Сценарий праздника
материал (подготовительная группа)

Васильева Альбина Михайловна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган бәйрәм иртәсе “Карга боткасы”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_byrme_karga_botkasy.docx35.84 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 83 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

оештырылган бәйрәм иртәсе

“Карга боткасы”

                                       Үткәрде:

                                                             83 нче балалар бакчасы

                                           тәрбиячесе

                                                    Васильева А.М.

Түбән Кама, 2018.

Бурычлар:

Өйрәтү: Балаларны татар халкының мәҗүси бәйрәмнәре белән таныштыру.

Үстерү: Карга боткасы мәҗүси йола-бәйрәме ,ырымнары, уеннары,такмазалары аша сөйләм үстерү.

Тәрбияви: Халкыбызның борынгы йола-бәйрәмнәренә ихтирам тәрбияләү.

Катнашалар:

Алып баручы,әби,түтәй,балалар,каргалар.

Җиһазлау: авыл күренеше; агачлар; уенчык хайваннар; кошлар рәсемнәре һәм маскалар; учак рәсеме; учак өчен утын; яшел яулык; тары ярмасыннан ботка; ботканы ашар өчен пластик тәринкәләр һәм кашыклар.

Зал матур итеп бизәлгән: бер якта өй тора, залның түрендә  аланлык, урыныклар кырыйда. Балалар залга керәләр, ярым түгәрәккә басалар.

Кыз:                                                Ильдана

Ачылды ак калын юрган,

Исте апрель җилләре.

Кошлар кайта, сагындырып

Туган үскән җирләрен.

Көннәрен юлда үткәреп,

Куанышып очалар.

Канатларына күтәреп,

Яз китерә ич алар.

А.б.: Әйе, балалар, безнең илебезгә яз килеп җитте. Яз көне карлар тиз эреп бетә, агачлар яфрак яра башлый, үләннәр яшелләнә, игеннәр дымга туена, кошлар кайта туган якларына.

Көннәр аяз, күктә алсу                         Инсаф

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Көннәр җылы, күктә алсу                  Амалия

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Жыр:       Яз җитә

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

Куш: Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Җырдан соң балалар урындыкларга утыралар.

А.б.: Карагыз әле балалар, нинди матур аланга килеп җиттек без, хәзер  игътибар белән мине тыңлагыз. Борын-борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә икән, дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны "Карга боткасы" дип атаганнар. Аланда уйнаганнар, җырлаганнар, күңел ачканнар. Ахырдан ботка пешереп, ашый торган булганнар.

Шул чак аланга карга керә һәм тәрбиячегә телеграмма бирә: "Исәнмесез балалар. Без- кара каргалар. Сезгә яз килүен хәбәр итәбез. Тиздән сезнең бәйрәмегезгә без дә килеп җитәрбез."

Карга канатларын җилпи-җилпи чыгып китә.

А.б.; Балалар, безнең бәйрәмгә тиздән кунаклар килер, кара каргалар да очып килеп җитәрләр. Ә безнең әле бернәрсәбез дә әзер түгел. Әйдәгез, бәйрәм өчен нәрсәләр кирәклеген искә төшерик. (Ярма, сөт, йомырка, май) Элек бәйрәм өчен сыйны балалар өй буенча җыеп йөргәннәр. Без дә шулай итик.

Балалар сый җыярга китәләр.

Өйдәме, түтәй,                                Эмиль

Бир зинһар күкәй.

Бирсән безгә биш күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй.

Эй, хозяева!                                      Яна:

Открывай ворота.

Если дашь нам пять яиц

Твоя курочка снесет сто яиц

Әби өйдән чыгып йомырка бирә. Балалар рәхмәт әйтәләр.

Наиль

Кызганма, түтәй,

Май кирәк безгә.

Ярма да кирәк

Карга туена бар да кирәк.

Милана

Эй, хозяева!

Дай нам масло, дай крупу,

Не жалей еще муку!

Каюм: Шикәр кирәк, тоз кирәк, чыгар түтәй тизрәк.

А.б.: Ярма, сөт, йомырка, май! Казылык та бир түтәй.

Өй эченнән әби белән бабай чыга.

Әби: Менә, балалар, бар да бар, май да сөт тә.

