"Бәхетле балачак" бәйрәм сценарие
классный час (подготовительная группа)

Нугманова Динара Фанилевна

Сценарий для старшей и подготовительной группы о встречи с детским поэтом М.Ахмедзяновым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bhetle_balachak_stsenariy.docx21.88 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәхетле балачак” дигән шигырь кичәсе

Максат:

1. Балаларны Мөҗәһит Әхмәтҗанов иҗаты белән таныштыру.

2. Мөслим районында яшәүче якташ  шагыйрь иҗатына

кызыксынучанлык тәрбияләү.

3. Иҗади сәләтне үстерү өчен мәйдан ачу, этәргеч бирү.

Җиһазлау:

Мөҗәһит Әхмәтҗанов китапларыннан күргәзмә, шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр, презентация.

        

Кичә барышы: 

“Ак калфак “биюе

А.Б.:  “Матурлык”

Матурлыкны күрәм дә мин,

Күз дә салам аңарга.

Ничек ул матур булган соң,

Тырышамын аңларга.

Матурлык ул табигатьтә,

Матур була кеше дә.

Матур була ала икән

Шул кешенең эше дә.

 

Әтиемнән сорадым мин

Матурлыкның серләрен.

Шунда әти ачып салды

Үзенең тәэсирләрен.

 

— Матурлыкны күрә белгәч,

Син буш түгел, кызым, — ди.

— Аңа ирешү юллары

Кыска түгел, озын, — ди.

 

— Алла боерса синнән дә

Матурлык туачак, — ди.

— Кешеләр синең эшеңә

Сокланып узачак, — ди.

А.Б. Исәнмесез, хәерле көн кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм, шигърият бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.

Ә шагыйрләрнең күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Үзебезнең Мөслимебездә яшәп иҗат итүче балалар  шагыйре Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов иҗатына багышланган “Бәхетле балачак ” дигән кичәгә җыелдык.

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

Алар эч-серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр,

Уйланып шигырь язалар.

Хөрмәтле Мөҗәһит абый һәм  кунаклар! Ә хәзер сезнең алкышлар белән безнең өчен иң кадерле, иң газиз балаларыбызны сәхнә түренә чакырабыз.

(Күңелле музыка уйный балалар залга керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр)

                “Ак калфак “биюе

Мөҗәһит: Исәнмесез балалар, хәлләрегез ничек? (балаларның җавабы)

А.Б. Балалар бүген бездә зур бәйрәм! Нинди бәйрәм дисезме? Бүген шигырь бәйрәме,җыр бәйрәме, уен-көлке бәйрәме, балачак бәйрәме. Балалар әйдәгез кунакларыбызны бәйрәм бн котлап, матур теләкләребезне теләп “хәерле көн” җырын бүләк итәбез!

Җыр: “Хәерле көн”

А.Б Балалар зинһар өчен әйтегез әле “Балачак” дигән сүзне сез ничек дип аңлыйсыз?

1 бала. “Балачак” дигәч минем йөргән балалар бакчасы, безгә күп белем биргән апаларым искә төшә.

2 бала.  Минем дусларым искә төшә.

3 бала. Ә минем күз алдыма туган як һәм аның матурлыгы килеп баса.

А.Б.

Балачак бит ул гаҗәеп киң төшенчә, ә балалар әдәбияты – балачакның көзгесе. Ул көзгегә карасаң, анда балалар дөньясы, малайларыбызның, кызларыбызның, ихлас тормышы, балачакның якты да, татлы да, шул ук вакытта тылсымлы да сәхифәләре ап-ачык булып күренеп тора. Балачак ул- чыннан да, үзе бер кабатланмас олы дөнья.

Балалар Мөҗәһит абый бик тә талантлы шагыйрь. Ул Мөслим районының Түреш авылында беренче тапкыр дөньяга аваз сала Балачагы бик авыр елларга туры килгән. Ул һәрвакыт уңган тырыш булган. шигырьләр дә язган. Менә нинди оста абый икән ул!Шигырләре балаларны шатландыра, җырлата, биетә ала.

(Слайд Мөҗәһит абыйның  иҗаты буенча)

Татар халык биюе.

А.Б. : Әйдәгез әле, балалар, Мөҗәһит абыйга үзегезнең сорауларыгызны бирегез.

Мөҗәһит Әхмәтҗановка  сүз бирелә.

Балалар сораулар бирәләр:

1 бала. Мөҗәһит абый сез ничә яшьтә яза башладыгыз?

2 бала. Сез мәктәптә ничәлегә генә укыдыгыз?

3 бала. Кайсы шигырегезне яратасыз?

4 бала. Нинди музыка коралларында уйный беләсез?

А.Б.:Балалар әйдәгез әле Мөҗәһит абыебызның матур кызыклы шигырләрен сөйләп китик.

1 бала.

Минем әби – барометр,

Шундый оста фаразлый,

Явымнарны алдан әйтә,

Бернәрсәгә карамый.

