Сценарий праздника посвященный произведениям Г.Тукая в средней группе
материал (средняя группа)

Васильева Альбина Михайловна

Уртанчылар төркеме өчен “Тукай безнең күңелләрдә” исемле бәйрәм кичәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g_tukay.docx23.29 КБ
Файл slaydy_stsenariy_buencha.pptx1.27 МБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркеме өчен

“Тукай безнең күңелләрдә”

исемле бәйрәм кичәсе

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү.

        (Талгын гына “Бәйрәм бүген” җыры (Г. Тукай сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы) астында залга балалар керә, тезелеп басалар.)

 

Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле балалар, килгән кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул безгә бик зур байлык – шигырьләр, җырлар, әкиятләр, хикәяләр язып калдырган. Аның балачагы бик авыр булган, ул кечкенәдән ятим калып, төрле гаиләләрдә тәрбияләнеп үскән. Ул яшәгән урыннарны гына күздән кичерсәң дә, дистәгә якынлаша: Кушлавыч, Өчиле, Сосна, Кырлай, Җаек…

1 бала. Тукай туган ямьле яз аенда

Кырлай дигән татар авылында.

Моңлы җыры, үткен сүзе белән

Ул дөньяга шуннан танылган.

 

2 бала. Туган телен җырга салган Тукай

Телебезне бик тә яраткан.

“Шүрәле”не, “Су анасы”н укып,

Күпме бала күңелен яңарткан.

3 бала.   Илдә кояш, җирдә кояш,

Тукай көне канат җәйгән.

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

Тукай көне – безнең бәйрәм.

4 бала.  Иң матур, моңлы җырларны

Халыкка бирде Тукай.

Моңнары белән мәңгегә

Йөрәккә керде Тукай.

5 бала. Туган телнең бөеклеген белдек,

Шигырьләре аша Тукайның.

Ул үзе дә бөек, кабатланмас,

Андый берәү җирдә юк тагын!

6 бала. Телсез идек -Тукай безне телле итте,

Җырсыз идек – Тукай безне җырлы итте.

“Туган тел” җыры  (Җырлаганнан соң,урыннарга утыралар)

Малай. Коткарыгыз, коткарыгыз, яшерегез мине тизрәк!

 А.Б. Нәрсә булды?  качасың? Әйдә, кая алайса..

                              Су анасы керә. Кычкыра.

Су анасы. Тукта, тукта карак! Кая минем алтын тарак? Кая качты ул малай, тизрәк табып бирегез!

А.Б. Тукта әле, тынычлан, ник болай тузынасың?Кем син? Ник безнең бәйрәмне бозасың? Башта исәнләшер идең.

Су анасы. Ярый, сезнеңчә булсын. Исәнмесез балалар. Кем дә кем мине танымый, Су анасы булам мин.

 А.Б. Су анасы, кил, утыр, тынычлан. Бүген бездә бәйрәм, ял итеп китәрсең.

Су анасы. Минем күңел ачып утырырга вакытым юк.

 А.Б. Нәрсә булды Су анасы, кая ашыгасың?

Су анасы. Мин карак малайны эзлим, ул бүген су буеннан алтын тарагымны урлап качты. Менә шуны эзләп йөрим мин. Шушы бакчага кереп киткәнен күрдем, яшермәгез ул малайны, мин аны барыбер табам.

А.Б. Ә менә эш нәрсәдә икән. Чык әле монда. Син нишләп Су анасының тарагын урладың?

Малай. Апа, гафу ит мине, мин башка алай эшләмәм. Кеше әйберенә рөхсәтсез тимәм, гафу ит мине Су анасы.

Су анасы. Ярар инде, бүген сездә бәйрәм икән, тавыш чыгармыйм инде, гафу итәм сине. Башка кеше әйберенә рөхсәтсез тимә.

 Малай. Рәхмәт Су анасы, мин башка алай эшләмәм.

Су анасы. Ярар,гафу итәм.Ләкин  мин рәхәтләнеп шигырләр тыңлар идем.

