НАУРУЗ БАЙРАМ
методическая разработка (подготовительная группа)

Сценарий для детей дошкольного возраста

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nauruz_bayram.docx28.66 КБ

Предварительный просмотр:

ЭКРАНДА НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ КҮРЕНЕШЕ

А.б. :  Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде.  Март ае – яз башы, бик матур ай.  Бу ай озак заманнар  буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен  Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Бүген бәйрәм. Бүген Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме.

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә.

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Нәүрүз бүген бездә.

А.Б. Балалар, әйдәгез әле язны котлап матур җырыбызны һәм матур уеныбызны бүләк итик.

60 трафаретов и шаблонов птиц для вырезания из бумаги                                                               Җыр: “Яз җыры”.

Җырлы  - уен “Куш кулым”.

А.б.:  Борын үткән заманнан,

           Болгар белән Казаннан,

           Җаек белән Иделдән

           Бу бәйрәм безгә килгән.

Бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

             

А.б.:   Балалар, инде Нәүрүзбикәнең үзен дә чакырыр вакыт җиткәндер.

Балалар: Нәүрүзбикә, кил, Нәүрүзбикә!

Нәүрүзбикә керә.

 (Бер кулына чэчэклэр салынган кэржин , икенче кулында зонтик тоткан Нэуруз керэ)

А.Б:Хуш килэсез, гузэл Нэуруз,

Язгы яна елыбыз.

Яна елда туры булсын,

Нурлы булсын юлыбыз!

Нэуруз:

Агымсулар кичтем мин, сезгә килеп җиттем мин.

Нәуруз әйтеп үттем мин, Нәүрүз мөбарәк булсын!

Инде мине тыңлагыз, моңаеп утырмагыз –

Уйнагыз да, көлегез, биегез дә, җырлагыз.

Нәүрүз мөбарәкбад!

Исэнмесез, кунаклар! Исэнмесез, балалар!

Балалар һәм алып баручы: Исэнмесез, Яз кызы – Нэурузбикә!. Сине бик көттек!

Нэуруз: Белэм-белэм! Сез мине бик яратасыз! Салкын кыштан сон мин жылы коннэр, йогерек сулар, Лэйсэн янгырлары, умырзая чэчэклэре алып килдем!

Нэуруз: Эйдэгез, балалар, уйнап алыйк эле.

УЕННАР

Шыгырдаган тавыш ишетелә.

Кыш бабай: Кем мине уята монда!? Нинди тавышлар ишетелә?

Алып баручы: Без, балалар! Ә син анда кар өеме астында нишләдең, кыш бабай?

Кыш бабай: Мин ял иттем ! Арыдым кар эшләреннән!

Алып баручы: Кыш бабай, синен вакыты җитте! Яз килде, сиңа ял китергә кирәк!

Кыш бабай: Юк, юк, ничек мин китәм, хәзер бөтенегезне өшетәм, туңдырам! ЭЙ, Кышкы буран, бозлы буран! Уяныгыз!Дулагыз! Курыктыгызмы? (МУЗЫКА)

Миңа әйтми киткәнсең,

Кышны җиңәм дигәнсең.

Ха-ха-ха!

Бер өрермен, җил исәр,

Шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм кар ятар,

Елга-күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

60 трафаретов и шаблонов птиц для вырезания из бумаги

Нәүрүзбикә: Шыт итсәм җил тынар,

                       Елмайсам карың елар.

                        Үзең кит, Кыш!

А.б.: юкка ачуланасың, Кыш бабай. Безнең балалар да беләләр бит инде, кыш артыннан яз килә.

К.б.: Шулай да көч сынашыйк, болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүзбикә: Бөтен шартыңа күнәрмен, Кыш бабай.

К.б.: Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып. (аркан тартышалар)

К.б.: Тагын бер шартым бар,

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам. (узышалар)

А.б.: Кыш бабай, карт булсаң да, үзең хәйләкәр син. Яңа ел бәйрәмендә бик шәп биегән идең, булмаса биюдә ярышып кара.

К.б.: (исе китмәгәндәй)  Бие әйдә, чибәркәй,

 Син яшь, мин карт булсам да, биюдә калышмыйм мин.

Бииләр, Кыш бабай егыла.

К.б.:  Уф, арыдым, сусадым,

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем.

Яз алдында хур булдым.

Вакыт җиткән икән шул,

Урынны алышырга.

Нәүрүз кызым, көчле, нык бул!

Бу сабыйлар хакына.

Сау булыгыз, дусларым.

Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.

Нәүрүзбикә:  

Котлап сәлам бирдегез,

Мине көтеп алдыгыз.

Тук булсын малларыгыз,

Мул булсын балларыгыз.

Имин йортта торыгыз,

Кәеф-сафа корыгыз.

Инде мине тыңлагыз,

Моңаеп утырмагыз,

Уйнагыз да көлегез,

Биегез дә җырлагыз.

А.б: Балалар, әйдәгез, Нәүрүзбикә белән бергәләп уйнап алабыз.

УЕННАР-ЯРЫШЛАР


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей на тему «Науруз-бэйрэм!»

КонсультацияТема: Праздник «Науруз-бэйрэм!»Наурыз, Навруз, Ноуруз, Науруз – восточный Новый год! Итак, немного о празднике: Праздник Наурыз существует у восточных народов с древних времен. ...

«Науруз Байрам»

«Науруз Байрам»...