Сценарий осеннего праздника
материал (подготовительная группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

В подготовительной к школе группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_koz_beyremene.docx32.71 КБ

Предварительный просмотр:

                    Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль  үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе 

« 83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы»

Мәктәпкә әзерлек төркеменә

Сценарий

                                 “ҖӘЙДӘН КӨЗГӘ”

Әзерләде һәм үткәрде:

Гатина Г.Х..

Түбән Кама

2020

                                 

          Көзге бәйрәм иртәсе сценарие                       

1. Максат: Баларның ел фасыллары,көз турында белемләрен тулландыру, көзге табигатька мәхәббәт тәрбияләү. Җырлаганда дөрес итеп сулыш алу, вакытында бергә башлап, бергә тәмамлаү.

2. Зал бизәлеше.Үзәк стенага көзге табигать сүрәтләнгән баннер әленгән.Төрле төстәге шифоннар көзге яфраклар белән бизәлгән.

3.Реквизитлар:Убырлы, Сөмбелә костюмнары һәм маскалары, себерке, урындыклар, музыкаль кораллар, кәрзин белән яфраклар, шалкан, алма, кәбестә, помидор, кыяр, җиләк башлыклары, ике обруч, 10 -12 бәрәңге муляжлары, 2 кәрзин, кәрзин белән алмалар, бәләкәй өстәл.

4.  Персонаҗлар: зурлар- Убырлы, Сөмбелә;

5.Җихазлар: экран, проектор, ноутбук.

5.Структура: 31 - 33 минут.

  1. Шигьри юллар аша балаларның бәйрәм котлавы- 2 минут.
  2. Жыр  “Көз килә” Р. Хабибуллин  көе, И. Юсупова  сүзләре -2 минут.
  3. Җыр “Осенняя” И. Кишно көе һәм сүзләре-3 минут.
  4. Сөмбелә  керә,  әңгәмә- 2 - 3 минут.
  5. Җырлы уен “Ты шагай”  Л. Хабибуллин көе һәм сүзләре , 2-3 минут
  6. Уеннар -5 минут.
  7. Табышмаклар әйтү -2 минут.
  8. Жыр “Яңгыр”. Р. Яхина көе, Г. Габитов сүзләре -2 минут.      
  9. Убырлы керә, аның белән әнгәмә – 2 минут
  10.  “Полька” күмәк  бию , чешская народная мелодия - 2 минут.
  11.  Музыкаль коралларда  уйнау, татар халык көе “Әпипә” – 2 минут
  12.  Убырлы саубуллашып китә  - 1 минут
  13.  Балалар шигырь сөйлиләр - 1 минут
  14.  Жыр  “Осень в лесу”  Т. Попатенко көе, Т. Волгина сүзләре -2 минут.
  15.  Сюрприз өлеше.-1 минут .

  • Әдәбият:
  • 1.Туган телдә сөйләшәбез.Аудиоязма.Җырлар.Казан 2012 ел.
  • 2. Нәни йорәккә-зур бүләк.Аудиоҗыентык.Казан2017 ел.
  • 3. Уз җырыбыз булсын әле. Җыентык. Г.Гарәева.1993 ел.
  • 4. Ритмическая мозайка.А .буренина.С-Петербург.2012 ел.
  • 5. “Күгәрченем,син гөрлә” Җыентыг.1994 ел

Җ Ә Й Д Ә Н    К Ө З Г Ә

 (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Балалар  кулларына  яфраклар  тотып  музыка  залына  керәләр.  Берничә  хәрәкәт  ясыйлар,  аннан  ярымтүгәрәккә  басалар.

1 бала. Җәй  айлары  ямьле  үтте,

              Көзләр   килеп  җиттеләр.

              Яз  кайтырбыз  тагын  диеп,

              Кошлар  очып  киттеләр.

2 бала. Көзнең   иң  төп  билгеләре,

             Сары  яфрак,  сары  төс.

              Икмәк  төсе,  кояш  төсе,

              Шундый   матур  алтын  көз.

3 бала. Көз  ул  бай  төрле  уңышка,

              Нәрсә  генә  җыймыйлар.

             Яшелчә,  җиләк-җимешнең
                        Берсен  дә   калдырмыйлар.

4 бала. Табигатьтә  бар  да  матур,

              Җәй  үзенчә,  көз  үзгә.

              Бүген  без  бәйрәм  ясыйбыз,

              Багышлап  алтын  көзгә.

             

КӨЗ   ТУРЫНДА    ҖЫР.

5 бала.  Ходит  осень  по  садам,

               Ходит  улыбается,

               Точно  как в сказке тут и там
                         Все  цвета  меняются,

6 бала.  Праздник  осенью  в  лесу,

               И  светло,  и  весело,

               Вот  какие  украшенья

              Осень  здесь  развесила.

7 бала.  Каждый  листик  золотой,

              Маленькое   солнышко.

              Соберу  в  корзину  я,

              Положу  на  донышко.

ҖЫР  «Осенняя»

 

Балалар урындыкларга утыралар.

