Сценарий осеннего утренника в подготовительной группе
план-конспект занятия (подготовительная группа)

Зиганшина Гузель Анваровна

Сценарий утренника на татарском языке для татарских групп

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сценарий осеннего праздника для подготовительной группы на татарском языке. Чыгарылыш группасы өчен көз бәйрәме эшкәртмәсе.

Рольләрдә:

Алып баручы

Көз

Сазлык иясе

Гөмбә

Болыт 

Атрибутлар:

Банкетка, оформленная осенними листьями (чтобы осень сундучок поставила) Для осени: Платье Венок Букет из осенних листьев Сундучок 3 золотых листочка (кленовый, дубовый, осиновый) Для Лешего: Одежда Зеркало Очки Кленовый лист

 

Для Тучки: Платье Тазик Пульверизатор

 

Для детей: Зонтики

 

Репертуар:

2 песни на тат. языке Стихи на 2-х языках Оркестр 2 танца

 

Ход мероприятия:  

Зал бәйрәмчә бизәлә. Өстәлләрдә уңыш: җиләк-җимеш, яшелчәләр, башаклар куела. Салмак кына музыка астына балалар залга керәләр.

Муз. җитэкчесе:

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешем кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләре бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Шушы матур көз бәйрәменә Сезне дә чакырдык. Рәхим итеп карагыз.

Музыка астына балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясыйлар.

1 бала. Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең бу зал.

2 бала. Җиргә  яфрак коелган

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз

Дәфтәр эченә куярбыз.

3 бала. The sunflower children

Nod to the sun.

Summer is over,

Fall has begun!  

4 бала. Көзге урман тып-тын булган,

Агач башы- ялангач .

Соңгы яфрак төшә калтырап,

Әз генә җил шаяргач.

5 бала. Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара.

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

Балалар ярымтүгәрәктә басып торган килеш  “Көз килә” дип исемләнгән җыр башкаралар.

Шаяра әле күбәләк

Үтсәләр дә җәйләре.

Ә урамга килеп керде,

Килде яфрак бәйрәме.

Кушымта:

Нинди генә төсләре юк,

Күреп исең китәрлек.

Яфрак ява, яфрак ява

Юлыбызга түшәлеп.

Өлгереп җиткән миләшләр

Утлар шикелле яна.

Ә яфраклар бөтерелеп

Ява да ява, ява.

Кушымта шул ук.

Югалмаган икән әле

Төсләрнең яшеле дә.

Ясап яфрак бәйрәмнәре

Килә көз әкрен генә.

Кушымта шул ук.

Җыр тәмамланганнан соң, залга музыка астына кулына кечкенә сындык тотып Көз керә)

Көз. Исǝнмесез, дусларым,

Килдем мин сезгǝ тагын.

Мин кɵз кызы-Сɵмбелǝ

Кɵзге байлык кулымда.

Муллык – сǝламǝтлек телим

Кем очраса юлымда.

Бǝйрǝм итик бергǝ-бергǝ,

Мул уңыш хɵрмǝтенǝ.

Чакырам мин һǝммǝгезне

Матур көз бǝйрǝменǝ.

(Көз сандыгын банкетка өстенә куя).

А.б.  Серле сондыгыңны безгә ачып күрсәт инде .

Көз (моңсу гына) Минем сандыгымны 3 алтын яфракта язылган тылсымлы шигырьләр генә ача ала. Ләкин ул яфракларны җил бөтен урманга тараткан. Балалар! Сез миңа аларны табарга ярдәм итәсезме?

Балалар. Әйе!

А.б.  Бер дә борчылма, Көз! Безнең балалар һишчиксез ярдәм итәчәкләр. Әйдәгез, урманда тын булганда, юлга чыгарга ашыгыйк. Җил булмаганда безгә яфракларны табарга җиңелерәк булыр.

Көз. Әйдәгез, кулларны-кулга тотышыйк һәм бергәләп урманга юл тотыйк.

Көй астында балалар хәрәкәтләнәләр һәм урындыкларына барып утыралар.

Көз. Менә, балалр, без көзге урманга да килеп җиттек. Күпме монда матур яфраклар! Безгә аларны ничек табарга?! Бәлки, безгә урман ияләре ярдәмгә килерләр?! Ишетәсезме? Кемдер килә.

Шул вакыт Сазлык иясе килеп керǝ.

Сазлык иясе (көзгегә карана-карана җырлый): Ля-ля-ля-ля-ля!

Мин – урманның чибәркәе! 

Тьфу, кемнәр сез, кем минем сазлык патшалыгыма килергә җөрьәт иткән? (Күзләрен кысып карый, күзлеген алып кия). Ииииих, бу бит кечкенә-кечкенә балакайлар икән бит, ләбаса! Фу, нинди чиста, нинди матур алар. Фу-фу-фу!  Нигә монда мине борчып йорисез? Сезгә ни кирәк?

Көз: Исәнмесез, хөрмәтле, Сазлык иясе. Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Алар  бу урманда булырга тиеш, сез аларны очраклы рәвештә  күрмәдегезме?

Сазлык иясе:  Яфраклар? Мда... нәрсәдер искә төшә шикелле. Кичә каты җил исте һәм минем сазыма бер бик тә кызыклы яфрак алып килде. Менә-менә шушы тирәдә күргән шикелле идеи. Кызлар! Булышыгыз әле миңа, минем яныма килегез. (Кулын маңаена куеп әти-әниләр ягына карый):

Кызларга ярдәмгә 3 әтине дә чакырабыз. (3 әти чыга).

Ярыша-ярыша шушы яфракларны кызлар әтиләре ягына, ә әтиләр кызлар ягына ыргытып карыйк. Бәлки, тылсымлы яфрак килеп тә чыгыр.

(Әтиләр һәм кызлар ярышалар, шул арада, малайлар сәхнә артына биюгә әзерләнергә китәләр)

(Ярыш тәмамланганнан соң):

Сазлык иясе:  Табылдымы яфрак?

Кызлар: Юююююк.

Сазлык иясе: Шулай җайлы гына табылыр дип уйладыгызмы? Юк инде! Менә минем биремнәремне үтәсәгез – бирермен!

Көз: Әйт тизрәк, нәрсә телисең?

Сазлык иясе:   Миңа монда сазда   салкын  булып китте. Бер биеп алабызмы соң?

Көз: Бер дә борчылма, хәзер, балалар белән бер биеп алсаң, бик тиз җылынырсың.

Бала.  Һǝр кɵз үзенчǝ килǝ ул,

Һǝр кɵз үзенчǝ матур.

Елмаешып бер биесǝк

Кɵзне ярату булыр.

(Бию).

Сазлык иясе: Шǝп биедегез,балалар,җил кебек җилдердегез генǝ.Менǝ болай:у-у-у…(йɵгереп йɵри).

Сазлык иясе:   Рәхмәт сезгә, балалар, мине бик шатландырдыгыз! Мин дә үз вәгъдәмне үтим – сезгә алтын яфракны тапшырам,  ә калганнарын үзегез табырсыз! (Яфракны көзгә бирә) Сау булыгыз. (Китә)

Көз: Әфәрин, балалар! Бер яфрак бездә! Тагын ике яфрак кына табасы калды. Ой, балалар, тагын кемдер килә...

Көй астына Гөмбә керә.

Гөмбә: Ой, исәнмесез! Сез кем буласыз? Урманда нишләп йорисез? Көз үзе дә биредә икән.

Көз: Әйе, мин дә биредә. Балалар! Таныгансыздыр инде. Бу – Гөмбә. (Гөмбәгә карап) Гөмбәкәй! Без тылсымлы сүзләр язылган  алтын яфраклар эзли идек. Син аларны кайдан эзлисен белмисеңме?

Гөмбә: Сорыйсыз тагын! Мин бу урманда бар әйберне дә беләм. Сезнең яфракларыгызны да күрдем. Берсен хәтта, кирәге чыгар дип, яшереп тә куйган идем.

Көз: Гөмбә әфәнде! Мин Сезне күптән беләм. Сез бик яхшы, игелекле. Бәлки, сез аны безгә бүләк итәрсез?! Ул безгә бик кирәк.

Гөмбә:  Ярар,  бирермен мин аны сезгә, ә  сез китеп барырсыз һәм мин тагын үзем генә калырмын, ә миңа ни эшләргә? Бер кем белән дә күңел ачып булмый, хәтта  кош-кортлар да очып киттеләр. (Гаепле кеше кебек басып тора). Ююююююк, бирмим.

Көз: Гөмбә әфәнде, ә без сезнең күңелне бик теләп күтәрербез, сез безгә ни теләвегезне генә әйтегез.

Гөмбә: Менә берәр матур көй яңгыратсагыз, шәп булыр иде!

А.б: Гөмбә дус! Рэхим итеп тыңлагыз!

Балалар уен коралларында уйныйлар.

Гөмбә: Рәхмәт-рәхмәт, балакайлар. Күптән минем болай күңел ачканым булмады. Әфәрин, балалар! Ярый, мин сезгә яфракны бирәм, чөнки сез миңа бик ошадыгыз! (Яфракны Көзгә бирә һәм хушлашып чыгып китә).

А.б: Менә, балалар! Икенче яфрак та бездә! Бер генә яфракны эзләп табасыбыз калды! Аны тапканнан соң, без тылсымлы сандыгыбызны ача алырбыз! Кызык, безгә кем булышыр икән?

