“Алтын көз” бәйрәме
материал (подготовительная группа)

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Көз бәйрәменә сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл altyn_koz.docx24.3 КБ

Предварительный просмотр:

 “Алтын көз” бәйрәме

А.б.: Исәнмесез кадерле балалар. Хәерле иртә хөрмәтле әти- әниләр, килгән кунаклар һәм бакчабыз хезмәткәрләре.

Көз көннәре килеп җитте

Хушлашабыз җәй белән

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

1б.(Алия): Җылы якларга кошлар да китә

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен

Җилферди җилдә сап-сары каен.

2б.(Карина):Күрмичә дә калдык җәйне

Үтеп киткән ни ара.  

Баш өстеннән җылы якка

Торналар очып бара.

3б.(Диләрә): Каеннар бишек шикелле

Күренә туган якта.

Сары чыбылдык эчендә

Көзге моң йоклап ята.

4б.(Раиль): Баш очыннан җылы якка

Кыр казлары очалар.

Каңгылдашып, көзге моңны

Уятыр төсле алар.

5б.(Юсуф): Китте җәй безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

Сибәли салкын яңгырлар

Кургаш болытлар йөзә.

Җирдә хакимлек итәргә

Тапшырган Ходай көзгә

6 бала (Тимур):Жёлто-красный мир вокруг

        Журавли летят на юг

        Груши,сливы,виноград

        Дождик,тучи,листопад

        День заметно убывает

        Это осенью бывает.

А.б.: Әйдәгез әле балалар көзне зурлап  “Алтын көз” дигән җырыбызны башкарыйк.

А.б.: Көз, җитте дә көз җитте дибез. Ә көз үзе кайда йори икән соң.

Шунда көзге букет арасыннан хат табып ала

А.б.: Ниндидер хат бар балалар.

Кадерле нәни дусларым!

Тәбриклим бәйрәм белән.

Озакламый мин дә сезнең

Бәйрәмегезгә киләм.

Бу хатны укуга

Кул чабыгыз гөр килеп

Ишетеп шуны бәйрәмгә

Җитәрмен мин дә килеп

  • Әйдәгез балалар гөрләтеп кул чабыйк әле.

Көз куренә

Көз: Сез мине чакырдыгызмы

Сез мине көттегезме?

Менә килдем. Исәнмесез

Мин дә сагындым сезне

Мин башлым бәйрәмегезне!

Әйдә, ясап түгәрәк

Җырлыйк, биик, шигырь сөйлик

Күңел ачыйк бергәләп.

А.б.: Әйдә көз рәхим ит.

Болыт кашын  җыерса

Яңгыр белән куркытса.

Без аннан тиз качабыз

Кулчатырны ачабыз.

Уеннар

 

Көз: Салкын җилләр исә        1).”Кулчатыр”

Тәрәзәгә чиртә        2)”Гөмбәләр аланында”

Сап-сары яфраклар сөйлик

Җиргә очып төшә

“Яфраклар белән бию”

А.б.: Көз көне басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк- җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы зур. Безнең бәйрәмгә көзнең байлыклары үзләре дә килде.Әйдәгез,хәзер аларны тыңлыйк.

Борчак(Мансур):Мин борчак,мине кешеләр

Кырга чәчеп үстерә

Җыеп алгач көзен, миннән

Тәмле ботка пешерәләр.

Чөгендер (Артур): Мин- чөгендер, мин дә кирәк

Кешеләргә ашар өчен

Борщ пешерер өчен һәм

Венегрет ясар өчен.

Кабак (Азим): Таныйсыздыр инде мине

Әйе, әйе, мин кабак

Минем тәмне белим дисәң

Бәлешемне ашап  бак.

Суган( Дамир): Аш тәмләткеч ясар өчен

Суган та бик кирәк

Кышын мине дус күрсәләр

Чирләүчеләр бик сирәк

Кишер(Диана): Көчле, җитез булыйм  дисәң

Кишер ашап кара син

Кишер- саулык чыганагы

Кишердә күп витамин.

Бәрәнге(Алинә): Мин-бәрәңге.

Пешерсәң мин-тәмле булам бик тә

Мине йөртәләр хәтта

Икенче икмәк дип тә.

Кәбестә(Рома): Ә мин булам кәбестә

Мин бик тәмле бәлештә

Миннән щи пешерәләр

Йә голубцы төрәләр.

А.б.: Барлык яшелчәләрне дә җыеп машинага төяр вакыт җитте. Әйдәгез әле балалар кунакларга җырлы-уеныбызны уйнап алыйк,ул  “Урожай -собирай”дип атала.        

Көз: Балалар мин сезгә табышмак алып килдем:

  1. Утыралар урманда

Ап-ак әшләпә киеп

Киптерә дә, кыздыра да

Кешеләр аларны җыеп.

Һәр кем аңлагандыр инде, ни турында сүз барганын. Ул әлбәттә инде минем урманымда үсүче гөмбәләр.

А.б.: Әйе, шул көз кызы гөмбәне яратмаган кеше юктыр. Без дә балалар белән “Гриб, гриб, появись” дип аталган җыр беләбез. Рәхим итеп тыңлагыз.

1бала:(Алан): Ну- ка мой грибной отряд

Выходи и стройся в ряд

Начинаем танцевать, веселей

Не отставать!

А.б.: Малайлар башкаруында “Гөмбәләр биюе”

Көз: Бик күңелле булды бәйрәмегез. Инде миңа китәргә вакыт. Менә бу күчтәнәчләрем сезнең өчен. Төркемегездә чәй эчәрсез сау булыгыз.

(китә)

А.б.: Балалар көз кызы китсә дә, урамда табигатьтә әле көз хакимлек итә. Килгән кунакларыбызга “Осень постучалась к нам” дип аталган җырыбызны буләк итик.

А.б.: Шуның белән бәйрәм иртәсе тәмам. Сезгә саулык, муллык, гаилә бәхете теләп, сау буллашабыз.

        Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

"Алтын көз" күңел ачу кичәсе.

Төзеде:Мөслим муниөипаль районы "Миләшкәй"балалар бакчасының 1 категорияле музыка җитәкчесе Заянова Ландыш Рафисовна "Алтын көз" күңел ачу бәйрәме....

Конспект занятие на тему:"Алтын коз".

Занятие на татарском языке....

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

“АЛТЫН КӨЗ” КАФЕСЫНДА УҢЫШ БӘЙРӘМЕ

праздник урожая на татарском языке...

Сценарий сказки "Золотая бита" по мотивам казахской народной сказки "Алтын сака".

Разработка дяна для постанивки сказки детьми старшего возраста. Можно использовать на празднике "Наурыз"....