"Новогодние волшебство"
материал (средняя группа)

Валиева Айгуль Надировна

Волшебник и фокусы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_konspekty.docx23.66 КБ

Предварительный просмотр:

                                           Яңа ел бәйрәме

                                             Икенче кечкенәләр төркеме

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда тылсымлы көй яңгырый. Тылсымлы көйгэ әйләнә- әйләнэ тылсымчы керә.

Тылсымчы : Ай – яй кая килеп эләктәм мин? Тылсым китабымнан дөрес сүзләр укымадым ахрысы. Кыш Бабайга Лапландиягә барасы идеи ич мин. Ә каядыр бик тә матур бәйрәмгә килеп эләктем  ахрысы. Ай- ай –ай балалар бакчасы тугелме сон бу. Исәнмесез балалар, сез болай матур итеп киенеп , нинди бәйрәмгә җыелдыгыз соң?

Балалар: Яңа ел бәйрәменә.

Тылсымчы:  Хай- хай себханалла, күптән күрәсе килгән иде инде мондый бәйрәмне . Балалар, мин сезнең Яңа ел бәйрәмендә калсам, рөхсәт итерсез микән?

Балалар , эйдәгез әле, сезгә дә бер тылсымымны күрсәтеп китимме?  ( Банкадагы суларны буяу) Менә балалар шушы төрле төстәге суларны сибеп, чыршыгы төрле утлар белән бизик.(1,2,3 чыршының утлары кабына) Менә ничек матур булды,әйе бит балалар. Әйдәгез хәзер бергәләп, чыршыбыз тирәли җыр җырлап әйләник.

Җыр: “Чыршы”

Җыр беткәч, музыка астында куянны куеп бүре керә.(куыша-куыша бию бииләр)

Тылсымчы: чү-чү бу нихәл,ник тиясен куянга. Яңа ел бәйрәмендә дә тәртипсезлекләр кылып йөрергә ярамый бит инде бүре.

Куян: Эйе шул, Тылсымчы бабай, бер дә яңа елга әзерләнергә ирек бирми,бу явыз бүре. Бәйрәмгә дип чыршы бизәргә чыккан идем, урманга. Бүре чыгып бөтен кәефемне төшерде. Аннан куркып качып, чыршыбыз тагын бизәлми калды инде. Тиздән яңа ел килеп тә җитә. Ә безнең чыршы бизәлмәгән дә.

Бүре: Эй, Тылсымчы бабай, анда чыршы кайгысы. Ә минем  ашыйсы килә. Эчем үкерә монда, ач карын белән яңа ел каршылап була ди мени. Менә шушы куянны тотып, учак ягып, тәмләп кыздырып ашасам, аннан да әйбәтрәк Яңа ел булмаячак( эчен уып, хыяллана)

Тылсымчы:  Юк юк болай хэл итеп булмый моны. Хэзер сезнең белән болай итәбез. Менә без балалар белән монда бәйрәм чыршысын бизәдек. Куян синдә, бүре синдә. бәйрәмдә безнең белән калыгыз. Балалар сез ризамы?

Балалар:  Риза

Куян:  Әйбәт булыр иде Тылсымчы бабай. Минем монды бәйрәмгә эләгермен дип, татлы хыялымда гына иде.

Бүре: Миндә бәйрәмдә калуыма бик шат. Ләкин минем ашыйсым килә шул у-у-у ( улый )

Тылсымчы:  Я кайгырма бүре хәзер мин сиңа тылсымымны укып тәмле пирожкилар бүләк итәм.

Тылсымлы сүзләр әйткәч бүренең кулында кәрзин барлыкка килә.

Бүре: Ай рәхмәт сиңа Тылсымчы бабай. Менә хәзер тук корсак белән яңа елны каршы алсак та була. Куянга да тимәмен моннан соң.

Тылсымчы: Э куян синга яңа елга матур кием бүләк итәм. Чын бәйрәм булсын әле үзеңә

Куян:  Эй рәхмәт Тылсымчы. Нинди матур кием. Бу бәйрәмне мин беркайчанда онытмамын инде.

Тылсымчы: Балалар яңа ел бәйрәме ул могҗизалы бәйрәм мин сезгә тагын бер тылсым күрсәтеп китәм.

1 ( Күкәй өченә чүпрәк кертү)

2 ( Шешә өченә күкәй кертү)

Тылсымчы: Балалар сезнең белән шундый күңелле. Уйнап, бәйрәм итеп йөреп Кыш бабайны бөтенләй онытканбыз бит. Ул мине килә дип, узендә кетеп утырадыр инде. Әйдәгез тылсымлы сүзләр әйтеп, Кыш бабай белән Кар кызын бәйрәмгә китертик.

