Конспект занятия "Озын колакның туган көне"
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү. Атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллаулларын ныгыту. Балаларның сөйләм телләрен үстерүне дәвам иттерү. Сорауларга җавап бирергә күнектерү. Балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kuyan_ozyn_kolak.docx20.21 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем   бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә комплекслы бердәм белем бирү (танып белү, сөйләм) эшчәнлеге буенча үткәрелгән ачык-шөгыльнең план-конспекты

Төзеде һәм үткәрде: югары кв.категорияле тәрбияче Валеева Г.А.

Тема: Озын Колакның туган көне.

Максат: Балаларның математик белемнәрен ныгыту һәм киңәйтү. 10 эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен камилләштерү. Балаларның логик фикер йөртү сәләтен, хәтерен, күзәтүчәнлекләрен һәм тапкырлыкларын үстерү. Атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллаулларын ныгыту. Балаларның сөйләм телләрен үстерүне дәвам иттерү. Сорауларга җавап бирергә күнектерү. Балаларда табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен  тәрбияләү.

 Җиһазлау: яфраклар, кошлар (чыпчык, саескан, тукран), чыршылар, агач төпләре, күркәләр; куян костюмы; конвертта хат; яфракларда биремнәр; конвертта табышмаклар, рәсемнәр; бала саны буенча  картон, карандашлар; магнитофон, CD дисклар.

Методик алым һәм ысуллар: әңгәмә, сөйләү, сөенечле мизгел, күрсәтү, әдәби сүз, уеннар, хайваннар турында рәсемнәр карау,  техник чаралар куллану,  сорау-җавап, мактау.

Алдан үткәрелгән эш: көз турында рәсемнәр карау, 

 Эшчәнлек барышы:

  (Төркем көзге урман аланына ошатып бизәлгән:чыршылар, агач төпләре, күркәләр, коелган яфраклар – сары, кызгылт-сары төстә, кошлар; өй) 

- Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек?

Б: Әйбәт.

-  Мин бик шат.

- Балалар, бүген миңа почтальон хат калдырып китте (күрсәтәм). Кемнән икәнен беләсегез киләме? (әйе).Алайса тыңлагыз әле (укый):

                            Исәнмесез, хөрмәтле балалар!

       Мин сезне  үземә кунакка  -  туган көнемә   чакырам, килегез.  

                                                 Көтеп калам, куян – Озын Колак!

- Балалар, кемнән килгән хат? (куяннан). Әйе, дөрес. Сез кунакка йөрергә яратасызмы? (әйе). Куян янына барабызмы? (әйе).  Балалар, әйтегез әле миңа, куян ул нинди хайван? (куян кыргый хайван). Ә кайда ул яши? (куян урманда яши). Ә урманда үзеңне ничек тотарга кирәк? Сез беләсезме? (шауламаска, чүпләмәскә, рәнҗетмәскә). Кагыйдәләрне беләсегез икән.  Балалар , урман бик ерак түгел, шуңа күрә җәяү генә барабыз. Җәяү йөрү бик файдалы. Шулай мы, балалар? (әйе). Алайса, киттек.

 (бераз баралар).

- Менә килеп тә җиттек. Карагыз әле, урман нинди матур! Монда саф һава, агачлардан  яфраклар коелган. Балалар, яфраклар нинди төстә? (бал-ның җаваплары). Бу  яфраклар гади генә түгел икән, аларга биремнәр язылган . Укый: Биремнәр: №1 “Санау. Зурлык.”( Сораулары: - Атнада ничә ял көне?(2). - Кечкенә фил зурмы, әллә зур тычкан мы? (кечкенә фил). – “Кайсы сан төшеп калган? (1,2,3,..5;7,8,.. ,10). – “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә ничә әтәч бар?(2). – “Киресен әйт:”биек - ...(тәбәнәк), зур - ...(кечкенә), тар - ...(киң), озын - .... (кыска).

№ 2 “Вакытта ориентлашу”(- Елда ничә ай?(12). – Йокы өчен иң уңайлы вакыт?(төн). – Көз айларын әйт! (сентябрь, октябрь, ноябрь). -  Буяусыз, пумаласыз барлык яфракларны төрле төсләргә буйый,ул нинди ел фасылы?(көз).

- Булдырдыгыз, балалар! Юлыбызны дәвам итик. Балалар, бу урманда кошлар да сайрый икән. Ишетәсезме? (кошлар тавышы кабызыла). Әйдәгез әле, кошларны куркытмыйча, аларны санап алыйк (10). Алар бер төрлеме?(юк). Ә нинди кошлар бар? (чыпчык, саескан, тукран).Ничә чыпчык? (5). Ә ничә саескан? (3). Ә ничә тукран? (2). Балалар, ә сез беләсезме, алар нинди кошлар? (кышлаучы).

- Дөрес, булдырдыгыз! Ә хәзер әйдәгез шушы  матур аланга  утырыйк  (паласка утыралар).

- Балалар,  көз  көне бар табигатьтә,хайваннар да кышка әзерләнә. Хәзер бер уен уйнап алырбыз “Табышмак әйтәм – җавабын әйт!”. Җавабын   дөрес әйтсәгез, рәсемен күрсәтәм (рәсемнәрен күрсәтеп барам). Тыңлагыз әле:

1. Сорыдыр төсе,                               2. Асрамый ул умарта,

    Үткендер теше,                                            Балны бик-бик ярата.

     Урманда йөри,                                       Кышын ярата ул йокыны,

     Бозаулар эзли. (бүре)                            Ә язын ул уяна. (аю)

3. Урманнан чыгар,                               4. Кош түгел  - оча,

    Корсак асты чуар,                                 Ябалактан курка.

    Койрыгы сырлы,                                   Чикләвекне бик ярата,

   Хәйләсе күптөрле. (төлке)                    Сызгырса, урманны яңгырата. (тиен)

5. Энәсе күп – йөзләп, меңләп,                6.Үзе  кардай ап-ак ул,

   Берни тегә алмый юньләп. (керпе)        Озын колак, бик сак ул,

        Дошман күрсә, элдертә,

        Кем аны куып җитә? (куян)

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар ,ә хәзер көзнең  кайсы ае ? (Октябрь).  Әйе, дөрес. Ә бүген ничәнче октябрь? (бал-ның җаваплары). Ә атна көне нинди?  (бал-ның җаваплары). Әйдәгез әле  “Атна” дигән бармак уенын уйнап алыйк, әйдәгез басыйк: (басалар)

1,2,3,4,5,6,7. 

Дүшәмбе, сишәмбе,

Чәршәмбе,пәнҗешәмбе,                          (сүзләргә туры китереп

Аннары килә җомга,                     хәрәкәтләр ясала)

Без барабыз бакчага.

Шимбә, якшәмбе,

Без булабыз өйдә.

Әни бәлеш пешерә,

Бик күңелле безгә.

- Балалар, ә кем сөйләп күрсәтә?(бер бала сөйли)

- Булдырдыгыз, балалар! Балалар, без сезнең белән туган көнгә барабыз, ә бүләгебез юк. Куянның иң яраткан ризыгы ул нәрсә? (кишер). Әйе, куян кишер ярата. Ә урманда кишер үсәме соң? (юк).Урманда алар нәрсә ашыйлар икән? (үлән ашыйлар, куак кайрысын кимерәләр). Ә без аның яраткан ризыгын – кишер ясыйк.  Мин сезгә картон бирәм, анда кишер ясалган, нишләргә кирәк? (бал-ның җаваплары). Балалар ике ысул белән кишерне штрихлыйлар (....; ___ ).

- Менә булды. Куян бик шатланыр инде. Ерак түгел  куян өе дә күренә, әйдәгез әле куян янына барып җиткәнче,  хәл, көч җыеп  саф һава сулыйк, сәламәтлегебезне ныгытып алыйк, сәламәтләндерү гимнастикасын ясыйк (үз-үзеңә массаж ясау: бармакларга, муенга, биткә, күзләргә,колакларга, башка, борынга) (музыка кабызыла). 

- Булды. Юлыбызны дәвам итик, менә килеп тә җиттек. (Шакылдый). Озын Колак!  (куян чыга- Ислам)

- Исәнме, озын колак!

Куян: Исәнмесез!

- Син җибәргән хат буенча без килеп җиттек. Сиңа бүләккә – бик күп кишер алып килдек. Рәхим итеп ал.

Куян: Бик зур рәхмәт сезгә.

           Мин бик шат килүегезгә.

- Балалар,  куянның туган көне булгач әйдәгез “Ак калач” уенын уйнап алыйк әле (музыка кабызыла):

 Куянкайның туган көненә,               Менә шундый киңлеге,

Пешердек без ак калач.                              Менә шундый тарлыгы.

Менә шундый ул биек,                              Ак калач, ак калач,

Менә шундый тәбәнек,                              Теләгәнне  сайлап кач!

- Куянкай, озын колак, сиңа уен ошадымы?

Куян: Бик ошады.

- Әйе, бик күңелле булды.

- Балалар, шуның белән эшчәнлегебез тәмамлана. Бүген сез бик актив булдыгыз, бик зур рәхмәт сезгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Иң татлы тел - туган тел" Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм сценариясе

Балаларга туган телне өйрәтү, сөйләм үстерү, әдәби телдә сөйләшү күнекмәләре булдыру.Бурычлар:Ø Балаларда туган телебезгә, туган илебезгә, халкыбызның рухи хәзинәләренә мәхәббәт тәрбияләү.Ø Матур әдәб...

Математикадан ББЭ КОНСПЕКТЫ: “АЮ БАЛАСЫНЫҢ ТУГАН КӨНЕ”

Уртанчы төркем өчен математикадан уку елы азагында үткәрелә торган шөгыль конспекты...

21 нче февраль – Халыкара туган тел көне Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа! (туган тел көненә багышланган кичә)

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен бәйрәм кичәсе МАКСАТ: Киләчәк буынны туган телгә  карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү нигезендә милли традицияләр югалуына юл куймау.БУРЫЧЛАР:1). Ми...

Конспект на тему "Туган жирем - Татарстан"

Занятие на тему "Лекарственные травы родного края"...