Сценарий праздника "Осень к нам пришла" 2 младшая группа
материал (младшая группа)

Ахметзянова Дина Ильгизовна

"Көз бездә кунакта" 2 нче кечкенәләр төркеме

Скачать:


Предварительный просмотр:

                  “Безгә алтын көз килде” бәйрәме.

Балалар музыка астына залга керәләр, түгәрәккә басалар, кулларында яфраклар

 

Алып баручы: Ни арада җәй утте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

Җыр “Көз килде”

Әмирхан:  Урман кырларга

Килде матур көз,

Җәй үтте дип

Кайгырмыйбыз без.

 

Самирә:   Сары, сары, сап -сары

Агачның яфраклары

Җил исә, ява яфрак

Көзнең матур чаклары

 

Ирек: Яңгыр түгел, кар да түгел

Яфраклар ява җиргә

Көз көннәре бик күңелле,

Син дә кушыл биюгә.

Көзге яфраклар белән -бию

 (җырдан соң балалар тиз генә яфракларны җыеп букет ясый, балалар урындыкка утыралар)

 

А.б.: Килә шаулы, алтын матур көзем,

Яфрак оча,  көзге җил исә.

Табигате бигрәк сокландыргыч!

Зарыгып көтелгән көз килә.

Музыка астына Көз керә.

Көз: Мин – Көз! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

Исәнмесез, нәни дуслар!

Б: Исәнмесез!

А.б.:  Исәнме, Көз! Әйдә уз, рәхим ит бәйрәмебезгә.

Көз: Балалар, ел саен сезгә киләм мин,

Киеп матур  күлмәкләр.

Әйдәгез, килегез яныма,

Җырлыйк  әле бергәләп.

“Тып-тып тамчылар” җырын җырлау

Көз: Әйдәгез инде,  биеп тә алыйк!

                          Кызларның кыңгыраулар белән биюе (бию беткәч урындыкка утыралар).

Көз: Булдырдыгыз, балалар! Сезгә күп итеп күчтәнәчләр  алып килдем, хәзер, барыгызга да таратам. Ой, кая киткән соң ул? Бәлки мин аны урманда югалтканмындыр?( Борылып күчтәнәчләрен эзләгән була).

А.б.: Ямьле Көз! Борчылма, син аны шушы тирәдә генә төшереп калдыргансыңдыр, хәзер без аны табабыз. (Алып баручы белән Көз түгәрәк буенча үтәләр, ширма янына киләләр.

 

Куян тавышы ишетелә.

Куян: Хрюша, син кая! Ау! Хрюша! Ой, кая эләктем мин? Ниндидер алан, балалар күп монда. Исәнмесез!

А.б.: Исәнме, Куян!

Куян: Исәнмесез, балалар! Әйтегез әле, сез Хрюшаны күрмәдегезме?

А.б.: Юк, күрмәдек, кая китте соң ул?

Куян: Эй, урманга гөмбәгә дип барган идек, менә кәрзиннәрне тутырдык та, өйгә кайтып барганда ул югалды. Эзләдем, эзләдем, бер җирдә дә табалмадым әле. Ярар, балалар,  теге очтан да әйләнеп Хрюшаны эзләп килим инде, ә сез минем гөмбәләр белән уйнап алыгыз!

Малайларның гөмбәләр биюе, Уен «гөмбәләрне җый»  

(Ике кәрзин куела, идәндәге гөмбәләрне тутырырга, 4 бала чыга, уен 2 тапкыр уздырыла).

Уен бетүгә ширма артыннан Каркуша күренә.

Каркуша: Кар-кар-кар! Нинди тавыш, нинди бәйрәм монда?

А.б.: Безнең балаларыбыз көзге бәйрәмдә күңел ачалар. Балалар, таныдыгызмы Каркушаны? Каркуша, ә син кая булдың?

Каркуша: Менә урман буйлап дус кошчыкларны эзләп очтым, ә алар җылы якларга очканнар, хәзер иптәшләр дә әзәя инде.