 Ыждыр-быздыр җил иссен

Ерак Себер якларыннан

Кыш бабай килеп җитсен.

Шул чакта Кыш бабайнын жыры ишетелэ:

Мин – Кыш Бабай, Кыш Бабай ,

Сезгэ бик таныш бабай.

Сезнең белэн дус бабай.

 Сез дэштегез – мин килдем

 Яна ел бэйрэменэ,

 Чыршы эйлэнэсендэ

 Жыр жырлап эйлэнергэ.

Тылсымчы: Менә бит балалар , безнең Кыш бабаебыз белән Кар кызыбыз килеп тә җитте.

Кыш бабай:

Исэнмесез, балалар,

Котлы булсын Яна ел! 

Кар кызы: Исэнмесез дусларым, Котлы булсын Яна ел!

Кыш бабай: Тылсымчы син монда икән , мин сине үземдә көтеп утырам.

Тылсымчы: Ә без сине балалар, бүре һәм куянкай  белән үзебез чакырдык, чөнки бүген Әлдермеш балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме.

Кыш бабай: Эйе шул Тылсымчы дөрес эшлэгәнсез.Без бик шат , шулай бит оныкчыгым . Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай! (Чыршының утлары кабына).

Алып баручы: Чыршыбыз шундый матурланды , шулай бит ,балалар. Кыш бабай , Кар кызы сез арыгансыздыр, ял итегез. Безнең балаларыбыз сезгә үзләренен өйрәнгән шигырьләрен , җырларын, биюләрен күрсәтеп китерләр.

Кыш бабай : Я-я тыңлап карыйк.

Балалар шигырь сөйлиләр.

Нәүбәхәр:

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Безнең сагынып

Көткәнне белгән.

Алып килгән ул

Зур шугалаклар

Өеп тә куйган

Бөтен җиргә кар.

Тәрәзләргә

Ясаган атлар,

Ул биек таулар,

Чыршы , наратлар.

Шуларга карап

 Гаҗәпкә калам.

Ничек ясыйм дип

Сокланып алам.

Риназ:

Кыш бабай килгән 

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә

Чыгар дип өйдән.

Латифа:

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп

Бүләк өләшеп йөрде.

Рамазан:

Кыш бабай, Кыш бабай

Безгә кунакка килгән.

Килмәс иде безнең белән

Биисе килгән.

Галявиев Ильяс:

Кыш бабай мине

Бәген син макта

1яшькә үстем

Син килгән чакта.

Сәйдә:

Рәхмәт сиңа  Кыш  бабай

Безнең белән дус бабай

Сагынып килеп җиттең

Яңа ел бүләк иттең

Яңа елга бүләк алып

Кыш  бабай  килде

Бакчадагы һәр балага

Бүләкләр бирде

Радилә:

Әй, чыршыкай-чыршыкай
Үзең бигрәк купшыкай.
Яшел күлмәк кигәнсең
Күп бизәкләр элгәнсең.

Риана:

Елка,елка, елочка,
Зеленая иголочка
Зажгись огнями разными
Зелеными и красными.

Энҗе:

Без килдек бүген монда

Яңа ел бәйрәменә,

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Зәринә:

Күрегез лә чыршыбызны!

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек

Тора түшәмгә тиеп.

Наил:

Возле елки в Новый год

Водим, водим хоровод.

Елочка – красавица

Детям очень нравится.

Вот она какая

Стройная, большая!

Хайруллин Ильяс:

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә чыгар дип өйдән

Чыксам өшетә, битемне чеметә.

Менә шул аның бөтен эше дә.

Әминә:

Тәгәрәтеп ак карны

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын

Ясадык ике кулын.

Зур себерке тоттырдык.

Көлешеп карап тордык

Дилә:
Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

Хасаншин Ильяс:

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.

Аделина:

Әй Кыш бабай,Кыш бабай,
Хуш киләсең, уз бире
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине

Әнвәр:

Кыш  бабай,  кыш  бабай

Безне  бик  ярата.

Ул  безгә  Яңа- ел

Бүләге тарата.

Сабирова Сәйдә:

Кыш  бабай, кыш бабай

Безгә бик  таныш  бабай

Сакал -  мыек ап – актан

Килгән  безгә  ерактан.

Сафин Ильяс:

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Ясминә:

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,
Безнең белән
 дус бабай,
Сагынып килеп җиттең, 
Яңа ел бүләк иттең.

Наир:

Кыш бабай буласым килә

Тик сакалым юк микән

Капчыгым да алынмаган

Юк матур кызыл кием.

Зур үскәч, акча эшләгәч,

Мин Кыш бабай булырмын

Сүз тыңлаган балаларга

Бүләкләр таратырмын.

Кыш бабай: Ай- яй, балалар, булдырасыз.

Алып баручы:  Ә хәзер балалар, Кыш бабай белән бергәләп , чыршы тирәли бер җыр җырлап үтик.

Җыр : “Чыршы”Тылсымчы: Кыш бабай , миңа эле генә Сая мәктәбеннән  шалтыраттылар,  Тылсымчы безгә дә узеңнең фокусларынны күрсәтеп китә алмассынмы дип. Эгәрдә син рөхсәт итсәң , без куянкай , буре белән шунда китәр идек.

Куян: Китәр алдыннан ,мин үземнең дусларым белән бер бию биеп китәр идек.

Кыш бабай: Элбәттә инде куянкай.

Куяннар биюе.

Кыш бабай : Рәхмәт куянкайлар(тылсымчы , куян , бүре чыгып китәләр)

А.б: Кыш бабай, ә син  үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең яныбызга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: Кыш бабай биюе

Кыш бабай: Бер бияләем югалды. Күрмәдегезме, балалар?

Уен: “Югалган бияләй”

А.б: Кыш бабай, безнең балаларның синең белән уйныйсы килә.

Уен: “Өшетәм” (Балалар кулларын сузып утыралар, Кыш бабай килә башласа, качыралар.)

Кыш бабай: Ой, әйбәт балалар!

А.б: Утыр, Кыш бабай, ял ит.

Кар кызы: Миндә сезгә буш килмәдем , балалар. Үземнең кар бөртекләре белән бию әзерләдек.

“Кар бөртекләре” биюе

Алып баручы: Кыш бабай , безнең кечкенә кызчыкларыбызнын да биюен карап узыйк әле

“Курчаклар” биюе

Чыршы тирәли бию

Кыш бабай: Ай- хай булдырасыз балалар, әфәрин.

Алып баручы: Кыш бабай без сина тагын бер җыр бүләк итәбез.

Кыш бабай: Ягез тыңлап карыйк

Җыр: “Килче яңа ел”

Бию: “ Кызыл калфак”

Бию: Грузиннар биюе

Бию: Бразилия биюе

Кыш бабай: Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез. Миңа китәргә вакыт. Урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар!

Кар кызы: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй, тишек баш! Оныттым шул! Бүләкләрне мин сандыкка салып, чанада алып килдем. (Сандыкны алып чыга)

Карсылу (сандыкны ача): (анда мишуралар)

Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне сандыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Алып баручы: Ягез, балалар, Кыш бабайга тагын бер матур биюебезне бүләк итик.

Бию: Флешмоб

Алып баручы: Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай: Сау булыгыз, якын дуслар!

Киләсе елга кадәр, балалар!

Балалар: Сау булыгыз, Кыш бабай! (Кыш бабай  белән Кар кызы чыгып китә).

Алып баручы:  Яңа бәхет, зур уңышлар

Алып килсен Яңа ел.

Шатлык белән үтсен һәр көне.

Котлы булсын, Яңа ел!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий новогоднего праздника для детей 4-5 лет "Новогоднее волшебство"

Удобный сценарий новогоднего праздника, позволяющий изменять содержание. Ведь Снегурочка может оживить любую игрушку на елке....

Сценарий новогоднего праздника в подготовительной группе "Новогоднее волшебство"

Сценарий новогоднего праздника в подготовительной группе "Новогоднее  волшебство" Роли:взрослые – Зима, Дед Мороз, Кот Базилио, Лиса Алиса, Хоттабыч, Избушкадети – Карабас-Барабас, Гномы, Ку...

Сценарий новогоднего праздника «Новогоднее волшебство»

Автором представлен сценарий новогоднего утренника для детей 1 младшей группы....

Сценарий новогоднего утренника в смешанной ранней группе "Новогоднее волшебство"

Сценарий новогоднего утренника в смешанной ранней группе "Новогоднее волшебство"...

Сценарий новогоднего праздника для старшей группы "Новогоднее волшебство"

Цель: создание праздничного настроения в преддверии Нового года.Задачи: совершенствовать двигательные и коммуникативные навыки; развивать восприятие, воображение, память и внимание...

Сценарий новогоднего утренника: «Новогоднее волшебство»

Сценарий новогоднего утренника: «Новогоднее волшебство»...

Cценарий новогоднего утренника в средней группе "Новогоднее волшебство"

Цель: создание праздничной атмосферы и положительного эмоционального отклика у детей.Новый год всегда вселяет в нас надежду на лучшее, дарит множество подарков и приятных эмоций....