Сценарий осеннего праздника для детей 2 младшей группы "Урман булэге".
методическая разработка (младшая группа)

Сценарий осеннего праздника на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatarskiy_stsenariy_dlya_2_ml.gruppy.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче кечкенәләр төркеме өчен

« Урман бүләкләре» дигән

көз бәйрәме сценарие.


Балалар күңелле көй астына залга керәләр, түгәрәккә басалар.

Алып баручы. Балалар, без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр әйтерсең лә берсеннән берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар.

Менә җәй дә үтеп китте,

Көз айлары килеп җитте.

Бала-чага бик шатлана,

Балалар белән бергә.

Көзге бәйрәм башлана!

Алып баручы.

Ясыйк матур түгәрәк,

Җырлап алыйк бергәләп.

Музыка җитәкчесе сайлау буенча җыр

Алып баручы.

Йә, балалар, сөйләгез,

Ничек итеп килә көз?

1 бала.

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып еракка.

2 бала.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

3 бала.

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

4 бала.

Агачлар-ялангычлар

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз –

Без урманда йөрибез!

Алып баручы.

Көзге урман каршы алды,

Бик зур шатлык алып килде.

Аяк асты кызыл, сары

Яфракларга күмелде.

Нинди җәнлекләр бу урманда яши икән? Әйдәгез әле, утырып карыйк!

Балалар урыннарга утыра. Музыка яңгырый, төлке чыга.

Төлке 

Мин төлке! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Кәрзинемдә бүләкләр -

Кызыл, сары  яфраклар!

Аларны кулга алып

Бергәләп биеп алыйк!

«Яфраклар белән бию»

Алып баручы. 

Биюебез булды әйбәт,

Яфраклар өчен ...

Балалар. Рәхмәт!

Төлке.

Сәләмәт булыгыз! Ә миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз, балалар!

Балалар. Сау бул, төлке!

Китә. Куян көе яңгырый.

Алып баручы. 

Балалар, ишетәсезме, безнең яңга тагын бер кунак килә!

Колаклары сөңге-сөңге,

Аяклары дөңге-дөңге. (хәрәкәтләрен күрсәтеп сөйли) 

Нәрсә ул?
Балалар. Куян!

Куян килеп көрә.

Куян. 

Мин куян! Килдем сезгә

Бәйрәмне матурларга.

Кулчатыр кулларымда,

Әйдә, дуслар, уйнарга!

Алып баручы:

Кояш нурларын сипсә,

Без чыгабыз уйнарга!

Куңелле биибез,

Урман буйлап йөрибез.

Болыттан тамчы тамса

Көзге яңгыр башланса,

Кулчатырны алабыз

Һәм астына качабыз!

Уен «Кояш һәм яңгыр»

Алып баручы

Уеныбыз булды әйбәт,

Кулчатыр өчен ...

Балалар. Рәхмәт!

Куян. Сәләмәт булыгыз! Ә миңа китергә вакыт җитте. Сау булыгыз, балалар!

Куян китә.

Алып баручы.

Ә сукмакта, сукмакта

Гөмбәле кәрзин тора!

Кем безгә хәтле килгән

Һәм кәрзинен югалкан?

Балалар, әйдәгез безнең күңелле җырыбызны башлап җибәрийк! Бәлки, кәрзиннең хуҗасы безне ишетеп килер.

Сайлау буенча җыр

Җырдан соң балалар урыннарга  утыралар. Керпе килеп керә.

Көрпе.

Урманда озак йөрдем,

Кәрзинемне югалттым.

Сезнең җырны ишеттем,

Ашыгып, йөг(е)реп килдем!

“Ялгыш” бәрелеп, кәрзинне ега, гөмбәләр кәрзиннән төшеп таралалар.

Көрпе 

Ай-яй, кәрзинне ектым,

Гөмбәләрне тараттым...

Алып баручы. Керпекәй, кайгырма, безнең балалар игелекле, сиңа ярдәм итерләр!

Музыка кереше яңгырый, балалар гөмбәләрне кулга алалар һәм гөмбәләр белән бииләр.

«Гөмбәләр биюе» (татар халык көе, Г.Гыйләҗетдинова сүз.)

Биюнең ахырына балалар гөмбәләрне кәрзингә итеп салалар.

Шул вакытта керпе чыршы астында зур гөмбәне кулга ала.

Керпе.

Бик җитез, дуслар, булдыгыз,

Барлык гөмбәне җыйдыгыз!

Мин сезгә рәхмәт әйтәм,

Зур гөмбә бүләк итәм!

Алып баручы.

Бу гөмбә – ул тылсымлы,

Өче бик тәмле, баллы!

(гөмбәне ачып, кәнфитләрне чыгара һәм Керпе белән балаларга тарата)

Балалар.

Бүләгең булды әйбәт,

Керпе, сиңа зур ...

Балалар. Рәхмәт!

Алып баручы:

Ә безгә урманнан төркемгә кайтырга вакыт җитте.

Керпе. Сау булыгыз, балалар!

Алып баручы балалар белән бергә.

Сау бул, Керпекәй!

Күңелле көй яңгырый, балалар баллы кучтәнәчләр тотып,

музыка залыннан чыгып китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий осеннего праздника для детей младшего и среднего возраста "Что у осени в корзинке?"

дети очень любят праздники с кукольным театром, особенно когда в нём принимают участие....

Сценарий осеннего праздника для детей младшей группы "Здравствуй, осень золотая!"

Сценарий осеннего праздника во 2 младшей группе              «Здравствуй, осень золотая!» Роли: ведущий, осень. А...

Сценарий осеннего праздника для детей младшего возраста "Друзья Осени"

Сценарий осеннего праздника для детей младшего возраста "Друзья Осени"...

"Колобок в осеннем лесу" - сценарий осеннего праздника для детей младшей группы.

В основе праздника - аранжировка русской народной сказки "Колобок". Действие разворачивается на ширме с помощью кукол "Би-ба-бо". Музыкальный материал гармонично вплетается в дейтс...

Сценарий осеннего праздника для детей младшей группы "Осенние топотушки в гостях у Петрушки"

Сценарий утренника, посвященного празднику Осени для детей младшей группы в детском саду. Преднаначен для музыкальных руководителей и воспитателей дошкольных учреждений....

Сценарий осеннего праздника для детей младшего дошкольного возраста «Осеннее лукошко»

Сценарий осеннего праздника для детей младшего дошкольного возраста  «Осеннее лукошко»...