Хуш киләсең, Яңа ел!. Утренник в детском саду.
план-конспект занятия (старшая группа)

Утренник в разновозрастной группе малокомплектного детского сада.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2019.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

«Хуш киләсең,Яңа ел! »

“Яңа ел вальсы” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм ярымтүгәрәк ясап басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б.     Нинди матур безнең чыршы!

           Җем – җем килеп яна ул.

           Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

          Котлы булсын Яңа ел!

                  (Елый-елый, кулына чаңгы тоткан Тычкан керә.)

Тычкан: Адаштым мин, адаштым, инде нишлим?

                             (Елый, чыршы төбенә утыра)

Куяннар керә.

1 куян: Әйдә инде тизрәк Яңа ел бәйрәменә соңга калабыз бит.

2 куян:Мин арыдым.

1куян: Без арырга тиеш түгел. Безнең аякларыбыз нинди җитез.

2 куян:Шундый озак барабыз бит. Анда кемдер елый?(Тыңлыйлар)

1 куян:Кем елый икән?

                                 (Тычканны күрәләр)

2 куян:Син кем? Нигә елап утырасың?

Тычкан: Мин тычкан. Яңа ел кичәсенә бара идем. Буран чыкты. Мин адаштым.(Елый)

Куяннар: Борчылма тычкан. Без юлны бергә – бергә табарбыз. Без дә Яңа ел            кичәсенә барабыз.

Тычкан: Әйдәгез ярдәмгә брәрсен чакырыйк.

Куяннар: Ау-уу-ау..... Ярдәм итегез.

Аю керә.

Аю: Кемнәр кычкыра? Кемнәргә ярдәм кирәк? Нәрсә булды? Ник мине йокыдан уяттыгыз?

Куяннар һәм тычкан: Без Яңа ел кичәсенә барырга чыктык һәм адаштык.

Аю: Миндә урман картасы бар. Әйдәгез карыйбыз. (Карта карыйлар). Сез кайсы бакчага барасыз?

Куяннар: Югары Норлат авылы балалар бакчасына

Аю. Менә Югары Норлат. Шушы сукмак буйлап барырга кирәк.

Музыка

(Китәләр. Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар. Бәйрәмгә киләләр)

Бергә: Исәнмесез, Яңа ел бәйрәме шунда буламы? Бигрәк матур монда, кунакларда күп, балаларда җыелганнар.

А.б.Карагыз эле балалар, бәйрәмебезгә  кунаклар да килде.

А.б. Рәхим итегез.

 Безгә : Безгэ бәйрәмдә калырга ярыймы?

А.б. Ярый,ярый. Бәйрәм һәркем өчен дә.

А.б.:        Урманнан безгә бәйрәмгә

                Ямь – яшел чыршы килгән.

                Яңа елны каршыларга

                Матур күлмәген кигән.

  Матур җырлар  җырлый җырлый.

  Каршылыйк Яңа елны,

  Чыршыкайны зурлар өчен,

  Башкарыйк эле җырны

                                       Җыр: “Чыршыкай”

А.б: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

 Урманнан безгә бәйрәмгә
 Ямь – яшел чыршы килгән,
Яңа елны каршыларга
Матур күлмәген кигән.
Исәнме, чыршы, исәнме!                   Ралина

Яңа ел килеп җитте.
Күңелле чыршы бәйрәмен
Балалар күптән көтте.

Күрегез бу чыршыны,
Чыршының да чып – чыны!             Чулпан
Нинди төз, матур, биек,
 Тора түшәмгә тиеп.

 Менә шатлык- бүген бездә

Төнлә Кыш бабай килгән.

Уятмаган бит мине,

Йокласын әле дигән.               Румиль

Алып килгән күп итеп,

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Рәсеменең астына

Язган матур теләкләр.

Төрле-төрле утлар яна

Без йөрибез әйләнеп,              Ризван

Бигрәк матур, бигрәк ямьле,

Безнең чыршы бәйрәме.

Яшел чыршының очына

Йолдыз куелган

Яңа елны каршыларга                Рифат

Дуслар җыелган.

Хәзер чыршыбыз бизәнгән,

Муенсалар да элгән.

Безгә шундый матур булып,          Тимур

Бәйрәмгә диеп килгә

Матур уенчыклары

Никтер янмый утлары?               Камиля

Әй, чыршы, чыршы, чыршы!

Безнең күңелне күрче,

Утларыңны кабызчы.

А.б: Балалар, чыршының утлары никтер кабынмый. Чыршы янында бер биеп алыйк.  Бәлки биегәч, кабыныр.  ( «Парлы бию”)

ххххххххх

(Балалар утыра. Утлар сүнә. Тылсымлы музыка яңгырый.

Кыш бабай белән Кар кызы керә, исәнләшә).

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дусларым! Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем! Бигрәк зур үскәнсез, дип ишеттем. Һөнәрләрегезне дә күрәсем килә.

 

А.б: Утырып тор, Кыш бабай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Арыдым. Мин бик күп илләрдә булдым. Ниһаять мин, Татарстанда. Безнең Туган якта гына кышлар шундый матур икән!

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай! 

                                   (Чыршының утлары кабына).

А.Б.    Төрле – төрле утлар яна

          Без уйныйбыз әйләнеп.

          Бигрәк матур, бигрәк ямьле

          Безнең чыршы бәйрәме.

Әйдәгез әле чыршы тирәли җырлап әйләник(” Влесу родилась елочка”)

                                                (Экият)

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.Әйдәгез , бергәләшеп биибез.