 Яна – Дитя и мотылек

Айрат – Кошларга

Эмиль- Безнең гаилә

Су анасы. Минем сезнең белән уйныйсым килә эле. Уен. “Су анасы.”( Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала “Су анасы” итеп билгеләнә. Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында утыра.Уйнаучылар түгәрәк буйлап җырлап йөриләр:

Су анасы, су анасы,

Су анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора-

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап кала. Күзе бәйләнгән су анасы урыныннан тора,  тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнлеген әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы су анасы була.)

Су анасы.  Сезнең белән күңелле, ләкин мина китергә кирәк.   Сау булыгыз балалалар.

. А.Б. Кичәне дәвам итәбез. “Эш беткәч,уйнарга ярый”сценкасы

Шүрәле керә (музыка)

Шүрәле. УУУ, коткарыгыз мине. Ярдәм итегез. Бармагымны былтыр кысты. Бик авырта.

А.Б. Шүрәле дус, бармагыңны былтыр кыскач, нигә быел кычкырасың?

Шүрәле. Нишләп былтыр кыссыннар, быел гына булды бу хэл. Былтыр исемле егет кысты.ай –ай.

 А.Б. Балалар әллә Шүрәлегә булышабызмы соң.  Бигрәк кызганыч бит.

Балалар. Әйе. (кулларын ычкындыралар) 

Шүрэле.  И рәхмәт, балалар. бигрәк мәрхәмәтле икәнсез рэхмәт 

Җыр: “Шүрәле”

А.Б. Шүрәле син безнең белән кал. Мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарсыз.

 Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек? ( Эт- “Кызыклы шәкерт”.)

Ш.Амир  –Кызыклы шэкерт

А.Б.Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак. ( Куян- “Бичара куян”.)

Амалия - Бичара куян

А.Б. БЕЗНЕН Тукай абый бишек жырлары да язган  Тыңлап үтик әле.

Жыр бишек жыры хэм бию

 Шурэле.   сезнең белән уйнныйсы. Килэ.   Әйдәгез сезнең белән 2 командага бүленеп уен уйныйбыз.

Бу команда шушы конверттагы пазллар җыя,ә  бу команда 2 нче конверттагы пазлларны җыя. Бу пазллардан Тукай шигыренә иллюстраөия килеп чыгыр. Миңа китергә вакыт, саубулыгыз.

А.Б.

Бәйрәм Тукайның “Тукай абый” җыры белән тэмамлана.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

«Су анасы »

Слайд 3

«Бала бел ән күбәләк »

Слайд 4

« Кошларга »

Слайд 5

« Безне ң гаилә »

Слайд 6

« Эш бетк әч,уйнарга ярый »

Слайд 10

« Кызыклы ш ә керт »

Слайд 11

« Бичара куян »

Слайд 12

« Бишек җыры »


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника, посвященного Дню защитника Отечества в средней группе детского сада

Сценарий предназначен для средней группы. Увлекательный, интересный, прост в подготовке....

Сценарий праздника посвященный дню матери в младше – средней группе 2017г. «Мама — слова нет роднее и дороже»

Формирование у детей младше-среднего дошкольного возраста уважительного отношения к маме, умения выразить ей свою любовь словами и действиями....

Сценарий праздника, посвященного Дню Защитника Отечества в средней группе.

Сценарий праздника, посвященного Дню Защитника Отечества, в средней группе.    Дорогие ребята! Вот и снова мы собрались все вместе в нашем зале. Настроение у нас радостное и приподнятое. Вед...

Сценарий праздника, посвященного Женскому дню, для детей средней группы «Подарок для мамы»

Дети под музыку входят в зал, становятся полукругом.Дети:Облака плывут над нами,Унеслись метели.К нам весна пришла с цветами,Птицы прилетели. В синем небе спозаранкуСолнышко проснулось,Лишь сосул...

Сценарий праздника, посвященного 8 марта для детей средней группы «Весеннее кафе»

Сценарий праздника, посвященного 8 марта для детей средней группы «Весеннее кафе»...