкләр дә минеке генә була, бер кешегә дә бирмим.

Гном. Яле  Төлке дус бир хәзер ук фонарьне!

Төлке. Абау Гном син мине ничек таптың?

Гном . Миңа йолдызчыклар ярдәм итте, юлны күрсәттеләр.

Төлке. Фу, тәртипсезләр

Гном. Бир фонарне.

Т.  Бирмим, мин синнән хәзер тагын качам.

Гном.  Юк качалмыйсын. Без хәзер Кыш бабайны чакырабыз, ул синең кирәгеңне бирер.

А.б. Әйдәгез әле, балалар Кыш бабайны җырлап чакырыйк , ул ишетеп тизрәк килеп җитәр

Җыр “ Кулларны чәбәклик”.

Кыш бабай керә.

Киләм, киләм, нәрсә булды?

Гном. Кыш бабай, Төлке синең тылсымлы фонареңны урлады.

Кыш бабай. Ай –яй Төлке, оят түгелме сиңа? Шушы яшеңә җитеп, балаларга дигән тылсымлы фонарьне урлап йөрисен. Хәзер мин сине туңдырам.

Төлке. Юк-юк, Кыш бабай, кирәкми, туңдырма, мин акыллы булам. Мә ал тылсымлы фонареңне. Гафу ит Кыш бабай.

К.б. Ярар Төлке дус бу юлы бәйрәм хакына мин сине гафу итәрмен. Ләкин бутән алай тәртипсезләнеп йөри күрмә.

Төлке. Ярар Кыш бабай.

Гном. Кыш бабай, мин сиңа тылсымлы фонареңне тапшырдым, мине урамда дусларым көтә. Миңа китәргә рөхсәтме?

К.б. Бар гном, син үз эшеңне яхшы башкардың, хәзер инде китсәңдә була. Ә син Төлке дус, бәйрәмдә кал, бергәләп балалар белән бәйрәм итик. Балалар хөрмәтле кунаклар, бу Төлке дусның кыланмышлары аркасында сезнең белән исәнләшергә дә онытканмын.

Исәнмесез, балалар

Исәнмесез, кунаклар.

Сез дәштегез, мин килдем

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә

Яңа ел белән дуслар

Котлыйм барыгызны да

Бер ел элек булдым сездә

Күрәм бик зур үскәнсез

Ә мин Кыш бабайны

Бик сагынган икәнсез.

А.б. Әйе шул, Кыш бабай бик сагындык үзеңне. Синең киләсеңгә

матур җыр да әзерләп куйдык.

Җыр. Кыш бабай. 

К.б. Балалар мин Кыш бабай гына түгел, Суык бабай да бит әле. Агачларны, җирләрне ап-ак кар белән каплыйм, туңдырам. Сезнең белән уйнап аласым килә.

Уен. Туңдырам.

А.б. Кыш бабай бездә сиңа бер уен әзерләдек. Яле, бергәләп уйныйк.

Уен. Зимняя пляска.

К.б. Кадерле балалар.

Минем күңелемне күрдегез.

Сез чып-чынлап та зур үскәнсез инде

Матур җырлар җырладыгыз

Күңелле итеп уйнадыгыз

Булдырдыгыз.

Менә шундый осталарга

Без буләкләр бирәбез.

Яле кайда әле минем тылсымлы фонарем. Әйдәле фонарь тылсымлы күрсәт; ян әле минем фонарем балаларга бир әле буләкләр.

Фонарь өченнән буләк чыга

К.б. Ярый дусларым, сез сыйланыгыз, ә миңа китәргә кирәк. Мине башка балалар да сагынып көтә. Сау булыгыз. Таза сау булыгыз.

Исән-имин булыгыз киләсе елга кадәр.

А.б. Балалар Кыш бабабыз китте. Буләкләрен бирде.Ләкин без әйдә күңелсезләнмик,  Әйдәгез чыршыбызга рәхмәт әйтеп тагын бер җыр җырлап үтик.

Әйлән-бәйлән “ Чыршы”. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....