Алып бар. Төрле төстән никадәр матур яфраклар.Балалар,болар бит бар  да  көз  кызы-Сөмбелә  бүләге.  Әйдәгез  әле,  бәйрәмебез  түренә  Сөмбеләнең  үзен  чакырыйк.

Балалар.  Сөм-бе-лә!!!

Музыка астында  Сөмбелә  керә,  Кулында  кәрзин  белән  яфраклар.

Сөмбелә.  Исәнмесез,  нәни  дуслар,

                  Исәнмесез,  кунаклар!

Балалар.   Исәнме,  Сөмбелә!

Сөмбелә.  Мин  көз  кызы-Сөмбелә,

                   Көзге  байлык  кулымда.

                   Бәхет,  шатлык,  муллык  телим,

                   Кем   очраса  юлымда.

                   Күрәм  шундый  зур  үскәнсез,

                   Җәй  бик  килешкән  сезгә.

                   Ничек  үтте  җәй  көннәре

                   Сөйләп  бирегез  безгә.

Алып бар.  Сөмбелә, Җәй  айларыбыз  бик  рәхәт,  күңелле  үтте.  Кемдер   авылда,  кемдер  шәһәрдә, кемдер үзенең бакчасында ял итте.  Ә  кайбер  балаларыбыз  балалар  бакчасын  үз  иттеләр,  төрле  күңел  ачу  чараларында  катнаштылар.

Алып бар.  Сөмбелә,  без   көзге, җәйге уңышлар турында    мәкальләр беләбез, ишетәсең киләме.

МӘКАЛЬЛӘР.        

  1. Җәй  эшләсәң,  кыш  ашарсың;
  2. Кар  күп  булса,   иген  уңар.
  3. Аяз  елны  алма  күп,  явым  елны  гөмбә  күп;
  4. Эшләп ашасаң, арыш икмәге дә тәмле.
  5. Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы.

Сөмбелә. Бигрәк акыллы балалар, күп беләсез икән!  Нинди  зирәк мәкалләр беләсез.

Алып  бар.  Сөмбелә, безнең балалар бик күңелле җырлы бию дә беләләр бит. Балалар, Сөмбеләгә җырлы биюне башкарып күрсәтәбезме?

Җырлы уен  “Ты  шагай”.

Сөмбелә.  Бигрәк күңелле музыкаль уен! Шулай булгач, балалар минем сезне уйнатасым килә!  

Уеннар:

  1.  «Яшелчәләр биюе”

           2.  “Уңыш утырту һәм җыю”(2 команда, 1 командада 5 бала.                    

             Баштан бәрәңге утырталар, аннары яңа 2 команда уңышны җыялар)

             

Алып бар. Сөмбелә,  синең  уеннарың  безгә бик  ошады.  

(балалар урындыкларга утыралар)

Сөмбелә.  Балалар, сез бик матур җырлап күрсәттегез, бик матур бии беләсез икән. Ә хәзер мин сезнең зирәклегегезне сынап карыйм. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез аларның җавабын табыгыз. Кайсыгыз акыллы икән? Хәзер беләбез!

  • Яз килсә киенә,

Көз килсә чишенә (Агач)

  • Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр домлана,

Бу кайчак була? (Көз)

-Үскәндә яфрагын ашыйлар

 Үсеп җиткәч үзен ашыйлар (суган)

-Утырабыз урманда ап-ак эшләпә киеп,

 Киптерә дә, кыздыра да кешеләр безне җыеп (гөмбә)

-“Алма” – дисән дә алалар,

 Нәрсә соң ул, балалар? (алма)

Сөмбелә.  Нинди акыллы балалар икән сез! Белемегез дә күп икән!.

Алып бар.  Әйе, безнең балалар бик акыллы. Сөмбелә,  көз  көне  яңгырлар еш ява.  Җир өчен яңгырлар бик кирәк,  киләчәктә уңышлар мул була.  Сөмбелә , безнең балалар яңгыр турында бик матур җыр беләләр, тыңлыйсың киләме?

ҖЫР  “Яңгыр”.

Җыр  түгәрәктә  хәрәкәтләр  белән  башкарыла  (Хоровод-әйлән-бәйлән). Сөмбелә   уртада  йөри.

Балалар урындыкка утыралар.

Сөмбелә. Рәхмәт балалар, сез бик матур җырлыйсыз.

(Убырлы карчык керә)

(Музыка яңгырый, себеркегә атланып Убырлы Карчык керә. Залны әйләнеп чыга һәм туктый)

Убырлы: – Ах, нинди тавыш?! Кем минем тынычлыгымны бозды??

Алып баручы: Балалар, бу кем??

Балалар: Убырлы Карчык!

Алып баручы: Убырлы Карчык, без тавышланмыйбыз. Безнең балалар бакчасында бәйрәм Без җырлар җырлыйбыз, биибез, уйныйбыз, күңел ачабыз. Безнең яңга Көз килде, безнең күңелне ачты.

Убырлы: Димәк Көз сезнең күңелегезне ачты?. Ә миңа минем кара урманда бик күңелсез. Минем Шүрәле бер нәрсә дә белми, бер уен да уйный белми. Сезнең Сөмбеләне миңа алып китергә туры килә.

Алып баручы: Юкк, Убырлы Әбекәй, Сөмбеләне хич алып китергә ярамый, безнең бит хәзер бәйрәм, Көз бәйрәме . Без сине безнең бәйрәмебезгә чакырабыз.. Без сине биергә, уйнарга өйрәтәбез. Син ризамы?

Убырлы: Әгәр сез мине үзегезнең бәйрәмегезгә чакырасыз икән һәм биергә, уйнарга өйрәтәсез икән, мин калам.

Алып баручы: Менә Убырлы Әбекәй без сине хәзер биергә өйрәтәбез. Балалар белән бергәләп "Полька" биюенә бас

(Күмәк бию "Полька" башкарыла) (компьютерда)

Балалар урындыкларга утыралар

Убырлы: (биеп) Менә шәп булды! Мин  биергә өйрәндем!

Алып баручы: Сөмбелә, Убырлы, безнең балалар музыкаль уен коралларындада уйный беләләр бит. Убырлы, без сине хәзер музыкаль уен коралларында уйнарга өйрәтәбез.

(Балалар муз. инструментларны алалар һәм түгәрәккә басалар)

(Балалар муз. инструментларда уен башкарыла)

Балалар утыралар

Убырлы: Бигрәк күңелле сезнең белән балалар. Рәхмәт сезгә! Сез минем күңелемне ачтыгыз, шуның өчен мин сезнең белән уйнап алам.

Уеннар

Убырлы: Бик күңелле булды!!!. Ярар инде, сезнеңчә булсын, мин сездән Сөмбеләне алып китмим, бергә бәйрәм итегез.

Алып баручы: Рәхмәт сиңа, Убырлы Карчык.

Убырлы: Мин хәзер урманга барам да Шүрәлене биергә, музыкал инструментларда уйнарга өйрәтәм. Аннары аның белән гастролләргә йөриячәкбез.          Рәхмәт сезгә балалар, минем күңелемне ачтыгыз, минекүп хөнәрләргә өйрәттегез. Сау булыгыз.            

(Убырлы үзенең себеркесендә очып китә)

Алып баручы: Сөмбелә, безнең балалар Көз турында шигырләр беләләр. Балалар, шигырләрегезне сөйләп күрсәтәсезме?

Дети  встают  на  полукруг

1 реб. Осень! Как тебе мы рады!
                      Кружит пёстрый листопад.
                      Листья около деревьев
                      Золотым ковром лежат.

2 реб.  Ты заворожила взоры
                       Разноцветной красотой,
                       Колоском, созревшим в поле,
                       Пожелтевшею листвой.

3 реб.  Одарила гостья,  Осень
                      Урожаями плодов,
                       Моросящими дождями,
                       Кузовком лесных грибов.

4 реб.    Осень, осень, как царица,
                       К нам пришла ты,  не спеша,
                       И  летят, кружат  листочки,
                       Тихо песенку  шурша.

         

ПЕСНЯ   «Осень в лесу»

Сөмбелә.

                           Күңелле  үтте  бу  көнем,

               Сезнең  белән,  дусларым.

               Исән-имин  үтсен  еллар,

               Очрашырбыз  без  тагын.

Ә хәзер миңа китәргә кирәк, мине бүтән балалар бакчасында көтәләр. Мин сезгә күчтәнәч итеп көзге уңышны - алмаларны бүләк итәм.

Сөмбелә  саубуллашып  китә.  Алып баручы  бәйрәмне  төгәлли.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий осеннего праздника "Праздник Царицы Осени"

Осень пришла на праздник в детский сад и пригласила ребят в путешествие. Ребята отправились гулять по красивому осеннему лесу и по дороге встретили лесных жителей....

Сценарий осеннего праздника для средней группы детского сада «Домовёнок на осеннем празднике»

Педагогически задачи.Закрепить у детей знания о правилах поведения в природе.Учить бережному и доброму отношению к природе и друг к другу.Доставить детям радость от участия в общем празднике.Дей...

Сценарий осеннего праздника для детей средней и старшей групп "Простуда на празднике Осени".

Неожиданно на праздник Осени приходит  Простуда и запугивает детей микробами. Но растроганная подарками и хорошим отношением к ней, обещает детям и Осени  измениться: дружить с лучком ...

Сценарий осеннего праздника для воспитанников Дома ребенка. Праздник осени.

Меня вы звали? Вот и я!   Привет осенний вам, друзья! Закрепление знаний об изменениях в природе с наступлением осени....

Осенние праздники сценарий осеннего праздника для детей средней группы

Осенние праздникисценарий осеннего праздника для детей средней группыДействующие лица: Подосиновик, Сыроежки, Боровик, Мухоморы – дети...

«Праздник в осеннем лесу». Сценарий осеннего праздника в старшей группе

Праздник осенью в лесу,И светло, и весело!Вот какие украшеньяОсень здесь развесила!...