 

— Каян беләсең, әби? – дим,

Миңа серең чиш әле.

— Син дә белерсең, кызым, — ди,

Минем яшькә җит әле…

 

Буыннарым хәбәр итә,

Яңгыр килсә сызлый, — ди.

Өлкәннәрдән явым-төшем

Җиңел генә узмый, — ди.

2 бала

Бигрәк йомшак кыш килде,
Күңелемә хуш килде.
Юраганым юш килде.

Көне буе тышта без,
Кар бабайлар, аюлар
Әвәләргә оста без.

Чаңгыда да шуабыз,
Чанада да шуабыз.
Шулай чирне куабыз.

Тыштан арып керәбез.
"Әлли-бәлли-бәү"не дә
Төштә генә күрәбез.

3 бала.

Авылны сагынгач, нигә

Авылдан киттең? дисең.

Әллә сагынып яшәүнең

Бер тәмен дә белмисең.

4 бала. 

Гөлчәчәкнең исемен

Алыштырып куйдылар.

Һаман шуны иң матур

Чәчәк диеп җыйдылар.

А.Б.  Балалар, безнең Мөҗәһит абый бик матур итеп музыка коралларында да уйнаганын беләбез.Курәсегез киләме?Әйдәгез аны уйнатып алабыз.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов уйнавын тыңлау.

А.Б. Мөҗәһит абый безнең балалар да бит бакчада төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнәләр.

 “Әпипә” + оркестр

А.Б.: Балалар Сезнең шигырләрегезне бик яратып өйрәнделәр әйдәгез, тыңлап үтик.

1 бала. 

Матур күренәсең килсә,

Кешеләрнең җаннарына

Керә белергә кирәк.

Кешеләрнең, табигатьнең

Бөтен булган матурлыгын

Күрә белергә кирәк.

 2 бала.

Бакчабыз гүләп тора,

Ә бабам көлеп тора.

Балкайлар күп булсын диеп,

Теләген теләп тора.

3 бала. 

Алинә кәлтә күргән,

Йөгереп, өйгә кергән.

Чөнки аны крокодил

Баласы диеп белгән.

 4 бала.

Җәен сәгать кирәк түгел:

Укырга барасы юк,

Дәресләр карасы юк.

Кояш кына иртә тора…

Шуны озак йоклатуның

Никтер бер чарасы юк.

А.Б. Ә хәзер балалар сезне тикшереп алырлар.Сезнең иҗатыгыздан табышмаклар әйтерләр.

Сөембикә манарасы,

Кремле дә бар аның.

Татарстан башкаласы,

Кыйбласы ул татарның. ( Казан)

Куянның да, төлкенең дә,

Хәтта этнең дошманы.

Үзеңнең дә котың очар

Урманда күрсәң аны. (Бүре)

Балык дисәң дә балык!..

Тора халык таң калып.

Тәмле прәннек, кәнфитләрне

Ашый кулыңнан алып. (Дельфин) 

Ай – яй матур агач соң,

Кызыл төймәләр таккан.

Төймәләре ачы соң

Өзеп, авызга капсаң. (Миләш)

Без буйга да үттек, ди,

Аркылыга үттек, ди.

Тирләп – пешеп беттек, ди.

Шуңа да без … ди. ( Үтүк)

Хезмәтем бик кечкенә,

Кирәк бары көч кенә.

Менә шушы тактаны

Мине бор да тиш кенә. ( Борау)

А.Б.: Булдырдыгыз, Мөҗәһит абый. Балаларның шигырьләрен тыңладыгыз,Ә хәзер безгә берәр үзегезнең иң яраткан шигырегезне бүләк итсәгез без бик бәхетле булыр идек.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырь укый.

А.Б. Ә хәзер балалар үзләренең матур биюләрен бүләк итәрләр.

Бию ”Балачак биюе”

Балалар сезгә бүгенге очрашу ошадымы? Сезнең өчен матур шигырләрен язучы кунагыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗанов язган. Балалар, Мөҗәһит абый безгә вакыт табып килгән, әйдәгез аңарга чын күңелдән рәхмәт әйтик. Рәхмәт. Мөҗәһит абый сезнең иҗат чишмәгез бер дә саекмасын, каләмегез кулыгыздан төшмәсен! Сезгә исәнлек, иминлек, иҗади уңышлартелибез. Киләчәктә дә безне яңа китапларыгыз белән сөендерегез.Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

"Җиде бабасын белгән кеше бәхетле була"

Материал по нравственному воспитанию...

Дидактическая игра "Минем бәхетле өем" ("Мой счастливый дом")

Дидактическая игра направлена на развитие математических способностей дошкольников и формирования активного словаря у детей при реализации УМК «Татарча сөйләшәбез». Игра начинается с простого ман...

Сығарылыш кисәһенә сценарий «Бәхетле баласаҡ - карабы»

сценарий на выпускной вечер в детском саду...