Бабай: Күкәй дә, ит тә. Ботка бик тәмле булыр.

Балалар әби белән бабайга рәхмәт әйтәләр.

Эльмира:Безне сөендергән өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бабай, әби әйдәгез безнең белән карга боткасы ашарга.

Әби белән бабай, рәхмәт әйтә-әйтә, балаларга иярәләр.

А.б.: Менә, балалар, сыйлар да булды. Хәзер инде безгә учак ягырга кирәк.

Бабай: Була ул! Хәзер мин аны ягам. Аннан соң ботканы пешерербез.

А.б.: Хөрмәтле, балалар, кунаклар, ботка пешә торсын, ә без шул чакта бераз җырлап, биеп алыйк. Балалар, яз көнне безгә бик күп кошлар очып кайталар, без аларны яратабыз, рәнҗетергә ярамаганын беләбез. Әйдәгез әле, алар турында җыр җырлап алыйк.

ҖЫР "Кошчык"

Әби: Карагыз әле, ничек матур итеп җырладылар.

А.б.: Әби, без бит әле җыр гына түгел, шигырьләр дә беләбез.

Шигырьләр

Знают дети все на свете:                           Карим

Если тают снег и лёд,

Если солнце жарче светит,

Значит, к нам весна идет.

Птицы с юга прилетели,                             Ксения

Вновь соловушка поет.

Зазвенели птичьи трели –

Это к нам весна идет!

Яз килә! Яз килә!                                            Рузиль

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Яз җиткәнен белгәннәр,                              Айсылу

Сыерчыклар килгәннәр.

Ояларны күргәннәр,

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

Милый скворушка-скворец,                               Рәзил

Прилетай же наконец!

Для тебя я дом построил –

Не скворечник, а дворец!

Бөре чуклары белән,                                        Ш Амир

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз тәрәзәдән көлә,

Кар суында йөгерә,

Яз кошлар белән кайта...

Язны һәркем ярата.

Җыр: “Весна”

Яз килде, кояш көлде,                                      Вильдан

Дөняга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

Наконец пришла весна.                                         Амир И

Ель, берёза и сосна, 

Сбросив белые пижамы,

Пробудились ото сна.

Әби: Мондый тәртипле, мәрхәмәтле балаларны күргәч, биисе килә башлады. Хәтерлисеңме, бабакай, яшь чакларда бик матур итеп бии идек бит. Сезнең дә, балалар, күрәсе киләдер.

Шул вакыт әби белән бабай бииләр .

А.б.: Безнең балалар да шундый матур итеп бии беләләр.

БИЮ “Татар халык биюе”

Әби: Эх, бар иде яшь чаклар. Әйдәгез әле, бергәләшеп шул чакларда уйный торган уенны уйнап алыйк.

УЕН "Кулъяулыгым яшел "

Уеннан соң куак арасынна аю чыга.

Аю: Бу нинди тавыш? Кем мине татлы йокымнан уятты? Кем минем урманымны таптый? (балаларны күреп) Ә-һә, менә кемнәр икән!

А.б.: Аю дус, тимә син безгә. Яз җитте бит инде, уянырга вакыт. Без бер нинди начарлык та эшләмибез, без монда Карга боткасы дигән бәйрәмгә җыелдык.

Аю: Шулай мени. Ярар, мин сезгә тимим, ләкин минем дә күңелемне күрегез. Минем сезнең зирәклегегезне тикшереп карыйсым килә. Менә шушы табышмакларнын җавабын тапсагыз, шигырь сөйләсәгез мин сезгә тимәм һәм бик куанырмын.

А.б.: Була ул, әйдә безнең ботка пешкәнче синең биремеңне без бик теләп үтәрбез.

Табышмаклар:

  1. Өй артында дөп-дөп кое казый. (Тамчы)
  2. Лампа түгел- яктырта, мич түгел- җылыта. (Кояш)
  3. Яз килсә-киенә, көз килсә- чишенә. (Агач)
  4. Агач башында йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)

Рассеянная зима                             Камал

Ещё кругом стоят

Деревья голые,

А с крыши капли

Капают весёлые.

Зима куда-то

Убежала в панике

И очень плохо

Закрутила краники.

К нам весна шагает               С Амир

Быстрыми шагами,

И сугробы тают

Под её ногами.

Чёрные проталины

На полях видны.

Видно очень тёплые

Ноги у весны.

Яз килә (Н.Гайсин)                Ирхан

Гөрләвекләр ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

Кар дип җиргә басасың,                      Альберт

Суга кереп батасың.

Чыксын инде умырзая

Кар астында ятмасын.

Подснежники                                       Самира

Чудо-чудо-чудеса –

У лесной проталинки

Раскрываются глаза

У цветочков маленьких.

Есть у них и имя нежное –

Называются - "Подснежники".

Аю: Ярар, мин китим инде, эшләр күп болай да йокым күп киткән.

Шул чак бер бала бара да, умырзаяны өзмәкче була. Икенчесе аның янына килеп, туктатып кала һәм әйтә.

Кыз:                                            Эмилия

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң.

Әгәр бергә-син һәм мин

Матур чәчәкләр өзсәк

Бушап калыр бу алан

Бетәр шушы матурлык.

А.б.: Әйе, балалар, әгәр без барыбыз да шушы матур чәчәкләрне өзсәк, кошларны җәберләсәк, агачларны сындырсак, безнең урманнарнын яме бетәр Җир ана безгә рәнҗер.

Бер бала, шырпы тартмасы тотып, тәрбияче янына килә һәм тартманы бирә.

А.б.:  Балалар, тартмада нидер кьштырдый. Нәрсә бар икән анда?

Бер бала, тартма эчендәге коңгыз булып, шигырь сөйли.

Малай:                                         Айрат

Ж-ж-ж, ж-ж-ж! Ишетәсезме?

Монда мин — коңгыз.

Шушы тартмага япты

Мине бер явыз.

Тартма эче караңгы,

 Бик кысан монда.

Канатларым каерылды,

Һава да җитми миңа.

А.б.: Балалар, без бөҗәкләрне кыерсытырга тиешме? Әйдәгез, бу коңгызны иреккә чыгарыйк. Ул безгә рәхмәт әйтер. (Тартмадан коңгызны алып, агачка утыртып куялар.)

Бабай: Бик шәфкатьле балалар икәнсез.

Шул чак “кар-карр” дип, аланга кара каргалар килеп керә.

Карга :  Кар-карр! Кар-карр!

Язлар җитте, балалар!

Матур бәйрәм көнендә

Бар да күңел ачалар!

Әйдәгез, бәйрәм хөрмәтенә без дә бер биеп алыйк.

Оркестр: Азамат, Ильдана, Камал, Инсаф,

А.б.: Балалар, карагыз әле, безнең боткабыз да пешеп җитте. Әйдәгез әле, каргалар сез дә, балалар-  без дә шушы ботканы авыз итик.

Һәр бер балага кашыклар һәм ботка белән тәринкәләр  таратыла. Алар ботканы авыз итәләр.

А.б.: Рәхмәт сезгә кошкайлар, безгә шундый матур яз алып килгәнегез өчен. Инде сез дә боткадан җитешегез.

Барысы да ашап туйгач, әби белән бабай дога кыла. Матур теләкләр теләнә.

-Көннәребез аяз булсын!

-Илләр тыныч булсын!

-Яңгырлар явып, игеннәр уңсын.

-Балалар акыллы, тәүфыйклы булып үссен.

А.б.: Тәбигатькә, Җир-анага карата мәрхәмәтле булыйк! Шуның белән бәйрәмебез тәмам.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи" Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возраста Описание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий праздника для детей старшего дошкольного возраста (5-6 лет), посвящ

8 марта в старшей группе. Сценарий "Любимые телепередачи"Праздник, посвященный дню 8 марта для детей старшего дошкольного возрастаОписание материала: Предлагаю вашему вниманию сценарий празд...

Сценарий праздника 8 марта в детском саду. Средняя группа Праздник 8 Марта в средней и старшей группах. Сценарий

1. Создание праздничной атмосферы для детей детского сада, родителей и педагогов.2. Формировать позитивное отношение к знаниям и школе....

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....

Сценарий праздника осени в младшей группе.Сценарий праздника « Моя мама лучше всех».

laquo;Цель: создать праздничное настроение, способствовать становлению положительных детско-родительских отношений.Задачи:Воспитывать любовь и уважение к матери и побуждать детей сделать приятно...