«Яңа ел” бәйрәм иртәсе.
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

«Яңа ел” бәйрәм иртәсе.

“Яңа ел” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б: Туган җиребезгә Яңа ел килә! Бүген без, Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

 

А.б: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

 

Исәнме, чыршы, исәнме. Алинэ

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

 

Саумы, саумы, чыршыкай,  Сэит

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_irtse.docx26.32 КБ

Предварительный просмотр:

«Яңа ел” бәйрәм иртәсе.

“Яңа ел” музыкасы астында балалар залга керәләр һәм басалар. Зал уртасында чыршы бизәлгән.

А.б: Туган җиребезгә Яңа ел килә! Бүген без, Яңа ел бәйрәменә җыелдык.

Нинди матур безнең чыршы!

Җем – җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь – яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Җыр “Чыршыкай, купшыкай”

А.б: Әйдәгез әле чыршыбызга багышлап, матур шигырьләребезне сөйләп күрсәтик әле.

Исәнме, чыршы, исәнме. Алинэ

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

Саумы, саумы, чыршыкай,  Сэит

Саумы, саумы, Яңа ел!

Яшел чыршы тирәли

Әйләнәбез елмаеп.

 Күрегез бу чыршыны  Ильфат

Чыршының да чып – чыны.

Нинди төз, матур, биек.

Тора түшәмгә тиеп.

Кунак булып яшел чыршы  Назгол

Урманнан безгә килгән.

Ел да безне шаккаттыра,

Ничек матур киенгән.

Әй Яңа ел, әй Яңа ел,  Равиль

Кил син безгә тизрәк.

Бергәләп түгәрәккә

Басыйк, дуслар, бергәләп.

 Төрле – төрле утлар яна  Алисэ

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

А.б: Балалар, чыршының утлары кабынмый. Әйдәгез әле чыршы янында бер биеп алыйк, бәлки кабыныр.

Бию: “Новогодние игрушки”

(Балалар чишенергә чыгып китә, кунаклар белән уен).

Уен Урындыклар тезеп 5 кеше, 4 урындык куела.(итек, бияләй, шарф, туфли)

А.б: Балалар, безнең чыршының утлары кабынмады бит. Бергәләшеп әйтеп карыйк әле.

Бергә: Ян, ян, чыршыкай,

Бул син - кояш, бул син – ай!

А.б: Белдем балалар, чыршының утлары янсын өчен, безгә Кыш бабай белән Карсылуны чакырырга кирәк. Бергәләшеп чакырыйк әле.

Балалар: Кыш бабай! Карсылу! Кыш бабай! Карсылу! Кыш бабай! Карсылу!

Убырлы керә.

Убырлы: Балалар мине чакырасызмы сез? Мине көтәсез мәллә?

Балалар: Юк, Кыш бабай белән Карсылуны чакырабыз.

Алып баручы: Убырлы сиңа юлда Кыш бабай белән Кар Кызы очрамадымы соң без аларны көтәбез?

Убырлы: Ююк, күрмәдем. Нигә җыелыштыгыз соң сез?

Бөтенесе бергә: Яңа ел бәйрәменә.

Убырлы: Мин дә яратам Яңа ел бәйрәмен, минедә бәйрәмегездә калдырыгыз әле.

А.б: Балалар калдырабызмы Убырлыны?

Балалар: Әйе.

Убырлы: Рәхмәт балалар. Алар килеп җиткәнче балалар әйдәгез әле, биеп алабыз, сез бии беләсезме, яратасызмы биергә?

Балалар: Әйе.

Музыка “Танец маленких утят»

Убырлы: Чынлапта бии беләсез икән. Бик матур биисез балалар молодцы сез. Уеннар уйныйсыгыз киләме?

Балалар: Без уеннар яратабыз.

Убырлы: Сез чаңгы шуарга яратасызмы? Яратсагыз әйдәгез киттек.

  1. Беренче уен “Чаңгы шуу”.

Убырлы: Кызу шуасыз, булдырдыгыз. Икенче уен “Кем җитез дип атала”. (Шарны ракеткадан төшерми барырга кирәк).

  1. Уен “Кем җитез” дип атала.

Убырлы: Өченче уен “Кар җыю”. Быел кар әз күп итеп җыярга ирәк карны, ямегез балалар.

  1. Уен “Кар җыю”.

Убырлы: Булдырдыгыз балалар, сез шундый җитезләр, тырышлар. Миңа китәрмен инде тагын бүтән бакча балаларын уйнатып карый әле, сезнең шикелле тырыш микән аларда.

А.б: Рәхмәт сиңа убырлы күңелле уеннарың өчен.Саубул Убырлы.

Блалалр: Саубул.

(Убырлы кергәндәге музыка куела, убырлы чыгып китә)

А.б:  Балалар, Кыш бабай белән Карсылуны чакырып карыйк инде, бәлки ишетеп килеп җитәрләр. 

Балалар: Кыш бабай! Карсылу! Кыш бабай! Карсылу! Кыш бабай! Карсылу!

Кыш бабай белән Кар Кызы керә(музыка куела).

Кыш бабай: Исәнмесез, кадерле дусларым! Исәнмесез, кадерле балалар! Яңа ел белән сезне! Менә мин яңадан сезнең янда. Мин сезгә яңа бәхетләр, яңа уңышлар алып килдем!

Карсылу: Ашыктык сезгә килергә.

Яңа ел каршыларга.

Купшы чыршы тирәли

Бергә күңел ачарга.

Алып баручы: Кыш бабай, Карсылу,

Әйдә түрдән үзыгыз.

Иң кадерле, иң якын

Кунагыбыз булырсыз.

