"Озын толым" бәйгесе
методическая разработка

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

конкурс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл oz_tol.docx147.02 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Кукмара шәһәре алтынчы номерлы “Салават күпере” балаларны һәрьяктан тәрбияләп үстерү буенча балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

“Озын толым” бәйгесе

C:\Users\МБДОУ№6-1\Desktop\татар кызы18\озын толым\IMG-20190221-WA0057.jpg

                                                        Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2019 ел

Максат: Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү; эстетик тәрбия үстерүне дәвам итү, гүзәллеккә, матурлыкка омтылыш хисе уяту;    әти-әниләр, балалар һәм балалар бакчасы арасында элемтәне ныгыту;  сәламәт тормыш алып бару өстендә эшне дәвам итү.              

       Бәйрәм буласы зал шарлар һәм чәчәкләр белән бизәлгән. Стенада “Кызлар чәчен тарап, битен юса, гөлләр күк була”, “Кешенең йөзе - йөзек кашы, ә чәче – ул кашның кысасы”, “Тау күрке-таш, баш күрке – чәч” дигән сүзләр. Фотосүрәтләр - озын толымлы кызлар. Магнитофон язмасында Салават Фәтхетдиов башкаруында “Озын толым”җыры яңгырый.

Алып баручы:

Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!

Менә сез дә килеп җиткәнсез.

Безнең бакчадагы тормышны да,

Күреп китик әле дигәнсез.

Нинди олы бәхет, җыелышып

Уйнау-көлү, бию гел бергә.

Насыйп булсын иде сөенешеп

Шатланышып яшәү гомергә.

      Хәерле көн кадерле әниләр, хөрмәтле  кунаклар! Без бүген “Озын толым” бәйгесенә җыелдык. Әйдәгез әле бергәләп татар халык әкиятләрендәге кызларны күз алдына китерик әле. Зөһрә кыз, Гөлчәчәк, Үги кыз.

       Буйлары зифа, йөзләре тулган айдай, тешләре энҗе-мәрҗәндәй, иреннәре балдай, чәчләре.... ә чәчләре оз-ы-ы-ын, толым-толым.  

        Кызларның матурлыгы, күркәмлеге толымына карап беленә дигән бит безнең әби – бабаларыбыз.  Шуңа күрә дә татар кызлары гомер гомергә тезләренә кадәр итеп чәч үстергәннәр. Кызлар үзләре дә озын чәчләре белән горурлана, кирәк чакта матурлыкларын күрсәтә дә белгәннәр.

                                 Толым-толым үргән чәчкәйләре

                                 Чылбыр-чылбыр артка салынган,

                                 Җиргә җитсен өчен, очларына

                                 Талир тәңкәләре тагылган.

                                 Аңлыйбыз, ул толымнар сөйли

                                 Яхшылыгын татар кызының,

                                 Татар кызына алиһәлек бирә

                                 Шушы сихри чәчләр толымы.

        Озын чәчле кызлар элек тә хәзер дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Андый кызлар безнең арабызда да  бар.

Әйдәгез, алкышлар белән озын толымлы кызларыбызны каршы алыйк. Рәхим итегез кызлар. (Кызлар керәләр) 

         Менә нинди чибәр татар кызлары безнең алдыбызда. Бүген алар  барлык осталыкларын, уңганлыкларын, зирәклекләрен, тапкырлыкларын бер сүз белән әйткәндә булганлыкларын күрсәтәчәкләр, бар яктан да үзләрен сынаячаклар.

        Бәйгебезне башлаганчы жюри әгъзалары белән дә танышып китик әле.(таныштыру)

Бүгенге конкурсантлар турында берничә сүз әйтми мөмкин түгел. Бу сүзләр бары тик мактау сүзләре. Чөнки без бәйгегә кызларның иң-иңнәрен генә чакырдык.

                            Бик акыллы, тәртипле кыз. Матур җырлый, бии. Үзенең һөнәрләре белән әнисе                  сөендереп яши.

                    .                      дә бик сөйкемле, тырыш кыз. Бик матур итеп җырлый, бии, шигырьләр сөйли. Әнисе           дә кызының уңышларына сөенә.

                    . Бик матур, уңган кыз. Оста итеп шигырьләр сөйли, бик күп җырлар белә. Үзе дә бик матур итеп җырлый.      Әнисе                          дә   кызы белән бик горурлана.

                 .                  исеме үк аның нинди күркәм, ягымлы кыз икәнен әйтеп тора. Ул район күләмендә бик күп конкурсларда катнашып призлы урыннар яулаган. Әнисенең алыштыргысыз булышчысы. Шуңа күрә          дә төпчегенең булганлыгына сөенеп яши.

                   . Шулай ук бик уңган, тәрбияле кыз булып үсә.     Оста итеп рәсем ясый, җырлый, бии. Әнисе                        белән буш вакытларын бик файдалы итеп үткәрәләр.

                  . Кечкенә,  эче тулы төш кенә ,- дип нәкъ менә     безнең          турында әйтелгән дә инде. Әнисе           кызының акыллы, ярдәмчел булуына бик куана.

А. б.: Кызлар мин барыгызга да бәйгедә уңышлар телим.

    Хөрмәтле жюри, сезнең бүген эшегез бик тә игътибар сорый. Менә шушы сөйкемле  кызларыбызга карап хөкем чыгару сезгә йөкләнә. Хәерле сәгатьтә дип бәйгебезне башлап җибәрәбез.