                                  Бию: Кыш бабай биюе

Кыш бабай: Бер бияләем югалды. Күрмәдегезме, балалар?

                                 Уен: “Югалган бияләй”

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән уйныйсы килә.

Уен: “Өшетәм” (Балалар кулларын сузып утыралар, Кыш бабай килә башласа, качыралар.)

Кыш бабай: Ой, әйбәт балалар!

А.б:   Утыр, Кыш бабай, ял ит бераз. Ә без сина узебезнең шигырьләребезне             сөйләрбез.

Кыш бабай. Әйдэгез әле, нинди матур шигырьләр өйрәндегез икән.

                  (Балалар үзләренең шигырьләрен сөйли)

К.Б.Рәхмәт ,балалар.Бик матур сөйләдегез

Кыш бабай: Балалар, уйлап уйлап торам да  бу елга кем хуҗа булыр икән?

Кар кызы:Кем җитез,кем оста,Шул булыр Яңа елга хуҗа.

Кыш бабай: Дөрес әйтәсең, кызым.

(Кыш бабай җәнлекләрне ярыштыра. Ярышта Тычкан җиңеп чыга.)

Кыш бабай:Дусларым, Яңа елга Тычкан хуҗа булыр. Сез ризамы?)

(Риза.риза.)

Кыш бабай: Киләсе елга да табыннарыбыз мул, дөньялар имин булсын.

                        Яңа еллар белән сезне.

Кыш бабай: Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез,          

           уйныйсыз. Тик миңа китәргә вакыт. Урманга барып, агачларны     көмешкә күмәсем бар.

Карсылу: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй! Оныттым шул! Бүләкләрне мин сандыкка салып, чанада алып килдем. (Сандыкны алып чыга)

Кар кызы (сандыкны ача): (анда мишуралар)

Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне сандыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Кар кызы: Кая әле минем,сөйкемле дусларым, кар чәчәкләрем. Әйдегез әле,      Кыш бабайга биеп күрсәтик.

                                             Бию: “Кар чәчәкләр”

 А.б: Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

                       Рәхим итеп алыгыз.

                      Яңа елның күчтәнәчен

                      Өйгә алып кайтыгыз.

                          (Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай: Сау булыгыз, дуслар!Сау булыгыз!

Киләсе елга кадәр, балалар!

Балалар:  Сау булыгыз, Кыш бабай! (Кыш бабай чыгып китә).

                                  Җыр: “Новый год”

Тычкан- Гүзәл, Аю- Гөлнара, Куян- воспт., 2куян укучы бала( Риана),

Кыш бабай , Кар кызы.-әти-әниләр.

                                    Балалар шигырьләре.

Матур бәйрәм җырыбыз,

Яңгырагач еракка.

Кыш бабабыз ишетеп

Килде,безгә кунакка.

Елмаеп ул эндәшә:

“Исәнмесез,дусларым!”

Ямьле бәйрәм кичендә,

Яусын сезгә котлавым.

Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың
Бүген синең яныңа
Җыелган дусларың.

Әй Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине


Ах, какой хороший
Добрый Дед мороз.
Из лесу нам елку
К празднику принес.

Үзең шаян, үзең юмарт
Үзең һаман шулай карт
Безнең белән бие, җырла,
Булмәбезгә ямь тарат.

Бәйрәмебез син килгәч
Матурланды тагын да.
Бик күңелле уйнавы
Яшел чыршы янында

Кыш бабай, Кыш бабай,
Кунакка килдең безгә
Уйнадык та, җырладык та,
Бәлки биерсең син дә.

 Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.

Кыш  бабай, кыш бабай

Безгә бик  таныш  бабай

Сакал -  мыек ап – актан

Килгән  безгә  ерактан.

 Кыш бабай, Кыш бабай

Безнең белән дус бабай.

Йөзең якты, туның яхшы

Барыбызны коч бабай.

Новогодний дед Мороз,

Нам подарки всем принес.

Расскажу ему стишок-

Пусть подарит весь мешок.

Безгә конфетлар бирә.

Үзе елмая-көлә.

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

Күрегез бу чыршыны,

Ничек матур киенгән.

Безгә бәйрәм ясар өчен

Урманнан килеп җиткән

Кыш килде, кыш килде.

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез

Юллар ясап йөрибез.

Дед Мороз! Я кашу кушал,
В тихий час примерно спал,
Воспитательницу слушал
И от этого устал!
Доставай скорей подарки,
Больше силы нет терпеть,
Хочешь, для тебя мы спляшем?
Даже песню можем спеть!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Утренники в детском саду-сценарии детской радости

Утренник в детском саду можно назвать важным событием в жизни ребенка. Здесь он узнает, как сочетается его личное удовольствие с выполнением обязательств. Здесь он учится совместной с другими де...

Сценарий выпуского утренника в детском саду " До свиданья, детский сад! "

Встречас любимыми героями ( Осень, Баба Яга, Дед Мороз )...

Правила поведения родителей на детских утренниках в детском саду.

В консультации описываются правила, которые необходимо знать родителям, при посещении праздников и развлечений. Правила оформлены ярко, в цветном варианте. Предлагаю воспользоваться данной консультаци...

Сценарий выпускного утренника в детском саду «Прощание с детским садом»

Доставлять радость другим от своего выступления.Раскрыть творческие способности детей.Воспитывать чувство благодарности персоналу детского сада за заботу.Формировать у детей взаимоотношения сотрудниче...

Сценарий выпускного утренника в детском саду "До свидания, любимый детский сад!"

Предлагаю Вашему вниманию сценарий выпускного утренника, в котором был задействован минимум персонажей....