Сценарий утренника "Праздник осени" на татарском языке
материал (старшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Сценарий утренника для детей старшей группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prazdnik_oseni_2018_god.docx35.57 КБ

Предварительный просмотр:

Көз бәйрәме 2019 ел (№ 11, 12 зурлар төркеме)

Максатлар:

1.Туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү;

2. Балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү;

3. Балаларда җыр – биюләр аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: 7 яулык, җиләк – җимешләр, 2 кашык, 2 бәрәңге, 2 стойка, музыкаль инструментлар, убырлы карчык, көз  киемнәре, сары, яшел, кызыл яфраклар.

Структура:

I. Кереш өлеш:

  1. Залга керү, залның матурлыгын ачыклау. Кунаклар белән исәнләшү. 4 шигырь сөйләү ( 2 минут).

II. Төп өлеш:

  1. Җыр “Яфрак бәйрәме”(2-3 минут)
  2. 2 шигырь, җыр “Падают листья”( 3 минут)
  3. 3 бала шигырь сөйли, “Упражнение с листочками” (3 минут)
  4. Көз керә, табышмаклар әйтә (1 – 2 минут)
  5. Җыр “Әйлән – бәйлән” (3 минут)
  6. 6 шигырь сөйләү, вокалга йөрүчеләр җыр җырлый (3-4 минут)
  7. 3 шигырь,бию  “Зонтиклар белән бию” (4 минут)
  8. Убырлы белән сәхнәләштерү (2-3 минут)
  9. Музыкал җиһазлар кулланып җыр “Кап – кап” җырлау (2 минут)
  10. Уен “Тәме буенча таны” (2 минут)
  11. Уен “Бәрәңге ташу” (2 минут)
  12.  Кунаклар белән бию “Күңелле бию”( 2 минут)

III. Йомгаклау:

  1.  Көз, Убырлы бүләкләр бирә, саубуллаша (1 минут)
  2.  Кунакларга рәхмәт әйтү (1 минут)

Дети под весёлую музыку лёгким бегом забегают в музыкальный зал и встают возле центральной стены полукругом, в руках листочки.

(Ведущая обращает внимание детей на украшенный зал и поздравляет всех с праздником осени)

ВЕД: Исәнмесез, хәерле кич, хөрмәтле килгән кунаклар, әти-әниләр! Балалар, без бүген сезнең белән ел да үтә торган көзге бәйрәмгә җыелдык.

1 реб.

Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.                                    Риана

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

2 реб.

Бүген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән                                Ләйлә

Бизәлгән безнең зал.

3 реб.

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.                                   Алмаз

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

4 реб.

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.                                 Арслан

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

     (Исполняется песня «Яфрак бәйрәме»  Роза Еникеева  муз., Ләбиб    Лерон сүз.)

5 реб.

Осень красит золотом

рощи и леса,                                                       Самир

слышатся прощальные

птичьи голоса.

6 реб.

Алые и желтые

ветер листья рвет.                                             Амелия

Кружит, кружит в воздухе

Пестрый хоровод.

                                                   Песня: “Падают листья”

7 реб.

Солнышко лишь выглянет,

спрячется опять.

Долго лето красное                                          Дамир

Будем вспоминать.

8 реб.

Осень за окошком                                            София

бродит не спеша,

листья на дорожки

падают,шурша.

9 реб.

Осень наступает,

листья облетают,                                             Азалия

их веселый хоровод

ветер кружит и поет.

 (Исполняется упражнение « с Листочками») (муз. «Голубая вода»)

ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ (Ведущая собирает у детей листочки)

 (звучит музыка, заходит Осень, в руках держит волшебную кисточку).

Осень: Исәнмесез, минем кадерлеләрем! Бүген – бәйрәм! Сез әзерме? Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Осень:  Үземнең тылсымлы пумалам белән

Көзге агачларны, табигатне, болыннарны бизим

Сезнең өчен бүген

Табышмаклар алып килдем.

                       (Осень загадывает детям загадки, дети отвечают)

-Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

 

- Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

 

 -Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

 

-Түгәрәк кенә кызыл йорт,

Эче тулы корт. (Помидор)

 

-Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр) 

Осень: Булдырдыгыз, балалар. Минем табышмакларга дөрес җаваплар бирдегез. Хәзер түгәрәккә басыйк, әйлән- бәйлән уйныйк

                  (исполняется хороводная песня «Әйлән- бәйлән »  М. Бикбова муз., Р. Салманова сүз.) (на татарском языке)

                  ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ

          (Осень садится на пенек, кладёт волшебную кисточку рядом)

ВЕД: Синең өчен Көз безнең балалар шигырләр, биюләр, җырлар өйрәнделәр.

