9май-Җиңү бәйрәме
творческая работа учащихся (старшая группа)

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Дистанцион бәйрәм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 9_may-_onlayn_byrm.docx22.87 КБ

Предварительный просмотр:

               9 май-җиңү бәйрәме!

Гөлүсә

Хөрмәтле Ветераннар, тыл эшчәннәребез, балачак еллары авыр сугыш елларында үткән өлкәннәребез.  

 Үзебезнең бакча коллективы, кечкенә балаларыбыз исеменнән Сезне   Бөек җиңүнең 75 еллыгы белән һәр кайсыгызны да кайнар котлыйбыз

Нинди генә ҖЫЛЫ сүзләр әйтсәк тә Сезнең өчен аз булыр кебек. Сезнең тормыш юлыгыз, кылган изге гамәлләрегез безнең өчен дә, үсеп килүче яшь буын  өчен дә үрнәк булып тора.Рәхмәт СЕЗГӘ!!!

Фирдәвес-Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә.. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан да онытылмас. Мәңгелек дан Сезгә Ветераннарыбыз, Тыл эшчәннәребез!

Данир

Бабайларның, әтиләрнең

Дан юлыннан атлыйбыз.

Өлкән буын батырлыгын

Йөрәкләрдә саклыйбыз!

Илмир.

Ил чигендә сакта торыр,

Диңгез кичәр буын без.

Хезмәтебездә Ватанга

Тугрылыклы булырбыз.

 

Ралинә

Байрак элдек без бүген урамга,

“Җиңү әйрәме”көне булганга.

Әйдә зур бәйрәм, шатлык белән кил,

Сине каршылый бөтен туган ил!

Азамат

Туган илем таңнар иле

Гөлләргә тиңлим аны

Алсуланып

Ата аның һәр таңы

Раян

Туган илне көчле итик,

Илебез бөркетбулсын.

Кояш чыксын,  нурлар сипсен,

Күгебез көлеп торсын

 ӘлфинәСолдатка китә егетләр

Үз илен яклар өчен.

Ватан терәге-ир,дигән

Исемне яклар өчен.

Рифат.

Туган илем имин булса,

Ал чәчәкләр үсәрләр.

Бакчаларда алмалар

Кызарышып пешәрләр

Элина

“Тынычлык”

Шаулый урман, гөрли болын,

 Яфрак яра тал-тирәк.

Яшел бакча төзү өчен.

Безгә тынычлык кирәк

Тормыш, җирне яңарту-

Безнең беренче теләк

Зур заводлар салу өчен 

Безгә тынычлык кирәк

Айгөл

Мәйданга чакыра

 Зур җиңү бәйрәме

Һәйкәлләр янында

Чәчәкләр бәйләме

Байраклар,флаглар

Бәйрәмгә җыелган

Бабайлар янына

 оныклар сыенган

Бабайлар күзендә

Енҗе яшь калтырый,

Малайлар күзендә

Горурлык ялтырый.

Яңгырый сафларда

Җиңүгә дан җыры

Өзелмәс дәвамлы

Быннар чылбыры.

Алисә

Минем бабам –капитан

Сугышта булып кайткан

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип.

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан

Рузилә җыр “Һәрвакыт булсын кояш”

Биектау муниципаль  районы Олы Кавал “Чишмәкәй” балалар бакчасы

                           

                      Сценарий

“9май-Җиңү бәйрәме”

(Видео –бәйрәм)

Тәрбияче:Яруллина Ф.Н

2020 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Праздника 9мая .

Сценарий праздника для детей средней и старших групп детского сада...

Праздник 9мая День Победы

Праздничное занятие, посвященное 9 мая. Красочный досуг с приглашением ветеранов войны....

Сценарий праздника 9Мая

Подбор стихотворного, песенного и танцевального материала....

открытка к 9мая

Вырезаем георгиевскую ленточку(на широкую  полоску черного цвета накладываем тонкие полоски оранжевой цветной бумаги)затем рядом делаем цветок или несколько цветков гвоздик(стебель,листья-зеленог...

коспект занятия в средней группе ко Дню Победы 9мая тема:"Взрослым и детям нужен мир на всей планете"

Познакомить детей с понятием "война", о горе, которое она принесла, о героической защите наших воинов , о значении  Праздника Победы для нашего народа. Развивать умение подбирать слова по заданно...

Сценарий праздника 9мая.

сценарий праздника 9мая  в ДОУ для старших и подготовительных к школе групп....