Хуш киләсең Яна ел
материал (старшая группа)

ХАКИМОВА РАВИЛЯ РАВИЛЕВНА

Зурлар төркемендә Яна ел кичәсенә сценарий. Сценарийда җырларның сүзләре тулысынча язылган. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Яңа ел кичәсе. Зурлар төркеме.26.8 КБ

Предварительный просмотр:

Хуш киләсең, Яңа ел!

Музыка янгырый. Сәхнәгә балалар белән алып баручылар чыга.

1 А.б. Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белэн тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, Иске ел киченнэн Яңа ел таңына бер адым. Һәм менэ шул адымда - әйтеп бетергесез өметлэр белэн тулы киләчәк.

2 А.б. :- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

1 бала.Ап-ак мамык карлар ява

                 Акка төреп дөньяны.

                 Бүген безне үз янына

                 Яшел чыршы җыйнады.

     2 бала. Бар табигать ап-ак кардан

                 Калын юрган ябына

                 Җыелдык без бергәлэшеп

                 Яшел чыршы янына. 

      3 бала. Исәнме, чыршы, исәнме,

                   Яңа ел килеп җитте.

                   Күңелле чыршы бәйрәмен

                   Без бик сагынып көттек.

      4 бала. Күрегез безнең чыршыны.

                   Чыршының да чып-чыны.

                   Нинди төз, матур, биек

                   Тора түшәмгә тиеп.

      5 бала. Рәхмәт, чыршы, син килгәнсең,

                   Әйләнәбез тирәңдә.

                  Яңа һөнәрләр өйрәндек

                  Яңа елга килгәндә.

      6 бала. Без җыйналдык бүген монда

                  Яңа ел бэйрэменә

                   Яшел чыршы тирәсендә

                   Җыр җырлап әйләнергә.

Җыр._“Чыршыкай- купшыкай”    №16-17(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

      Кушымта:

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә,Чыршыкай!

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә, Купшыкай!

Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыкларга эләргә

   Кушымта.

Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

1 А.б.: Туктагыз әле, туктагыз, безнең бүгенге бәйрәмебез түгәрәк булсын өчен кемнәрдер җитми кебек. Әйеме, балалар? Әйе шул. Ә кемнәр җитми?

Балалар:....

2 А.б.: Кайда йөрилэр икән соң алар? Бая Кыш бабай белэн телефоннан сөйләштем. Юлга чыктык, хэзер килеп җитәбез, көтегез, диде.

1.А.б.: Шулаймыни!? Алайса, берни эшлэр хәл юк, көтэргэ туры килэ. Ә алар килгәнче, әйдәгез, чыршы тирәли җыр җырлап әйләник.

2.А.б.: Ягез эле, кулларны кулга тотышыйк та бергәләп җырлыйк.

Җыр: “Елочка елка”

1. Елочка-елка - колкая иголка -

В гости к малышам пришла.

Огоньки сверкают,

В круг нас приглашают.

Детям танцевать пора.

припев:

Наши ножки топ-топ-топ.

Наши ручки хлоп-хлоп-хлоп.

Возле елочки танцует

Замечательный народ

2. Елочка-елка - колкая иголка -

В гости к малышам пришла.

Смех, веселье,пляски,

Чудеса из сказки

Детям нашим принесла.

Алып баручы: Әйдәгез әле ббик күңелле уен да уйнап алыйк. Кунелләр  тагын да күтәрелсен .   Уен “Снег руками нагреваем”

( урыннарга утырабыз)

Ал.баручы: Бакчабызда бик жылы.Чыршыбызда бик матур. Яңа елны каршылыйбыз

Биибез дэ,жырлыйбыз….Чу!Тавыш каян дыр килэ! Тып-тып итеп кем керэ?

Кемдер ап-ак карга батып,    Бирегэ бик ашыга!

(борынсыз Кар бабай керэ)

 Ал.баручы.  Исэнме Кар бабай!

Кар бабай. Исэнмесез балалар! Исэнмесез нэнилэр!

(укереп елый башлый)

 Ал.баручы.Кар бабай!Нэрсэ булды. Ни өчен куз яшьлерен коясын?

 Кар бабай.Басып тордым урамда. Куян килде яныма, кишер-борыныма кызыгып алып китте еракка

 Ал.баручы.Безге куян килмэде. Кишерне дэ бирмэде. Хэзер безгэ Кыш бабай

Кунакка килэ! Сина яңа борынны.  Тиз генэ ясап бирә!

 Кар бабай.  Яна борын кирэкми!  Куянны тотып эрлим! Уземнең кишеремне

мин инде эзлэп китим.

 Ал.баручы. Кар бабай син борчылма матур чыршыга кара

Кар бабай. Менэ  сина мэ! Могжиза бу,могжиза!

 Ал.баручы.Кунелсезлэнмэ,Кар бабай  . Безнең белэн уйнап ал!

 Кар бабай.Уйнарга мин яратам. Дусларымны мин табам!

Дусларым, сез килегез, Тугәрәккә басыгыз!!

«Кар бабайлары биюе» (балалар урындыкка утыралар)

Кар бабай.Рэхмэт сезгэ,дуслар ! Мине көлдердегез!

Инде хэзер,Кыш бабай дип. Бергэ чакырырбыз!!!!

Эйдегез эле балалар бергэ чакырабыз

Балалар:Кыш бабай!Кыш бабай!

( музыка астында  кыш бабай белэн кар кызы керэ)

Кыш бабай.Исэнмесез ,балалар!

Кар кызы  Исэнмесез, кунаклар!

Кыш бабай: Без урманнан сезге ашыктык. Бэйрэмге килер очен

Булэклэрне куплэп тутырдык, Сезге таратыр очен.

Кар кызы:  Монда уен ,биюлэр . Шаян,кызык мэзэклэр. Барысы да бар икэн

Яле син дэ Кыш бабай, Табышмакларны эйт. Безнен зирэк балалар. Жавапларны тиз табар.

 Кыш бабай  Хэзер карыйк…

1нче табышмак:  Хаваларда алар очалар   ак мамакытай жиңеллэр. Ялтырый,жем-жем итэлэр, Эйлэнеп жиргэ төшэлэр?

 Ал.баручы. Балалар! Нэрсэ ул!

Балалар: Кар бөртеклэре.

Кар кызы: Кар бөртеклэр! Килегез! матур итеп биегез!

«кар бөртеклэре» биюе.

 Кыш бабай  Куңелле кар явып уткэн. Хэзер барсын себерэм.

(себеркесен алып себермэкче була,»Кар бөртеклэр»качалар).

. Кыш бабай. Э мене сезгэ өченче табышмак! Озындыр колаклары. Калтырый тэпилэре

Уйлама инде озак. Кем ул.,Йэ,эйт!

Балалар.Куян!

 (Музыка астында куян кереп килэ.)

Куян:Кемнэр мине чакыра.Узлэренең  янына?Менэ мин!,мин килдем монда,Балаларга кунакка!

 Кыш бабай.Менэ кем кишеремне,Узенэ алып китте!

(куянны куа башлый)

Куян:Мине бик тиз тоттылар!Булды житте-бирелэм ,Урлаган кишеремне!

Сезгэ кайтарып бирэм!             (кишерне кар бабайга бирэ)

Кар кызы:Курыкма син бездэн куян!Тимэбез сина бүтэн. Буген монда зур бэйрэм.(куянга зур кишер бирэ)

Куян:  Эй,куяннар килегез  Матур итеп биегез!

(куяннар биюе башкарыла).

Алып баручы:  Кышбабай безнең нишлэптер чыршының утлары янмый бит!?

 Кыш бабай :Эйдэгез бергэлэп. Чыршы янына килик!

Төрле төстэге утларны.Шатланып без кабызыйк!

Балалар:  Чыршы!Чыршы !    Утларыңны кабызчы!(2 тапкыр).

 Ал.баручы. Чыршы өчен Кыш бабай

Рэхмэт эйтэбез бергэ, Балалар шунын өчен,  җыр жырлый хэзер сина!

«Кыш бабай»дигэн жыр башкарыла. №7-8

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

          Ары баса Кыш бабай.

          Бире баса Кыш бабай.

          Шушы бию көйләренә

           Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

 Кыш бабай: балалар сез эле генэ менэ мине биеттегез. Э хэзер минем сезнең белән уйныйсым килә.

«Ошетэм»диген уен башкарыла. Заморожу

Алып баручы : Курденме кыш бабай безнең балалар нинди җитез. Әйдә әле сине дә тикшереп карыйк. Бияләй уены уйнап алыйк. Уен “ Бияләй качыру”

 Алып баручы:Эйлэн-бэйлэн уйнадык. Биедек тэ,жырладык. Арыгансондыр Кыш бабай утыр ял итеп ал  хэзер балалар шигырь сойлэп карарлар.

шигырьлэр :    1.ЯҢА ЕЛ

Яңа елга бүләк алып. Кыш бабай килде.

Бакчадагы һәр балага .Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга.Кунакка килгән.

