Сценарий праздника ко дню матери в средней группе
материал (средняя группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

На татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_konen_boyrm_11_torkem.docx24.32 КБ

Предварительный просмотр:

11 нче номерлы уртанчылар төркеме өчен әниләр көненә бәйрәм

Үткәрде. Гатина Г.Х.

Уткәрү вакыты. 28.11.2018

Максат: 1. балаларны җырны күмәк итеп, бер – береңне ишетеп, көйне саклап җырларга күнектерү, биюдә хәрәкәтләрне истә калдырып, аларны төгәл итеп күрсәтә белүләренә ирешү,  кыргый, йорт хайваннары, җиләк – җимешләр, яшелчәләр турында булган белемнәрен ныгыту, кешене тасвирлый белүләрен  булдыру;

                 2. уйлау – фикерләү сәләтләрен, хәтерләрен, игътибарлыкларын, сөйләм телләрен үстерү, тулы җөмлә белән җавап бирүләренә ирешү;

                 3. әниләргә карата мәхәббәт  хисләрен тәрбияләү, әниләр өчен бәйрәм үткәрергә теләк булдыру.

Җиһазлар: Әниләр өчен открытка, кыргый, йорт хайваннары, җиләк – җимешләр, яшелчәләр муляжлары, “Рәхмәт әнием”, “Мама – первое слово”, “Солнышко лучистое”, “Гномы” аудиоязмасы, күзләрне бәйләргә яулык, 2 магнитный такта, радио.

Бәйрәм барышы:

Көй астына балалар керәләр, урындыклары янына төзелеп басалар.

Тәрбияче.  Көннәр якты булсын өчен,

                     Йокы татлы булсын өчен

                     Әни кирәк, әни кирәк

                    Йокы татлы булсын өчен

                     Әни кирәк!

Камил.     Гөлләр чәчәк атсын өчен,

                  Бәхет, шатлык артсын өчен

                  Әни кирәк, әни кирәк

                  Иң кадерле кеше җирдә

                  Әни димәк!

Тагир.     “Әни” диеп язып куйдым

                       Яңа яуган ак карга

                       Таптамагыз!

                        Һич ярамый “әни” сүзен таптарга!

Ләйлә.          Иртүк торып битен юган

                       Кем уяткан Ләйләне?

                        Уятмаган, үзе торган

                        Бүген әни бәйрәме!

Искәндәр.     Әнием минем матур

                         Күзләре якты, көләч.

                          Шундый күңелле була

                          Ул өйгә кайтып кергәч.

Салават.          Много мам на белом свете

                          Всех в душе их любят дети

                          Только мама есть одна

                           Всех дороже мне она

                            Кто она? Отвечу я – это

                            Мамочка моя!!!

Марат.             У каждой зверушки,

                          У мышки, у кошки,

                           И даже у птички и сороконожки

                          Есть мама такая же, как у меня

                          Без мамы нам всем не прожить даже дня!

Аделина.        Без сине бик яратабыз

                          Бәйрәм белән котлыйбыз

                          Бүләк итеп үзеңә

                           Бер матур җыр җырлыйбыз!

Җыр “ Рәхмәт әнием”

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Әфәрин! Ә хәзер хәрберегез үз әниләрегезне мактап сөйләгез! (балалар  “минем әнием матур, акыллы, матур күлмәкләр кия һ.б.” сүзтөзмәләр кулланып бер – бер артлы әниләрен мактыйлар)

Тәрбияче. Әфәрин! Без бит әниләребезгә багышлап “Гномиклар” биюен өйрәндек. Әниләребезне тагын шатландырабызмы? Биеп күрсәтәбезме?

“Гномиклар” биюе

Тәрбияче. Әфәрин!  Безнең балалар “Солнышко лучистое” җырын да өйрәнделәр бит.

“Солнышко лучистое” җырын җырлау.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Уйныйсыгыз киләме?

Балалар.  Әйе.

Тәрбияче. Хәзер ”Зирәк” уенын уйныйбыз. (Тәрбияче идәнгә җиләк – җимешләрне таратып куя) Балалар карагыз әле җиләк – җимешләр һәм яшелчәләр буталып беткән. Әйдәгез без аларны аерабыз. Ике бала чыга, бер бала үз кәрзиненә яшелчәләр җыя, икенче җиләк – җимешләр җыя. Кайсыгызның уйныйсы килә? (балалар уйныйлар, уен ике тапкыр уйнала)

Тәрбияче. Әфәрин! Балалар, карыйк әле Азалия яшелчәләрне дөрес җыйдымы? Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә Камил җиләк – җимешләрне дөрес җыйдымы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Яшелчәләр ярдәмендә без нәрсә пешерәбез?

Балалар. Аш

Тәрбияче. Тагын яшелчәләрдән нәрсә ясыйлар?

Балалар. Салат.

Тәрбияче. Ә җиләк – җимешләрдән нәрсә пешерәләр?

Балалар. Компот.

Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Тагын уйныйсыгыз киләме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Хәзер “Кем тизрәк?” уенын  уйныйбыз. (Өстәлгә хайваннар сурәтләре таратыла) Балалар карагыз әле, кыргый һәм йорт хайваннары буталып беткәннәр, әйдәгез без аларны аерабыз. Кем булдыра ала? (Балалар чыга, уен ике тапкыр үткәрелә. Нәтиҗә итеп кыргый хайваннар бер магнитный тактага төзелә, йорт хайваннары икенче магнитный тактага төзелә, анализлау)

Тәрбияче. Ә хәзер әниләр белән уйнап алабыз. Бер әни чыга, өч бала арасыннан бәйләнгән күзләр белән үз баласын танып ала. (Уен өч  тапкыр үткәрелә).

Тәрбияче. Безнең балалар әниләре өчен тагын бер җыр “Мама - первое слово” өйрәнделәр. Балалар, җырлыйбызмы ул җырны?

Җыр “Мама – первое слово”

Тәрбияче. Безнең балалар үзләренең әниләренә бүләк әзерләделәр (балалар әниләренә открытка бүләк итәләр)

Тәрбияче. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам! Сезгә исәнлек, озын гомер, бәхет телибез! Иң мөхиме балаларыгызның бәхетен күрергә язсын, сезнең балаларыгыз исән – сау, озын гомерле, акыллы, тәртипле  булсын, сезне гел шатландырып кына торсыннар. Килгәнегез өчен бик зур рәхмәт!!!

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий праздника ко Дню Матери в средней группе.

Интересный сценарий для детей средней группы детских садов....

Сценарий праздника ко Дню Матери для средней группы

Сценарий праздника ко Дню Матери....

Сценарий праздника, посвящённого ДНЮ МАТЕРИ в средней группе «Мамина улыбка»

Сценарий праздника, посвящённого ДНЮ МАТЕРИв средней группе«Мамина улыбка»...

Сценарий праздника ко Дню Матери в средней группе детского сада.

Сценарий праздника ко Дню Матери в средней группе детского сада....

Сценарий праздника ко Дню Матери в средней группе "Любимым Мамочкам посвящается..."

Сценарий праздника ко Дню Матери в средней группе "Любимым Мамочкам посвящается..."...

Сценарий праздника ко Дню матери в средней группе. Тема: «Мамочка милая, мама моя»

Цель: способствовать созданию положительно - эмоциональных переживаний детей и родителей от совместного праздничного мероприятия. Задачи:1) Развивать у детей интерес к традициям, способствовать с...