                  (ИНДИВИДУАЛЬНЫЕ СТИХИ)

                                                   

                                               Көз җитте.             Муса Җәлил

Киң болыннарда,

Урман-кырларда,                                          Искәндәр

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Уйсу җирләрдә,

Елга, күлләрдә,                                              

Көзге салкыннан

Сулар туңдылар.

 

Көннәр суынды,

Чишмәләр тынды.                                          Ислам

Безне калдырып,

Кошлар да китте.

                                           Көз — рәссам.                     Зилә Фазлыева

Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.                                
   Салават
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.

Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен — алтын күлмәген.                              Тагир
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.

Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.                                          В. Самира
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.

                                                    Песня вокалистов

                                         

                            Карыйм да хозурланам            Адилә Рәфыйкова

Ямьле җәй үтеп киткән —
Алтын-сары көз җиткән!                            
   М. Самира
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.

Ишек алдына чыгам,
Көзге көнгә сокланам.                                   Лия
Сары, кызгылт, яшел яфрак —
Карыйм да хозурланам!

 Апа безгә артыбыздан

 Шыбыр-шыбыр кем дәшә?                          Рената

  Кем дә дәшми, көзге яңгыр

  Зонтик белән сөйләшә

                                           

                                                               Танец с зонтами.

Килә шаулы, алтын матур көзем,

Яфрак оча, көзге җил исә.                             Камил

Табигате бигрәк сокландыргыч!

Зарыгып көткән көз килә!

Көз – сылу килгән ерактан.                          Аделина

Нәрсә генә алмаган!

Нинди бүләк кирәклеген

Әйтмәсәң дә аңлаган.

Осень: Балалар, сез беләсезме нинди җәнлек кышка тунын алмаштыра?

ДЕТИ: Куян.

Осень: Дөрес. Җәй куян соры,ә кышын ак. Тагы нинди җәнлек?

ДЕТИ: Тиен.

Осень: Молодцы! Тиен җәен кишер сары, ә кышын соры.

 ( В этот момент, когда Осень беседует с детьми потихонечку пробирается Баба Яга, увидев волшебную кисточку она её крадёт и убегает в свою избушку.)

Осень: (замечает, что у неё исчезла волшебная кисточка)

Ах, бәлә! Нишләргә?

Минем тылсымлы пумалам югалган.

 (В углу музыкального зала стоит избушка Бабы Яги. Появляется Баба Яга с волшебной золотой кистью и красит ей свою избушку.)

Баба Яга: Урманда минем өем.

Кыйшалган, ямсезләнгән.

Бик вакытлы пумала таптым

Йортымны буярга булдым.

Кызыл- сары бүрәнә

Алтын түбә һәм тәрәзә

Әйтерсең һавадагы кояш

Сукмагы мәрмәр таш.

ВЕД: Көзбикә менә синең тылсымлы пумалаңны кем алган. Убырлы бир безгә пумаланы.

Баба Яга: Юк инде!  Көзбикә югалткан, мин тапкан .

ВЕД: Син аны Көзбикәдән урлагансың бит. Аннан башка хәзер к ул ничек бөтен табигаткә көзге матурлык кертер? Кара әле безнең залда ничек матур. Болар барысы да Көзбикә хезмәте.

Баба Яга: Ах,сез хәйләкәрләр! Үзегез бөтен җирне матурлагансыз, ә мин ямьсез өйдә яшәргә тиешме? Юк инде, мин өемне матурлыйм, беркемне дә кунакка чакырмыйм.

                                  (Баба Яга уходит в свой домик).

ВЕД: Нишләргә инде, ничек Убырлыдан тылсымлы таякны алырга?

Уйлап таптым!

                                 (Ведущая подходит к избушке и стучится.)

Баба Яга: Кем анда?

ВЕД: Без, синең кунакларың.

Баба Яга: Нинди кунаклар? Кертмим!

ВЕД: Кунак итеп кертмәсәң, үзеңә юлбасарлар итеп ал безне.

                                           ( Б.Я. выходит)

Баба Яга:  Сезнеме? Юлбасарлар итепме? Нәрсә эшли беләсез соң сез?

ВЕД: Саный беләбез. Синең акчаларыңны санарга булышырбыз.

Баба Яга: Ой,шундый кечкенәләр, ә инде саный беләләр! Көлдермәгез мине.Мин ул акчаларны гомерем буена җыйдым, сез 3 көндә юкка чыгарырсыз!

ВЕД: Юкка чыгармыйбыз. Язып барабыз.