Беренче бәйгебез  “Танышу” дип атала

        Исемең ничек чибәр кыз?

        Яле,танышыйк әле.

(кызлар үзләре белән таныштыралар)

А.б.: Икенче бәйге  - “Җыр, бию сәнгате, шигырь сөйләүчеләр бәйгесе”

Бу бәйгедә безнең кызларыбыз үзләренең җырга, биюгә  осталыкларын  күрсәтеп китәрләр. Ягез әле кызлар кайсыгыз башлый. Рәхим итегез.

 (Җырчыга)

Зәңгәр күктә алтын кояш

Якты нурлар тарата.

Безнең кызлар бигрәк моңлы

Җырларга бик ярата.

 (Биючегә)

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр.

Безнең кызлар әнә ничек

Очып кына бииләр.

А.б.: Өченче бәйгебездә –  кемнең толымы озынрак  икәнен ачыкларга булдык.

Хөрмәтле жюри,  кызларның чәчләрен үлчәп,  нәтиҗә чыгарырга сезгә тәкъдим итәбез.

Музыкаль пауза -

А.б.: Озын чәчле кызлар гадәттә,  толымнарын матур итеп үреп йөртәләр. Үреп куелган чәчләр,  кызларны тагында матурырак, сөйкемлерәк итеп күрсәтә.  Кызлар, ә сез үзегез чәч үрә беләсезме? Дүртенче бәйгебездә чәч үрергә кем оста икәнлеген белербез. Әйдәгез, кызлар, кем тизрәк, матурырак итеп чәч үрә икән, шуны тикшереп карыйк. 

Музыкаль пауза – Бию: “Су буенда”

А.б.: Бишенче бәйгене “Чәч толымына карап милләтен әйт”дип атадык.  Кызлар, хәзер сезгә экрандагы кызларның чәчләрен ничә толымнан үргәнлегенә карап аларның нинди милләттән булуларын әйтергә кирәк. Шул милләтнең йолалары турында сөйләүчеләргә  өстәмә  балл куелачак. (Презентация)

А.б.: Алдагы  бәйгебез : кикрикләр.

Кызлар, менә шушы малайларыбызның чәченә кем күпме кереш куя ала икән? Ике минут эчендә  иң күп кереш куйган конкурсантыбыз югары баллга ия булачак.

Музыкаль пауза: 1 кыз: Дуслар, килегез тизрәк,

Ясыйк бергә түгәрәк.

Безгә егетләр килгән,    

Биик, җырлыйк бергәләп.

Түгәрәк уены: “Куш кулым”  

А.б.: Соңгы бәйгебез  “Визажист”дип атала.

Чәчне үчтерү генә түгел, аны матур итеп йөртә дә белергә кирәк. Ә безнең кызларыбызга бу эштә һичшиксез әниләре булыша торгандыр. Алдагы сынауда кызларыбызга әниләре  прическалар ясаячак.

Әниләр эш белән мәшгуль  булган арада,  мин сезне чәчләр турында берничә кызыклы мәгълүмәт белән таныштырам. (Презентация)

А.б. : Безнең бакча балалалары үзләренең чәчләрен гел карап, тәрбияләп тоталар. Кызларның чәчләре һәрвакыт җыелган, матур итеп үрелеп куелган. Малайларда чәчләрен бик пөхтә йөртәләр. Менә бүгенге бәйрәмдә балалар үзләренең прическаларын сезгә тәкъдим итәләр. Алкышлар белән аларны каршы алыйк.

Прическалар парады

А.б.: Хөрмәтле жюри,  конкурсантларның да  прическаларына бәя куярга вакытта җитте.

Кызлар, әйтегез әле, сезгә шундый матур прическаларны кем ясады?

Кызлар: Әни.

 А.б.: Менә нинди уңган сезнең әниләрегез. Сезгә нинди матур күлмәкләр кидергәннәр, матур прическалар ясадылар. Хәзер без сезгә сокланып карап торабыз. Шушындый сөйкемле, матур булуыгызга әниләрегез бик күп көче кергән. Әйдәгез алар хөрмәтенә җырда тыңлап үтик. Шул арада жюри  нәтиҗә дә ясар.

Музыкаль пауза - Җыр

А.б.: Менә шулай итеп бәйгебез ахырына якынлашты. Хәзер сүзне мөхтәрәм жюрига бирәбез

(сүз жюрига бирелә)

Номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә:

“Оста һәм җор телле”

“Иң музыкаль”

“Озын толым”

“Иң матур прическа”

“Иң сөйкемле кыз”

Катнашучы кызларга бүләкләр тапшырыла.

А.б.:  Кадерле кызларыбыз! Хөрмәтле әниләребез! Бүгенге бәйрәм бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Киләчәктә сезгә зур уңышлар теләп калабыз!

Озын толымнарыгызны беркайчан да кисмәгез, бүгенгедәй гел шат, матур булыгыз! 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Озын колакның туган көне"

Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү....

Озын толым бәйгесе.

Балаларда озын толымлы кызларга карата ихтирам һәм мәхәббәт      тәрбияләү;              эстетик тәрбия үстерү...

"Озын колак,кыска койрык,йомшак куянкай"

Куян белән якыннанрак таныштыру,булган белемнәрен камилләштерү....