Алып баручы.: Балалар, Кыш бабай килгәч безгә бигрәк тә күңелле булып китте, шулаймы. Әйдәгез әле, шул шатлыктан бер җырлап алыйк әле!

«Кыш бабай» җыр бөтенесе бергә.(Кыш бабайны түгәрәккә алып)

Кыш бабай: Балалар, сезнең чыршыгыз да бигрәк матур, уенчыклары да бик күп.Ә никтер утлары янмый. Ягез әле утларын кабызыйк. Минем арттан кабатлагыз:

Ян, ян, чыршыкай,

Бул син, кояш, бул син ай! (Сихри музыка. Чыршының утлары кабына.).

А.б: Кыш бабай, балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Кыш бабай: Әйдәгез, шигырьләрегезне сөйләп күрсәтегез әле.

Кыш бабай. Һай, рәхмәт балалар! Бигрәк матур җырлыйсыз. Балалар, хәзер инде сезнең һɵнәрләрегезне карап үтсәк тә була. Мин сезгә бик күп итеп бүләкләр, күчтәнәчләр алып килдем.

А.б: Утырып тор, Кыш бабай, арыгансыңдыр.

Кыш бабай: Арыдым. Мин бик күп илләрдә булдым.

Иске ел үтеп бара,    Алисә

Көтә безне яңа ел.

Рәхмт сиңа Кыш бабай,

Котлы булсын Яңа ел!

Рәхмәт сиңа Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Рәхмәт сина, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

Әй, Кыш бабай, Кыш бабай   Ильфат

Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

 Кыш бабайның куллары   Назгол

Салкын диеп уйладым.

Башымнан сөйгән иде,

Чак –чак “эреп” куймадым.

Җылы икән , бик җылы

Кыш бабайның куллары.

Шуңа күрә гел актыр,

Аның йөргән юллары.

Кыш бабай килгән,  Равиль

Ап – ак тун кигән.

Көтәм: кем генә

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,

Битне өшетә,

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Кыш бабай, Кыш бабай    Алинэ

Безгә бик таныш бабай.

Сакал, мыек ап – актан,

Килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт,

Үзең һаман шулай карт.

Безнең белән бие, җырла

Бәйрәмебезгә безгә ямь тарат.

Новый год встречать пора,   Сәит

Дружно крикнем мы: «Ура!».

Кто подарки нам принес?

Ну конечно, Дед Мороз.

Будем прыгать мы у елки,

Не страшны ее иголки,

Станем дружно в хоровод:

Здравствуй, здравствуй, Новый год!

А.б: Кыш бабай, үзең нәрсәләр өйрәнеп килдең соң, безнең янга?

Кыш бабай: Бию өйрәнеп килдем.

Бию: Кыш бабай белән бергә бию.

Кыш бабай: Сүзеңне тыңладым,

                       Биесәм дә армадым.

                       Тик бер бияләем юк бит.

                       Кая киткән тапмадым?

А.б: Зиһенеңне чуалтма,

         Бияләең югалтма.

         Табарга тырыш тизрәк,

Балалар безнең зирәк.

(Карчәчәк бияләйне балаларга бирә, алар аны кулдан кулга йөртәләр. Кыш бабай бияләйне алырга тырыша.)

Уен: “Югалган бияләй”

Кыш бабай: Уф, арыдым,

                       Харап булдым, җиңелдем.

А.б: Утыр, Кыш бабай, ял ит.

Кыш бабай: Нинди матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез. Миңа китәргә вакыт. Урманга барып, агачларны көмешкә күмәсем бар. Сау булыгыз, дуслар!

Карсылу: Кыш бабай, бүләкләреңне оныттың бит!

Кыш бабай: Әй, тишек баш! Оныттым шул! Бүләкләрне мин капчыкка салып, чанада алып килдем. (Капчыкны алып чыга)

Карсылу (Капчыкны ача): (анда мишуралар)

Бабай, монда бернәрсә дә юк. Син бүләкләреңне капчыкка салырга оныткансың ахрысы.

Кыш бабай: Бүләкләрне онытмадым, кызым. Бүләкләр качканнардыр алар. Балалар бер биеп күрсәтсәләр, бәлки бүләкләр табылыр.

Кар кызы: Кая әле минем,сөйкемле дусларым. Әйдегез әле, Кыш бабайга биеп күрсәтик.

Бию: “Бубенцы”

А.б: Бүләкләр чыршы төбенә качканнар, Кыш бабай!

Кыш бабай: Менә сезгә бүләкләр

Рәхим итеп алыгыз.

Яңа елның күчтәнәчен

Өйгә алып кайтыгыз.

(Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тарата).

Кыш бабай: Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт. ( Сәгать суга. )

Кыш бабай: Сукты китер сэгатьлэр, 
Хушыгыз инде. 
Яна шатлыклар алып 
Яна ел килде. 
Яна елның таннары 
Гел аяз тусын.
Ул тарихка бэхет елы 
Булып язылсын!

Кар кызы: Сау булыгыз! Бугенгедәй
Һәрчак булыгыз кɵләч. 
Күрешербез Яңа елда 
Тагын да бер ел үткәч. 

Барысы бергә: Сау бул, сау бул Кыш бабай! Сау бул, сау бул Карсылу!

А.Б. : Ә без, балалар, Кыш бабай hәм Карсылу китте дип, кунелсезләнмик эле. Янә чыршыбыз титрәли җыр җырлап әйләник әле.

Хоровод « В лесу родилась ёлочка»

Җыр «Чыршы»

Алып баручы: Инде бәйрәмебез ахырына якынлашты дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

                                       Яңа ел барыбызга
                                      Китерсен бәхет, шатлык.
                                    Сәламәтлек юлдаш булсын!
                                    Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын!