Хөрмәтлик өлкәннәрне
методическая разработка (старшая группа)

Ахтямова Рушания Махмудбаевна

          Сценарии : “Хөрмәтлик өлкәннәрне”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenarii_hormtlik_olknnrne.docx15.87 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы  ш.т.б. Байлар Сабасы

гомуми үсеш бирүче төрдәге Саба 2 нче “Әллүки”балала  бакчасы

мәктәпкәчә белем Муниципаль бюджет учреждениесы.

             

                 

          Сценарии : “Хөрмәтлик өлкәннәрне”

                                                                          1 кв.категориялы тәрбияче:

                                                                              Әхтәмова Р.М.

                                                              -2018-

                                             

 Алып баручы.

- Хәерле көн килгән кунаклар, дуслар!

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Бу кичәбез концерт-конкурс булыр. Хөрмәтле өлкәннәр, сез дә узегезнең күңел көрлеген, зиһен үткенлеген күрсәтегез. Балалар белән бергә уйнап-җырлап утырыгыз.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам сезгә безнең буыннан!

Бар дөньяны бүләк итәр идем

Әгәр килсә минем кулымнан!

Үтә гомер аккан сулар кебек

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән?

                                  Балалар шигырь сойли :

Сез бәйрәмнең иң түрендә

Әби, бабайларыбыз.

Бары тик Сезнең хөрмәткә

Яңгырый җырларыбыз

Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

Иң ягымлы кешеләр

Иң сөйкемле, Мәрхәмәтле

Алар безнең әбиләр.

           А.б.:Бәйрәмебезне жыр белэн дэвам итэбез.

         Җыр   «Хэерле кон»

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хәрмәт итәбез сезне

Ышаныгыз ,Без мәктәптә

Гел тырышып укырбыз

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычыгыз булырбыз

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

Татар халык биюе.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөл-бакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын

Алып баручы. Олкэннэр очен  беренче конкурсны тәкъдим итәбез.

 Ул ”Балабаласы балдан татлы”дип атала.

Сез оныгыгызга иркәләп әйткән ягымлы сүзләрегезне әйтергә тиеш.

Алып баручы. Ә хәзер оныкларга назлы сузләр.

Уйныйк әле, җырлыйк әле

Биик әле күп итеп.

Безнең бәйрәм кичәбезне

Сагнып сөйләрлек итеп

Нинди бәйрәм соң бүген?

                        Һәммәсе көлеп тора

                        Уйныйсы да, биисе,

                        Җырлыйсы килеп тора.

             Җыр:” Бәйрәм бүген”

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына, канатлана.

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

Аякларга күз иярми

Алар җиргә тимиләр,

Безнең балалар әнә ничек

Очкын чәчеп бииләр.

«Татарча бию» малайлар хэм кызлар башкара.

Алып баручы. Алдагы кокурс “Яраткан экиятьлэребез” дип атала. Сез, оныкларыгызга нинди әкиятләр сөйләдегез икән. Әйдә, искә төшерик әле. Уйларга вакыт бирәбез.

Алып баручы. Өченче конкурсны башлап җибәрәбез. “Әби мәктәп баласы”дип атала ул. Әниләр һәм әтиләр балаларына дәрес әзерләргә булыша, кайчак сез дә булышасыздыр. Хәзер без сезнең белемегезне тикшерәбез.

- Йомык күз белән дә нәрсә күреп була? (төш)

- Америка акчасы. (доллар)

- Көн белән төн нәрсәбелән  бетә?(н хәрефе)

- Нәрсәне ак алтын, нәрсәне кара алтын дип атыйлар? (мамык, нефть)

- Нинди шәһәрдә аш пешереп була? (Казан.)

 - Нинди шәһәрдән аркан ишеп була? (Баулы)

-Кечкенә чагында кайсы шагыйрьне Апуш дип атаганннар? (Г.Тукай)

-Районыбыз башлыгының тулы исем, фамилиясе ничек?

Бу очрашу торсын җим булып,

Бер алтын бөртек булып!

Ходай бирсен озак еллар

Яшәргә бөркет булып!

Мәңге яшь булыгыз әле,

Килик кабат-яңадан.

Ходай насыйп итсен иде

Очрашырга яңадан!

Алып баручы. Сабыр, йомшак күңелле олкэннэребез, бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Гел шундый якты йөзле, тәмле сүзле булып оныкларыгызны сөендереп, озак яшәгез!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарии : “Хөрмәтлик өлкәннәрне”

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара....