Гаилә бәйрәме
материал (старшая группа)

Сахипгараева Эльвира Илдаровна

Әти - әниләр өчен бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gailya_beyreme_2018.docx32.58 КБ

Предварительный просмотр:

               Гаилә бәйрәме 2018
                Зал бәйрәмчә бизәлгән, матур көй уйнап тора.

Алып баручы.  Ишек ачып, өйгә кергәч
                            Мин шатланам.
                            Әниемне өйдә күргәч
                            Бик куанам.
                            Әтием дә өйдә йөргәч
                            Канатланам.
                            Ераклардан очып кайткан
                            Кебек булам.
                           Әтиемне кочып алам,
                           Әниемне үбеп алам!

Алып баручы.  Хәерле кич, кадерле балалар, хөрмәтле әти – әниләр һәм бәйрәмгә килгән барлык кунаклар! Бүген без сезнең белән гаилә бәйрәменә җыелдык.  

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур  гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәр беребезнең изге  бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр бүген бездә кунакта.

 Җыр «Хәерле көн”

Алып баручы.: Балалар – безнең гүзәл киләчәгебез. Без һәркайсыбыз да балаларыбызның инсафлы, әдәпле, сау-сәламәт, әти-әниле булып үсүен телибез. Әнә шундый һәр яктан камил балалар тәрбияләү безнең коллективның да, әти-әниләрнең дә теләге. Һәр гаиләнең үз бәйрәмнәре, үз традицияләре бар. Аларны һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың беренче тапкыр «әттә», «әннә» дип эндәшүе, балалар бакчасына, мәктәпкә йөри башлавы, туган көннәр һәр гаиләгә шатлык китерә. Гаиләнең татулыгы, ныклыгы бик күп нәрсәләргә бәйле.

Мин бәхетле гаиләм белән,                    
Яшимен әти-әнием белән!                                                            
Татулык – гаиләбез нигезе!                                                          
Әби-бабам – иң кадерле кеше!            
Мин  бәхетле гаиләм белән,          
                                   
яшимен туганнарым белән!                                                          
Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,
                                                   
Горурланам гаиләм белән!                                                                                                                                                                                                                


Дөньяларда яшәү рәхәт,
Туганнар бергә булса,
Гаилә учагы һәрвакыт
Җылытып торса безне.
Тормыш җиңел,
бергәләшеп
Тату торганда.
Янәшәдә әти белән
Әни булганда.

Алып баручы. Без бүгенге бәйрәмебезне үзенчәлекле итеп үткәрергә булдык. Без бүген сезнең белән балаларны карап утырудан тыш, ярышлар да үткәреп алырбыз. Шулай итеп бәйрәмебезне ачыйк дип игълан итәм.

I конкурс “Кем тапкыр, кем тизрәк”

Безнең беренче конкурсыбыз “Кем тапкыр, кем тизрәк” дип атала. Мәкальләр әйтешеп ярышабыз. Мин чиратлап һәр командага мәкаль әйтәм, сез җавап бирәсез, белмәсәгез каршы команда да әйтә ала җавапны.

-Кем эшләми... (шул ашамый.)

-Беләге юан берне егар ... (белеме булган меңне егар.)

-Һөнәрле үлмәс ... ( һөнәрсез көн күрмәс.)

-Казаныңа ни салсаң ... (кашыгыңа шул чыгар.)

-Ана күңеле балада ... (бала күңеле далада.)

-Ата – ананы тыңлаган адәм булган ... (тыңламаган әрәм булган.)

-Атасына карап ... (баласын коч.)

-Оясында ни күрсә ...(очканда шул булыр.)

-Ата – анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә ... (игелек күрмәс.)

-Үзеңне үзең мактама ... (кеше сине мактасын.)

-Игелекле бала үстерсәң ... (картлыгың бәхетле булыр.)

Алып баручы.  Әти, әни, әби, бабай – гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләр, алар hәрвакытта сезнең турында уйлап, борчылып яшиләр. Сиңа ничә яшь булмасын – 5 яшьме, 6 яшьме, әллә 50 ме, hәрвакыт әни, аның назлы карашы, тәмле сүзләре, кайгыртуы кирәк. Әниеңнең яратуы никадәр зур булса, яшәве шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

Әни, син минем җирдәге
Иң  якын кешем!
Әни, син минем күктәге
Якты кояшым!
Таң йолдызын хәтерләтә
Синең күзләрең.
Балдан да татлы тоела
Синең сүзләрең.          
Үләннәрдән дә йомшактыр
Синең чәчләрең.
Сиңа булсын бакчадагы
Гүзәл чәчәгем!

