"Өлкәннәр бәйрәме"
классный час (подготовительная группа)

Габдрашитова Диляра Ринатовна

День пожилых отмечаем в детском саду каждый год. Цель: учим  детишек заботиться о своих бабушках и дедушках, быть добрыми по отношению к взрослых людям.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Өлкәннәр бәйрәме"37.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Өлкәннәр бәйрәме”

Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.

Бәйрәм барышы.

А.Б.: Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.                        

                                       Дәү әни дә, әби дә сез,

                        Сөйкемле әни дә сез.

                        Сез булганга дөнья ямьле,

                        Йөзебез һәрчак нурлы.

                        Сездә мәңгелек шатлык,

                        Көзге муллык, язгы нур,

                        Кунакларыбызга багышлана

                        Дөньядагы иң матур җыр.

                                Җыр: Әссәләмәгаләйкүм.

А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.

Шигырьләр:

Кояш көлеп уянды да

Нурларын сипте мулдан.

Әбиләр килде бакчага,

Кәзге кояшлы юлдан.

 

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:                      

Бүген гади көн түгел.                                

Бүген өлкәннәр бәйрәме,                          

Шуңа шатлана күңел.                                 .

Әбием, әбекәем, дип,    

Дәшәмен сиңа кат-кат.    

Бүген синең дә бәйрәмең

Шуңа безнең күңел шат

Син булганга , өйләр ямьле

Нурлы һәрбер иртәләр.                              .

Син өйрәткән догалар да                          

Уңышларга илтәләр.                                  

 Җылы сүзләр, изге теләк

Синең өчен уемда

Сәламәт һәм көр күңелле

Бул син гомрең буена!

Яшәгез сез мәңге яшьбулып

Туган йөртыгызга ямь булып.

Сез булсагыз таза- сәламәт,

Оныкларыгызга булыр бик рәхәт.

Әби кеше гел яхшылык тели,                    

Гаебебез булса, кичерә                              

Гомер буе калыйк тугрылыклы                

Әби дигән изге кешегә.                            

 

Международный праздник

сегодня отмечаем

Всех пожилых людей

С днём этим поздравляем

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә- кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

 Онытмабыз сезне һич тә без.

Бүген сөенә- сөенә

Шушуы җырны җырлыйбыз.

Сезне кадерле әбиләр,

Бәйрәм белән котбыйбыз.

Җыр: “Әбием - әбекәем”

А.Б.: Балалар, безнең кунак апаларыбыз үзләре дә күптән инде әбекәйләр, дәү әниләр, аларның да сезнең кебек үк яраткан оныклары бар, ә сез әбекәйләрегезне яратасызмы? Шул турында сөйләп китегез әле.

Шигырьләр:

Ак яулыклы, көләч йөзле,                          

Шат күңелле, әйбәт тә.                                .

Кем ул, диеп сөрыйсызмы?                        

Дәү әнием, әлбәттә.                                      .

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә,

Яшәрбез әле үскәч тә

Кадерен белеп кенә.

Иртән торсам, кояш чыгып,                          

Нурларын сипкән иде.                                  

Әбиемнең чәе кайнап,                                    

Коймагы пешкән иде.                                    

Күргәнем юк дәү әнинең                              

Тик утырып торганын.                                

- Ял ит инде арыгандыр                                

Аякларың, кулларың...                                    

Бию “Татар”

А.Б.: Хөрмәткә лаеклы әбиләребез, безнең  өлкәнбуыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гөреф- гадәтләре белән таныштыручылар,  догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Балалар , мин хәзер үзебезнең өлкән апаларыбызга менә шушы серле тартманы җибәрәм, алар шуңа үзләренең җылы теләкләрен, акыллы фикерләрен, торыш киңәшләрен салырлар.

А.Б. кунакларга шкатулка җибәрә, кунаклак аны кулдан-кулга күчереп сүзләрен әйтәләр.

        А.Б.: Карагыз ничек авырайган безнең серле татрма, без аны үзебездә саклап кына тотарбыз, кирәк вакытта акыллы киңәшләреннән файдаланырбыз.

- Балалар, өлкәннәр көне дигәч тә сез гел әбекәйләрегезне мактыйсыз да, мактыйсыз , ә шул йөмшак, сөйкемле , җылы куллы әбекәйләребез янында кемнәр бар әле?(бабыкайларыбыз). Бабыкайлар нинди ул? ( көчле, сабыр, гадел, батыр, эшчән...).

Бабыкайларыбызга хөрмәтне шигырьләребез аша җиткерик.

Шигырьләр:

-Әйтсәм әйтим, - диде бабай,-

- Гомер буе гел эшле бул.

Иң- иң татлы, затлы җимеш-

Тырыш хезмәт җимеше ул.

Җитмеш төрле һөнәр белү

Зур тырышлык хикмәте,- ди,-                      

  • Һөнәре юк кешеләрнең                        

Булмый иде икмәге, -ди.-                                

Төрле- төрле бүләк алып,                              

Барча дуслар килгәннр.                                

Өлкәннәр кәне булганга,                                

Бәйрәмчә киенгәннәр            

 

Будьте позитивны

И не унывайте

Внуков и детей

С радостью встречайте.                          

-        Әби-бабаларыбыз һәм әти  әниләребез кичке  уеннар уйнап биегәннәр,

Бию: “Куш кулым” җырлы уен биюне без дә башкарып китик әле. Яшь чакларын искә төшереп алсыннар әле.

        Балаларыбыз үз куллары белән ясаган шушы кечкенә бүләкләрне кабул итеп алыгыз әле.

А.б.: Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта.

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә картлыкта- дигән теләктә Сезнең белән саубуллашабыз. Сау сәламәт булыгыз, бәхет шатлыкта балаларыгызның игелеген генә күреп яшәгез. Безгә кунакка килегез.

Жыр “Көз”