Баба Яга: Ой, язып барабыз имеш!  Ярый уйлап карармын, тагы ниләр эшли беләсез?

ВЕД: Безнең балалар бик күп һөнәрләр беләләр. Мәсәлән, матур итеп җырлыйлар.

Баба Яга: Җырларны мин яратам, ягез әле җырлагыз, мин тыңлыйм.

                             (исполняется песня «Осень милая шурши»)

Баба Яга: Эх, матур җыр!

Осень: Мин балаларга үземнең көзге уңышларымны татып карарга алып килдем һәм авыз итеп тәменнән нәрсә икәнен әйтеп бирүләрен телим.

Баба Яга: Миңа да ярыймы авыз итергә?

Осень: Ярый син дә авыз итерсең!

                           (исполняется игра «Угадай на вкус»)

Баба Яга: Рәхмәт сиңа, тәмле дә, файдалы да!

Осень: Мин уен да алып килдем бит әле. Урманымда гөмбәләр күп , әйдәгез күз бәйләп шуларны җыябыз. Кем җитез икәнен күрәбез.

                                                       Веселые игры.

                                          «Бәйләгән күз белән ґөмбә җый»

Баба Яга: Минем дә уйныйсы килә, бигрәк тә килгән кунаклар белән.

                                           «Кашык белән бәрәңге ташу»

ВЕД: Убырлы, Көзбикә безнең балалар музыка уен коралларында уен да беләләр

Баба Яга: Кая әле карап үтик.

                (Исполняется игра-оркестр на шумовых инструментах «Эпипе»)

ДЕТИ САДЯТСЯ НА СТУЛЬЧИКИ

ВЕД: Убырлы, ошадымы сиңа безнең балалар?

Баба Яга: Уңган , булган балалар. Ә менә миңа үземә генә урманда күңелсез.

ВЕД: Синең дусларың юк, Убырлы, шуңа күңелсез сиңа.

Баба Яга: Сез минем дусларым булырга ризамы?

Дети: Риза!

(Баба Яга подходит к детям, за руку трясёт «здоровается» с ними, обнимает)

Баба Яга: Дуслар өчен бер әйберне дә кызганмыйм мин. (отдаёт кисточку Осени) Күрәм сезнең бүген бәйрәм, барыгыз да матурлар!

ВЕД: Әйе, бездә бәйрәм! Сиңа да бәлки матур кием кияргә кирәктер бәлки.

Баба Яга: Хәзер мин бик тиз генә.

                                 (Баба Яга уходит наряжаться)

                                        “ Веселый танец”

      ( заходит вся по модному одетая Баба Яга и напевает песню).

ВЕД: Менә ичмасам Убырлы! Танышлы да түгел үзеңне!

Баба Яга: Балалар, рәхмәт сезгә. Сезнең белән күңелләр күтәрелде, биисем килеп китте.

Осень:  Миңа китергә вакыт.

Очрашырбыз икенче елда.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тәтәмле, татлы алмалар. (Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

Бугенгә без хушлашабыз

Сау булыгыз!

Баба Яга:  Балалар күрәм сез бүләкләр яратасыз. Минем дә сезгә бүләгем бар.

 (Баба Яга раздает детям подарки. Прощается и с Осенью уходит под музыку)

ВЕД: Бәйрәмебез ахырына җитте. Килүегез өчен зур рәхмәт.Саубулыгыз. .

Татарстан республикасы Түбән Кама муниципаль районы

Муниципаль автоном мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү

учреждениясе 83 нче номерлы гомуми үстерешле балалар бакчасы

Зурлар төркеме өчен

“Көз бәрәме”нә

сценарий

Әзерләде һәм үткәрде:

Гатина Г.Х.

Сунгатуллина Р.А.

Түбән Кама

2019 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий праздника на татарском языке "На лесной полянке"

В данном материале дети знакомятся с фольклором татарского народа....

Сценарий праздника на татарском языке

Новыйгод на татарском языке....

Сценарий утренника на татарском языке "Көз бәйрәме"

В работе музыкального руководителя очень важно безупречное проведение утренников для того, чтобы показать родителям уровень сформированности тех или иных качеств и навыков их детей. И конечно же...

«Обучении детей татарскому языку по УМК «Говорим по-татарски» (по обучению детей татарскому языку 4-7 лет) посредством познавательно-исследовательской деятельности »

ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН ПОВЫШЕНИЯ ПРОФЕССИОНАЛЬНОГО УРОВНЯ воспитателя (по обучению детей татарскому языку)первой  кв. категории на межаттестационный период на 2018-2023 г. Ахметовой Гульгены Му...

Сценарий ко дню татарского языка.

Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү....