Новогодний утренник
материал (подготовительная группа)

Васильева Альбина Михайловна

Новогодний утренник в подготовительной группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_byrme.docx2018.docx24.96 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме. Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Катнашучылар: Кыш бабай,Таңсылу, куян, Убырлы, 1 разбойник,2 разбойник

Балалар музыка астында залга узалар, ярым түгәрәк ясап басалар.

А.б. Кадерле әти-әниләр, килгән кунаклар, бакча хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән Яңа 2019 ел белән тәбрик итәбез! Яңа ел яңа өметләр, яңа хыяллар, үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, күңелле яңалыклар, шатлык –сөенечләр, чиксез уңышлар алып килсен!

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Күңелләргә сафлык, моң салып.

Яңа елда саулык, бәхет килсен,

Кышкы бураннарга уралып.

1б. Бүген бәйрәм, Яңа ел

Бөтен җиргә кар яуган.                      Рузиль

Яңа елны каршыларга

Кунаклар да җыелган.

2б. Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга.                      Вильдан

Исән –саумы Яңа ел

Хуш киләсең, уз залга.

3б. Бүген бездә күңелле

Бүген бездә зур бәйрәм.                   Наиль

Яшел чыршы тирәли

Итәбез әйлән-бәйлән.

4б. Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән,                      Эмиль

Матур булып балкып торган,

Якты йолдызлар белән.

Җыр. Чыршы яшел тунын киеп...

5б. Здравствуй,елка, как мы рады

Что ты снова к нам пришла

И в зелененких иголках              Карим

Свежесть леса принесла.

6б. На ветвях твои игрушки

И фонарики горят.                         Камал

Разноцветные хлопушки

Бусы разные горят.

7б. Здравствуй,здравствуй елка,

    Здравствуй, новый год                И.Амир

    Вокруг зеленой елки,

    Мы водим хоровод.

Песня Новый год

8б. Әйдә, дуслар, бергәләшеп

Ясый матур түгәрәк.                           С.Амир

Күңелле чыршы янында

Җырлыйк-биик бергәләп.

9б. Сиңа карап сокланабыз

Шаярабыз, көләбез.                              Ильдана

Матур чыршы бәйрәмендә

Бергәләшеп биибез.

Общ.танец “Ты и я” (биегәннән соң, балалар утыралар)

(Куян чыршы тирәли сикергәли-сикергәли кыңгырау шалтыратып йөри)

Куян: Яңа ел,Яңа ел

          Яңа ел килә тиздән.

           Дусларым, җыелыгыз                    Айрат

          Иске ел китә бездән.

(Балалар бер рәткә тезелеп басалар)

Куян: Хушлашыйк иске ел белән,

Изге теләкләр һәм җыр белән!

1б. Узган елда

Күп булды эшләр,                                Эмилия

Үсеп чыкты

Зур төзелешләр!

2б. Игеннәр дә бик уңды,

Тормышыбыз мул булды!                         Айсылу

3б. Ямьле булды узган җәй

Су коендык, уйнадык.                                       Ирхан

Шаулап торды тугай буе

Йөгерешеп туймадык.

4б. Узган елда зур булып-

Тагын бер яшькә үстек.                Каюм

Таңсылу керә.

Мин- Таңсылу-

Яңа ел таңы!

Саумысез!

Мин килдем тагын.

Барысы бергә:

Хуш киләсең, якты таң

Әйдә, түрдән урын ал!

А.б. Балалар, безнең Кыш бабабыз озаклады.Экранга карыйк, кыш бабабыз килеп житэ микэн эле.Кыш бабабыз урманда матурлыкка сокланып йөри, җәяү килгәнгә күрә озак килә. (слайд 1, до снежинки)

(башын аска иеп, ике кулын асылындырып, мышык-мышык килеп елап Убырлы чыршы янына килеп утыра)

Убырлы: Ник мин Убырлы булып тудым микән?(елый). Көнләшәм мин сездән.

А.б. Күрегезче, балалар, безгә Кыш бабай түгел, Убырлы кунакка килде. Әллә елыйсың инде? Ни булды?

(Җәнлекләр килеп янына баса, юаталар)

Таңсылу: Ник елыйсың Убырлы? Бүген бит бәйрәм.

Куян: Ачуланган инде ул безгә.

Убырлы: Юк,ачуланмадым,куянкай. Үземә үпкәлим мин. Кеше буласым килә. Нинди зур шатлык кеше булуы!

Куян: Я инде, алай бик борчылма. Ник куркак куян без дип, елап утырмыйбыз бит, яшибез.

А.б. Дөрес әйтәсең, куян. Чөнки яшәве күңелле. Кичне ямләндереп, Кыш бабайда килеп керер. Ул бит могҗизаларга ышандыручы Кыш бабай. Тылсымлы таягы да бар.

Убырлы: (җанланып китеп) Ул мине- Кыяфәтсез карчыкны матур кызга әйләндерә алыр микән?

А.б. Синең матур кыз буласың килә мени? Юкка борчыласың. Матур кызлар әнә ничек күп. Ә син - Убырлы карчык- берәү генә. Син бит ел да көтеп ала торган сәхнә героебыз. Син безгә кирәк, синең белән күңелле!

Убырлы: Шулай дисеңме? Ай, рәхмәт. Йөрәгем канатлана,очыйм әле мин. Кыш бабайны упкәләттем, гафу сорыйм. (себеркесенә атланып, чыгып китә)

А.б. Безнең Кыш бабай күренми.Әйдәгез, җыр җырлыйк, бәлки безнең җырлаганны ишетеп, үзе дә килеп җитәр.

(Чыршы тирәли җыр: Под Новый год)

Ике разбойник керә.

1 разбойник. О-о-о! Кая килеп чыктык без! (чыршы тирәли сокланып йөриләр)

2 разбойник. Миңа монда ошый, бигрәк күңелле монда.

1 разбойник. Карале,карале монда балалар да бар.

Икесе бергә: Исәнмесез!

А.б. Сез кем буласыз?

Разбойниклар: Безме? Без- бандитлар!

1 разбойник. Ә сездә нинди бәйрәм?

А.б. Бездә Яңа ел бәйрәме. Безгә Кыш бабай килеп җитәргә тиеш, бүләкләр белән.

2 разбойник. Шулай мени. Ә сез нинди бүләкләр әзерләдегез?

А.б. Без җырлар, биюләр, шигырләр әзерләдек.

1разбойник. Безгә дә берәр бүләк бирегез әле.

А.б. Ярар. Без сезгә бию бүләк итәбез.

Бию Чунга-Чанга

1 разбойник. (икенчесенә). Карале, тиздән Яңа ел була, балаларга кунакка Кыш бабай килә.

2 разбойник. Бик әйбәт. Килсен әйдә Кыш бабай.

1 разбойник. Булмасын әле алай. Без синең белән монда комачауларга тиеш. Бүләкләрен ашап бетерегә, чыршыны кисеп ташларга. Кая чыгар балтаңны.

А.б. Балалар,болар безгә ниндидер начарлык эшләргә йөриләр.Экранга къз салыйк эле,Кыш бабабыз килеп җитми микән әле? Кыш бабай тизрәк килеп җитсен, чакырыйк әле. (Слайд 2, до снежинки)

Балалар. Кыш бабай!Кыш бабай!

(ерактан Кыш бабай килгәне ишетелә)

1 разбойник. Кыш бабай килә, киттек тизерәк.

2 разбойник. Киттек-киттек. (чыгып китәләр)

Кыш бабай керә.

К.б. Исәнмесез, балалар,

Исәнмесез, кунаклар!

Бик ераклардан килдем мин

Яңа ел бәйрәменә.

Кар кызы: Исәнме, бабакай.

К.б. Кызым, син дә монда мени?!

К.б. Нишләп чыршыгызның утлары янмый?

Әйдәгез, утны кабызыйк,

Чыршы янына әйлән –бәйлән

Уйнарга басыйк.

Чыршы утлары, балкыгыз,

Җем-җем итеп яныгыз.

(чыршының утлары кабына)

Җыр.Төрле-төрле утлар яна.(чыршы тирәсендә)

Кыш бабай. Әй,булдырдыгыз, балалар. Бик матур җырладыгыз.

1б. И, Кыш бабай, Кыш бабай

Түгәрәккә алдык сине.

Күпме генә тырышсаң да,               Наил

Чыгармыйбыз без сине.

К.б. Ә мин чыгам.

Уен. Чыгармыйбыз

К.б. Нык тотынганнар, чыгармыйлар.

А.б. Кыш бабай без сине уртадан чыгармыйбыз.

К.б. Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, Җавабын табарсыз микән?

А.б. Әйтеп кара, Кыш бабай.

К.б. Ак ашъяулык таптым,

Җир өстенә яптым. (кар)

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы,каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак булган? (кыш)

К.б. Булдырдыгыз, бик күп беләсез икән. Инде кулларыгыз да туңгандыр, бер чәбәкләп алыйк.

(балалар кул чаба. Кыш бабай түгәрәктән чыга)

А.б. Әй, карагыз әле, Кыш бабай хәйләләде бит безне. Яңа елда шулай шаярып алсаң да ярый инде. Кыш бабай, ягез утырыгыз, безнең малайлар сезгә шаян бию бүләк итәрләр. (кызлар урыннарына утыралар)

Малайлар биюе. Шаян бию

А.б Безнең балалар шигырләр дә өйрәнделәр.

Шигырьләр:

1.Милана. “Елка(игра)” Е. Благинина.

2. Айрат. “Кыш бабай”Әнәс Кари.

3. Яна. “К детям елочка пришла” Агния Барто

4. Ш.Амир. “Исәнме, Кыш бабай”. Рафис Корбан.

5. Эльмира. “Чыршы әйләнәсендә” Роберт Миңнуллин.

6. Азамат “Буран”

А.б. Безнең балалар инглиз телен дә өйрәнәләр. Яңа елга багышланган шигырләрен сөйләрләр.

А.б. Балалар, җырлап та күрсәтик  Кыш бабабызга.

Җыр. Кыш (урындыклар янында)

К.б. Миңа бик эссе булып китте. Эри башладым. Кая минем кар бөртекләрем, мине суытыгыз әле.

Кар бөртекләре биюе

А.б. Уйнап та алыйк әле.

Уеннар: 1. Чанада шуу.(обручлар белән)

К.б. Балалар, сез миңа бик ошадыгыз: матур җырладыгыз, күп шигырләр беләсез икән. Сезнең кебек уңган балаларга бүләкләрем бар минем. Кая әле минем капчыгым. Бүләкләрне өләшим зле. (капчыгын эзли). Әй, карртлык, картлык. Мин бит аларны урманда калдырдым.

(капчыкны сөйрәп разбойниклар керә).

К.б. Кая минем капчыкны өстерәп барасыз?

1 разбойник. Исәнме, Кыш бабай, бу синекеме?

2. Без аны байлык дип белдек.

К.б. Анда бит балаларга дигән бүләк.

(капчыктан матурайган Убырлы карчык чыга)

(артыннан өе килеп җитә, өй эченнән бүләкләр чыга)

(бүләкләр өләшү)

А.б. Кыш бабай, безнең  бер үтенечебез бар. Балалар язган хатларны төркемнән кереп алмассың микән?

А.б. Ә без Кыш бабайны экраннан күзәтәбез. (Слай 3, үзебез төшергән)

“Маленькая елочка” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Новогодний утренник для старшего дошкольного утренника

в этом утренники принимают участия взрослые. Много ролей- Баба яга, Леший, Нехочуха, Дед мороз и Снегурочка. очень интересный сюрпризный мамент перед раздачей подарков....

Сценарий новогоднего утренника для детей младшего и среднего возраста "Лесная полянка", сценарий новогоднего утренника для детей старшего дошкольного возраста "Приключения у Новогодней ёлки"

Дети со Снегурочкой отправляются в лес искать Деда Мороза. В лесу на полянке они встречают гнома. он их провожает на полянку к Дедушке Морозу. сценарий для саршего возраста, Баба Яга заколдовывает Дед...

Новогодний утренник «В гости к елочке»Новогодний утренник «В гости к елочке»

Цель: Создать радостное настроение у детей.ЗадачиРаскрепостить детей;Обогатить новыми впечатлениями;Закрепить ранее полученные и обрести новые знания;Развивать творческие способности...

Новогодний утренник «Снежная Королева» Новогодний утренник «Снежная Королева»

Педагог дополнительного образования Плотникова О.Л.НОВОГОДНИЙ ПРАЗДНИКПО СКАЗКЕ «СНЕЖНАЯ КОРОЛЕВА»(старшая и средняя группы)В зале приглушенный свет. На сцене ёлка, камин, кресло, сто...

Сценарий Новогоднего утренника в 1-ой младшей группе детского сада Новогодний утренник "В гости елочка пришла" для детей 1-й младшей группы

Сценарий Новогоднего утренника в 1-ой младшей группе детского садаНовогодний утренник "В гости елочка пришла" для детей 1-й младшей группыНарядные дети входят в празднично украшенный зал. В ...