Сценарий праздника в подготовительной группе
материал (подготовительная группа)

Васильева Альбина Михайловна

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган бәйрәм иртәсе “Сөмбелә бәйрәме”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx21.52 КБ

Предварительный просмотр:

                                                         Сөмбелә бәйрәме.

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү         учреждениесы 83 нче номерлы гомумиүстерешле  балалар бакчасы

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен

оештырылган бәйрәм иртәсе

“Сөмбелә бәйрәме”

                                       Үткәрде:

                                                             83 нче балалар бакчасы

                                           тәрбиячесе

                                                    Васильева А.М.

Түбән Кама, 2018.

Музыка астында балалар  залга керә. Ярым түгәрәк ясап тезелеп басалар.

А.б. Кадерле балалар! Без бүген халкыбызның онытыла башлаган матур бәйрәме- Сөмбелә бәйрәменә җыелдык. Ул көз бәйрәме, уңыш бәйрәме, Сөмбелә,   башак дигән сүз. Шулай ук җитен чәчле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар. Әнә алар үзләре дә монда киләләр.

(Музыка астында Наил, Зәлинә, Вильдан , Сөмбелә керәләр)

А.б. Зифа буйлы, җитен чәчле

        Зәңгәр күзле шушы кызның,

        Исемнәре ничек икән,

        Әйтегезче, кем белә?

Б-р. Сөмбелә.

        Сөмбелә. Исәнмесез, кадерле дусларым!

        Сөмбелә мин, Сөмбелә

        Мине һәркем дә белә.

        Илгә байлык китерәм,

        Җиргә муллык китерәм!

Наил. Көз көнендә урман кырлар алтын була

           Яфраклар да сары, кызыл ялкын була

           Игенченең хезмәтенә бүләк өчен

           Амбарларга өем- өем ашлык тула.

Зәлинә. Ашлык булып җирдә үсә,

              Уңыш бит ул Сөмбелә.

              Бөтен җирне нурга күмә

              Кояш кебек Сөмбелә.

Вилдан. Яңгыр кебек бөтерелеп

                Яфраклар ява җиргә

                Көз турында җырлыйк әле,

                Кушыл син безнең җырга.

(Сөмбеләне уртага алып җыр башкарыла. Җыр “Сөмбелә”. Утыралар.)

И.Амир. Ходит осень по лесам

                Ходит улыбается,

                Словно в сказке, тут и там

                Все цветы меняются

Рузиль.   Счастливые, нарядные

              Веселым, ясным днем

              Мы радостную песенку

              На празднике поем.

                                      Песня “Осень- раскрасавица”

Яна. Пусть бушует непогода

         Что нам унывать

         И в такое время года

         Можно танцевать.

Бию “Яфраклар белән”.( Балалар утыралар. Уртага чыгалар: Наил, Эмиль, Ш.Әмир, Зәлинә, Вильдан ).

Сөмбелә. Күрегезче, күрегез,

                Өстәлгә ипи килгән,

                Нинди матур күпергән!

                Беләсезме, үз юлында

                Ул күпме хезмәт күргән!

Наил.  Әй, ипекәй, ипекәй

           Шундый да тәмле булып

           Хуш исләр белән тулып,

           Каян килдең, син безгә?

Эмил. (ипи күтәргән бала).

          Ярый, мин сөйлим сезгә

          Үзем- хезмәт җимеше,

          Үстерде мине кеше

          Аның исеме- игенче,

          Игенче, игенче,

          Үзегезне күрикче?

Ш.Әмир.Әйе, мин ул игенче,

                Мин аны үстерүче

                Тик түгел, үзем генә.

                Ипекәйне үстерүдә

                Ярдәм иттеләр миңа.

Зәлинә. Әйе, мин- Кояш җәй буе

              Игеннәргә су сиптем.

              Алтынсу төс йөгерттем

             Ярдәм итте яңгыр да

             Шифасын бирде кырга.

Вильдан.Мин- Яңгыр үз вакытында

                  Һәрвакыт килеп  җиттем.

                  Игенгә дым эчерттем,

                  Игенчегә ярдәм иттем

Самира. Ә мин ипи пешердем

               Миннән кибетче алды,

               Кибеттә тезеп салды.

Инсаф. Һәркемгә ипи кирәк

             Һәркөнне ипи кирәк!

             Ипи космонавтка,

             Очучыга да кирәк!

Айсылу. Ипи сатучыга да,

              Ипи сезгә дә кирәк,

              Ипи безгә дә кирәк,

              Һәммәбезгә дә кирәк!

Ильдана. Әти ипи үстерә,

               Әни ипи пешерә,-

               Ә мин ипи ашыйм

               Ә аннары ипине

               Үзем үстерә башлыйм.

Сөмбелә. Инде белдек, рәхмәт сезгә

Рәхмәт ихлас сүзегезгә.

Ипи- хезмәт җимеше,

Без белербез икенче.

                                   (Җ/б уен “Яңгыр”. Утыралар.)

Сөмбелә. Балалар, сезнең әкияткә кунакка барасыгыз киләме? Тик ул әкият иле бик ерак, барганда арымассызмы?

Ирхан. Без атлап та барырбыз,

Йөгереп тә барырбыз.

Арып китсәк, утырып

Ял итеп тә алырбыз (Балалар урындыклары янына басып атлау, йөгерү хәрәкәтләре ясыйлар музыка астында.

             Шул вакыт Әтәч кычкырган тавыш ишетелә. Әтәч керә.)

Әтәч. Ко-ко-ко

Мин Әтәч Кикринур

Кикригем дә шуңа зур! (Аягы белән тибенеп йөри, ярма таба).

-Ярма таптым, ярма таптым

Нишлим микән, нишләтим?

Тычканнарны чакырыйм

Алар белер нишләсен.

Ко-ко-ко, ярма таптым, ярма таптым. (Тычканнар йөгереп чыга, ярма тирәли басып, бииләр).

                                            Тычканнар биюе.

Әтәч. Ярманы тегермәнгә кем алып бара?

Тычканнар. Мин түгел, мин түгел (Тычканнар урыннарына басалар).

Әтәч.Ярый, үзем барам, тик сез өйне саклагыз, тәртип бозмагыз! (чыгып китә).

А.Б. Балалар, әтәч тегермәннән кайтканчы, әйдәгез музыка уен коралларында уйнап алыйк.

Музыка уен коралларында уйнау(Булат,Альберт,Милана,Камал,Каюм,Разиль,С Амир,И.Амир,Ильдана)

(Капчык күтәреп Әтәч кайта)

Әтәч. Менә он алып кайттым

Я, кем баса камырны?

Тычканнар. Мин түгел, мин түгел!

Әтәч. Эх сезне. Мин камыр басам, миңа күңеллерәк булсын өчен сез берә бию башкарыгыз.

                                     Бию “Хорошее настроение”

Әтәч. Рәхмәт дусларым, күңелем дә күтәрелеп китте. Ә мичкә бәлешне кем куя?

Тычканнар. Мин түгел, мин түгел!

Әтәч. Ярый инде, мин пирогны пешерергә кухняга киттем. ( Әтәч чыгып китә)

А.б. Ә пирог пешкәнче, Сөмбеләгә өйрәнгән шигырләребезне башкарыйк

Шигырләр:

Уеннар: 1)(Булат, Камал)

                 ( Альберт, Инсаф)

               

                                  (Пирог күтәреп Әтәч чыга)

Әтәч. Я, кем ашый пирогны?

Тычканнар. Мин ашыйм, мин ашыйм!

Әтәч. Юк инде, тычканнар дусларым, сез берни дә эшләмәдегез. (Тычканнар башларын иеп басып торалар).

Сөмбелә. Балалар, Әтәч ни өчен тычканнарга пирог ашатмады?

Балалар. Чөнки алар эшләмәделәр.

А.б. Без хезмәт турында нинди мәкаль беләбез әле?

Бал-р. Кем эшләми- шул ашамый.

А.б. Безнең тычканнар үз гаепләрен таныдылар, башка алай ялкау булмаслар дип ышанабыз.

Сөмбелә. Балалар, сезгә әкият ошадымы?

Бал-р. Ошады, рәхмәт Сөмбелә.

А.б. Бәйрәмебезне “Матур булсын” дигән җыр белән тәмамлыйсы килә.

                                         Җыр “Матур булсын”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Муха-цокотуха в гостях на празднике у мам" сценарий праздника для подготовительной группы

Сценарий праздника к 8 Марта для детей подготовительной группы компенсирующего вида....

Сценарий праздника в подготовительной группе «Приключение Кота Леопольда и мышек на празднике мам»

Сценарий праздника в подготовительной группе «Приключение Кота  Леопольда и мышек на празднике мам»...

Сценарий праздника в подготовительной группе. Тема "Лучший праздник для родных".

Сценарий праздника в подготовительной группе. Тема "Лучший праздник для родных"....