 Көй астында Болыт керә.

А.б: Исәнмесез! Ә сез кем буласыз?

Болыт: Мин көз артыннан ияреп йөрим. Көз яфракларны алтынга күмә, ә мин аларны юешлим. Мин су белән беркайчан да аерылмыйм, менә хәзер юынам, коенам. (Пуливизатордан үзенә су сиптерә). ә безне карап утыручы кунакларга мин пычырак су әзерләдем. Хәзер-хәзер, кайда әле ул?! Сезнең өчен бер нәрсә дә кызганыч түгел. (Ләгән алып килә һәм әти-әниләр өстенә сибә).

А.б: Балалар! Без чып-чын көзге болыт белән очраштык, ахрысы...

Болыт: Әйе, мин болыт. (Балаларга һәм әти-әниләргә карап) Ә сез мин яңгыр яудырганда урамда ничек йөрисез?

Балалар: Кулчатыр белән.

Болыт: Миңа ничек икәнне күрсәтеп алыгыз әле. (Кулын маңаена куеп, балалар ягына карап). Малайлар! Минем яныма чыгуыгызны сорыйм. (Әти-әниләр ягына карый) Хөрмәтле әниләр! Балаларга ярдәм итик , балалрыгыз белән парлашып басыгыз әле. 2 төртемгә бүленеп, кайсы төркем беренче килүен ачыкларбыз.

Музыка астына ярыш оештырыла. Шул арада кызлар биюгә әзерлзнер өчен сәхнә артына китәләр.

Болыт: Ииииих, сезнең белән шундый да күңелле.

 А.б: Болыт! Без тылсымлы сүзләр язылган яфраклар эзлибез. Бер генә яфрак табылмыйча калды. Ярдәм ит әле безгә, зинһар өчен.

Болыт: Тылсымлы яфраклар? Әйе, әйе, ишеткән идем мин алар турында. Әйдәгез, бергәләп биеп алыйк, бәлки, тылсымлы яфраклар шул арада табылыр.

Кулчатырлар белән бию.

(Бию азагында Болыт яфракны табып ала).

Болыт: Менә ул тылсымлы яфрак! ә миңа хушлашырга вакыт. Минем эшем күп әле, яңгырлар яудырасым бар. Сау булыгыз, балалар. (Сау булыгыз).

А.б: Рәхмәт сиңа, болыт.

Балалар! Без барлык яфракларны да табып бетердек. Кадерле Көзбикә! Кил монда тизерәк. Синең сандыгыңны ачарга вакыт җитте.

Көзбикә яфракларны ала һәм тылсымлы сүзләр әйтә.

Көзбикә: Яфрак, яфрак, ярдәм ит,

Минем сандык ачылсын,

Балалар бик шатлансын. (Сандыкны ача. Сандыкта балаларга бүләкләр).

А.б: Рәхмәт сиңа кадерле Көзбикә! Ә безнең күңелле бәйрәмебез ахырына якынлашты, безгә көзге урианнан төркемебезгә кайтырга вакыт. Әйдәгез әле, балалар, Көзбикәне матур җыр белән озатыйк.

Җыр башкарыла. 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий осеннего утренника подготовительная группа

«Здравствуй, осень, здравствуй зонтик»Сценарий для подг.гр. №1, №4, №12Музыкальный руководительВербицкая Н.Н.МАДОУ ЦРР д/с №131...

Сценарий осеннего утренника. Подготовительная к школе группа

Сценарий может быть полезен в работе музыкальным руководителям ДОУ....

«ВАС ПРИВЕТСТВУЕТ ОСЕНЬ» Сценарий осеннего утренника подготовительная группа

laquo;ВАС ПРИВЕТСТВУЕТ  ОСЕНЬ» Сценарий осеннего  утренника подготовительная группа        Музыкальный руководительК.О.Арзуманян...

Сценарий Осеннего утренника старшая группа «Что такое Осень?» Мадагаскарцы в гостях у русского леса

Сценарий Осеннего утренника старшая группа «Что такое Осень?» Мадагаскарцы в гостях у русского лесаСтаршая группа...

Сценарий осеннего утренника для группы раннего возраста "Вот и осень наступила"

Осенний утренник для детей раннего возраста у участием Золотой Осени, Гриба Боровика, Ежика и Медведя...

Сценарий осеннего утренника на группу компенсирующей направленности "Волшебная кисточка осени"

Сценарий осеннего утренника на группу компенсирующей направленности (старший дошкольный возраст) "Волшебная кисточка осени"...

Сценарий осеннего утренника подготовительная группа

Сценарий осеннего утренника подготовительная группа...