Кыш бабай бездә икәнен.Ул каян белгән.

Уйнап — биеп яңа елны.Каршы алабыз.

Яңа елда матур теләк.Теләп калабыз.

2.ЧЫРШЫ   Нур Гайсин

Бүлмәдә чыршы агачы: Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә. Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны. Бизәдем төрле төскә.

Кызыл йолдыз ясап куйдым. Балкысын өчен өскә.

3.КЫШ БАБАЙ КИЛӘ.  Д.Гарифуллин

Котлап бөтен кешеләрне.   Яңа ел белән,

Җилдереп кенә пар атта,  Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,  Ә анда бүләк:

Уенчык төлке, аюлар,  Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет .  Керпе һәм туплар…

Җаныңа ни кирәк,анда  .   Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,   Капчык кулында.

Кар бураннар тузып кала .  Аның юлында.

4.РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,   Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,    Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,  Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,   Безнең белән дус бабай!

5.КЫШ БАБАЙ ЯСАДЫК

Җыелып җепшек кардан,  Кыш бабай ясап куйдык.

Матурлап аның күзләрен,   Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа дип . Кичен уйлап тордык та –

Каравылга дип калдырдык . Бер таяк тоттырдык та.

 6 . КАР ЯУГАН.Тәрәзәгә күз салдым. Тордым да бүген иртән.

Күргәч аптырап калдым:  Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:  Әллә он сипкәннәрме,

Әллә зур мичкәләрдән.  Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган... Белдем-белдем — кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган — Без шуарбыз таулардан.

 7.бала. Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы,

Яшел чыршы янында.

8 бала : Хуш киләсең, кыш бабай

Әйдә,түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бәйрәм итеп кит.  

 9 бала : Кар яуган ,яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урамнар,кырлар.  

10 бала : Рәхмәт сиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен.

 11 бала Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.  

12 бала. Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

Үзләре матур

Һәм салкын була.

   13 бала: Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

 14 бала: Ап-ак тун киеп кыш килде,                      

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

15 бала: Кар бабай” (Г. Зәйнашева)

Тәгәрәтеп ак карны,  Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,  Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.   Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,  Көлешеп карап тордык.

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар. Әнә сәгатем дә суга,

                           Кирәк миңа китәргә.

                           Каршылагыз Яңа елны,

                           Күп калмады көтәргә.

                           Теләкләрнең иң изгесе,

                            Иң яхшылары сезгә.

                            Зур уңышлар алып килсен

                           Яңа ел үзегезгә.

                           Имин килсен дөньялар

                          Сау булсыннар балалар.

Кыш бабай  :   Безгэ вакыт китэргэ безне бүтән  балалар көтэ.

Кар кызы: Кыш бабай! Син булэклэреңне оныттыңмы бирергэ?

Эллэ инде балаларны . Яратмыйсыңмы бер дә?

Кыш бабай    Эй! Мин  онытканмын да,  Бар да килегез монда!

Капчыкта бар бер йомгак.  Артыннан йөгрик тизрэк!

(чыршы эйленесендэ йөгереп,сандык табалар)

Куян:  Менэ нинди хэзинэ!  Яшельчэлэрдер монда!

Кыш бабай:  Куян,тик тор,дэшмэле, Яшелчэдэ юк монда!

Бары тик балаларга  тик зур булэклэр монда(булэклэр тарата)

Кар кызы: Яна елны каршылау . Куңелле булды безгэ!  саубулыгыз балалар!

1. Алып баручы.       Рәхмәт әйтик чыршыбызга,
                                    Матур бәйрәме өчен.
                                    Рәхмәт әйтик кунакларга
                                    Килеп караган өчен.
                                   Яңа елга яңа юлдан,
                                   Нык басып бердәм керик.
                                   Иң изге ,саф теләкләрне
                                  Бер-беребезгә телик.
2. Алып баручы.                    Яңа бәхет, зур уңышлар
                                                 Алып килсен Яңа ел.
                                                 Шатлык белән үтсен һәр көне,
                                                 Котлы булсын, Яңа ел!

Җыр: “Яңа ел”

1. Җем-җем көмеш тун кигән,

                                                    Яңа-яңа ел килгән.

                                                    Яшел чыршылар белән,

                                                    Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел,

Безгә зур кунак килгән.

Кыш бабай һәм кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

                                              2. Дуслар белән җыелдык,

                                                  Бергә-бергә күп булдык.

                                                  Әйлән-бәйлән уйнарга

                                                  Кулны-кулга тотындык.

                                                               Кушымта шул ук