А.б.: Бер дә борчылма, Каркуша, безнен балаларыбыз синең күңелне күтәрер.

« Безнең бакча» җырын җырлау.

Каркуша: Булдырдыгыз, балалар, кар-каррәхмәт! Карагыз әле, кем килә анда? Ә-ә-ә, Куян бит бу!

Куян: Исәнме, Каркуша, син Хрюшаны күрмәдеңме? Бөтен урманны әйләндем – ул бер җирдә дә юк.

Каркуша: Юк, күрмәдем..

Көз: Ә син урман өстеннән очканда, минем күчтәнәч белән кәрзинне күрмәдеңме?

Каркуша: Күрдем, тик аның янында нидер бик каты селкенә иде, мин куркуымнан очтым да киттем. Әнә, менә монда селкенде ул. Әй, анда һаман да кемдер бар. Кем син, әй?

 

(Әкрен генә Хрюша күренә, аңа кәнфит фантиклары ябышып беткән)

Хрюша: Бу мин, Хрюша бит.

Куян: Ә ни өчен син шундый таза булдың?

Хрюша: Ой,  дөрестән дә, ну ни… мин бер кәрзин тулы кәнфит таптым да, ашап бетердем, алар шул хәтле тәмле иде.

Көз: Хрюша, шул чаклы баллы ашарга ярамый бит, бигрәк тә рөхсәт алмыйча.

А.б.: Хрюша, Көз аны балаларга күчтәнәч итеп алып килгән, ә син берүзең ашап бетердең!

 

Хрюша кычкырып елый башлый.

Көз: Елама, иң мөһиме, исендә тот: күп баллы ашау зарарлы!

Хрюша: Нишләргә инде хәзер? Балалар күчтәнәчсез кала мени?

Көз: Мин берәр нәрсә уйлап табармын.

Куян: Көз, ә Хрюша гел шундый таза булып калырмы?

Көз: Хрюша балалар белән биесен, шунда ябыгып та куяр.

Хрюша: Мин риза!

                        Раниль: Яңгыр һаман туктамый

                                       Кайгырмыйк , туктар

                                       Апай янына барып

                                       Биергә басыйк дуслар

Кыңгыраулар белән бию

Хрюша ширма артында бии, ахырда ширма артына китә, «нечкәреп» чыга. 

Хрюша: Рәхмәт сезгә, балалар! Сиңа да рәхмәт, ямьле Көз! Мин элекеге хәлемә кайттым!

Көз : Ә мин шатланып хәбәр итәм:

Миннән күчтәнәч кабул итегез!

«Көз –көз әйт әле , кәрзинеңдә ниләр бар» җыры.   Җырдан соң (Күчтәнәчне тәрбиячегә бирә)

Менә миңа китәр вакыт та җитте, киләсе елга кадәр, сау булыгыз, балалар!

Б: Сау булыгыз!

 

Көз музыка астына чыгып китә

А.б.: Шуның белән бәйрәмебез ахырына якынлашты, әйдәгез, балалар группага кайтып Көз алып килгән күчтәнәчне ашыйк!

 

Балалар музыка астына залдан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий развлечения для детей 2 младшей группы "В нашей группе новоселье"

Сценарий развлечения предназначен для воспитателей детских садов. Возрастная группа 3-4 года. Участники  развлечения дети, воспитатели и родители....

Сценарий физкультурного досуга во второй младшей группе «Уложим мишку спать» (вторая младшая группа)

Сценарий спортивного мероприятия для детей второй младшей группы с целью формировать привычку к здоровому образу жизни через физкультуру; способствовать овладению детьми двигательными умениями и навык...

Праздник осени. Сценарий осеннего праздника во второй младшей группе "Волшебница осень" Развлечение для второй младшей группы.

Цель: создание праздничного настроения. Задачи: формировать у детей интерес к явлениям природы; воспитывать бережное отношение к природе; развивать музыкально-ритмические навыки, творче...