                  Жыр «Әниләр бәйрәме”

Алып баручы.  Әни – кояш кебек берәү генә. Аларны борчымагыз, аларга булышыгыз. Аларны яратыгыз. Әниегез сезне матур сүзләр белән шатландырса, әтиегез үзенең акыллылыгы, дөньядагы күп нәрсәне белүе белән сөендерә. Әтиләр дә, әниләр кебек балаларын  яраталар. Әйдәгез, иң  кадерле кешеләребез турында мәкальләр әйтик, уйнап алыйк.

 Уен  “Мин башлыйм, сез дәвам итегез”.

           Әти – шикәр,
          Әни – бал,
          Әти – беләк,
          Әни – йөрәк,
          Әти-әнисен тыңлаган – әдәм булган,
          Тыңламаган – әрәм булган.

                   Жыр “Рәхмәт әнием”

Мама долго хлопотала:
Все дела, дела, дела…
Мама за день так устала,
На диване прилегла.
Я ее не буду трогать, 
Только возле постою.
Пусть поспит она немного –
Я ей песенку спою        
К маме стану я поближе –
Очень я ее люблю!
Жалко только, что не слышит
Мама песенку мою.
Нету песенки чудесней.
Может, петь погромче мне,
Чтобы маме эту песню
Слышно было и во сне?..

В горшочек посажу росток,
Поставлю на окне.
Скорей, росток,        
Раскрой цветок —
Он очень нужен мне.

Промчаться ветры за окном
Со снежною зимой,
Но будет выше
С каждым днем
Расти цветочек мой.

Когда же по календарю
Весны настанет срок,
Восьмого марта
Подарю
Я маме свой цветок!

Бер ягымда – әтием,
Бер ягымда – әнием,
Уңымда да, сулымда да,
Яклар кешем бар минем.

                       2  конкурс “Шарыңны сакла”

Хәзер әзрәк биеп ял итеп алыр өчен бирегә әниләребезне чакырабыз. Сезнең аякларга шарлар бөйлибез, сез үзегезнең шарыгызны сакларга тиеш буласыз. Шарын шартлаткан әни шар эчендә язылган биремне үти һәм уеннан чыгып бара.

Алып баручы: Безнең әниләребез - дөньядагы иң якын, иң яхшы кешеләр. Ә бит әле алар белән беррәттән, безне тормыш сукмагына алып чыгучы газиз әтиләребез дә бар. Әтиләр! Әти! Әтием! Ул гаилә башлыгы, үзе ягымлы, үзе җитди. үзе тырыш, үзе булган, балаларының бәхете, гаилә иминлеге өчен ару-талуны белми, көнне-төнгә ялгап, барлык көчен куя. Кыскасы, гаилә өчен ул төп терәк. Безнең балаларыбыз да әтиләрен бик нык яраталар һәм аларга багышлап шигырьләр дә өйрәнделәр.

Танец “Армейский танец”

 Әти эштән кайтуга                                                          Әти чигүче дә түгел,

Чабам аның янына,                                                           балта остасы гына

 Сагындым, сине, диеп,                                                   Гаҗәпләнеп туя  
                                                                                           алмыйм,              

Сарылам  муенына.                                                          аның осталыгына.                       
Әти  булганда  рәхәт,                                                       Ул ясаган тәрәзәләр

Ул – безгә бик зур терәк.                                                 булмаса да бик зурдан

Гаиләбез башлыгы ул,                                                      Аннан олы кояш    
Барыбызга бик кирәк.                                                         чыга—  

                                                                                            өй эче балкый нурдан.

                                                                                           

Әти кайтып керсә,
Өйләр китә яктырып.
Көне буе сагынгандыр,
Ул да кайта атлыгып.
Хәлне сорый баштан сыйпап,
Миңа чаңгы көйләшә,            
Әнием белән дә әти
Гел елмаеп сөйләшә.
Барыбызга да булыша
Үзенең дә күп эше.
Әнигә, миңа, апайга
Әти – иң кирәк кеше.

                                   Җыр “Бравые солдаты”  
 
Безнең балаларыбыз әтиләрен яратуларын дәлилләп күрсәттеләр, ә хәзер әтиләрне тикшереп карыйк әле. Алар үзләренең балалар эзләп таба алырлар микән.

III конкурс “Үз балаңны эзләп тап” дип атала. Әтиләрнең күзләрен бәйлибез һәм алар шулай балаларын эзләп табырга тиеш булалар.                 

                            III конкурс “Үз балаңны эзләп тап”.

Алып баручы.Дөньяда безнең өчен тагын да иң якын, кадерле кешеләребез бар бит әле. Кемнәр икән алар? Әйе, алар безнең әбиләребез – олы җанлы, киң күңелле, тәмле телле, йомшак куллы. Аларның чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң ягымлы сүзләр белән юатасы, мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә. Без аларны бик нык яратабыз һәм аларга багышлап матур шигырләр  башкарып китәбез.

