Сценарий праздника весны
материал (средняя группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

В средней группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yaz_beyreme_urtanch_tork.docx26.46 КБ

Предварительный просмотр:

               ЯЗ ФАСЫЛЫ (уртанчылар 11, 12 төркемнәре) 2019 ел  

Максат: Бәйрәмне ярату хисен тәрбияләү, кунаклар каршысында оялмыйча чыгыш ясарга өйрәтү, курку хисен җиңәргә ярдәм итү; җырларны, шигырләрне ачык, аңлаешлы, көчле тавыш белән сөйләргә, җырларга күнектерү; уеннар уйнарга кызыксыну уяту, җитезлек, шуклык булдыру.

Бурычлар: Яз турында, кышлаучы кошлар турында булган белемнәрен ныгыту, матур әдәбият, фольклор белән кызыксынуны булдыру, хәтерләрен, сөйләм телләрен үстерү.

Зал бизәлеше: яз сурәтләнгән плакат.

Персонажлар: Яз, Бичура.

Реквизитлар: кулга киелә торган чәчәкләр, чәчәкләр, таҗлар, кульяулык, көчтәнәчләр.

Структура:

 1.Шигырь юлы белән алып баручы тарафыннан котлау - 1 мин.

2. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  яз турында сөйләү – 1 мин.

3. Җыр “яз килә”  Л. Хайретдинова көе, халык сүзләре – 2 мин

4. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  яз турында сөйләү – 1 мин..

5. Җыр “Становится весною” В.Герчик көе, А.Поплавского сүзләре – 2 минут

6. Автобус ярдәмендә урманга сәяхәткә бару - 1 мин.

7. Шигырь юлы белән балалар тарафыннан  яз турында сөйләү – 1 мин.      

8.  Куллар биюе, Е.Крылатова көе, “Звезда Венеры” нәфис фильмыннан – 3  мин.

9.  Яз керә – 1 мин.

10. Күмәк бию “Чакыру”, Литовская көе, халык сүзләре – 4 мин.

11. Шигырь сөйләү – 3 минут

12.Бичура керә, театралләштерү – 4 мин.

13.Вокалга йөрүче балалар башкаруында җыр “Зәңгәр күл”, С. Сайдашев көе, Г.Латыйп сүзләре  – 3 – 4 мин.

14.Әниләр белән бию  “Түгәрәк буенча бию”. А. Евдотьева сүзләре һәм көе – 4 мин.

15. Уен “Чәчәкләргә таҗларын  туры китереп  җый” – 3 - 4 мин.

16. Уен “Бер – береңә кулъяулык җибәрү”– 3 - 4 мин.

17. Әйлән – бәйлән “Кошлар килде”, Ш. Мәҗитов көе, Г. Латыпов сүзләре

18. Йомгаклау, Яз балаларга күчтәнәчләр бирә, саубуллашып китә.

Бәйрәм барышы:                                                                            

Матур көйгә балалар залга керәләр һәм кулларда чәчәк тотып ярым түгәрәккә басалар.

Алып баручы. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар! Без сезне яз фасылына багышланган бәйрәм  иртәсендә күрүебезгә бик шатбыз!

Табигатъ уянды: кырлар, урманнар, елгалар уянды.

Кошлар яз килүен хәбәр иттеләр!

1 бала: Яз килә! Яз килә!

             Сыерчыклар килә!

             Гөрләшеп, сайрашып

            Җырчы кошлар килә!

2 бала: Яз килде, кояш көлде,

             Дөньяга нур бөркелде.

             Уянды бар агачлар,

             Куанды алмагачлар.

(Җыр  « Яз килэ»)

(Л. Хайретдинова көе, халык сузлере)

4 бала: Көннәр җылы, күктә алсу

               Нур сибеп кояш көлә, -

           

               Җәйге шатлык, көзге бәхет

             

               Яз белән бергә килә.

5 бала:  Көннәр аяз, күктән алсу

               Нур сибеп кояш көлә.

               Җргә тама көмеш тамчы-

              Сагынып көткән яз килә.

( Җыр «СТАНОВИТСЯ  ВЕСНОЮ»)

(В. Герчик көе, . А. Поплавский  сүзләре)

(«Играем, поём, танцуем 1 часть – 16/40»)

Алып баручы. Балалар, безне язгы урман кунакка чакыра, автобус та көтеп тора. Рәхим итегез.

(Музыка астына балалар залны әйләнеп үтәләр, ярым түгәрәккә басалар)

5 бала.       Су буенда җем-җем итә май чәчәкләре.

                   Иркәләнеп оча майның күбәләкләре.

6 бала.       Күк йөзеннән бакчаларга кояш нур сибә.

                   Яфрак яра бакчаларда шомырт һәм чия.

(аяк очларында балалар таралышып йөгерәләр, бер – берсеннән аерым басалар)

( Куллар биюе башкарыла)

( Е.Крылатова көе «Звезда Венеры»нәфис фильмыннан)

Балалар урындыкларга утыралар  (чәчәкләрне җыеп алу)

Алып баручы. Без җыелдык бүген монда язны каршылар өчен. Яз башлануын без бик шатланып көтеп алдык.

( Яз керә)       

Яз:  Исәнмесез, балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар!

        Мин сезнең бәйрәмегезгә килдем, шатлык алып килдем!.

        Беләм мине бөтен җирдә дә көтәләр, мин барысына да кирәк…

       Минем исемем яз, мин бөтен кешегә дә шатлык китерәм!

       Бергә уйнарбыз,  җырларбыз, күңел ачарбыз,

       Рәхим итеп биеп алырбыз!

         

           

Күмәк бию «Чакыру»

( Литовская көе, халык сүзләре)

Балалар урындыкларга утыралар

Алып баручы. Яз, безнең балалар синең турында шигыр беләләр. Балалар, язга шигырләрне сөйләп күрсәтәбезме?

Шигыр сөйләү

Яз. Җылылык, яктылык алып киләм мин сезгә. Минем урманда бик матур чәчәкләр үсә, мин аларны сезнең бәйрәмгә дип җыеп алып килдем.

(Яз тәрбиячегә чәчәкләр бирә)

Алып баручы: Рәхмәт сиңа яз шундый матур букет өчен.

(Музыка астына Бичура керә, зал уртасында туктый)

Алып баручы: Балалар, кем бу?

Бичура: (үпкәләп) Бичураны танымадыгызмы?  Мине бәйрәмегезгә чакырмадыгызмы? Мин сезгә шуның өчен үч итәм, сезнең чәчәкләрегезне алып китәм.

(Бичура тәрбияченең чәчәген тартып ала, яз аны туктата)

Яз. Тукта, син нишлисең, андый әшәкелекләр эшләргә ярамый, дуслар алай эшләмиләр. Нигә чәчәкләр тартып  алдың?  Син бит бәйрәмне бозасың.

Бичура: Сез мине үзегезнең бәйрәмегезгә чакырмадыгыз.

                Без сезнең белән дуслар түгел! Чәчәкләрне алып китәм мин хәзер!

Яз. Тукта, Бичура, тукта! Син бит әкиятләрдә усал буласың, начарлыклар эшлисең, шуның өчен без сине бәйрәмгә чакырмыйбыз.

Бичура: Ә сез мине бәйрәмгә кертегез, мин яхшы булырга тырышырмын. Бәйрәмегез миңа ошаса мин сезгә чәчәкләрне кайтарам.

 Яз. Безнең бәйрәмебезне бозмыйсыңмы?

(Бичура башы белән селкетә. Ризалашуны күрсәтә)

Балалар, бичураны бәйрәмдә калдырабызмы ?

Балалар: Әйе

Вокалга йөрүче балалар җырлый    Җыр  « Зәңгәр күл  »

(С. Сәйдашев көе, Г.Латыйп сүзләре)

Яз:  Шулхатле рәхәт, шатлыклы көн. Биисе генә килеп тора.

Әниләр белән бию “Түгәрәк буенча бию»

( А. Евдотьева сүзләре һәм көе)       (муз. Музыкальные игры)

Әниләр һәм балалар урындыкларга утыралар

 (Яз зал буйлап чәчәкләрне тарата)

Алып баручы. Балалар, карагыз әле күпме чәчәчәк аланда, ләкин аларның таҗлары таралган. Чәчәкләрнең таҗларын төсе буенча туры китереп җыю.

Уен “Чәчәкләргә таҗларын туры китереп җый»

Уен “Бер – береңә кульяулык җибәрү»

Яз:   Яз бәйрәмен дәвам итәбез әйлән – бәйлән биергә килегез.

Әйлән – бәйлән “Кошлар килде»

( Ш. Мэжитов көе, Г. Латыпов сүзләре)          (диск УМК, 3-4лет, 43/44)

Балалар утыралар

Бичура:  Сез мине шатландырдыгыз, миңа сезенең бәйрәмегез ошый, шуның өчен мин сезгә чәчәкләрне кайтарам.

(Алып баручыга чәчәкләр бирә)

                     

Алып баручы:  Балалар, Бичура үзгәрде, безнең бәйрәм анарга бик ошады, ул бүтән начар эшләр эшләмиячәк инде.

Яз:. Ә хәзер безгә  китәргә вакыт җитте, сезнең бәйрәмегез безгә бик ошады, шуның өчен мин сезгә күчтәнәчләр бирәм, төркемгә кайткач ашарсыз. Сез бик акыллы, әйбәт балалар, рәхмәт сезгә!

Сау булыгыз! (Яз, Бичура китә)

   Алып баручы: Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам, барыгызга да рәхмәт. Сезне яз бәйрәме белән котлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарии праздника весны

         Праздник мамочки родной...

Сценарий праздника весны во второй младшей группе: «Весна пришла - всем радость принесла»

Формирование представлений об изменениях, происходящих в природе с приходом весны....

Сценарий праздника "Весной встречаем праздник мам"

Автором представлен сценарий праздника 8 марта для детей среднего дошкольного возраста...

Сценарий праздника "Весна идет и праздники с собой несет"

Сценарий праздника "Весна идет и праздники с собой несет" предназначен для воспитателей старших дошкольников...