"Әтиләр бәйрәме" сценарий
план-конспект занятия (подготовительная группа)

сценарий посвящённый празднику пап 

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon ati_belan_bergalap_ahmadullina.zip19.36 КБ

Предварительный просмотр:

“Әтиләр бәйрәме”

Максат:

Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү.

 Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату. Әти белән балалар арасындагы элемтәне ныгыт..

Тәрбияче:Хөрмәтле әтиләр, без сезне 23 нче Февраль Ватанны саклаучылар көне белән  котлыйбыз.Сезгә тазалык-саулык, озын гомер, гаилә бәхете телибез.

        Мухаммадумар

         Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

   Мәдинә

     Иң акыллы, иң уңганнар

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә:Менә шундый әтиләр.

   Инсаф

    .Әтиләр илнең терәге

Гаиләнең йөрәге.

Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

    Айбулат

     Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

    Бәшир

     Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез.

         Ләйлә

         .Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын.

    Алия  

     Бәйрәм итик, ә соңыннан

Таралырбыз  өйләргә.

Балачакның бер мизгеле

Калсын сагынып сөйләргә.

 “Әтиемә” җыры

Тәрбияче:Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле иң хөрмәтле кунаклары.Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен,әти канаты астында үссен иде.Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын төеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Ә бүген бәйрәм.Бүген без рәхәтләнеп үз балаларыбыз белән уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез.Хәзер мин барлык әтиләрне дә ике төркемгә бүләм..

1 уен. “Иң  яхшы җырлаучы әти кем?”

     Мостафа

     .Әле кайчан менә шулай

Бергә җырлар идегез.

Көчле чыга тавышыгыз

Матур яңгырый көегез.

Рәхмәт сезгә гел дә шулай

Җырлап барсын тормышыгыз

Җырлап барсын эшегез.

Тәрбияче:Хәзер әтиләргә безнең балаларның музыкаль бүләге.

“Катюша” җыры

Тәрбияче:Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре.Аларны санап бетерү һич тә мөмкин түгел.

   

2 уен: “Кыршау әйләндерү”.

(Өчәүләп чыгалар,башта балалар, аннан әтиләр.Кем озак әйләндерә, җиңүчегә сюрприз.Түбәтәй эченнән бөтереп салынган кәгазь алалар.Андагы биремне үтиләр, яки сорауга җавап бирәләр)

Тәрбияче:Менә шулай, җиңүче әтиләргә менә шундый кәгазьләр алып җавап бирергә туры килә.

“Матрослар ” биюе

3 уен: “Көнгерә”.

(Зур тупны аяк арасына кыстырып билгеләнгән урыннан йөгереп килергә. Җиңүче түбәтәй эченнән язу ала, шуны укый,җәза үти.)

Сәмирә“Малай актыклары”

Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

-Ах,син, малай актыгы!

Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

-Ах,син, малай актыгы!

Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк,әйтүче юк

Син,дип малай актыг

“Солдат” җыры

Уен: “Кем күбрәк шакмак җыя”.

(Башта балалар, аннан әтиләр )

            Чулпан

        .Әти белән әнием –

Иң-иң кадерлеләрем

Бергә генә яшәсеннәр

Минем шушы теләге.

       Самат

        Менә нинди куаныч

Менә нинди зур шатлык

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык.

      Камил

       .Туган илне көчле итик

Илебез бөркет булсын

Кояш чыксын,нурын сипсен

Күгебез көлеп торсын.

          Нурисә                               Татар халык биюе”Парлы бию2

       .Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

      Алинә

       Безнең әти бик ярата

Күлдә балык тотарга

Җим ашатып тик утыра

Күлдәге балыкларга.

Уен: Ике төркемнәникешәр кеше чыга.Озын капчык эченнән үрмәләп чыгасың, тупны аласың йөгереп барып бер савытка саласың.Кем алдан тапшырып бетерә - шул җиңүче була.

      Азамат  

        Горурланам әти белән

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

Минем әтине эшендә

“Универсаль” ул, диләр.

Аның кулыннан килмәгән

Юктыр бер эштә, диләр.

Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберәүләрегез эшләр.

Уен:Бантик бәйләү.

      Алидә

      .Минем әти компьютерны

Биш бармак кебек белә.

Әти белән компьютерда

Минем эшлисем килә.

Күргәнегез бармы сезнең

Минем әтине рульдә

Җырлап йөри машинасы

Ватылмаса, әлбәттә.

Әти белән без кичләрен

Шашка-шахмат уйныйбыз.

“Мат”куйганчы юк-югында

“Шах” ка җиткәч туктыйбыз.

                                                        “Яулыклар” биюе

         

       Өйдә булмаса әтитем

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр микән дип

Кич буе уйлыйм менә.

           

          .Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләрдә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

           

          .Эшләмәсә эшләмәсен

Газетасын укып торсын.

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын.

           

           .Аның белән урамнардан

Үтүләре күңелле

Һәр балада дөньяда

Булсын иде әтиле.

     

      .Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән

Шундый тәмле булган

Бөтен җире килгән.

     

      .Әти белән бергәләп

Уйнаулары,әй, рәхәт

Әти белән,әй, күңелле

Әти белән бик рәхәт.

     

      Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

“” җыры

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйбыз.