"Без булдырабыз!"
методическая разработка (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

"Без булдырабыз!" - музыкально-спортивный праздник. посвящённый Дню защитников Отечества. Предлагаем для использования ,как совместного досугового мероприятия детей и родителей.

Материал содержит игры, стихи, песни.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Музыкально-спортивный праздник 27.53 КБ

Предварительный просмотр:

МБДОУ “Ташлы Кавал “Кояшкай” балалар бакчасы”

Без булдырабыз!

Автор: тәрбияче Гыйлаҗиева Э.А.

СОЛДАТ

                                                                                               2020

Музыкаль спорт кичәсе-2020

АЛЫП БАРУЧЫ: Исәнмесез, хөрмәтле әтиләр, әниләр, кунаклар! Сезне яңадан күрүебезгә без бик шат. Кадерле әтиләребез сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә тазалык-саулык, бәхетле озын гомер, тигез мәхәббәт, игелекле балар үстерүегезне телибез.

Алып баручы:Бәйрәмебезне башлыйбыз!

Бер рәткә тезелеп бастык! (Балалар һәм әтиләр аерым берәр рәткә тезелеп басалар)

Минем арттан сул аяктан атладык! (Зарядка)

-Атлап бару

-Йөгерү (ал белән)

-Йөгерү (ян белән)

-Таралып йөрү

-Бер рәткә тезелү.

-Приседание

- Рывки

-Мельница

1. Уен: «Танып бел!»    Әтиләр үзләренең портретларын табарга тиеш.

2.Уен: «Ат чабышы» . Атларга атланып чабышу («Эскадрон» музыкасы яңгырый). Кайсы команда алдан бетерә, шул җиңә. 

 Музыкаль пауза.Сүзне балаларга бирәбез. Яраткан әтиләренә багышлап шигырь укыйлар.

Инсаф

Бүген бәйрәм көнендә

Әтиләрне котлыйбыз.

Шатлык, бәхет, сәламәтлек

Һәммәгезгә телибез (Бергә)

Илмир

Каеш будым билемә,

Мылтык астым иңемә

Йолдызлы бүрек кидем  

– Мин солдат булдым! – дидем.

Зөлфия

Хезмәт иткән минем әтием дә

Илне саклаучылар сафында.

 Солдат киеменнән төшкән рәсем

 Һәрвакытта тора каршымда.

Диләрә

Кыз кеше булсам да, гел әтигә                        Пычранса – юышам,

Охшарга дип тырышам.                                    Шөрепләрен борышам.

Машинасын рәтләгәндә,                                    Бер мактап җибәрсен диеп,

Тимер-томыр тотышам.                                     Тырышам да, тырышам.

Әмир

Минем әтием бик эшчән                              

Уңган балта остасы.                                            

Һәр эшендә дә өлгер ул-                                 

 “Алтын куллы” кыскасы!    

Әти мине дә өйрәтә

Үз эшенең серенә

Әти кебек булам, диеп,

Үсәм инде үзем дә.

                           

 Ралинә     

 Әтием минем уңган                                  

 Бөтен эшкә дә булган.                                  

 Кулыннан килә бар да,                                 

  Яратамын шуңа да.                                      

       

 Сиб. Самира

          Синең алда без, әти,                                            Без әтине яратабыз

          Башыбызны иябез.                                               Ул да безне ярата.

          Сәламәт бул, авырма,                                             Бары җылы хисләр туа,

          Рәхәт яшә диябез.                                                   Әти, сиңа карата.

 

Сөмбел

Уң кул була,

Сул кул була,

Ә уң кул була тәти.

Тәти кул белән ашарга

Өйрәтте мине әти.

Саб. Сәмирә

Һәрвакытта иңнәремдә

Тоям әтием кулларын.

Һәрчак тыныч һәм бәхетле

Булсын барыр юлларым.

 

Сәйдә

Кирәк булса, әтиләр күк

Утлар-сулар кичәрбез.

Илебезне саклау өчен

Батыр булып үсәрбез.

Алып баручы: балаларга рәхмәт!

3. Уен : «Палундра!»  («Кәләпушем» музыкасы янгырый ).5 минуттан хатын кайтып керә, ә сездә мальчишник. Табын әзерлибез.

Алып баручы:Молодцы!

4. Уен : «Фронтка ярдәм итәбез!». Сазлык аша чыгып,снарядлар ташу.  

5. Уен «Переправа!».

Музыкаль пауза: Җыр: “Мин әтине яратам” (4-5 яшь № 31)

 (Рәмзия Вәлиуллина сүзләре, Әлфия Һадиева сүзләре).

1. Әтиемнең “Йолдызы ” мин –

    Ул миңа шулай дәшә.

    Тәмле конфет, чикләвек,

    Уенчык алып кайта.

Кушымта:

Бер матур җыр бүләк итәм –

Әтием җыр ярата.

Ля-ля-ля...

2.Кулымнан тотып әтием

    Иртән бакчага илтә.

    Үзенең эше беткәч,

    Алырга килеп җитә.

Кушымта:

3.Кичен әкият укыйбыз

    Әтием белән бергә.

    Бик яратам әтиемне,

    Алдыннан төшмим бер дә.

Кушымта:

Алып баручы:Ә хәзер уйнап алабыз.

6. «Без булдырабыз!»  дип атала. Бизиборд уены нәтиҗәләре. Бу бәйгедә 8 гаилә катнашты. Безгә барысы да бик ошады, ләкин бәйге булгач, урыннар билгеләмиче булмый инде.

3нче урында 4 гаилә:

-Вәлиуллин Илшат,Зарипов Сәйдәш,Машрапов Ришат, Сабирҗанов Газинур.

2нче урында 2 гаилә:

- Мөхәммәдеев Илмир һәм Сибгатуллин Илназ

1нче урында 2 гаилә:

-Мөхәмәтҗанов Рүзәл һәм Закиров Руслан

7.Уен «Гусиный шаг»  дип атала. Кайсы команда тизрәк башняларны аудармыйча урап уза. («Яблочка» музыкасы яңгырый)

8. «Оста куллар!» Бирелгән материалдан кул эшләнмәсе ясарга (губка, зубочистка, теш мастасы)

Музыкаль пауза. Бию «Малявка»

9. Уен «Без барысын да беләбез»

-Сәламәт яшәү рәвеше дигән җемләне ничек аңлыйсыз?

-Нәрсә ул спорт?

- Нәрсә ул физкультура?

- «Рациональное питание» дигән сүз төзмәсен ничек аңлыйсыз?

-Анкета тутыру “Сәламәт яшәү рәвеше (Здоровый образ жизни)”

Музыкаль пауза:ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ГИМНЫ

 (слова Рамазана Байтимерова, перевод на русский язык Филиппа Пираева)

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!

Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,

Моя Республика, мой Татарстан!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эзләнү-тикшерү проекты " Без матурлык булдырабыз"

экологик тәрбия бирү максатыннан, балалар белән төрле тикшеренү эшләре алып барыла. Шул максаттан бакчабызны дизайн бизәү буенча проект төзелде. ...