   Без әбине яратабыз                                                  Минем әби бик уңган,

   Ул да безне ярата.                                                    Ул укытучы булган.

     

   Якты йөзе,йомшак сүзе                                            Ул укыткан балалар

   Барсы безгә карата.                                                   Төрле һөнәр беләләр:

   Әби безгә тәмле ашлар                                              Кукуруз үстерәләр,              

   Һәммәсен пешерәм –ди.

   Балаларым сез дигәндә                                            Казанда – алар мехчы,

     Барсына өлгерәм –ди.                                              Химик, шофёр, сабынчы,

     Әби шулкадәр ,сагынган                                          Металлист һәм тегүче,

     Башлардан сыйпап ала,                                            Ә Баулыда – төзүче

     Яныннан узып киткәндә

     Аркадан сөеп кала.  


Бәлки, минем әбине

Сез дә белә торгансыз?

Әбиемне “әби” диеп

Әйтүе дә уңайсыз.                  

 

Минем әби яшь әле

Минем әби чип-чибәр.

Әбине күргән кешеләр:

“Кызлар кебек син”, – диләр.

                          Җыр “Әбием”

Алып баручы:  Гаиләнең ныклыгы, татулыгы күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин сезгә шуның берсе турында әйтәм:

Кайвакыт ул мамык төсле йомшак,

Кайвакытта корычтай ул каты.

Кайчагында була баллы, татлы,

Ә кайчагында әремнән дә әче.

Бу нәрсә?

-Әйе, тел. Тел – ананың балага биргән иң кадерле бүләге. Ә сез гаиләдә матур итеп сөйләшә, бер – берегезгә тәмле сүзләр әйтә беләсезме икән, сынапкарыйк әле!

1V конкурс. “ Кайсы команда күбрәк матур сүзләр белә?”

(Һәр команда чиратлап матур сүзләр әйтә, мәсәлән: 1 нче команда: “Матурым” , - ди. 2 нчесе – “Акыллым”, ди. Ахыргы команда матур сүз әйткәннән соң, 1 нче команда уенны дәвам итәләр. Сүз таба алмыйча туктап калган команда уеннан “төшеп кала”.)

Алып баручы: Гаилә – үзенә күрә кечкенә генә бер дәүләт. Ул дәүләтнең президенты да, финанс министры да бар. Балалардан сорыйк әле: Сезнең гаиләдә кем баш? Ни өчен шулай уйлыйсың? Гаиләдә акчаны кем саный? Кем күбрәк “туздыра”?

V конкурс. “Кайсы гаилә күбрәк акча эшли?”

(Идәнгә вак акчалар сибелә. Әтиләр – җыя, балалары – ташып тора, әниләре – саный.)

Алып баручы: Барыбыз да беләбез, бала үскәндә акчаның күпмедер өлеше уенчыклар алуга тотыла. Уенчыклар белән уйнап бала үсә, бакчага йөри. Әти – әниләр балаларына нинди уенчык кирәк икәнен беләме? Белмәсәгез алар сезгә җыр аша нинди уенчыклар яратканнарын аңлатып китәрләр.

Алып баручы. Һәр гаиләдә дә – җитез әни, булдыклы әти һәм мәрхәмәтле дәү әниләр бар. Берсендә аерып алып син яхшы, син начар дип әйтеп булмый. Алар һәрберсе дә үз нәниләрен яраталар, мәрхәмәтле һәм тәүфыйкле итеп үстерергә тырышалар. Үзләренең йөрәк җылыларын балалрына бирәләр. “Тәүфыйклы бала – бәхетле бала” дип, борынгылар юкка әйтмәгән. Ә балаларыбызга бәхетле булу өчен тагын нәрсә кирәк икән? Әлбәттә тату гаилә, ягымлы сүз, җылы куен. Бүгенге бөйгебез безнең ахырга якынлашты һәм курыкмыйча мин дуслык җиңде дип әйтәсем киләм. Ә иң зур бүләкләрне сезнең балаларыгыз үзләренең нәни куллары ясадылар. Кечкенә генә булсада зур итеп кабул итегез.

Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт. Бергә булыйк, ярдәмләшеп яшик, киләсе бәйрәмнәрне дә шулай күңелле итеп үткәрик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Мин һәм минем тату гаиләм” уртанчылар төркеме өчен проект

Балага тәрбия һәм белем бирүдә гаиләнең роле бик зур. Яхшы психологик халәт урнашкан мәдәниятле һәм белемле гаилә балаларда үз-үзенә ышаныч, үзенең кирәклеген тоюны формалаштыра.   Ата-ана үрнәг...

Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.

Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...

Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.

Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....

МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел

-         Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү-         Гаиләләрдә балаларны милли рухт...

"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)

Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...

“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе

Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...